1-4 сыйныфлар- әдәби уку - ПНШ - дәрес планнары
план-конспект урока по чтению (1, 2, 3, 4 класс) на тему

Фаттахова Дамира Зуфаровна

1-4 сыйныфлар- әдәби уку - ПНШ - дәрес планнары

Скачать:


Предварительный просмотр:

1 нче сыйныфта әдәби уку дәресенә технологик карта

                                        Тема. [гъ], [г] авазлары, Г, г хәрефләре

Укытучы: Фәттаххова Д.З.

Дәреснең максаты

[гъ], [г] авазлары, Г, г хәрефләре белән таныштыру;

  • сүз модельләре нигезендә [гъ], [г] авазларын дөрес әйтергә өйрәтү;
  • басма текстны орфоэпик нормаларга туры китереп уку күнекмәләрен үстерү;
  • туган якка карата кызыксыну хисләре уяту.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Укучылар [гъ], [г] авазларын дөрес әйтергә, әлеге авазларга характеристика бирергә өйрәнәләр;

басма текстны дөрес итеп укуга ирешәләр;

үз туган ягың белән горурлану хисе кичерәләр.

Дәреснең тибы

Яңа белемнәрне ачу дәресе

Ресурслар

Мияссарова И. Х.,  Гарифуллина Ф. Ш., Шәмсетдинова Р. Р. Әлифба: татар телендә башлангыч гомуми белем бирү  мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек. – Казан: Мәгариф – Вакыт, 2011. – 54 – 55 бит.

Мияссарова И. Х.,  Гарифуллина Ф. Ш., Шәмсетдинова Р. Р. Әлифба. Методик кулланма.  – Казан: Мәгариф – Вакыт , 2011. – 38 – 40 бит.

Дәрескә презентация, рәсемле әлифба, кояш, болыт рәсемнәре, флаглар, фишкалар.

Дәрес этаплары

Укытучы

эшчәнлеге

Укучы

эшчәнлеге

УУГ

  1. Мотивация.

Максат. Укучылар белән дәрескә уңай атмосфера тудыру.

Көтелгән нәтиҗә. Дәрескә кызыксыну уяна.

Сыйныфта уңай атмосфера тудыра, шигырь укый:

Елмаеп карагыз  дөньяга,

Рәхәт бит яшәве, шулаймы?!

Елмаеп яшәсәң көн саен,

Укырга, уйларга бик җайлы.

Хәерле көн, укучылар! Бер-беребезгә карап елмаегыз әле, бүген дәресебездә кунаклар бар - аларга да елмаю бүләк итик.

Кәефләрне ачыкларга тәкъдим итә:

Укучылар, кәефләрегез ничек? Әгәр кәефләрегез яхшы икән, кояш рәсемен күтәрәбез, кәефебез начар икән, болытны күрсәтәбез.

Укучылар елмаялар

Кәефләрен ачыклыйлар, рәсем күтәрәләр.

Коммуникатив: уку процессын оештыру; үз хисләреңне белдерү һәм бәяләү.

II. Белемнәрне актуальләштерү. Максат. Сүзгә аваз анализы ясау күнекмәләрен ныгыту.

Көтелгән нәтиҗә. Табышмак җавабы булган сүзне авазлары ягыннан тикшерә белү.

Табышмак әйтә:

Мин сезгә хәзер табышмаклар әйтәм, ә сез җавабын табарга табарга тырышыгыз. Җавап-сүзләрнең схемасын төзи барырбыз.

Су түгел – сыек,

Кар түгел – ак.

Әйдәгез, хәзер сөт сүзенең схемасын төзик. (Күмәк эш)

Сөт җавабын әйтәләр

Авазларга характеристика бирәләр:

[с] – саңгырау тартык

[ө] – нечкә сузык

[т] – саңгырау тартык

Танып белү: эзләнү, уку өчен кирәкле мәгълүматларны табу; сүз модельләре төзү.

Коммуникатив: укытучы белән диалогка керү; коллектив фикер алышуда катнашу.

III.Уку максатын кую.

Максат. Аваз анализлауда кыенлык тудыру.

Көтелгән нәтиҗә. Дәреснең темасын, максатын билгели алу.

Табышмак әйтүне дәвам итә, кыенлык тудыра.

Үзем туныйм,

Үзем елыйм да елыйм.

