1-4 сыйныфлар-татар теле - ПНШ - дәрес планнары
план-конспект урока (1, 2, 3, 4 класс) по теме

Фаттахова Дамира Зуфаровна

1-4 сыйныфлар - татар теле - ПНШ - дәрес планнары

Скачать:


Предварительный просмотр:

Билгене белдерә торган сүзләр-2 сыйныф.                                                            

Укытучы: Фәттахова Д.З.

Теманың максаты: Нинди? Кайсы? сорауларына ярдәмендә билгене белдерә торган сүзләрне танып-белергә, төркемләргә өйрәтү, сөйләмдә ул сүзләрнең кирәклеген төшендерү.

Планлаштырылган нәтиҗә:

Предмет күнекмәләре: Җөмләдә билгене белдерә торган сүзләргә сорау кую, аларны билгеләү һәм җөмләдәге ролен гамәли күзәтү.

УУГ:

Шәхси: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру;

Регулятив: укытучы тәкъдим иткән план буенча биремнәр үтәү;

Танып – белү : кирәкле информацияләрне дәреслектән таба белү;

Коммуникатив: үз фикереңне берничә җөмлә белән белдерү.

Төп төшенчәләр: Билгене белдерә торган сүзләр,

Җөмләнең баш кисәкләре.

Җиһазлау: Дәреслек: И.Х. Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова “Татар теле” 2 кисәк 52-54 бит ,“Мөстәкыйль эш дәфтәре” 52 бит, таблица.

Төркемнәрне оештыру: гамәли, индивидуаль һәм парлы эш.

Дәрес планы.

I этап. Оештыру өлеше.

1. Дәрескә әзерләнү.

2. Эш урынын тәртипкә китерү.

II этап. Актуальләштерү.

Сүзлек диктанты. (РУУГ)

Зур, яшел, киң, түгәрәк, ал, кызыл, матур, озын, биек, авыр, йомшак, нечкә, җиңел, әче. Бөдрә, җылы.

Яшелчәләр ясалган карточкалар күрсәтү. Карточкага ясалган яшелчәләрнең сүзлек диктантында кулланган сүзләрне кулланып, билгеләрен әйтергә. Калган укучылар билгеләре буенча яшелчәнең исемен атарга тиеш. (ШУУГ)

III этап. Яңа материал өстендә эш.

70 нче күнегү. (ТУУГ)

Хикәядән өзекне уку, песи баласына туры килгән билгеләрне язу һәм билгене белдергән сүзләр астына сызу.

Үзләренең песиләре турында билгене белдергән сүзләр кулланып җөмләләр төзү. (ШУУГ)

Физкультминут

Төлке килгән урманнан

Ерак диеп тормаган.

Уйный балалар белән,

Койрыгын да боргалый,

Әйләнгәләп тә карый.

Сөенәләр балалар,

Бергәләп кул чабалар.

IV этап. Алган белемнәрне гомумиләштерү, ныгыту.

71 нче күнегү.

Шигырьне уку, икенче куплетын хәтердән язу.

Нинди? Соравына җавап булган сүзләрнең астына сызу.(ШУУГ)

V этап. Контроль.

76 нчы күнегү. (“Мөстәкыйль эш дәфтәре”, 52 бит)

Шигырьне уку, предметның билгесен белдерә торган сүзләрнең астына сызу.

Асларына сызылган сүзләрнең нинди билге белдерүен ачыклау.

VI этап. Рефлексия.

“Билгене белдерә торган сүзләр” темасын аңлауларын ачыклау.

Укучыларның дәрестә алган белемнәре турындагы фикерләрен тыңлау. (ШУУГ)

VII этап. Йомгаклау.

1.Өй эше. 72 күнегү, 53 бит, сүзләр өстәп язарга.

2. Укучыларның дәрестәге эшчәнлеген бәяләү, билге кую.



Предварительный просмотр:

Татар теле                  Тема: кушымчаларны ныгыту

Сыйныф: 3 сыйныф                                                                                  

Укытучы: Фәттахова Д.З.

Максаты:  1. Сүзнең тамырын табарга, тамырдаш сүзләрне аерырга , кушымчалар ярдәмендә      яңа сүзләр ясарга өйрәтү.                            

                            2. Укучыларның фикер йөртү сәләтен, игътибарлылыгын, матур һәм дөрес язу күнекмәләрен  үстерү, сүзлек составын баету.                                

                         3. Татар теленә хөрмәт тәрбияләү. 

Җиһазлау: компьютер,экран,тест.

 Материал: 1. И.Х.Мияссарова “Татар теле”- 3 нче сыйныф   дәреслеге, 2013ел;                                                                            

                         Дәрес барышы.    

I. Оештыру өлеше.

  - Хәерле көн, Укучылар! Кәефләрегез яхшымы?  кәефләре яхшы булсын өчен, барыбызга да хәерле көн теләп, дәресебезне башлап җибәрик.

                              И сабыйлар!

                              Эшләгез сез,

                        Иң мөкатдәс нәрсә - эш. (1 нче слайд)

    - Шигырьдә нәрсә турында сүз бара?

    - Эш турында

  • Шигырьне кем язган?
  • Г.Тукай язган.
  • Бу юллар аның кайсы шигыреннән?
  • “Эшкә өндәү”
  • Ә сез әти-әниегезгә булышасызмы соң?
  • ...
  • Мөкатдәс дигән сүзне сез ничек аңлыйсыз?”
  • Иң кирәкле.
  • Мөхим дип тә әйтергә була.
  • Мөкатдәс, иң кирәкле,  мөхим  дигән сүзләр нинди мәгънә белдерәләр?
  • Бертөрле мәгънә белдерәләр.
  • Без андый сүзләрне ничек атадык әле?
  • Синоним сүзләр дип.
  • Дөрес.

II. Матур язу.

  • Хәзер дәфтәрегезнене ачып бүгенге числоны, сыйныф эше дип язабыз..Шушы шигырь юлларын дәфтәрегезгә матур язу итеп язып куйыйк.

III. Актуальләштерү.

-Хәзер аз гына үткән темаларны кабатлап китик әле.

Сораулар (2 нче слайд):

            1. Без уй- фикерләребезне нәрсәләр ярдәмендә белдерәбез?

            2. Җөмләләр нәрсәләрдән төзелә?

            3. Сүзләр нәрсәләрдән тора?

IV. Проблемалы ситуация тудыру.

- Укучылар, әйтегез эле,нәрсәләрнең тамырлары була?

- Үсемлекләрнең, агачларның.

-  Нәрсә соң тамыр? Ул ни өчен кирәк?

-.....

- Тамыр дигән сүзнең ничә мәгънәсе бар икән?

- Ике.

- Шулай булгач, тамыр дигән сүз нинди сүзләргә керә?

- Күп мәгънәле сүзләр дип атала.

- Ә менә сүзләрнең тамыры була микән?

- ...

   v. Яңа тема.

 Мин сезгә бер кечкенә генә әкият сөйлим. Аның исеме “Эш агачы”дип атала. Борын- борын заманда очрашканнар ди агач тамыры белән эш тамыры.

     - Исәнме, мин – тамыр. Ә син кем? – дигән агач тамыры.

     - Мин дә тамыр ! – дигән сүз тамыры.

     - Син нинди тамыр инде? Миннән зур агачлар үсә, синнән нәрсә үсә ала соң? – дигән.

     - Миннән яңа сүзләр үсә ала,- дигән эш тамыры һәм кешеләргә эндәшкән:

Мине утыртыгыз, ә мин зур булып үсәрмен. Сезгә көч һәм дәрт биреп торырмын, - дигән. Кешеләр эшне җиргә утыртканнар. “Эш” тамыры җәелеп үсеп киткән. Кешеләр игътибар белән карасалар, аларның барысы да бер тамырдан үсеп чыкканын күргәннәр. Шуннан соң мондый сүзләрне тамырдаш сүзләр дип йөртә башлаганнар.   (4 слайд)

  • Әйдәгез әле, сүздә ничек тамыр була икән? Шуны карап китик әле. Эш тамырыннан нинди сүзләр үсеп чыккан? Укы әле.
  • Эшче, эшле,  эшчән, эшлә, эшлекле,эшчәнлек, эшмәкәр,эшләнеш.
  • Бу сүзләрдә нинди уртак кисәк бар?
  • Эш.
  • Сүзләрдә  кайсы кисәк төп мәгънәне аңлата?
  • Эш сүзе.
  • Эш сүзен тагын мәгънәле кисәкләргә бүлеп буламы?
  • Юк.
  • Сүзнең тамыры була микән?
  • Әйе.
  • Сүзнең нинди кисәге тамыр дип атала икән инде?
  • Төп мәгънәне аңлата, мәгънәле кисәкләргә бүлеп булмый торган кисәк тамыр дип атала.
  • Дөрес. Менә бу сүзләр бер үк тамырдан ясалганга күрә тамырдаш сүзләр була.
  • Ә тамырга ялганып килә торган кисәкләр ничек атала икән?
  • Кушымча.
  • Бу сүзләргә нинди кушымчалар ялганган?
  • -че, -ле, -лекле, -чән, -лә, -чәнлек,-мәкәр, - ләнеш.
  •  Инде дәреслектәге  кагыйдәне укып карыйк. Андагы җөмләләрне тулыландырып укырга кирәк.
  • Калын әйтелешле сүзләргә һәрвакыт нинди кушымчалар ялганыр?
  • Калын.
  • Ә нечкә әйтелешле сүзләргә?
  • Нечкә.

