Актанышым - ак илем
классный час по теме

Шакурова Фаниса Тагировна

Әлеге класс сәгате укучыларның Актаныш турында белемнәрен киңәйтү, ныгыту; районга карата кызыксыну уяту, аның тарихи- истәлекле урыннары, күренекле шәхесләре белән таныштыру һәм киләчәген күз алдына китерү, туган җиргә карата хөрмәт,мәхәббәт хисләре тәрбияләү максатында үткәрелә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon aktanyshym-ak_ilem.doc90.5 КБ

Предварительный просмотр:

Актаныш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе

Актанышым-ак илем

            (Районның 80 еллыгына багышлана)

                                 Төзеде: Шакурова Фәнисә Таһир кызы,

Актанш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең

башлангыч сыйныф укытучысы

  Максат: укучыларның Актаныш турында белемнәрен киңәйтү, ныгыту; районга карата кызыксыну уяту, аның тарихи- истәлекле урыннары, күренекле шәхесләре белән таныштыру һәм киләчәген күз алдына китерү, туган җиргә карата хөрмәт,мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: Фотосурәтләр,макетлар, якташларыбызның китаплары,портретлары, төзү материаллары, төсле кәгазьләр, кайчы, “Актаныш-туган җирем” китабы, Актаныш турында шигырьләр һәм җырлар.

Алдан үткәрелгән эш: истәлекле урыннарны карау, Агыйдел елгасы буена, паркларга, музейга экскурсия; Актаныш шагыйрьләренең шигырьләрен яттан сөйләргә өйрәнү.

Дәрес барышы:

 - Исәнмесез! Хәерле көн,укучылар!

- Хәерле көн!

- Бүген тәрбия сәгатебез туган як турында булыр. Туган як ул- кешенең туган җире,шәһәре,авылы. Ә күңелгә иң якыны-ул яши торган йортыбыз һәм гаиләбез.

 Без кайсы төбәктә яшибез?

 - Без Актаныш төбәгендә яшибез.Тыңлагыз, мин сезгә аның турында шигырь сөйләп күрсәтәм.

Актанышым –ак кала,

Агыйдел канат кага.

Сиңа булган мәхәббәтем

Мәңгегә җанда кала.

Актанышым, Актанышым,

Аерылмасын юлларым.

Синең белән бергә-бергә

Үтсен гомер юлларым

(Альбина Авзалова шигыре)

- Рәхмәт! Ни өчен төбәгебез Актаныш дип атала соң? Хәзер мине игътибар белән тыңлагыз.Бер гаиләгә кунакка ап-актан киенгән бер бабай килә.Бу гаиләнең кечкенә кызчыклары була. Кызчык бабайның исемен белми икән.Ул бер дә аптырап калмаган:  

- Әти, анда синең ак танышың килгән, - дигән әтисенә.Бу кеше безнең җирлектән булган имеш. Шуннан  Актаныш дигән исем берегеп калган да инде төбәгебезгә.

 Район 1930 елның 10 августында төзелә. Быел аңа 80 яшь тула.

-Балалар, Актанышыбыз нинди соң?

-Актаныш зур, матур.

- Ул нинди елга буена урнашкан?

- Агыйдел елгасы буена

-Төбәгебездә яшәүчеләрне кемнәр дип атыйлар?

-Актанышлылар .

-Әйе.Безнең яши торган җиребез бик матур. Аның тирә-ягында гөмбәле, җиләкле урманнар,тирән сулы елгалар бар. Актанышны картадан кем таба белә?(бала картадан күрсәтә)

 -Актанышта истәлекле урыннар да бик күп. Шуларның кайберләрен әйтеп үтик әле.

- Бу – мәчет.Ул кунакларны каршы ала,озатып кала.

- Ә монысы-Җиңү паркы һәм Мәдәният парклары.Ял итү, күңел ачу урыны.

- Монысы Боз сарае.

- Ә бу-белем учагыбыз-мәктәбебез.Ул кыш көне кардан ясалган әкият дөньясына әйләнсә,җәй көне аллы-гөлле чәчәкләргә күмелә.Мәктәбебезнең 100 еллык тарихы бар.        - Сез   бик  матур  сөйләдегез. Тагын нинди  оешмалар,                    

төзелешләр барын уенда әйтеп үтәрбез.

(“ Ә сездә нәрсә бар?” дигән уен-викторина оештырыла)

  Балалар түгәрәк ясап басалар.Укытучы кулында-берәр геометрик фигура (туп,кубик һ.б.). Тупны бер-берсенә тапшырып, нинди төзелешләр барлыгын әйтергә кирәк.

-Бездә Җиңү паркы бар! Ә сездә?

-Бездә сөт-май заводы бар! Ә сездә?

-Бездә сәнгать мәктәбе бар! Ә сездә?

-Бездә боз сарае бар! Ә сездә?

-Бездә  спорт-сәламәтлек үзәге бар! Ә сездә?

- Сез төбәгебезне бик яхшы беләсез. Әйе, Актаныш елдан-ел үсә, матурлана, яңара бара. Үзенең иң матур төзелеше белән әллә кайлардан күренеп ,аерылып торучы хакимият йорты хакында әйтми калу мөмкин түгел.Актанышның шушы үзәк өлешен кубиклар һәм геометрик фигуралар белән төзеп карыйк әле. (Ике бала администрация макетын алып чыга).