Әйдәгез, бергәләп суган сүзенең схемасын төзик. (Күмәк эш)

Ни өчен [гъ] авазын әйтмәдек?

Димәк, без бүгенге дәрестә нинди аваз һәм хәрефләрне өйрәнербез инде?

Суган сүзен әйтәләр.

Авазларга характеристика бирәләр:

[с] - саңгырау тартык

[у] – калын сузык

[а] – калын сузык

[н] – сонор тартык

Кыенлыкны таныйлар:

Чөнки без әле аны өйрәнмәдек.

Дәреснең темасын әйтәләр:

[гъ] авазын, Г, г хәрефләрен өйрәнербез, алар белән сүзләр укырбыз.

Регулятив: уку материалында укытучы күрсәткән ориентирны аңлау.

Танып белү: сүз моделе төзү; анализ алымын куллану.

Коммуникатив: коллектив фикер алышуда катнашу; укытучы белән берлектә эшчәнлекне планлаштыру.

Шәхси: танып белү мөмкинлеген үстерү; уку эшчәнлеге мотивын ачыклау

IV. Яңа белемнәр ачу.

Максат. [гъ], [г] авазлары, Г, г хәрефләре белән танышу.

Көтелгән нәтиҗә. [гъ], [г] авазларына характеристика бирә белү.

[гъ] авазын ачыклау алгоритмын тәкъдим итә:

Укучылар, барыбыз да бергә [гъ] авазын әйтәбез.

Сорау куя:

[гъ] – сузыкмы, тартыкмы?Ни өчен?

Ә хәзер колакларыгызны каплап әйтегез: [гъ] – яңгыраумы, саңгыраумы?

Схемада бу аваз нинди шартлы билге белән белдерелер?

Дәреслек белән, төркемләп эшләүне оештыра:

Ә хәзер “Әлифба” китабын ачабыз, суган белән янәшә нинди рәсем күрәсез?

Бу сүзнең схемасы белән танышыйк әле.

Суган һәм гөл сүзләрендә икесендә дә г хәрефе бар, алар ике сүздә дә бер төрле укыламы?

Димәк, калын сузыклар янында [гъ], нечкә сузыклар янында [г] булып укыла икән. Бу авазларның икесенә билге булып бер хәреф – Гг хәрефе йөри. (Рәсемле әлифба эленә)

Дәреслек белән эшләүне дәвам итәбез: дага һәм Гүзәл сүзләрен төркемнәрдә тикшерәбез. (Төркемнәрдә эш)

Авазны хор белән әйтәләр.

Тартык аваз булуын, аны әйткәндә һава агымының тоткарлыкка очравын әйтәләр.

Яңгырау тартык икәнен әйтәләр.

Уртасында нокта булган квадрат белән белдерелүен әйтәләр.

Гөл рәсеме икәнен әйтәләр.

Схеманы карыйлар.

Сүзләрне кабатлап әйтеп карыйлар, калын һәм нечкә әйтелүен ачыклыйлар.

Бирелгән сүзләрнең схемасын парларда төзиләр.

Регулятив: укытучы белән берлектә яңа материалны ачу.

Танып белү: сүз моделе төзү; анализ алымын куллану.

Коммуникатив: диалогта катнашу; иптәшеңне тыңлау.

Шәхси: уку материалына кызыксыну  белдерү.

Физкультминут

Сазлыктагы бакалар

Бик иртә уяндылар.

Бата-калка, бата-калка

Битләрен дә юдылар.

Аннан ары зарядкага

Тезелешеп бастылар:

Уңга-сулга, уңга-сулга

Алга-артка, алга-артка

Утырдылар, тордылар.

Сузылып киерелделәр,

Дәрескә тотындылар.

V.Ныгыту.

Максат. Уку күнекмәләрен үстерү.

Көтелгән нәтиҗә. Яңа авазлар белән сүзләрне, басма текстны дөрес укый алу.

Дәреслек белән эшне оештыра:

Ә хәзер, укучылар, дәреслектәге кушылмаларны хор белән укыйк әле.

Чылбыр рәвешендә г хәрефе кергән сүзләрне укыйк.

“Яран гөле” дигән текстны җөмләләп укыйбыз.

Укыган текст буенча сораулар бирә:

  • Әнинең исеме ничек?
  • Текстта тагын нинди исемнәр бар?
  • Алар ни өчен баш хәрефтән язылган?