Физкультминут

Гөлчәчәкләр күренде

Һәм кояшка  үрелде.

Аларга җылы кирәк,

Кояш астында рәхәт.

Җил исте:..

Чәчәкләрне селкетте;…

Уңга бөгелделәр,    

Җиргә иелделәр.

Сулга бөгелделәр,    

Җиргә иелделәр.

Бар син, җил, моннан кит,

Чәчәкләргә тими үт,

Алар зур булып үссен,

Безгә шатлык китерсен.

Матур сүзләр уйладык

Ял итәргә туктадык.

Җилкәләрне турайттык,

Тирән итеп суладык.

Башны як-якка бордык,

Чүгәләдек һәм тордык.

Сузылдык, киерелдек.

Югарыга үрелдек.

Соңыннан тынычланып

Шөгыльне дәвам иттек.

VI.  Ныгыту.

  1. Дәреслек белән эш.

        - Дәреслекнең 47 нче битендәге 79 нчы күнегүне эшлибез. Биремне укыйк  әле. Син  сүз ясагыч кушымча ялганган, партадашың төрләндергеч кушымча ялганган сүзләрне язсын. Тамырын һәм кушымчаларын билгеләгез.

        - Хәзер шушы сүзләрне дәфтәрегезгә матур итеп күчереп языгыз..

  - 5 слайд-сүзләрне калын һәм нечкәгә бүлеп язу. Тамыр һәм кушымчаны билгеләү.

VII. Рефлексия.

     -Cез , бүген дәресне ничек үзләштердегез икән? Аның өчен без хәзер тест эшлибез.Тест бик җайлы. Әйе(+) яки юк(-) дип кенә җавап бирәсе.

                             Сораулар

  Әйе

   (+)

  Юк

   (-)

Җөмлә сүзләрдән төзелә.

Бер тамырдан ясалган сүзләр тамырдаш сүзләр дип атала.

Сүз авазлардан тора.

Сүзнең төп мәгънәсен аңлата һәм мәгънәле башка кисәкләргә бүленми торган кисәге тамыр дип атала.

Иҗек хәрефләрдән төзелә.

Иң кечкенә иҗек бер аваздан гына тора.

Калын әйтелешле сүзгә һәрвакыт нечкә кушымча ялгана.

Тамырга ялганып килә торган кисәкләрне кушымчалар диләр.

Нечкә әйтелешле сүзләргә калын кушымча ялгана.

Балачак сүзенең тамыры бала, кушымчасы чак

Күлмәк сүзенең тамыры күл, кушымчасы мәк

VIII. Өй эше бирү.

  1. “Урманда” дигән темага кечкенә хикәя төзеп килергә.

IX. Билге кую.

  • Дәрестә катнашкан укучыларга билгеләр кую.

 

             


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок окружающего мира Тема: Строение тела человека и главные правила сохранения здоровья. Цели: Показать, что здоровье человека - его важнейшее богатство. Познакомить с внешним и внутренним строением тела человека.

Тема: Строение тела человека и главные правила сохранения здоровья.Цели: Показать, что здоровье человека - его важнейшее богатство. Познакомить с внешним и внутренним строением тела человека. Совместн...

Презентация "Строение тела человека" к конспекту урока по окружающему миру во 2 классе по теме "Строение тела человека"

Данная презентация составлена к уроку по окружающему миру во 2 классе по теме "Строение тела человека". УМК "Школа России", учебник А.А. Плешакова "Мир вокруг нас", 2 класс.  Данная презентация м...

"Әдәби уку" фәненнән дәрес планнары

"Белдекле Керпедә кунакта", "Г. Тукай. “Кәҗә белән Сарык”әкиятенең жанр үзенчәлеге" темалары....

Календарь- тематик планнар

4,5 сыйныфлар өчен татар теленнән календарь тематик планнар....

1-4 сыйныфлар- әдәби уку - ПНШ - дәрес планнары

1-4 сыйныфлар- әдәби уку - ПНШ - дәрес планнары...

Эш планнары

Мәктәпләрдә  төрле чаралар үтә. Бу чараларны үткәргәндә  эш планы төзелергә тиеш. Укытучылар. укучылар  эш планы нигезендә  эшне башкаралар....

Доклад на тему: "Татар теле дәресләрендә этномәдәни мирасны куллану" (3-4 сыйныфлар, татар төркеме)

Татарстан Республикасында гомуми белем бирү системасының төп бурычы – иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле, ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп а...