Изложение "Песи"
материал (3 класс) на тему

3 сыйныфта татар теленнән изложение язу .

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл izlozhenie_pesi_1.docx13.75 КБ

Предварительный просмотр:

Изложение

Песи.

Минем кап-кара песием бар.Үзе бик матур. Йолдызкай исемле. Иртән минем белән бергә йокыдан тора. Бергәләп зарядка ясыйбыз. Аннан соң икебез дә юынабыз. Песи юынырга су янына барып тормый. Алгы тәпиләре белән битен һәм колак артларын юа. Көндез ул ялгызы була. Шулай да үзен тәртипле тота. Безнең мәктәптән кайтуны зарыгып көтә. Рөхсәтсез бер әйбергә дә тими. Ап-ак тәпиләрен бик чиста итеп саклый. Чиста тәлинкәдән сөт эчәргә бик ярата. Безнең тәртипле песигә күршеләр дә соклана.

Текстка карата сораулар

1.Минем нинди песием бар?

2.Аның исеме ничек?

3.Иртән песи минем белән бергә нишли?

4.Көндез песи үзен ничек тота?

5.Йолдызкай нишләргә бик ярата?

6.Күршеләр песигә ни өчен соклана?

                               Текстны өлешләргә бүл

         Минем кап-кара песием бар.Үзе бик матур. Йолдызкай исемле.

         Иртән минем белән бергә йокыдан тора. Бергәләп зарядка ясыйбыз. Аннан соң икебез дә юынабыз. Песи юынырга су янына барып тормый. Алгы тәпиләре белән битен һәм колак артларын юа.

         Көндез ул ялгызы була. Шулай да үзен тәртипле тота. Безнең мәктәптән кайтуны зарыгып көтә. Рөхсәтсез бер әйбергә дә тими. Ап-ак тәпиләрен бик чиста итеп саклый. Чиста тәлинкәдән сөт эчәргә бик ярата.

          Безнең тәртипле песигә күршеләр дә соклана.

План төзү

1.Йолдызкай- матур песи.

 2.Песинең көндәлек режимы бар.

 3.Безнең песи чисталык ярата.

 4.Тәртипле Йолдызкайга күршеләр дә соклана.