“Идел елгасы” исемле текстны укыйбыз.

Сүзлек эше:

Идел – елга исеме, баш хәрефтән языла.

Татарстан – республикабызның исеме, баш хәрефтән языла.

Әңгәмә оештыра:

  • Сез тагын нинди елгалар беләсез?

Өстәмә мәгълүмат бирә:

Безнең авыл уртасыннан ага торган кечкенә генә инеш тә, зур юллар үтеп, шушы Идел елгасына килеп кушыла, ә Идел елгасы Каспий диңгезенә коя.

Кушылмаларны хор белән укыйлар.

Чиратлашып сүзләр укыйлар.

Текстны укыйлар, җөмләнең баш хәрефтән башлануын, ахырында нокта куелуын искәртәләр.

Укытучы сорауларына җавап бирәләр:

  • Гөлнур.
  • Гөлназ, Галия, Гөлүсә.
  • Кеше исемнәре һәрвакыт баш хәрефтән языла.

Текстны укыйлар.

Әңгәмәдә катнашалар.

Танып белү: дәреслектә ориентлашу; текст белән эшләү.

Коммуникатив: диалогта катнашу; коллектив фикер алышу.

Шәхси: яңа белемгә кызыксыну белдерү.

VI.Мөстәкыйль эш.

Максат. Мөстәкыйль уку һәм фикер йөртү күнекмәләре булдыру.

Көтелгән нәтиҗә. Кеше исемнәренең баш хәрефтән язылуын истә калдыру.

Эшне оештыра:

Ә хәзер, укучылар, дәреслектә бирелгән таблицаны карыйбыз, андагы сүзләрне үзегез укып чыгыгыз әле.

Сорау куя:

  • Ни өчен бу сүзләр барысы да баш хәрефтән язылган?

Уен оештыра:

Хәзер “Яшеренгән сүз” уены уйнарбыз. Газизә сүзеннән нинди сүзләр төзеп булыр?

Мөстәкыйль укыйлар.

Җавап бирәләр:

  • Кеше исемнәре баш хәрефтән язылалар.

Сүзләр төзиләр:

Газиз

Гази

газ

изә

гизә

аз

игә

Танып белү: текст белән эшләү; анализ-синтез алымын куллану.

Коммуникатив:

коллектив фикер алышу.

VII.Рефлексия.

Максат. Дәрестәге эшчәнлеккә нәтиҗә ясау.

Көтелгән нәтиҗә. [гъ], [г] авазларының яңгырау тартык булуын әйтә алу, үз эшчәнлегеңә дөрес бәя бирә белү.

Дәрес эшчәнлеген гомумиләштерә, нәтиҗә ясый:

  • Без бүгенге дәрестә нәрсә өйрәндек?
  • [гъ], [г] авазлары нинди авазлар?
  • Безнең сыйныфта Г хәрефенә башланган исемнәр юкмы?
  • Г хәрефенә башланган фамилияле кешеләр бармы?
  • Дәрес сезгә ошадымы?
  • Кем дә кем бүгенге дәрес материалын яхшы аңладым һәм аны башкаларга да аңлатып бирә алам дип уйлый, шулар кызыл флаг күтәрәләр.
  • Кем материалны аңладым, ләкин башкаларга аңлатып бирергә кыенсынам ди, алар яшел флаг күтәрәләр.
  • Кем әле минем аңламаган урыннарым һәм сорауларым калды дип саный, ул зәңгәр флаг күтәрә.

Укытучы укучылар эшчәнлеген бәяли, кәефне ачыкларга тәкъдим итә:

Укучылар, дәрес башында кәефләребез барыбызныкы да яхшы иде. Дәрес ахырында ул нинди калды икән? Үз кәефегезне белдереп, кояшта  авыз ясагыз.

Дәрестә бик актив катнаштыгыз, молодцы! Дәрес тәмам.

Сорауларга җавап бирәләр:

  • [гъ], [г] авазларын, Г, г хәрефләрен.
  • Яңгырау тартыклар.
  • Гөлрух.
  • Галиев, Галина.
  • Әйе.

Үзбәя бирәләр: флаглар күтәрәләр.

Кәефләрен ачыклыйлар, кояшка авыз ясыйлар.



