2 нче сыйныфларның татар төркемнәре өчен укудан I һәм II яртыеллык өчен тест
тест (2 класс) на тему

Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен ( татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен ) 2 нче сыйныфларның татар төркемнәре өчен укудан I һәм II яртыеллык өчен тест

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл test-2_nche_syynyf.docx17.35 КБ

Предварительный просмотр:

Тест №1.     2 нче сыйныф.            I яртыеллык              Максималь балл-14б.

  1. Нәрсә ул пауза? (1 балл)

А) текстларны йомшак итеп, ярату хисе белән уку;

Ә )текстларны укыганда яки сөйләгәндә тукталыш ясау ( тынып тору) дигән сүз;

 Б )шигырьдә охшаш яңгырашлы сүзләр.

  1. Бирелгән шигырь юлларының  авторын тап: (1 балл)

Туган ил ул – алтын арышлар,

Туган ил ул – зифа камышлар,

Туган ил ул – иркен болыннар,

Болыннарда нәни колыннар.

А) Габдулла Тукай

Ә) Резеда  Вәлиева

Б) Зәкия Туфайлова

  1. “Тәмле сүз” хикәясен кем язган? (1 балл)

А) Әминә Бикчәнтәева

Ә) Энҗе Мөэминова

Б) Мөҗәһит Әхмәтҗанов

       4.   “Ачулы туп” хикәясендә урамда уйнаганда, туп тапкан кызның исеме ничек? (1 балл)

  А) Динә

  Ә) Рәисә

  Б) Ләйлә

5. “Башня” сүзенең тәрҗемәсе: (1 балл)

А) кала

Ә) табигать

Б) манара

6. Татарстан флагында нинди төсләр бар? (1 балл)

А) яшел,ак,кызыл

Ә) ак,зәңгәр,яшел

Б) зәңгәр,ак,кызыл

7. Нәрсә ул халык авыз иҗаты? (1 балл)

А)  Бию көйләренә башкарыла торган кыска җыр.

Ә) Телдән телгә күчеп,халык күңелендә сакланган,кем иҗат итүе (авторы) билгеле булмаган әсәрләр .

Б) Уенны башлап җибәргәндә кулланыла торган кечкенә фольклор әсәрләре.

8. Халык авыз иҗаты әсәрләрен билгеләгез: (1 балл)

А) табышмак,тизәйткеч

Ә) мәкаль,диктант

Б) риваять,тәмле сүз

9. Әсәрләрне авторлары белән туры китер. (3 балл)

А) “Туган тел”                                                                А) Шәүкәт Галиев

Ә)”Тылсымлы сүзләр”                                                Ә) Йолдыз Шәрәпова

Б) “Рәхмәтләр хакында”                                            Б) Габдулла Тукай

  1.   Мәкаль һәм әйтемнәрне  тулы итеп берләштер. (3  балл)

А) Иленнән аерылган-...                                    А)– бәхет ачкычы

Ә) Белем-...                                                           Ә)– энә белән кое казу

 Б) Уку-...                                                                Б)- канаты каерылган

 

 

          

Тест №2.     2 нче сыйныф.         II яртыеллык       Максималь балл-14б.

  1. Шигырьнең төшеп калган сүзен тап. (1 балл)

Өй түрендә-бакчада,

Талчыбык куначада

...             канат кага-

Яз килүгә шатлана.

А) Карга

Ә) Сыерчык

Б) Песнәк

  2.  Яз көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була? (1 балл)

А) Яфраклар саргая.

Ә) Кар ява.

Б) Түбәләрдән тамчылар тама.

3. Шәриф Бикколның “Урман читендә” хикәясендә  Таңсылу белән Вәлинең җимлегенә нинди хайван килә? (1 балл)

А) Куян

Ә) Аю

Б) Тиен

4. Габдулла Тукайның “Безнең гаилә” шигырен язып бетер. (2 балл)

“Әткәй, әнкәй, мин, апай, әби, бабай һәм бер песи-

Безнең өйдә без җидәү: безнең песи- җиденчесе.

Бергә ашый,чәй эчә,безнең белән бергә йоклый ул,

Хикмәте дә бар:    ...

5.  Әсәрләрне авторлары белән туры китер. (3 балл)

А) “Куян баласы Нуяк”                                                А)  Рафис Гыйззәтуллин

Ә) “Ана рәхмәте”                                                          Ә) Рабит Батулла

Б) “Миләш нигә әче?”                                                  Б) Әхтәм Ихсан

6. Мәкаль һәм әйтемнәрне  тулы итеп берләштер. (3  балл)

А) Туган илем-  ...                                                       А) хак әйтә.

Ә) Элек уйла-...                                                           Ә) туган өем.

 Б) Халык әйтсә-...                                                      Б) аннан сөйлә.

7. Бирелгән өзекләр кайсы әсәрләрдән? (3 балл)

А) Нурлы йөзе, тәмле сүзе

Һәр кешене елмайтыр.

Дәү әнием шундый матур-

Әби булса да- матур.

Ә) Бәхәсләшеп торасы юк,                                                 Б) Сабантуймы, Сабантуй-

Җәй-минем җәй!-ди Һашим.-                                              Уеннар туе бит ул.

Җәй көнендә бертуктаусыз                                                  Тәм- томнар сые бит ул,

Иң күп җиләк мин ашыйм.                                                   Җиңүләр уе бит ул!

         


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар төркемнәрендә белем алучы балаларга уку, 3нче сыйныф

Тематик план,Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасына” (1-...

1 нче сыйныфның рус төркемнәре өчен татар теленнән календарь-тематик планлаштыру

Календарь- тематик планлаштыру Хайдарова Р.З. дәреслегенә нигезләнеп, атнага 3 сәгать исәбеннән төзелде....

Татар теле һәм әдәби укудан ФГОС таләпләренә нигезләнеп төзелгән дәрес схемалары

ФГОС таләпләренә нигезләнеп төзелгән дәресләр өчен дәрес планнарының схемалары....

1 нче сыйныфның рус төркемнәре өчен әдәби укудан эш программасы

1 нче сыйныфның рус төркемнәре өчен әдәби укудан эш программасы Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча...

1 нче сыйныфның рус төркемнәре өчен татар теленнән эш программасы

1 нче сыйныфның рус төркемнәре өчен татар теленнән эш программасы Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча...

2 нче сыйныф рус төркемнәре өчен татар теленнән эш программасы

2 нче сыйныф рус төркемнәре өчен татар теленнән эш программасы Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча...