Сүзлек диктанты һәм күчереп язу өчен материал
учебно-методический материал (1, 2 класс) на тему

1 нче һәм 2 нче сыйныфларда яздыру өчен сүзлек диктанты һәм күчереп язу өчен материал. Рус мәктәбенең татар төркемнәрендә эшләүчеләргә

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл suzlek_diktantlary.kucherep_yazu._12_nche_syynyflar.docx17.11 КБ

Предварительный просмотр:

1 нче сыйныф

Сүзлек диктанты №1

Сүзне юлдан юлга күчерү

Алма, китап, малай, суган, кишер.

Сүзлек диктанты №2

Я,я хәрефе

Кояш, яшел, куян, ябалак, яка. (5 сүз)

Сүзлек диктанты №3

Й,е хәрефе

Елга, тиен, майлый, төймә, коймак.(5 сүз)

2 нче сыйныф

Сүзлек диктанты №1

Татар теленең үзенчәлекле хәрефләре

Бәрәңге, төлке, борчак, кәбестә, күлмәк, болыт, сөлге.(7 сүз)

Сүзлек диктанты №2

Һ, х  хәрефләре

Һәйкәл, хат, Илһам, һава, һөнәр, рәхмәт, хәреф.(7 сүз)

Сүзлек диктанты №3

Җ, ң хәрефләре

Җавап, җыр, җимлек, күнегү, күңелле, миңа, тун, чаңгы. (8 сүз)

Сүзлек диктанты №4

ъ хәрефе

Мәгънә, Әкълимә, шигырь, ямь, сәгать, кулъяулык, тәкъдим, дөнья, вәгъдә.

                                                                                                                                   (9 сүз)

Сүзлек диктантын бәяләү.

 Пөхтә итеп язылган, хатасы булмаган эшкә “5” ле куела.

1 орфографик хаталы эшкә “4” ле куела.

3 орфографик хаталы эшкә “3” ле куела.

5 орфографик хаталы эшкә “2” ле куела.

         Күчереп язуны бәяләү.

Пөхтә итеп язылган, орфографик хаталары булмаган, ләкин 1-2 җирдә хәрефләрнең урыны алышынган булса, “5” ле куела.

Эш бик үк чиста итеп башкарылмаса, 1-2 хата җибәрелсә, хәрефләрнең урыны алышынса, “4” ле куела.

Язуда 3-5 хата җибәрелсә яки хәрефләрнең урыны алышынса, текст пөхтә итеп язылмаса, төзәтүләр булса, “3” ле куела.

Хаталар саны 5 тән артса, төзәтүләр күп булса, “2” ле куела.

Күчереп язу өчен текстлар. 2 нче сыйныф

Гөлгенә апа.

Минем апам бар. Аның исеме -  Гөлгенә. Ул тугызынчы сыйныфта укый.

Ул табибә булырга тели.(14 сүз)

Карлы көз.

Менә беренче кар да  яуды. Ул бик матур иде. Кар агачларга ак тун кидерде.

                                                                                                                      (14 сүз)

Бирем. Бер иҗекле сүзләрнең асларына сызарга.

Кыш.

Менә көтеп алган кыш та килде. Күп итеп ап-ак кар яуды. Урамда көн матур. (14 сүз)

Бирем. Нечкә сүзләрнең асларына сызарга.

Казан метросы.

Казан метросы 2005 нче елның  августында эшли башлады. Башта анда биш станция бар иде: “Кремль”, “Тукай мәйданы”, “Сукно бистәсе, “Әмәт”, “Таулар” станцияләре.(20 сүз)

Бирем. Һәрвакыт баш хәрефтән языла торган  сүзләрнең асларына сызарга.

Сабантуйлар.

Җәйнең матур көннәре җитә. Сабантуйлар башлана. Анда ат чабышлары, көрәшләр була.Бөтен кеше бәйрәм итә. (15 сүз)

Бирем. Бирелгән сүзләрне иҗекләргә бүлеп язарга.        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дидактический материал «Карточки-задания по математике для организации математического диктанта в 3-4 классах»

Данное пособие адресовано учителям начальных классов, содержит 80 карточек-заданий в 2-х вариантах.  В его основе лежит систематический контроль знаний и умений учащихся, полученных при изучении ...

Материал для подготовки к словарному диктанту (2 класс)

Тренеровочные упражнения для запоминания словарных слов....

Дидактический материал Творческие математические диктанты

Я думаю,что этот материал нужен каждому учителю начальных классов...

Математический диктант с использованием краеведческого материала

Математический диктант с использованием краеведческого материала 3 класс...

Татар теленнән күчереп язу№1, 3 класс

Татар теленнән күчереп язу№1, 3 класс...

Китаплар патшасы Сүзлек!

Внеклассное мероприятие...

Спектакль по мотивам сказки Марьи Дмитриевны Кривополеновой "Череп - терем"

   31 марта  2023 года исполнилось 180 лет  со дня рождения Марьи Дмитриевны Кривополеновой, пинежской сказительницы.    Я создала сценарный текст по мотивам ...