Предварительный просмотр:


Татарстан Республикасы Балык бистәсе муниципаль районы

Муниципаль бюджет гомуми белем  учреждениесе  

«Шетнево - Тулуш  төп гомуми белем мәктәбе»

                                                                                                                                                                                 

1 сыйныфлар өчен

әдәби укудан         ачык дәрес планы

Тема: “[ң] авазы һәм ң (эң) хәрефе”

Укытучы: Фәттахова Дамирә Зөфәр кызы

                                                                                                                                                                                       

                                                                 

Тема: [ң] авазы һәм ң (эң) хәрефе.

Дәрес максатлары:

1.[ң] авазын ишетеп таный белергә өйрәтү; ң хәрефенең график формасын үзләштерү; аваз кушылмалары, сүз, җөмлә уку күнекмәләрен формалаштыру; 2.аваз-хәреф сүз моделе нигезендэ сүзнең аваз формасын хәреф формасына үзгәртү; сүз башында [ң] авазы булмавын, ә (эң) хәрефенең дә бер генә булуын аңлату;

3.укучыларның сөйләмен, логик фикерләвен, фонематик ишетеп таный белүен, игътибарлылыкларын үстерү;

4.укучыларда мөстәкыйльлек, шәфкатьлелек, ярдәмчеллек тәрбияләү.

Җиһазлау: хәрефләр кассасы, хәрефләр, кушылма, таблицалар, сигнал карточкалары.

Дәреслек:Ф.Ш. Гарифуллина, И.Х.Мияссарова, Ф.Ш. Гарифуллина,  Р.Р.Шәмсетднова “ Әлифба” -38-39 нчы битләр.

Дәрес барышы:

I.Оештыру моменты

Исәнмесез, укучылар!

Кәефләрегез ничек?

Бер-берегезгә карап хәерле көннәр телибез.

Хәзер бездә уку дәресе.

II.Үткәннәрне кабатлау, белемнәрне актуальләштерү.

—Укучылар, мин сезгә табышмак әйтәм, ә сез җавабын табыгыз.

Вак кына үзләре,Ялтырыйлар күзләре. (Йолдызлар.)

— Йолдызлар сүзе нинди аваздан башлана? Димәк узган дәрестә без [й]авазы белән таныштык. Ул нинди аваз? Нинди хәреф белән күрсәтелә? Хәрефләр кассасыннан ул хәрефне табыгыз.

-Йолдызларны тәүлекнең кайсы вакытында күрергә мөмкин? Төннән соң тәүлекнең кайсы вакыты башлана?( таң )

III.Дәрес темасын һәм максатын ачыклау

—Тагын бер табышмак әйтәм.

Таңда, чаңда, чыңда бар ул,

Чаңгыда бар, тауда юк.

Сәер хәреф:ахырда бар,

Уртада бар, алда юк.

                     (Җ. Дәрземан)

-Ул нинди хәреф? Авазын әйтеп карагыз.

— Димәк, без бүген нинди яңа аваз белән танышачакбыз?(Без бүген [ң] авазы белән танышачакбыз.)

IV. Яңа теманы аңлату.

1. Шигырьдәге таң,чаң,чың,чаңгы сүзләренә анализ ясау

Бу сүзләрдә [ң] авазы сүзләрнең кайсы урынында ишетелә?( Сүз ахырында, уртада)

-[ң] авазы сузык авазмы, тартык авазмы? (Тартык аваз.)

-Ни өчен тартык аваз дип уйлыйсыз? Ул кайда ясала? (Чөнки үпкәдән килгән һава агымы кече телдә киртәгә (тоткарлыкка) очрый. Ул кече тел артында ясала.)

-Ни өчен яңгырау сонор тартык аваз? (Чөнки бу авазны әйткәндә тавыш барлыкка килә.)

Ә Роберт Миңнуллин бу хәреф турында «Үсми торган хәреф» дигән шигырь язган:

Йөри, ди, ң каңгырап,

Йөри, ди, ул кайгырып.

Эшләре ң ның яман —

Үсеп җитми, ди, һаман

Сүз башында торырга

Һәм баш хәреф булырга!

2. ң хәрефе белән танышу . Хәрефләр кассасыннан ң хәрефен табу.

3. «Әлифба» белән эш.

а) Мең, чаң, чаңгы, өрәңге рәсемнәре һәм алар астындагы схемага карап, предмет исемнәренең сүзләрен телдән әйттерү,

б) Сүзләр төзү. 2 укучы хәрефләр кассасы белән эшли.

