Татар теленнән ФДББС нигезендә төзелгән дәреснең конспекты
план-конспект урока (4 класс) на тему

Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең

4 нче сыйныфы өчен дәреслеге   буенча төзелгән дәрес план-конспекты

Авторы: Ф.Ф. Харисов

Дәреснең темасы:  Иянең исем һәм зат алмашлыгы белән белдерелүе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл дәрес конспекты150.91 КБ

Предварительный просмотр:

https://pp.userapi.com/c637426/v637426446/3727c/7kZ7fge4ibY.jpg

Яр Чаллы шәһәренең

”Аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган 32нче урта гомуми белем мәктәбе”

муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Ф.Ф. Харисов авторлыгындагы

рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең

4 нче сыйныфы өчен дәреслеге   буенча төзелгән дәрес план-конспекты.

Татар теленнән ФДББС нигезендә төзелгән дәреснең конспектын

төзеде: Садыйкова Земфира Салих кызы,

Дәреснең темасы:  Иянең исем һәм зат алмашлыгы белән белдерелүе.

Максат: Җөмләдән ияне табарга, аның нинди сүз төркеме белән белдерелүен( исем яки зат алмашлыгы) билгеләргә өйрәтү.

Бурычлар:  

  • Җөмләнең иясен табып, аның нинди сүз төркеме белән белдерелүенә (исем яки зат алмашлыгы) мисаллар китерү, укытучы күрсәткән әдәдби тексттан баш кисәкләрне күрсәтү; текстта кабатлаулар булмасын өчен, ияләргә исем һәм алмашлык табу;
  • Зат алмашлыкларын исем сүз төркеменнән аера белүләренә ирешү;
  • Укучылыраның бәйләнешле сөйләм телен, фикерләү сәләтләрен үстерү юнәлешендәге эшне дәвам итү;
  • Татар телен өйрәнү аша Габдулла Тукай иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.

Метапредмет нәтиҗәләр:

Танып-белү УУГ: тиешле мәгълматны эзләүне хәл итү ысулларын һәм алымнарын модельләштерү һәм куллану.

Шәхси УУГ: эш ыйфатына бәя бирә белү.

Регулятив УУГ: танып-белү процессы беллән идарә итү.

Коммуникатив УУГ: парлап һәм күмәк эшләү, ипәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү.

Җиһаз: Г.Тукай портреты, карточкалар, проектор.

Дәрес барышы.

1. Мотивлаштыру-ориентлашу.

И сабыйлар, эшләгез сез,

Иң мөкатдәс нәрсә – эш.

Эш агачы һәрвакытта

Бик юмарт китерер җимеш...

  • Укучылар, мин бүгенге дәресебезне шундый матур сүзләр белән башлап җибәрдем. Сезнеңчә, бу сүзләрне кем әйткән? ( Г.туай “Сабыйга “  шигыре)
  • Бөек Тукай безне нәрсәгә өнди? (Тырышып эшләргә. Тырышып тапкан эш кенә яхшы нәтиҗә бирер, ди)

2. Белемнәрне актуальләштерү

Сүзлек диктанты: Алтын тарагын, басмада, суга, онытып, тарады, чәчен, чумды, ул. (бер укучы тактада яза.)

Тишерү : бер-берсен тикшерү.

Басмада, ул – сүзләренә морфологик анализ.

Үзбәя .

3. Уку мәсьәләсен кую.

- Бары тик шул сүзләр белән генә 2 җөмлә төзеп языгыз.

- Нинди каршылыкка очрадыгыз? (иясе юк) Өстәп языгыз

( Су анасы басмада чәчен тарады. Ул тарагын онытып суга сикерде)

- Җөмләләрдә сүз кем турында? (Су анасы)

- Ни өчен Су анасы сүзен 2 җөмләдә дә кулланмадык? Шулай эшләсәк дөрес булыр идеме?

- Җөмләләрнең бу нинди кисәге? Ул ничек атала? (баш кисәк,ия)

-Димәк, бүгенге дәресебезнең темасы нинди?

- Дәрескә нинди бурычлар куябыз?

- Ияләрне төшереп калдырып укып карагыз әле, аңлашыламы?

- Нинди сорауга җавап бирәләр? (кем)

- Нинди сүз төркеме белән белдерелә? (исем,алмашлык)

- Нинди нәтиҗә ясарга мөмкин?

- Фикерне дәвам итегез:

Ия – ул (җөмләнең баш кисәге. Җөмләдә кем яки нәрсә турында сүз барганын күрсәтә. Ул күбрәк баш килештәге исем яки алиашлык белән белдерелә, берлек һәм күплек санда була)

  • Әйдәгез, 117 нче биттәге кагыйдәне укыйк әле. Дөрес нәтиҗә ясадыгык микән. (кагыйдәне уку)

4. Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү. Төркемнәрдә эш.

