Актаныш- тарих битләрендә
занимательные факты по истории по теме

Нуриева Гульзифа Робертовна

Актаныш тарихы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon aktanysh-_tarikh_bitlrend.doc61 КБ

Предварительный просмотр:

Романовлар династиясенең 400 еллыгына багышланган “Россия дәүләтчелеге үсешендә татар халкының роле” исемендәге республика фәнни- гамәли конференция

Нуриева Гөлзифа Роберт кызы

Башлангыч класслар укытучысы

Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе

Актаныш районы

Төркем исеме: Татарстанның тарихи- мәдәни мирасын өйрәнү һәм популярлаштыруда туган якны өйрәнүнең роле

Эш  исеме: Актанышым – тарих битләрендә

      Без борынгы һәм бай тарихлы җирдә яшибез. Мең еллар дәвамында ата-бабаларыбыз биредә мәдәни һәм матди байлыклар тудырганнар: иген иккәннәр, шәһәрләр салганнар, гыйлем эстәгәннәр, әдәбият- сәнгать әсәрләре иҗат иткәннәр... Һәртөрле сугышлар, янгыннар һ.б.афәтләр милли мәдәни мирасыбызның байтак өлешен юкка чыгарса да, татар халкы, аның теле, дине сакланган, рухи байлыгыбыз гасырдан гасырга, буыннан буынга күчеп, безнең көннәргә кадәр килеп җиткән.Бүген барыбыз алдында да торган мөһим бурыч- әлеге хәзинәне саклап калу һәм өйрәнү, киләчәк буыннарга тапшыру. Татарстанның тарихи- мәдәни мирасын өйрәнү һәм популярлаштыруда туган якны өйрәнүнең роле зур дип саныйм. Туган якны белү- аның тарихын өйрәнүдән башлана. Шул максаттан без дәресләрдә, дәрестән тыш чараларда районыбызның килеп чыгышын, тарихын, табигатен, аның күренекле кешеләрен өйрәнүгә өстенлек бирәбез. Бу хезмәтемдә мин Актаныш тарихын чагылдыруны максат итеп алдым.

“Гербында – ак барстан, 

картада Актаныштан 

башлана Татарстан”,- 

дип язган үз районыбызның Тат. Суыксу авылында Яшәүче шагыйрь Фәнәвис Дәүләтбаев. Шагыйрьләребез язганча, Җөмһүриятебез күгендә Кояшның тәүге нурлары Актаныш төбәгендә кабына. Биредәге халык, өч сәгать поясы кисешкән урында яшәгәнлектән, башка татарстанлылардан 2 сәгать алданрак аягына киенә. Хезмәттәге уңышларының нигезе шуннан башлана.

Безнең районны ике яклап Ык белән Сөн чикли, көнбатыш җилкәсе белән ул Агыйдел ярларына ятып ышыклана. Мәгърүр Урал таулары итәгеннән ургылып чыккан Агыйдел, гүзәллеген, илһамын һәм назын сеңдереп калырга теләгәндәй, безнең якларга җиткәч, тагын да җәелебрәк, иркенләбрәк ага. Дулкыннары Актанышыбызның йөз чакрымлы бормалы чикләрен иркәли. Бөдрә талларга күмелеп утырган ярлары тугандаш татар, мари, башкорт, удмурт, һ.б. милләт халыкларының үткәненә, азатлык көрәше сәхифәләренә һәм хәзерге көннең героикасына шаһит. Агыйделгә җырлы-моңлы Сөн килеп кушылган урында игенчелек һәм сунарчылык белән шөгыльләнгән борынгы бабаларыбызның эзләре саклана. Безнең җирлектә инде XI-XII гасырда ук болгар бабаларыбыз гомер кичергән. Тат. Ямалы һәм Әҗмәт авыллары янында табылган каберлекләр шуны раслый.