Ң

А у и

Та ту ти

в) Дәреслектән сүзләр уку. Җөмләләр төзү.

Безнең тавык (ун) чебеш чыгарды.

Йоклаганда ( уң) ягыңа карап ят.

(Мин) чәчәкләрдән такыялар үрәм.

Минем уң кулымда (миң) бар. (Җөмләләрне бергәләп уку).

                 Физминут.

Башны як-якка бордык,

Чүгәләдек һәм тордык,

Бер урында йөгердек,

Аннары соң сикердек.

Сузылдык –киерелдек.

Югарыга үрелдек.

Соңыннан тынычланып

Шөгыльне дәвам итик.

V. Яңа теманы ныгыту.

1. Иҗек схемалары буенча укыту.

2. Рәсм астындгы җөмләләрн уку. Өйрәнелгэн авазның куллану ешлыгын билгеләү.

3.”Тылсымлы таякчык”-сүзләрне уку,яңгырашы һәм мәгънәсе ягыннан чагыштыру.

VI. Йомгаклау.

-Нинди яңа аваз һәм хәреф белән таныштык?

— Бу аваз турында нәрсәләр белдек?

Кулланылган әдәбият:

1.— 1сыйныф-Ф.Ш. Гарифуллина, И.Х.Мияссарова, Ф.Ш. Гарифуллина,  Р.Р.Шәмсетднова “ Әлифба” ,Казан, “Мәгариф – вакыт” нәшрияты, 2012 ел

2.-1сыйныф “Әлифба”, укытучылар өчен методик кулланма, авторлары -Ф.Ш. Гарифуллина, И.Х.Мияссарова, Ф.Ш. Гарифуллина,  - Казан, “Мәгариф – вакыт” нәшрияты, 2011 ел



Предварительный просмотр:

Тема: Ш. Галиевнең «Котбетдин мәргән» мәзәк маҗарасын  уку.

2 сыйныф                                    

Укытучы: Фәттахова Д.З.

Максат: Ш. Галиевнең «Котбетдин мәргән» дигән мәзәк  маҗарасын укып анализлау.

Бурычлар:

1)        Формасы белән әкиятләргә охшаган мәзәк маҗараны  уку;

2)        Матурлыкны күреп соклана белү хисләре уяту;

3)        Балаларда юмор хисләрен үстерү.

4)      Балаларга  ашыгуның үзеңә үк зыян китерүен, көлкегә калдыруын  аңлату.

Материал. Дәреслек -1 кисәк (71—76 нчы битләр).

Җиһазлау. Ш. Галиевның «Котбетдин мәргән» әсәренең  тулы варианты (Ш.Галиев «Балалар өчен шигырьләр) , төсле карандашлар, Н. Исәнбәтнең «Мияубикә төше» шигыре.

Дәрес барышы:

I. Оештыру.

— Хәерле иртә, укучылар! Көннәрегез  имин, кәефләрегез  күтәренке, эшләрегез уң булсын! Эш урыннарыгыз дәрескә  әзерме?  Утырыгыз. Эшебезне башлап җибәрәбез.

II Актуальләштерү.

3.Өй эшен тикшерү. “Ник  соң әле итек җитмәде?”-уку

llI. Яңа материалны аңлату.

1. Ш.Галиевнең укылган, истә калган шигырьләрен искә төшерү(“Җизни әкияте”, “Ник соң әле итек җитмәде?”).

2. Ә мин сезгә мәзәк маҗара да укырга тәкъдим итәм, ди Белдекле Керпе.

3. «Котбетдин мәргән» әсәре өстендә эшләү.

 а) Әсәрнең тулы вариантын күрсәтү;

ә) «Мәргән» сүзенең мәгънәсен дәреслек артындагы аңлатмалы сүзлектән табу (төз тучы);

б)Әсәрне укытучы укуы;

в) Әсәрне чылбыр буенча укыту;

г)Эчтәлек буенча әңгәмә.

-Ничек уйлыйсың, бу хәл чынлыкта да булганмы? (Юк)

-Алайса бу әсәр әкиятме? (Әкият)

-Ни  өчен автор шулай кызык итеп язды икән? (Көлке  тудыру өчен.)

-Кайсы өлешләре сиңа аеруча көлкеле, кызыклы, маҗаралы булып тоелды? Шул юлларны табып укып күрсәт.

