Татар халкының милли киемнәре
презентация к уроку (4 класс)

Татар халкының милли киемнәре белән танышу

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Татар халкының милли киемнәре

Слайд 2

1. Татар халкының милли киемнәре белән танышу; 2. Татар халкына карата ихтирам, горурлык һәм зәвык хисләре тәрбияләү. 3. Татар халкының тарихын өйрәнү. Максатлар:

Слайд 3

Татар халкының милли киемнәре. Татар халкы элек-электән бик матур киенергә яраткан.Чигелгән түбәтәйләре, берсеннән-берсе матур калфаклары, бизәкле читекләре белән дан тотканнар. Татар хатын-кызлары милли бизәкләр белән чигелгән алъяпкычлар кигәннәр. Үзенчәлекле матур күлмәкләрне, камзуллар-ны татар халкы аеруча яратып кигән.

Слайд 4

Татар халкының традицион – гадәти өс киеме күп төрле. Һәр төр, кайбер форма үзенчәлекләренә карап, вариантларга бүленә. Киемдәге төсләр аерымлыгы да вариантлар биргән. Киемнең төсе күбрәк хуҗасының яшенә бәйле булган. Ак төс – сафлык һәм картлык билгесе, кызыл төс – яшьләргә хас.

Слайд 5

Камзул

Слайд 6

Татар хатын-кызлары алтын яки көмеш белән бизәлгән,төрле чигүле, бизәкле калфаклар кигәннәр. Калфаклар

Слайд 7

Түбәтәйләр.

Слайд 8

Түбәтәйләр Борын-борыннан ир-егетләр түбәтәй кияргә яратканнар. Көндә кия торган түбәтәйләрне карарак төстәге тукымадан теккәннәр. Бәйрәмнәрдә кияр өчен ефәк, парча, бәрхеттән теккәннәр. Байлар энҗеле яки алтын-көмеш җепләр белән чигелгән түбәтәй киюне дәрәҗә санаганнар.

Слайд 9

Читекләр. Татар халкының аяк киемнәре күп төрле. Читекләрне ир-егетләр дә, хатын-кызлар да кигәннәр. Ирләр читеге кара күннән, йомшак итеп тегелгән. Яшь хатыннар һәм кызлар биек үкчәле каюлы читекләр киергә яраткан.


По теме

Татар халкының бәйрәмнәре, йолалары

Дәрестән тыш эшчәнлек программасы. Эш  программасына татар халкының  гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәр, йола уеннарын, халык авыз иҗаты үрнәкләрен чагылдырган материаллар тупланды. "Сабантуй"...

Сыйныфтан тыш чара.Тема: "Милли киемнәр-халкыбызның күңел җәүһәрләре".

quot;Милли киемнәр-халкыбызның күңел җәүһәрләре"....

Класстан тыш чара "Милли киемнәр."

3,4 нче сыйныф укучылары көче белән "  Милли киемнәр-халкыбызның күңел җәүһәрләре" дигән музыкаль кичә үткәрелде.Бу кичә түбәндәге максатларны үз эченә ала:: халкыбызның милли киемнәрен...

Татар халкының милли киемнәре

Татар халкының милли киемнәре белән танышу...