Актаныш Калинин (үзәге Пучы) районы белән бәйләнеше кызыклы. Ул иң башта Актаныш, Байсар, Такталачык, Семиостров, Иске Кормаш, Пучы һәм Әмәкәй (ул хәзерге Мөслим районына карый) волостьларын үз эченә алып төзелә, аңа бүгенге Мөслим районының шактый авыллары керә. 1935 елны ул Калинин һәм Актаныш районнарына бүленә һәм 1959 елда алар кабаттан бергә кушылалар, район үзәге Актаныш булып кала.
            Гомумән, безнең төбәкнең административ бүленешләргә кертелүе гыйбрәтле. Казан ханлыгы җимерелгәч, ул 1552 еллардан Казан приказына (XVI-XVII йөзләрдәге җирле хакимлек итү органына) караган Минзәлә воеводасына буйсына һәм1930 елда район оешканчы, Минзәлә кая кертелә, ул шуның составында була. Шуның белән Актаныш ягы 1708 елда Казан губернасы, 1719 елның 29 май фәрманы белән Уфа провинциясе, 1728 елның 31 июленнән Казан воеводасы, 1735-1744 елларда Ырынбур комиссиясе, 1744 елдан Ырынбур губернасы, 1781 елның 28 декабреннән Уфа наместничествосы, 1865 елдан Уфа губернасы һәм 1920 елдан Татарстанның бер өлеше хисаплана. Тарихыбызның күп өлеше бүгенге вакытта башка төбәк саналган урыннарга бәйләнгәнлектән, рәсми кагәзьләрнең дә зур күпчелеге Ырынбур һәм Уфа калаларында саклана. Һәм башкорт милләтчеләре, бүген дә Актаныш төбәген үз җирләре, дип атарга маташалар. Мондый дәгъвага бернинди нигез юк. Төрле яклап тарткалап, төрле бүленештә бүлгәләүләрдә безнең бер гәебебездә юк. Безнең кендек җепләребез болгар бабаларыбызга барып тоташа. Дөрес, электән типтәрләр белән бергә бездә башкорт катламнары да булган. Ләкин башкорт дигәндә бүгенге милләт вәкиле турында сүз бармый, аерым өстенлекләргә ия, җире булган һәртөрле халык вакытында шулай йөртелгән. Аннары Озынкүл авылында яшәүчеләрнең барысы да, Тәкмәк халкының бер өлеше, Иске Байсар һәм Меңнәрдә икешәр, Апачта 52 ир-ат казна крестьяны булган.
Безнең җирлектә иң әүвәл финугыр халыклары яшәгән. Пьянобор һәм бронза эпохасы археологик материаллары, каберлекләре (Чиялек, Такталачык, Тат. Әҗби, Мәсәде, Гәрәй, Илчебай, Ирмәш, Актаныш, Карач, Шәбез) шул хакта сөйли. Безнең эраның IV гасырыннан башлап күчмә кабиләләр, угырлар бу якларга үтеп керәләр. XI-XII гасырдан исә Ык һәм Агыйдел елгалары арасында Идел буе болгарлары күченәләр.(Тат.Әҗби, Дербешка).
Казанны канга батыргач, 1584-1586 елларда безнең төбәкне руслар ныклап колонизацияли башлый, елга буйларын үз кулларына төшереп, башка халык вәкилләрен ул тирәдән кимендә 25 чакрым читкә куып, үз авылларын корырга тотыналар. Татарларга тимерчелек белән шөгыльләнү, бакыр чыгару, керәч ясау тыела. Урманнар киселә, чәчүлекләр киңәйтелә. 7 рус авылы барлыкка килә 