Физкультминут

Бергәләп басыйк әле

Түгәрәк ясыйк әле

Менә нинди түгәрәк!

Бик кечкенә түгәрәк.

Кулны кулга тотынып

Артка таба барабыз

Менә нинди түгәрәк!

Бигерәк зур түгәрәк!

Түгәрәктә йөрибез

Тыпыр-тыпыр биибез.

4.Шигырьне кабат уку һәм «Котбетдин мәргән төлкене тота алырмы?» дигән сорауга җавап бирү.

IV . Өйрәнгәннәрне ныгыту күнегүләре.

1. Н. Исәнбәтнең «Мияубикә төше» шигырен уку 

2. Бу әсәрдә нинди маҗаралы, мәзәк хәлләр сурәтләнүен ачыклау.

3.  Мәзәк тудыручы юлларны табып, сары төскә буяу.

V. Дәрескә йомгак.

- Без бүген нинди әсәр укыдык?

- Аның авторы кем?

-Бу әсәрдә нинди маҗаралы, мәзәк хәлләр сурәтләнгән?

-Мондый әсәрләр безгә ни өчен кирәк? (Кешеләрне көлдерү, аларның кәефен күтәрү өчен)

-Бу әсәр безне нәрсәгә өйрәтә? (Ашыгып үзеңә зыян китермәскә, көлкегә калмаска)

VI.Өй эше.

“Котбетдин Мәргән” әсәрен сәнгатьле итеп укырга әзерләнеп килергә.

Өстәмә эш: «Котбетдин мәргән» әсәренең  тулы вариантын укырга.

VII. Билгеләр кую

Н. Исәнбәтнең «Мияубикә төше» шигыре

Мияу, мияу,

Күрдем, абау,

Бер төш мин төнлә,

Утырдым да

Башмагыңа

Йөздем мин күлдә.

Күл сулары

Кайнар, имеш,

Ап-ак сөт, имеш.

Дулкыннары

Каймак, имеш,

Ялмап ал, имеш..

Көлде өстән

Кояш күктән,

Алтын тәгәрмәч,

Шул тәгәрмәч

Тәгәрәгәч

Булды пәрәмәч.

Бер ягымда

Ярлар, имеш,

майлы чүлмәктән,

Бер ягымда

Таулар, имеш,

пешкән үрдәктән.

Күл астын күр:

Балыклар бар

алтын-көмештән,

Су өстен күр:

Бер утрау бар

Пешкән бәлештән.

Шул утрауда-

Тычкан халкы

җырлап, биешеп.

Чиный анда,

Йөри барсы

миннән көлешеп.

Көл, көлегез,

Сез, дим, миннән

кыска тәпиләр,

Күр, күрегез

Сезгә киләм,

сез бик тәтиләр...

Алар һаман

Чиный анда:

-Йөрмә , мырылдык!

Синдәй наян

Кунакларга

Бездә урын юк!

Түзми минем

Песи күңелем,

Шунда ташланам.

-Айт, янтайды,

Көймәм ауды,

күлгә капланам!

Уянып китсәм,

Үзем исән,

яным буш, имеш,

Бар күргәнем, сөенгәнем -

Тәмле төш, имеш...



Предварительный просмотр:

Әдәби уку-2 сыйныф

УКЫТУЧЫ: Фәттахова Д.З.

Тема: Күзәтү ноктасы. Р.Харис.  “Төсле рәсем”, «Матурлык турында»,

 А. Юнысова «Телевизор»

Дәрес тибы: яңа белем бирү

Максат: Укучыларны сынлы сәнгатьнең пейзаж, натюрморт, портрет кебек төрләре белән таныштыру, аларны гамәли рәвештә аера белергә өйрәтү.

Бурычлар: укучыларны сынлы сәнгатьнең жанрлары белән таныштыру; балаларның игътибарын сынлы сәнгатьтә жанрларның әйләнә-тирә дөньяга барытик күзәтү ноктасы гына икәнлегенә һәм кайсы да булса берсенең өстенлек итүенә юнәлтү; жанрларны гамәли рәвештә таба белүләренә ирешү.

Материал: дәреслек ( 7-9 битләр),  дәреслек-хрестоматия (А. Юнысованың “Телевизор” шигыре).

 Җиһазлау: рамка.

Дәрес барышы:

1.  Оештыру.

  - Энҗе Мөэминованың “Туган тел” шигыре укыла.

