Татар халкының милли бәйрәме “Сабантуй” (2 нче сыйныфлар өчен)
классный час (2 класс) по теме

Миннегулова Милеуша Мусавировна

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon sabantuy_1.doc37 КБ

Предварительный просмотр:

Зәй муниципаль районы 6 нчы

               гомуми урта  белем   мәктәбе

 

  Татар халкының милли бәйрәме

                    “Сабантуй”

(2 нче сыйныфлар өчен)

 

Укытучылар:          Миннегулова М.М.,

Нәҗметдинова М.А.

         

       2  нче  май, 2011 нче уку елы

   

                                   Сабантуй.

           Иң элек сабантуй үткәрү өчен мәйдан әзерләнә.

      Алып баручы:

          Кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар, хәерле көн! Без бүген татар халкының олы бәйрәме- Сабан туена җыелдык. Сабантуй-ул хезмәт бәйрәме, Сабантуй-ул дуслык бәйрәме. Сабантуй –ул һәркемнең көтеп алган изге бәйрәме! Котлы булсын Сабан туйлары! Кадерле балалар, сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер телим! Алдагы көннәрегез дә бүгенге кебек ямьле, күңелле булсын! Өстәлләребездә ризыклар мул булсын! Игенчеләр үстергән ипикәйнең кадерен белик!                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                    

       1 нче бала:          

         Сабан туе, сабан туе,

Шундый кызык, күңелле.

Ник чыкмаска көрәшергә,

Мин соң егет түгелме?

Егылсам да, исем китми,

Булыр еккан чаклар да....

Бүген бәйрәм-сабан туе

Безнең туган якларда.

Батыр калу өчен әле

Миңа бераз иртәрәк.

Тик шулай да сабан туен

Үзем башлап җибәрәм.

(Ике малай көрәшә.)

        2 нче бала:

        Кашыкка салып күкәйне

        Йөгерегез тизрәк.

        Күрик әле, бу ярышта

        Кайсыгыз җитезрәк.

(“Кашыкка күкәй салып йөгерү”)

        3 нче бала:

        Икегезгә ике капчык,

        Ягез әле, тотыгыз.

        Сабан туенда ярышып

        Сез дә бүләк алыгыз.

(“Капчык белән сугышу”)

        4 нче бала:

        Чүлмәк ватам, чүлмәк ватам,

        Ватып булырмы икән?

        Бүләккә бер чиккән яулык

        Алып булырмы икән?

(“Чүлмәк вату” уены)

        5 нче бала:

Сабан туе.

Күңелле сабан туйлары,

Бүген бәйрәм, зур бәйрәм,

Матур җырлар җырлый-җырлый

Уйныйбыз әйлән-бәйлән.

        Без җырлыйбыз Сабантуйда,

        Иң матур җырлар сайлап.

        Безнең җырга зәңгәр күктән

        Кошлар кушыла сайрап.

Күбәләкләр безнең белән

Уйныйлар әйлән-бәйлән.

Сабантуй күбәләкләр һәм

Кошлар өчен дә бәйрәм.

        Әти-әниләребезгә

        Җыйдык чәчәк бәйләме.

        Матур булсын, ямьле булсын

        Сабан туе бәйрәме.

        Алып баручы:

    Менә, дуслар, көтеп алган Сабан туйлары да тәмам. Тагын бер елга сау бул, Сабан туе! Барыгызга да саулык-сәламәтлек телим. Киләсе елга да Сабан туйларында очрашырга язсын. Сау булыгыз, дуслар!

         

                                                                                                                                   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар халкының бәйрәмнәре, йолалары

Дәрестән тыш эшчәнлек программасы. Эш  программасына татар халкының  гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәр, йола уеннарын, халык авыз иҗаты үрнәкләрен чагылдырган материаллар тупланды. "Сабантуй"...

"Борынгы соборлар. Болгар дәүләте – татар халкының борынгы архитектура үзәге." темасына дәрес эшкәртмәсе.

Тема:       Борынгы   соборлар.    Болгар  дәүләте – татар  халкының  борынгы      архи-...

Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә.

Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә....

Татар халкының милли киемнәре

Татар халкының милли киемнәре белән танышу...

Татар халкының милли киемнәре

Татар халкының милли киемнәре белән танышу...