              Чиркәү рус булмаган бар халыкны чукындыру сәясәтен максатчан, үтә кансыз, артык кырыс алып бара. Хәзерге Татарстан җирлегендәге халык өчен иң караңгы еллар, патша реакциясенең котырынган вакыты 1733-1743 елларга туры килә. Моңа түзә алмаган башкорт-татарлар 1735- елда Килмәк абыз, 1740 елда Карасакал җитәкчелегендә баш күтәрәләр, тик патша гаскәрләре коточкыч катылык белән бу востаниеләрне бастыралар, баш күтәрүгә кушылган 696 авыл яндырыла, 16893 кеше үтерелә һәм төрле җәзага тартыла, 9194 хатын-кыз һәм бала-чага алпавытларга коллыкка таратыла, 3406 кеше каторгага җибәрелә, 17154 баш терлек, 9828 сум 29 тиен акча штраф итеп алына. 1735 елда качып киткән ясаклыларны солдатка алу,1736 елда татар белән башкортлар арасында никахларны булдырмау, чикләү, башкортларның җирләрен сатып алуга мцмкинлек турында, мишщр старшиналарына элекке башкорт җирләрен бирү, 1737 елда рус булмаган крестьяннардан икмәкләтә салымнарны русларга караганда ике мәртәбә артык алырга тиешлек турында һ. б. төрле фәрмәннәр чыгарыла. Шуның өстенә чукындыру тулы куәтенә бара. Миссионерлар, бүгенге Минзәлә районындагы күп авылларны чукындырып һәм рус авыллары төзеп, Ык буе чикләренә үк килеп җитәләр.  Мондый мәшхәрләр безнең төбәккә качаклар күчеп килүен көчәйтә. Проваславиене кабул иткән барлык кешеләргә төшкән барлык салымны (рекрут бирүне дә) 3 ел буена нигездә чукынмаган татарлар түләргә тиеш була. Бу һәм 1742 елның 19 ноябрендә яңа салынган барлык мәчетләрне җимереп бетерергә, яңаларны салмаска дигән закон чыгарылу киеренкелекне арттыра.  Шуңа тагын авылларда берничә кеше православиегә күчсә, анда мәчет салмыйча, чиркәү төзергә, үз динендә калганнарны башка татар авылларына күчереп утыртырга дигән боерык та чыгарылган.
   
Кабат туп тавышлары гражданнар сугышы чорында телгә килә.”1919 елның 18 мартында Минзәлә юнәлешендә, - дип хәбәр итә “Красный воин” газетасы - дошман гаскәрләре басымы астында безнекеләр Бакалы авылын калдырдылар. Бәрелешләрдән соң безнең гаскәр Байсар... һәм Актаныш авылларын калдырып, Пучы һәм Бикбау авылларына чигенергә мәҗбүр булы. 21 мартта дошман Пучы авылын да үз кулына төшерде”.
            Ревком иреклеләрдән отряд оештырырга керешә. 11 мартка каршы төндә 120 штыктан, 35 кылычтан, 10 разведчиктан һәм ике пулеметчыдан торган отряд Минзәләдән Актаныш-Никола-Березовка юнәлешендә чыгып китә. Фронт сызыгына бару юлында ул, мәсәлән, Семиостров, Такталачык, Актаныш волостьларын дезертирлардан, кулак һәм спекулянтлардан чистарта.
Минзәләдән икенче отряд 12 мартка каршы төндә Байсар, Яркәй (Бөре өязе) юнәлешендә юлга чыга.
               1919 елның 20 март иртәсендә 2 нче армиянең 28 нче дивизиясе һөҗүмгә күчә һәм 27 мартка каршы төндә Пучыны азат итә. Төбәктә янгыннар тына, атышлар туктала.
Ә 1941 елның 22 июнь иртәсе яу кырына 19577 якташыбызны чакырды, тик аларның11655 енә аннан әйләнеп кайту насыйп булмады. Алар-үзләрен сугыштан юлбарыстан көчле итеп таныттылар. Актаныш районында туып үскән Баян Дәүләтов, Гатаулла Минаев, Хәсән Заманов,Гомәр Һадиммөхәммәтов, Калинин төбәгеннән Илдар Мәннәпов, Гыймазетдин Вәҗетдинов илнең югары хөрмәтенә - Совелар Союзы Героена, ә Сөрәнчәк егете – Польша партизаннары бригадасы командиры Александр Кузнецов Польша Халык Республикасының Милли Герое исеменә лаек булдылар.
         Районның җирләре дулкынлы тигезлектә урнашкан, Чулман һәм Агыйдел үзәнлекләрендә биеклек-60, ә көньяк өлешендә 160-235 метр тирәсендә тибрәлә. Күлләре күп, төньяк-көнбатышта         Көләгеш сазлыгы зур мәйдан билгели. Ком, ташлы ком, торф ятмалары бар. Соңгы елларда алтын барлыгы беленде. Нефть чыгарыла.
        Көлсу, ачы, урман асты соры һәм кара туфраклы җирләрдә төрле иген, яшелчә, бәрәңге, җиләк-җимеш үстерелә.
         Кабат оешканнан бирле район Татарстанда иң югары уңыш үстерүче төбәкләрдән исәпләнә. Терлекчелек тә соңгы елларда тотрыклы эшли, маллар саны, продукция җитештерү арта бара.
         Район аша Казан - Уфа юлы үтә, Актаныш бүтән хуҗалык үзәкләре белән диярлек асфальтланган юллар белән тоташкан. Барлык йортларга да газ кертелгән. Торак төзелеше колачы бара. 