   - Өй эшләрен тикшерү.: “Чыршы әйләнәсендә”-яттан сөйләү

 2.Актуальләштерү.

а. Әңгәмә:

  - Беренче кисәктә сезгә кайсы әсәр аеруча ошады?  

  -“Музей йорты”нда нинди картиналар белән очраштыгыз?

3.Яңа материалны аңлату.  

а .Пейзаж, портрет, натюрморт турында шигырь уку (7 бит)  

б. Сынлы сәнгать дәресләрендә өйрәнгәнне искә төшерү.  

в.нәрсә икәнен үз сүзләре белән аңлату.  

г.“Музей йорты”на барып, пейзаж, портрет, натюрморт сурәтләнгән картиналарны табу, исемнәрен әйтү.  

д.Белемнәрне беренчел ныгыту:  “Әй, туган тел” картинасы өстендә эш.  

Картинаны карау, авторын әйтү.  

Сорауларга җавап бирү:  

-Бу йортта нинди милләт кешеләре яши?  

-Стенада кем портреты эленеп тора?

- Бу өйдә ничә бала яши?  

-Тәрәзә төбендә нинди гөл үсә?

е.  Картинаны, 2 портрет булырлык итеп, “рамка” белән күрсәтергә.  

Физкультминут

Киек казлар очалар,

Зәңгәр күлгә төшәләр,

Рәхәтләнеп йөзәләр,

Чирәм буйлап йөриләр.

Аннан алар торалар,

Канатларын кагалар

Җилпенеп талпыналар

Бик  еракка очалар

4.Мөстәкыйль эш. Картинадан пейзаж күренешен табарга.

5. Өйрәнгәнне ныгыту.

-Дәреслектән Р.Харисның “Төсле рәсем” шигырен уку.

-Шигырь эчтәлеге буенча әңгәмә үткәрү.

6. Өй эше бирү. Дәреслектән  А. Юнысованың “Телевизор” шигырен сәнгатьле укырга.

7. Дәресне йомгаклау.

- Без бүген дәрестә нәрсәләр турында сөйләштек?  

-Дәреснең кайсы өлеше сезгә аеруча ошады?  

-Кайсы урыннар аңлашылып җитмәде?  

-Үзеңнең бүгенге дәрестә катнашуыңа нинди билге куяр идең? 
8. Билге кую.



Предварительный просмотр:

Әдәби уку-3 сыйныф

Укытучы: Фәттахова Д.З.

Тема. Халык әкиятләрендәге сюжет кулланылышы (капма-каршы ике дөнья, булышчылыр).

И куян, куян...

Максат. Манси халык әкияте «Куянның колагы ни озын?», эстон халык әкияте «Куянның ирене нигә ярык? әсәрләренең ни өчен борынгы әкиятләр булуын аңлату.

Бурычлар:

  1.  Борынгы әкиятләрнең төп үзенчәлекләре белән таны тыруны дәвам итү. Аларның төп билгеләрен, төзү алымнарын аерып күрсәтә алуларына ирешү;
  2.  Чынбарлык һәм тылсым бәйләнешен аңлата белү осталыгын үстерү;
  3.  Төрле халыклар тормышына хөрмәт, аларга кара дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.

Материал. Дәреслек, 1 нче кисәк, 60—61 нче бит, 3 нче кисәк. «Куянның ирене нигә ярык?» әкияте, дәфтәр, «3 белән кыш нигә күрешми?», «Алтын алма» китабы.

Җиһазлау. Сары һәм зәңгәр карандашлар, уенчык куян! слайд (җәйге, кышкы күренешләр), глобус, «Кем ул, нәр ул?», III т., 201—202 нче битләр.

Дәрес барышы

  1.  Оештыру.

Укытучы: — Кадерле укучылар! Әйдәгез әле, бер генә мизгелгә күзләрне йомыйк та, вакыт машинасы безне борынгы заманнарга — кешеләр табигатьтәге төрле күренешләрнең каян килеп чыгуын аңларга тырышкан чорларга илтеп куйсын! Сез шундый сәяхәткә әзерме?

Укучылар күзләрен йомалар.