-Бу йортта мөһим мәсьәләләр хәл ителә. Эшләгән эшләргә йомгак ясала. Яңа планнар төзелә. Карарлар кабул ителә.

-Ә минем апам Иҗат үзәгенә тегү түгәрәгенә йөри.Анда тагын “Шахмат”, “Бәйләү”, “Бию”, “Йөзү” түгәрәкләре бар.

- Ә бу Актаныш сәүдә йорты .Кибеттә Актаныш икмәк комбинатында пешкән ипи, күмәч, прәннек, кәнфитләр сатыла. Керсәң бер дә буш чыгасы килми.

- Кибеттән ерак та түгел фонтан бар.Ул бик матур.Тирәләре гел чәчәк. Бу урын - кешеләр өчен бик матур ял итү урыны.

Фонтан суы эссе җәй көнендә салкын һава бөркеп тора.

(Магнитофон язмасында су тавышын күзләрне йомып тыңлау).

- Әйе, районыбызның үзәк урамы шундый матур бизәлеше белән үзенә тартып тора. Актанышның тылсымлы-сихри табигате, урман-кырлары, тау-болыннары, көмеш сулы чишмәләре, Агыйделе генә түгел кешеләре дә матур. Актаныш төбәге ил-дөнья күләмендә танылган шәхесләр биргән. Аларны искә төшереп үтик әле.Китаплар янына киләбез.Карагыз,никадәр күп,матур китаплар. Барысы да Актаныш язучыларыныкы. Без аларның кайбер шигырьләрен өйрәнгән идек инде.Ягез, кайсыгыз сөйләп күрсәтә?

1 нче бала.

Агыйделдә ал таң ата,

Балкып яңа көн туа.

Агыйдел,Җир ,бөтен җиһан

Алтын нурга коена.

                             Актанышым-син ак илем,

Агыйдел-  тал бишегем.

Синдә туды бәхет гөлем,

Илһамланып яшимен.

(Мөхәммәт Мирза)

2 нче бала.

        Таң нуры,тургайлар җыры

        Киң кырларны уята.

        Шул кырларда безнең яшьлек

        Ялкыны ут уйната

Актаныш-туган ягым,

Әй , хәтфә тугайларым.

Синдә туып канат ярды

Иң татлы хыялларым.

(Х.Миңнегалиев)

3 нче бала

        Юанычым, таянычым,

        Талчыгып кайтыр төшем.

        Кара кашлар, кара күзләр

        Иле син, Актанышым.

Идел-күлле болыннарың.

Былбыллы тал-камышың.

Мин дә синең нечкә талың,

Камышың ,Актанышым .

(Р. Хәлиуллина)

- Районыбыз бай тарихлы, борынгы. Сез аның яшь буыны,киләчәге булып үсәрсез.Актанышны тагын ничек яңартыр идегез? Нәрсәләр төзер идегез?

(Балалар геометрик фигуралар,төрле кубиклар кулланып, киләчәктә районда нинди биналар күрергә теләүләрен төзеп карыйлар, алар хакында сөйлиләр)

- Без районда “Дисней-клуб” паркы булуын телибез.

- Мин аквапарк булуын телим.

- Мин “Актаныш - 80” дип яздым, чөнки районыбызга 80 яшь тулды.

-Рәхмәт, балалар. Сез зур үскәч әлеге хыялларыгыз, һичшиксез, тормышка ашар.

Без сезнең белән Актанышыбызның үткәне,бүгенгесе һәм киләчәге турында сөйләштек. 2010 елда аңа 80 яшь тулды. Аның туган көненә без “Актанышым” дигән җыр (И.Хәбибуллин көе, М.Садри сүзләре) өйрәнгән идек, хәзер аны кабат искә төшереп башкарыйк.

Актанышның ак йортлары,

Агыйделнең кичләре.

Тирбәлә су өсләрендә

Ап-ак сирень исләре.

        Актанышым бәхетле син,

        Агыйделкәй буенда.

        Агыйдел,аккош, Актаныш

        Тик сез генә уемда.

Шомыртларың шау чәчәктә,

Каршы ала үреңдә

Актанышым-якты ягым

Син гел күңел түрендә.

        Күз алдымда алсу офык

        Гөл чәчәкләр арасы.

        Син дә матур иркә ярым,

        Син дә аккош баласы.

        Актанышым бәхетле син,

        Агыйделкәй буенда.

        Саф күңелле якташларым

        Тик сез генә уемда.

Шушы җыр белән дәрес тәмамлана.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Учителя на фронте и в тылу» презентация с. Ильинка

Презентация к открытому мероприятию «Учителя на фронте и в тылу»...

Былина "Илья Муромец и Святогор". 3 класс. Тестовая работа.

Тест по литературному чтению по содержанию былины....

Литературное чтение. "Илья Муромец и Соловей разбойник"

Презентация к уроку литературного чтения по теме "Былины" + аудиозапись  (по программе "Планета знаний")...

Актаныш тарихы

Актаныш тарихы...

Сравнение богатырской сказки "Илья Муромец" и былины "Илья Муромец и Святогор"

Учимся сравнивать былины и богатырские сказки. Что в них общего и чем они не похожи....

Илья Муромец богатырь земли Русской. А. К. Толстой. ”Илья Муромец”.

Литературное чтение 4 класс. "Планета знаний"...