     Бүгенге көндәге 88 авылның икесе-Мари Суыксы һәм Терпеле-мари, Михайловка татарлар белән катнаш рус авылы исәпләнә, калганнары - саф татар авыллары.
       Биредә 2002 ел башыннан 32456 кеше яши, шуның 98,07 процентын татарлар, 1,83 процентын марилар, калган өлешен руслар, башкортлар һәм башка халык вәкилләре тәшкил итә.
       Район 1930 елның 10 августында төзелә, 1963 елның 1 февралендә Минзәлә колхоз-совхоз территориаль - производство идарәсе составына кушыла, ә 1965 елның 12 гыйнварыннан кабаттан оештырыла. 2037,8 кв. км мәйдан били. Шуның 109882 гектарын авыл хуҗалыгы, 97,2 мең гектарын сөрү җирләре тәшкил итә, бөтен җирнең 8,9 процентын урман-куаклыклар алып тора. Ә электән Ыктан Агыйдельгә кадәр араны нарат урманы каплап торган, 1848 елгы мәгълүматларга караганда, Минзәлә өязендәге (безнең як шунда керә) җирләрнең 69 процентын урманнар биләгән булган.
            38 мәктәпкәчә белем учреждениесендә 1354 бала – барлык сабыйның 67 проценты тәрбияләнә. 69 (23 урта, 8 төп белем бирү, 37 башлангыч һәм 1 коррекцион) мәктәптә 5103 балага 764 мөгаллим белем һәм тәрбия бирә. һөнәр техникумы - Татарстанда гына түгел, Россиядә дә танылган уку йортларыннан. Биредә 354 укучыны 55 укытучы һәм мастер төрле һөнәргә өйрәтә, спорт һәм сәнгать түгәрәкләре уңышлы эшли.
     Революциягә кадәр 109 авылның 42 сендә 11 мәдрәсә һәм 53 мәктәп, тагын Мәчтидә, Пучыда, Яңа-Әлемдә, Адайда, Байсарда, Мари Суыксуда рус- башкорт, татар, рус-мари мәктәпләре эшли. Шулар өстенә һәр авылдагы мулла һәм абыстайлар балаларга беренчел белем, дин нигезләрен өйрәткәннәр. Шуңа СССР Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, философ В. Афанасьев, А.Фәтхи, М. Арсланов, Л. Арсланов, Г. Әхәтов, М. Валиев, Р. Гәрәев, Р. Госманов, Ә. Зәйнәшев, ирле-хатынлы Зиннәтуллиннар, Ә. Кәримов, Н. Ләесов, К. Малов, бертуган Мәрдәновлар, Ф. Нәбиев, А. Ханов, Р. Хәертдинов, Ф. Хатыйпов, Ф. Хисаметдинов һ.б. күренекле галимнәребезнең үсеп чыгуына, ил күләмендә танылуына гаҗәпләнәсе юк.
   