    Текстка  төшеп калган ияләрне язу. ( һәр төркемдә карточкалар, чылбырла бер-берсенә биреп, һәр укучы бер ия өстәп яза)

      Бөек Тукай безгә үлмәс әсәрләр калдырган. Ул безне акыллы, тыйнак, гадел булырга өйрәтә, табигатьне , анда булган бар тереклекне яратырга өнди. Тукай шигырьләрендә әдәплелелеккә, тәүфыйклыкка өндәгән. Ул гади, аңлаешлы шигырьләр язган. Тукай  шигырьләрен яратып укыйбыз.

Тишерү : һәр төркемнән бер укучы чыгып укый.

-  Ни өчен җөмләләрдә гел Тукай сүзен генә кулланмадыгыз, кагыйдәне искә           төшерик әле. (чөнки, тексттагы җөмләләрдә гел бер төрле генә исемне кулану дөрес тгел, тавтология килеп чыга. Шуңа күрә исемнәрне алмашлыклар белән алмаштыру кирәк)

5. Ял минуты. Тукайга багышланган тест. “Бастык-утырдык” .

Тест сораулары:

1. Г.Тукай кайсы елда туган?           1912;1886

2. Тукайның кушаматы ничек булган?          Габдулла; Апуш

3. Әнисе үлгәндә Тукайга ничә яшь була?   3 яшь 9 ай; 5 яшь 9 ай

4. Г.Тукай туган авылның исеме.        Кушлавыч; Кырлай

5. Г.Тукайның шигырен әйт.    “Кршеләрнең алмасы”; “Гали белән Кәҗә”

6. Кайсы әкиятне Г.Тукай язган?   “Гөлчәчәк”; “Шүрәле”

6. Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү.

159 нчы  күнегүне эшләү. (мөстәкыйльэш)

Тишерү :чылбырлап уку

Үзбәя .

- Өстәп язган сүзләр нинди санда килгән? (берлек һәм күплек санда)

7. Рефлексия.

Һәр укучыда карточка:  ия -  исем белән белдерелгән, ә малайлар ия- алмашлык белән белдерелгән җмләләрне язып алала;ияләрнең асларына сызалар.

Җөмләләр:

1)  Ул  көн буе авызы белән борчак ташый,

      Борчак белән матур итеп оя ясый. (“Карлыгач”) 

2) Мин торам кырларда,

    Болында, урманда . (“Күбәләк”)

3) Бабай, мискин, бу дөньяда күпне күргән... (“Бабай”) (мискин-мескен)

4) Гали аны чирәм белән кунак итә

     Кәҗә рәхмәт укый-сакалын селкетә. (“Гали белән Кәҗә”)

5) Мин беләм, бәйрәм бүген, бәйрәм бүген! (“Бәйрәм бүген”)

6)  Сабит сорый җентекләп, үәр нәрсәне бөртекләп. (“Сабтның укырга өйрәнүе”)

Тишерү: малалайлар – малайлар белән, кызлар-кызар белән очрашып бер-берсен тикшерәләр, хаталары булса, төзәтәләр.

Үзбәя .

8. Йомгаклау.

- Укучылар, без бүгенге дәрестә нинди җөмлә кисәген тирәнрәк өйрәндек?

- Ия нинди сүз төркеме белән беледерелә?

- Бөек шагыйребез Тукайның шигырьләре бүгенге дәрестә бик ярдәм иттеләр.

Бүгенге дәрескә үзегезгә билге куегыз.

10.  Иҗади өй эше: Мини-сочинение язарга “Минем дустым”.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Һөнәрләр темасы буенча татар теленнән ачык дәрес (4 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле)

Укытучы яңа теманы аңлата, укучыларда татар теле дәресенә кызыксыну уяна....

Татар теленнән з сыйныф өчен дәрес конспекты.

Тема:                   Алмашлыклар. Максатлар:информацион-коммуникатив технологияләр куллану шартларында...

4нче сыйныф. Татар теленнән эш программасы (татар төркеме)

Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен эш программасы тәкдим итәм. 2010 елда чыккан прогаммага нигезләнеп төзелде. атнага 3 сәгать (елга 105 сәгать)...

Авторская программа "Рус мәктәпләрендәге татар балаларына татар теленнән тестлар җыентыгы"

Укытучы өчен үзе укыткан укучыларның программа таләп иткән  минимумны үзләштерү дәрәҗәсен тиз һәм оператив тикшереп бару  отышлы.      Хәзерге вакытта, минем фикерем...

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле дәресләренә төзелгән эш программасы

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле дәресләренә төзелгән эш программасы З.И. Җамалетдинова ...

3 нче татар сыйныфы өчен татар теленнән биремнәр һәм тест сораулары

3 нче сыйныфларда "Сүз.Сүзнең мәгънәсе " темасын үткәндә тикшерү өчен бирем һәм тест сораулары....

Татар теленнән дәрес конспекты Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

Дәрес темасы: Исемнәрнең килеш белән төрләнеше;Максат: Исемнәрнең килеш белән төрләнеш үзенчәлекләрен ныгыту,; сузык авазга, яңгырау,саңгырау тартыкка, , борын авазына беткән исемнәрнең килеш белән тө...