Актаныш тарихы
занимательные факты по истории по теме

Нуриева Гульзифа Робертовна

Актаныш тарихы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon aktanysh_tarikhy.doc26 КБ

Предварительный просмотр:

Актаны́ш авылы, Актаныш районы үзәге. 

География

Башкортстан Республикасы чигендә, Агыйдел елгасының түбән агымы буенда, Казан-Екатеринбург тимер юлындагы Камбарка станциясеннән 66 км көньяктарак, Казаннан 381км ераклыкта. 

Тарихы

1715 елдан мәгълүм. 18-19 йөзләрдә халкы типтәрләр һәм башкорт-вотчинник катлауларына бүленә, игенчелек, терлек үрчетү белән шөгыльләнә, юлаучылар йортлары тота, пристаньнарда эшли. 20 йөз башында Актанышта земство почта станциясе урнаша, 1846 елдан мәчет мәгълүм, кыз һәм ир балалар өчен мәктәпләр эшли. Һәр ел сентябрьнең соңгы атнасында ярминкәләр уздырыла, атнага бер тапкыр базар эшли. 1917 гә кадәр авыл җәмәгатенең имана җире 1943 дис. тәшкил итә (моннан тыш, аның Уфа губернасының Бөре өязе Кыргыз волостенда 1320 дисәтинә җире була). 1920 гә кадәр - Уфа губернасының Минзәлә өязе Актаныш волосте үзәге. 1920 дән ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 ның 10 августыннан - Актаныш районы үзәге, 1963 нең 1 февраленнән - Минзәлә районында, 1965 нең 12 гыйнварыннан - яңадан район үзәге. 1988 нең 29 июленнән 1991 нең 21 гыйнварына кадәр шәһәр тибындагы посёлок статусында була. 

Халкы

2010 елда 8923 кеше (татарлар) яши. Халык саны: 1816 да - 378 ир заты; 1884 тә - 906, 1897 дә - 1243, 1906 да - 1292, 1913 тә - 1417, 1920 дә - 1739, 1926 да - 1274, 1938 дә - 1874, 1949 да - 1699, 1958 дә - 2168, 1965 тә - 2242, 1970 тә - 2842, 1979 да - 4446, 1989 да - 6814, 2002 дә - 8148 кеше. 

Икътисад

Майсызландырлган коры сөт җитештерү заводы, авыл хуҗалыгы техникасы, төзү предприятиеләре; типография. 

Мәгариф

2 урта мәктәп, балалар музыка мәктәбе, сәнгать мәктәбе, һөнәри училище.

Мәдәният

Төбәк тарихын өйрәнү музее, 2 мәдәният йорты, 4 китапханә. 

Медицина

Район үзәк хастаханәсе.

Дин

Мәчет.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дэрес-йомгаклау:Ботендонья тарихы сэхифэлэре

Разработка урока для 4 класса по УМК " Школа России" по учебнику Плешакова....

Презентация " Бөтендөнья тарихы сәхифәләре"

Презентация к уроку Окружающий мир, 4 класс по программе "Школа России" по учебнику Плешакова...

Кайбыч районы Кече Кайбыч авылы тарихы

Үткән тарихны белмәгән кешенең бүгенгесе һәм киләчәге юк. Без үзебезнең туган ягыбызны, туган авылыбызны, аның кешеләрен һәм табигатен бик яратабыз. Яратмаслык та түгел, Кече Кайбыч авылы табигатьнең ...

Актанышым - ак илем

Әлеге класс сәгате укучыларның Актаныш турында белемнәрен киңәйтү, ныгыту; районга карата кызыксыну уяту, аның тарихи- истәлекле урыннары, күренекле шәхесләре белән таныштыру һәм киләчәген күз ал...

"Авылым тарихы "

Легенда о происхождении моей родной деревни Татарские Суксы Актанышского района.Туган авылым Татар Суыксуы барлыкка килү турында легенда....

"Минем гаиләмнең тарихы- Ватаныбыз тарихының бер бите" эссе

"Минем гаиләмнең тарихы- Ватаныбыз тарихының бер бите" эссе...