Соңгы елларда сәләтле шагыйрь, язучы һәм драматургларның яңа буыны әдәбиятыбызга өр-яңа сулыш алып килде. Аларның иҗат чишмәләренең башы Әхмәт Кормаши, Нур Баян, Риза Ишморат, Гамил Авзал кебек атаклы әдипләрнең шифалы йогынтысына, үрнәгенә барып тоташа. Актаныш төбәге татар әдәбиятына рзсми танылган 31 язучы, шагыйрь, драматург бирде.

      Атаклы җырчыларыбыз Салих Хөснияров, Әлфия Авзалова эстафетасын Хәнәви Шәйдуллин (инде мәрхүм), Асаф Вәлиев, Илгизәр Исламов, Фәрит Мирзануров һ. б. күренекле моң ияләре уңышлы кабул итеп алды. Азат Хөсәенов, Рәис Нәгыймов, Инсаф Хәбибуллин, Илгиз Закиров кебек композиторлар, татарның беренче музыка профессоры Мансур Солтанов, Иттакый Халитов, Фәнис Гыйльметдинов Кирам Сатыевтай атаклы башкарычылар белән теләсә кайсы төбәк горурлана алыр иде. Болар халкыбызның йөзек кашлары санала.
    Иҗатның һәр өлкәсендә кабатланмас шәхесләрне санап бетермәле түгел. Сынлы cәнгатьтә Әсгать Сәфәргалин, Васил Маликов, Зилфәт Басыйров, Фаил Зиязов, циркта Замир Мостафин, театрда Мохтар Мутин, Нисимә Җиһаншина, Роза Салихова, Данил Салихов, Фаил Ибраһимов, Ришат Гыйздәтуллин, Хафиз Хамматуллин, Диктор Фәйрүзә Исхакова һ.б. бик күпләр районыбызның йөзен ачык чагылдыралар.
    Тыныч тормыштагы фидакарьлекләре өчен Сәгырь Гыйльманов, Зөфәр Иманов, Госман Латыйпов һәм Александр Сальников Социалистик Хезмәт Герое дәрәҗәсенә ирештеләр. 28 - райондашыбыз Ленин, 18е-Октябрь Революциясе, 115 е- Хезмәт Кызыл байрагы, 7се-Халыклар дуслыгы, 132 се- “Почет билгесе”, 7се - Хезмәт Даны орденының II һәм 79ы - III дәрәҗәсе белән бүләкләнде.

      Данлы 21 ул һәм кызыбызның үз һөнәре буенча Россиянең атказанган хезмәткәре дигән абруйлы исем алды. Ватанны, милләтне ярату, дингә, гореф-гадәткә, азатлыкка тугрылык актанышлыларның гомерлек юлдашы.

      Ил сакчысы булу тойгысы бөркетләребез күңелендә мәңгелеккә урын алган. Полковниклар Сәет Кәрамов, Петр Пономарев, Рафаэль Арсланов, Миргазиян Кашапов, Марсель Сәрвәров, Мулланур Имамов,Чыңгыз Тимершин, Рифкат Галиев, Фоат Закиров, Марсель Латыйпов, Илгиз Минһаҗев, Саньяф Гарданов, Альберт Сәлимгәрәев, Илгиз Шәмсиев, Салават Фаязов, Нил Бакиров, Альгинат Акмалов, Наил Арслановлар Ватан иминлеген ныгытуда олы хөрмәт казаналар. П. Пономарев, Р. Арсланов-дивизия, ә Иске Кадермәттән Салават Фоат улы Фаязов авиаполк белән җитәкчелек итәләр. Рифкать Әхмәтҗанов, Салихҗан Шәмсунов һәм Марсел Галимәрдәнов кебек генерал-майорларыбыз бөтен халкыбыз горурлыгы санала.
   
