"Әдәби уку" фәненнән дәрес планнары
план-конспект урока (2 класс) по теме

"Белдекле Керпедә кунакта", "Г. Тукай. “Кәҗә белән Сарык”әкиятенең жанр үзенчәлеге" темалары. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dres_1-3.doc36 КБ

Предварительный просмотр:

Дәрес  1

Тема:  Белдекле Керпедә кунакта

Максат:  2 нче сыйныф өчен әдәби уку дәреслеге, аның төзелеш эзлеклелеге белән таныштыру; укучыларда дәреслек-хрестоматиягә мөрәҗәгать итү ихтыяҗы тудыру.

Бурычлар : “Әдәби уку” дәреслеге, аның төзелеш эзлеклелеге белән таныштыру; әкиятләрне автор һәм халык әкиятләренә бүленешен аңлату; укучыларны мөстәкыйль укуга әзерләү.

Дәрес тибы: катнаш

Материал: “Әдәби уку” дәреслеге,  дәреслек-хрестоматия.

Җиһаз: Г. Тукай портреты, әкиятләр күргәзмәсе.

Дәрес барышы

  1. Дәресне оештыру.

Л. Леронның “Сизми калганбыз...” шигырен уку. Эчтәлеге буенча әңгәмә.

  1. Актуальләштерү.
  1. Г. Тукайның “Туган тел” җырын тыңлау, кушылып җырлау.
  2. Шагыйрь турында укучыларның белгәннәрен ачыклау.
  1. Яңа материал өстендә эш.
  1. Дәреслек белән танышу.
  1. Дәреслекнең  тышлыгы белән танышу.
  2. Дәреслектәге шартлы билгеләр белән танышу.
  1. Дәреслекнең 6 нчы битендәге рәсемне карау.
  2. Сорауларга җаваплар табу.
  3. “Су анасы” әкиятен уку.
  1. Физминутка.
  2. Ныгыту.
  1.  9 биттәге иллюстрацияләр белән эшләү
  2.  “Су анасы” әкиятен карау.
  1. Дәресне йомгаклау.

Дәрес  2

Тема:  Г. Тукай. “Кәҗә белән Сарык”әкиятенең жанр үзенчәлеге

Максат:  Г. Тукай язган“Кәҗә белән Сарык”әкиятенең жанр үзенчәлеген ачыклау.

Бурычлар :  Г. Тукай әсәрләрен иллюстрацияләр буенча танып алу; “Кәҗә белән сарык” әкиятен укып анализлау; әкиятне мәгънәви кисәкләргә аерырга өйрәтү.

Дәрес тибы: катнаш

Материал: “Әдәби уку” дәреслеге (10-19 б.),  дәреслек-хрестоматия.

Җиһаз: Г. Тукай портреты, әкиятләр күргәзмәсе.

Дәрес барышы

I.        Дәресне оештыру.

II.        Актуальләштерү.

1.        Г. Тукайның әсәрләреннән ясалган мультфильм дискы турында әңгәмә, андагы әсәрләрнең исемнәрен әйтү.

2.        Табышмакларга җавап таптыру, дәреснең темасын ачыклау.

III.        Яңа материал өстендә эш.

1.        “Кәҗә белән Сарык” әкиятен уку.

a)        укытучы укый.

b)       чылбыр буенча укыйлар.

2.        Әкиятне анализлау.        

IV.        Физминутка.

V.        Ныгыту.

1.         Әкиятне рольләргә бүлеп уку. Әсәрнең ничә бүлектән торуын ачыклау.

2.         Һәр бүлекне кыскача сөйләп карау.

VI.        Дәресне йомгаклау.

Дәрес  3

Тема:  Г. Тукай. “Кәҗә белән Сарык”әкиятенең жанр үзенчәлеге

Максат:  Г. Тукай язган“Кәҗә белән Сарык”әкиятенең жанр үзенчәлеген ачыклау.

Бурычлар :  Г. Тукай әсәрләрен иллюстрацияләр буенча танып алу; “Кәҗә белән сарык” әкиятен укып анализлау; әкиятне мәгънәви кисәкләргә аерырга өйрәтү.

Дәрес тибы: катнаш

Материал: “Әдәби уку” дәреслеге (10-19 б.),  дәреслек-хрестоматия.

Җиһаз: Г. Тукай портреты, әкиятләр күргәзмәсе.

Дәрес барышы

I.        Дәресне оештыру.

II.        Актуальләштерү.

1.        Г. Тукайның әсәрләрен искә төшерү.

2.        сәнгатьле итеп уку.

III.        Яңа материал өстендә эш.

1.        Кәҗә белән Сарык турында тагын нинди әкият укыганнарын искә төшерү.

a)        “Кәҗә белән Бүре” әкиятен укытучы укый.

b)       чылбыр буенча укыйлар.

2.        Әкиятне анализлау.        

IV.        Физминутка.

V.        Ныгыту.

1.         Әкиятне рольләргә бүлеп уку. Сорауларга җавап табу.

2.         Ике әкиятне чагыштыру.

VI.        Дәресне йомгаклау.

Resource id #938

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Календарь- тематик планнар

4,5 сыйныфлар өчен татар теленнән календарь тематик планнар....

1-4 сыйныфлар-татар теле - ПНШ - дәрес планнары

1-4 сыйныфлар - татар теле - ПНШ - дәрес планнары...

1-4 сыйныфлар- әдәби уку - ПНШ - дәрес планнары

1-4 сыйныфлар- әдәби уку - ПНШ - дәрес планнары...

Эш планнары

Мәктәпләрдә  төрле чаралар үтә. Бу чараларны үткәргәндә  эш планы төзелергә тиеш. Укытучылар. укучылар  эш планы нигезендә  эшне башкаралар....