  •  Әзер, әзер.
  •  Алайса киттек.
  1.  Актуальләштерү.
  1. Өй эшләрен тикшерү.
  2. Борынгы әкиятләрдә нинди сорауларга җавап эзләнә? (Ңи өчен ни булган? Ни өчен нәкъ шундый? һ.б.)
  3.  Борынгы әкиятләр чылбыр формасында төзелгән.
  1.  Бала нинди авырлыклар белән очраша?
  1.  Борынгы чорны куз алдына китергәндә.
  2.  Билгеле бер тема буенча үзләре әкият иҗат иткәндә.
  1.  Чыгу юллары.

Борынгы чор турында өстәмә мәгълүматлар бирү аша. Әкият язу өчен сораулар яки кыскача план бирергә мөмкин.

  1.  Яңа материалны аңлату.
  1.  Манси халкы турында кыскача мәгълүмат бирү.
  2.  «Куянның колагы нигә озын?» әкиятен яхшы укый торган укучыдан укыту.
  3.  Әкиятнең төрен билгеләү. (Борынгы, хайваннар турында.)
  4.  Әкиятләр турында дәреслектәге кагыйдәне укып өйрәнү.
  1.  Беренчел ныгыту.
  1.  Без укыган әкият ничек башлана?
  2.  Аны нинди һөнәр белән шөгыльләнүчеләр иҗат иткән?
  3.  Борынгы халыкларның төп һөнәре аучылык булган. Димәк, әкиятне аучылар иҗат иткән.
  4.  Әкият кыскамы, озынмы? Ни өчен кыска булды икән? (Җавапларны тыңлау.)
  5.  Күренешләргә фәнни аңлатмалар булмаган, шуңа кешеләр әкиятләр уйлап чыгарган.

Физкультмнут

Бергәләшеп җыйналып,

Без барабыз урманга.

Хәерле юл теләп безгә

Күктә кояш елмая.

Канатларын җилпи-җилпи

Күбәләкләр очалар

Ал, кызыл, сары, зәңгәр-

Нинди матурлар алар.

Ак каенның төпләреннән

Без гөмбәләр эзләдек.

Агач башында уйнаган

Тиеннәрне күзләдек.

Матур чәчәкләр кочып,

Гөмбәле кәрзин тотып,

Без кайтабыз урманнан.

Бераз гына арылган.

  1.  Мөстәкыйль эш.

♦Җәй белән Кыш нигә күрешми?» әкиятен дәфтәрдән укып, биремнәрне үтәү.

  1.  Өйрәнгәннәрне ныгыту күнегүләре.
  1. Мөстәкыйль эшне тикшерү.
  •  Әкиятне рольләргә бүлеп уку;

Әкият ничек башланган?

Кем көчле: кышмы, җәйме?

  •  Кыш уңай героймы, тискәреме? Ни өчен шулай уйлыйсың?
  • Кешеләргә ачуыңны күрсәтсәң, начарлык эшләсәң, алар ничек җавап кайтара?
  •  Кояшны күргәч, аучы ник елмая, көлә?

Бу әкиятләр  кайчан барлыкка килгән?

  1. Ике әкиятнең дә борынгы әкият булуын үз мисалларың белән дәлиллә.

Әкиятләр сиңа ошадымы? Ни өчен?

  1. Дәрескә йомгак. Рефлексия.
  •  Син дәрескә катнашуыңнан канәгатьме? Үз-үзеңә нинди билге куяр идең? Ни өчен? Тагын нинди күренешләр- аңлаткан әкиятләрне укыйсың килә?

Өй эше. I в. «Куянның ирене нигә ярык?» дигән эстон лык әкиятен укырга һәм эчтәлеген сөйләргә өйрәнергә. II «Алтын алма» китабыннан куяннар турында ничә әкият булуын эзләп тап, үзеңә ошаганын сөйләргә әзерлән.

    Билгеләр кую.



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Әдәби уку" фәненнән дәрес планнары

"Белдекле Керпедә кунакта", "Г. Тукай. “Кәҗә белән Сарык”әкиятенең жанр үзенчәлеге" темалары....

Календарь- тематик планнар

4,5 сыйныфлар өчен татар теленнән календарь тематик планнар....

1-4 сыйныфлар-татар теле - ПНШ - дәрес планнары

1-4 сыйныфлар - татар теле - ПНШ - дәрес планнары...

Эш планнары

Мәктәпләрдә  төрле чаралар үтә. Бу чараларны үткәргәндә  эш планы төзелергә тиеш. Укытучылар. укучылар  эш планы нигезендә  эшне башкаралар....