Тарихи мирас
учебно-методический материал на тему

Хабибуллина Ильназ Салимовна

Тамырлары ерак гасырларга барып тоташкан бөек татар халкының бәяләп бетергесез бай тарихи үткәне, тирән эчтәлекле әдәбияты, мәдәни җәүһәрләре – милли мирасы бар. Борынгы бабаларыбыз заманында үз ата –бабаларыннан килгән әлеге хәзинәләрне бөртекләп туплаган, саклаган, киләчәк буынга тапшырган. Адәм баласын хәтер яшәртә, ди халык. Хәтерен җуйганның бүгенгесе- мәгънәсез,үткәне – караңгы, киләчәге – билгесез була. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tarihi_miras_chygysh.docx26.26 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен  бюджет гомуми белем муниципаль                         учреждениесе «Кили башлангыч мәктәп – балалар бакчасы»

                                                   

                         

    Тема:  “Безнең тарихи мирасыбыз”

   

(Башлангыч сыйныф укытучыларының район методик берләшмәсе  утырышында укылган чыгыш)

                                                                                                                           

 I квалификацион  категорияле укытучы

                                                                                                                                                                                                                                                  Хабибуллина Ильназ  Сәлим кызы.  

                                                                               

                                       

                                        2017 ел

Тамырлары ерак гасырларга барып тоташкан бөек татар халкының бәяләп бетергесез бай тарихи үткәне, тирән эчтәлекле әдәбияты, мәдәни җәүһәрләре – милли мирасы бар. Борынгы бабаларыбыз заманында үз ата –бабаларыннан килгән әлеге хәзинәләрне бөртекләп туплаган, саклаган, киләчәк буынга тапшырган. Адәм баласын хәтер яшәртә, ди халык. Хәтерен җуйганның бүгенгесе- мәгънәсез,үткәне – караңгы, киләчәге – билгесез була. Мирас исә халык хәтере, милләт хәтере. Мирасын югалтканнарның тарихы юк, мәдәнияты юк, ерактан килгән барыр юлы юк. Шуңа да һәр халык үз мирасын, үз кыйбласын, үз рухын сакларга, киләчәк буыннарга тапшырырга омтыла.

Без Тукайлы халык, “Шүрәлеле,

Туган телле “ – татар телле без

Милләт өчен маяк, өмет булган

Татарстан дигән илле без.

   Без – татарлар – тарихлы һәм мираслы халык. Мирас халык куңелендә, өстәл түрендә, китап киштәсендә булганда гына яши. Мирас саклаганда, өйрәнгәндә – тикшергәндә, бәяләгәндә генә саклана.  Тарихи – мәдәни хәтерен барлаган һәм өйрәнгән, белгән һәм бәһаләгән халык кына мираслы була!

     Әйе, һәр узган елыбыз, көнебез, сәгатебез, хәтта минут – секундыбыз үткәнгә, тарихка күчә, безнең мирасыбызга әверелә. Аның нинди бәһагә ия булуын , еллар үткән саен, кыйммәтенә төшенербез, киләчәк буыннар без калдырган мирасны өйрәнер. Бу – табигый күренеш.

   Без – китаплы, белемле, бай мираслы халык. Мирасыбызны бөртекләп туплау, саклау һәм киләчәккә илтеп җиткерү безнең максат булуын һәрчак истә тотыйк.

Тарих күпмедер мәгънәсендә халыкның изге китабы: аларның көнкүреш һәм эшчәнлек көзгесе, ата-бабаларның мирасы, бүгенге көнгә өстәмәләр, аңлатмалар һәм киләчәккә сабак. . Һәр халыкның, һәр милләтнең тамырлары, нигезе – авыл, татар өчен бу бигрәк тә шулай. Халыкның төп традицияләре, мәдәнияте, элеккеге вакытта, халык булып барлыкка килгән вакыттагы яшәү рәвеше, милләтебезнең бар чишмәләре – авылда. Татарның бар атаклы шәхесләре дә, бар шагыйрь-әдипләре, олуг мәдәният эшлеклеләре, һәм башка билгеле кешеләре, - барысы да, нигездә авылдан. Татарның теле, бүгенге көндә авылда, бары тик авылда гына сакланып калган.

Үз Ватаныңның тарихын гына белү җитми, үзеңнең туган төбәгеңне, үзеңә кагылышлы тарихны белү шарт. Бу мәсьәләне хәл итүдә туган якны өйрәнү аеруча әһәмияткә ия.

Мәктәптә тарихи төбәкне өйрәнү укыту процессын тормыш белән тәрбияләүдә иң мөһим чараларның берсе булып тора.

Туган як, тарихи төбәкне безнең укучылар, гомумән авыл халкы беләме сон? Кызганычка каршы, бу мәсьәләгә якын килсәк, туган төбәк тарихын бик аз кешеләр генә белә.

Безнең мәктәптә туган як, туган авыл тарихын өйрәнү буенча проект эшләре башкарылды.Эшне бик гадидән башлаган идек.  Яшь эзтабарларның тырышлыгы нәтиҗәсендә шактый материал тупланды, алар авылның мөхтәрәм кешеләре, аксакаллары белән аралашып бик күп мәгълүматлар җыйдылар.

           Нәфис зәвыгы, күңел нуры, җитез кулларының осталыгы  гөл итеп куйган дөньяны!Челтер –челтер ак пәрдәләрсез, бизәкле- чәчәкле чаршауласыз, чигүле сөлге, ашъяулыкларсыз болай ук ямьле булмас иде бу өй эче. Аның түрендә төп хуҗасы булып сандык тормаса, нәрсәдер җитешмәгән кебек була.