Халыкара класслы спорт осталары- ветераннарның Бөтендөнья олимпия уеннарында 1 алтын, 2 көмеш медаль алган, 10 тапкыр Россия чемпионы Лерон Сибгатуллин (Такталачык), төрле дәрәҗәле бәйгеләрдә алдан килгән, Атланта Олимпиадасында катнашкан, Татарстанның атказанган спорт остасы Фирая Солтанова-Жданова (Түке), Россиянең атказанган спорт остасы, 2 тапкыр Европа чемпионы Фәрит Ганиев (Тат. Ямалы) исемнәре дан белән өретелгән. Өчесе дә марафончылар, нык, чыдам, түземлеләр. Теләсә кем уза алмастай арада танылганнар. Хәзер Радик Шәйхетдинов (Актаныш), Россия беренчелекләрендә алгы урыннарны алып, яңа үрләргә күтәрелеп килә.
     Сөенечкә, Радик бер ялгызы түгел, андый өметле яшьләребез шактый хәзер. 730 бала тәүге адымнарын спорт мәктәбендә, аның авыллардагы 6 бүлекчәсендә ясыйлар, осталыкларын 27 спорт залы һәм 16 мәйданчыйта чарлыйлар. Яшь көрәшчеләребез Илбашчы М. Ш. Шәймиев кубогын үз кулларында тоталар. Валейболчы егетләр 7 мәртәбә Татарстанда җиңү яуладылар, аларны Федерациядә дә яхшы беләләр.
     Атаклы шахматчыбыз, дөнья, Олимпия, ил чемпионы Алисә Галләмова якташларына күркәм үрнәк күрсәтә, үз исемендәге призга Актанышта үткәрелгән төбәкара 4 ярышта да район данын яклап чыгыш ясады, кубокны үзебезгә кайтаруга зур көч куйды. Ир-егетләребез, авыл районнары арасында Татарстанда 2 тапкыр җиңеп, яшүсмерләргә төрле бәйгеләрдә алга чыгарга этәргеч ясадылар. Арадан 4 мастерлыкка кандидат, 30 беренче разрядлы уенчы үсеп чыкты. 

    Уңган, булдыклы, батыр, эчкерсез, саф күңелле якташлары арасында аралашып, хезмәттә яшьтән кайнашып, төбәкнең мөхтәрәм җитәкчеләренең берсе булган Шәрип агадан өлге алып үскән Минтимер исемле корычтай нык холыклы, гаярь ир-егетнең Җөмһүриятебезнең беренче Илбашы, Татарстанның гына түгел, Россиянең дөнья күләм танылган дәүләт эшлеклесе, татар халкының барлык асыл сыйфатларын гәүдәләндерүче, аның намусын, зирәк акылын, тапкырлыгын, түземлелеген чагылдыручы каһарман улы булып күтәрелүе Актанышның нинди төбәк икәнлеген бар яктан һәм әлеге бер исем аша күзалларга ярдәм итә. Табигый, Минтимер Шәрипович Шәймиев белән җирдәшләре чиксез горурланалар, шуңа да алар башкаларга да өлге күрсәтерлек итеп яшәргә, эшләргә, иҗат итәргә омтылалар, ак йөзләренә тап төшермиләр.
      Менә шундый инде ул Актанышым-туган җирем. 

  

  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Актанышым - ак илем

Әлеге класс сәгате укучыларның Актаныш турында белемнәрен киңәйтү, ныгыту; районга карата кызыксыну уяту, аның тарихи- истәлекле урыннары, күренекле шәхесләре белән таныштыру һәм киләчәген күз ал...

Актаныш тарихы

Актаныш тарихы...

«Тәуелсіз елдің білімді ұрпақтары» сайыс

Қазақстан елі бойынша жинақтаған білімдерін, танымдық қабілеттерін арттыру.Сайыскерлердің ойлау, сөйлеу дағдысын дамыту, өз ойын жеткізе білуге, ізденуге қалыптастыру.Туған жерін, Отанын қастерл...

Якташларыбыз- Россия тарихы битләрендә

Укучыларда батырларга карата ихтирам, туган илне ярату, патриотизм хисләре  тәрбияләү. ...