       Әбиләрнең үз сандыкларындагы буыннан – буынга тапшырыла торган кадерле байлыкны караганда, без тарихыбыз белән генә түгел, татар халкының милли сәнгате белән дә танышабыз. Менә алар – халкыбызның күңел җәүһәрләре, җаны хакында сөйләүче бу чигүле эскәтер – сөлгеләр, милли күлмәкләр, купшы калфаклар – түбәтәйләр, гаҗәп нәфис чулпылар – алкалар, ачык бизәкле, бөтен дөньяга билгеле күн читекләр...

. Укучылар үзләренең ата-бабаларының кемнәр булганын ачыклап, аларның шәҗәрәләрен төзеделәр. Тарих һәр кеше өчен үзенең бабаларыннан башлана дигән нәтиҗә ясап, аек акыллы кешегә үзенең нәсел агачын белү фарыз икәненә төшенделәр. Безнең төрки-татар бабаларыбыз да бит "җиде бабаңны бел!" дигәннәр. Балалар бу мәсьәлә белән шөгыльләнгәндә үзләренең бик күп туганнары белән элемтәгә керделәр, хатлар алыштылар, аралаштылар.

Шәҗәрә (нәсел агачы) ансат эшләнә: үзеңнең бабаң исеме, аның атасы һәм шул тәртиптә. Белмәсәң өлкән кешеләрдән сорыйсың, читенсенергә ярамый, чөнки авылда әле 80-90 яшьлек кешеләр исән, аларның хәтере бик яхшы. Бер буынның уртача гомере 30 ел икәнен белү кирәк.

Тарихны язу − ул энә белән кое казу. Авылның үткәне турында язма чыганаклар сакланган. Үзенең бөтен гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган Сәләхова Нурания апа (минем әнием) Кили авылы тарихын язып калдырган.

 Җир ананың изге җире,

                Кили авылы.

Синнән ямьле җирләр,ай-һай

                бармы тагын.

Тарихта да син эзлесең

              Кили авылы.

Мәңге яшә,гасырларда

  Кили авылы.

 Матди чыганаклар юкка чыгып беткән диярлек. Кабер ташлары, иске акчалар тарих йозагына ачкыч булып тора. Укучылар табып алып килгән  бакыр акча да бик борынгы.

Туган авыл табигатенең һәр географик объекты кешеләрнең яшьлек эзләрен, кадерле хатирәләрен саклау белән бергә, һәрбер җирле географик атама − үзенең килеп чыгышы, барлыкка килү мотивы, мәгънәсе белән чал тарих хәбәрчесе.

Килинең тарихи-истәлекле урыннары бик күп. Шулар арасында аеруча зур урынны алып торучылары – чишмәләр.

Мин авылым белән горур

Һәрвакыт сокланам ,таң калам

Мәчетем,мәктәбем,чишмәләр

Үткәннәр турында сөйлиләр.

Халык педагогикасына кагылышлы материаллар: авылдагы йолалар, гореф-гадәтләр, бәйрәмнәр, традицияләр, мәзәкләр киләчәктә балаларга үткәнебезне ныграк аңларга ярдәм итәчәк, милләтебезнең сафлыгына, әхлагына йогынтысы тиячәк.

Безнең мәктәптә һәр ел саен милли  “Сабантуй”, “Карга боткасы”бәйрәмнәре боларның ачык мисалы булып тора.

Авыл халкының борынгы эш кораллары, савыт-сабалары, өй җиһазлары, киемнәре, сөлгеләре, чигүлләре һәм тарихка, табигатькә багышланган тематик альбомнар укучылар, укытучыларга, ата-аналарга, гомумән тарих белән кызыксынган һәр кешегә халкыбызның үткән авыр, бер үк вакытта данлы тормышын аңларга ярдәм итә.

                                 Тарихымны мирас итеп

                                  Үз-үзеңне җуйма ,диеп

                                  Дәште миңа хәтерем

                                  Тарихымны мирас итеп

                                   Иңнәремә күтәрдем.

                                                                                     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дэрес-йомгаклау:Ботендонья тарихы сэхифэлэре

Разработка урока для 4 класса по УМК " Школа России" по учебнику Плешакова....

Презентация " Бөтендөнья тарихы сәхифәләре"

Презентация к уроку Окружающий мир, 4 класс по программе "Школа России" по учебнику Плешакова...

Кайбыч районы Кече Кайбыч авылы тарихы

Үткән тарихны белмәгән кешенең бүгенгесе һәм киләчәге юк. Без үзебезнең туган ягыбызны, туган авылыбызны, аның кешеләрен һәм табигатен бик яратабыз. Яратмаслык та түгел, Кече Кайбыч авылы табигатьнең ...

"Авылым тарихы "

Легенда о происхождении моей родной деревни Татарские Суксы Актанышского района.Туган авылым Татар Суыксуы барлыкка килү турында легенда....

Актаныш тарихы

Актаныш тарихы...

"Минем гаиләмнең тарихы- Ватаныбыз тарихының бер бите" эссе

"Минем гаиләмнең тарихы- Ватаныбыз тарихының бер бите" эссе...

Якташларыбыз- Россия тарихы битләрендә

Укучыларда батырларга карата ихтирам, туган илне ярату, патриотизм хисләре  тәрбияләү. ...