Татарстан - минем Ватаным!
план-конспект урока (3 класс) на тему

Сайфуллина Ландыш Зиннуровна

Урок по татарскому языку

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatarstan_-_minem_vatanym.doc65.5 КБ

Предварительный просмотр:

Укытучы: Сәйфуллина Ландыш Зиннур кызы. 3 нче сыйныфларның рус төркеме өчен дәрес планы.

Тема: Татарстан - минем Ватаным!

Максат: 1) Укучыларның сыйфат  турында үткән сыйныфлардагы белемнәрен искә төшерү, җөмләдә башка сүз төркемнәреннән аера белү; Татарстан  темасына караган белемнәрне системалаштыру;

                2) укучыларның телдән сөйләм осталыгын, фикерләү сәләтен үстерү,

тәрҗемә итү, җөмләләр төзү, ишетеп аңлау, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен камилләштерү;

                3) Татарстан  республикасы, туган җирең белән горурлану хисләре тәрбияләү, патриотик тәрбия бирү.

Җиһазлау: Татарстан символикасын үз эченә алган рәсемнәр, Татарстанның гимны, президентларыбызның портретлары,  компьютерда Татарстан темасына караган презентация, карточкалар, Р. З. Хәйдәрова “Татар теле һәм уку китабы”, Хайдарова Р.З, Гиниятуллина Л. А. “Сборник ситуативных упражнений по татарскому языку для русскоязычных учащихся”, “Түбән Кама – туган шәһәрем”(методик кулланма).

Дәрес тибы: ЛГКК.

Дәрес барышы:

I. Оештыру.

Дежур укучы белән әңгәмә.

II. Укыту мәсьәләсен кую.

1. Кроссвордны чишеп дәреснең темасын ачыклау.

  1. Татарстандагы шәһәр исеме. (Әлмәт).
  2. “КамАЗ” машиналары кайда чыга? (Яр Чаллы).
  3. Атаклы татар шагыйре. (Тукай).
  4. Татарстанның дәүләт гербында сурәтләнгән хайван исеме. (Барс).
  5. Вятка елгасының татарча исеме. ( Нократ).
  6. Казандагы тарихи манара. (Сөембикә).
  7. Сәгать заводы кайсы шәһәрдә? (Чистай).
  8. Татарстанның башкаласы. (Казан).
  9. Татарстанның дәүләт гимны авторы. (Яхин).

Төп сүз - Татарстан.

Димәк, без бүгенге дәрестә Татарстан турында сөйләшәчәкбез.Тактадагы

теманы дәфтәрләргә  язып куябыз.

2. Татарстанның дәүләт гимнын тыңлап үтү. Гимн турында сөйләшү.

- Укучылар, Татарстанның нинди дәүләт символлары бар?

- Татарстанның дәүләт гербы, дәүләт флагы, дәүләт гимны бар.

- Татарстанның дәүләт гимнын  кем язган?

- Татарстан гимнын композитор Рөстәм Яхин язган.

- Татарстан флагы нинди төсләрдән тора?

- Республикабызның дәүләт флагы яшел, ак, кызыл төсләрдән тора.

Яшел төс - тормыш, тере табигать төсе; ак төс - сафлык,тынычлык билгесе;

кызыл төс - кояш, ут төсе, тормышның дәвам итүе, бәйрәм, җиңү төсе.

- Татарстан флагын кем ясаган?

- Татарстан республикасының рәссамы Тавил Гыйният улы Хаҗиәхмәтов

ясаган.

- Дәүләтебез гербы турында сөйләп китегез әле.

- Гербтагы ак барс яклаучы, сакчы; кояш -  энергия, матур көннәр вәгъдә итә,

калкан - явыз көчләрдән саклый; ак боҗра – чисталык; алтын боҗралар – мул-

лык; яшел боҗралар – табигать, туган җирне аңлата. Гербтагы барс изге ниятле,

көчле, ирекле, җитез һәм алга омтылучан. Гербны рәссам Риф Фәхретдинов яса-

ган.

- Безнең дәүләт символларыбызга нинди тирән мәгънә салынган, аларны хөрмәт

итү - Татарстан республикасының һәр гражданинының изге бурычы.

3.Дәреслек белән эш.

95 нче бит, 5 нче күнегү. Нокталар урынына нинди сыйфатларны куеп була?

Нокталар урынына сыйфатлар куеп, сүзтезмәләрне күчереп язу.Рус теленә тәр-

җемә итү, сыйфатларның исемне ачыклавын, нинди? кайсы? соравына җавап

бирүен, сөйләмне матурлауларын әйтеп үтү.

97 нче бит, 3 нче күнегү. Шәһәр исемнәрен татарчага тәрҗемә итү.

Татарстанның шәһәрләрен искә төшереп үтү.

Ситуатив күнегү эшләү.

1. Узнай у друга:

а) какие города Татарстана он знает;

- Дима, син Татарстанның нинди шәһәрләрен беләсең?

б) есть ли у них в городе метро?

- Сезнең шәһәрдә метро бармы?

Методик кулланма белән эш. “Түбән Кама -  туган шәһәрем” тексты белән

танышып китү. Текст буенча диалог төзеп сөйләшү.

- Гүзәл, син кайсы шәһәрдә яшисең?

- Руфинә, мин Түбән Кама шәһәрендә яшим.

- Гүзәл, син беләсеңме, ул шәһәргә кайчан нигез салынган?

- Аңа 1960 нчы елда нигез салынган.

- Гүзәл, син яшәгән шәһәрдә ничә микрорайон бар?

- Руфинә, мин яшәгән шәһәрдә кырыкка якын микрорайон бар.

- Шулаймы? Түбән Камадан Казанга кадәр ничә километр? Син беләсеңме?

- Әлбәттә, беләм. Түбән Камадан Казанга кадәр 250 километр.

Түбән Каманың табигате турында җөмләләр төзү. Бу җөмләләрдә сыйфатларны

табу. Җөмләләрдән текст төзү.

Түбән Кама – Татарстанның иң яшел шәһәре. Шәһәребезнең табигате бик матур.

Шәһәр янында урманнар күп. Урманнарда ак каеннар, биек наратлар, юан имән-

нәр, төз юкә агачлары үсә. Агачларда төрле кошлар сайрый. Урманда усал бүре-

ләр, куркак куяннар, җитез тиеннәр, керпеләр һәм башка җәнлекләр яши.

Шәһәребезнең климаты уртача: “Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында

ява”.

Түбән Кама Россиянең иң чиста, төзек шәһәрләреннән санала.

4. Компьютердагы презентация  белән танышу, слайдлар карау.

Татарстанның башкаласы Казан шәһәре, Кол Шәриф мәчете, Сөембикә манарасы,Татарстан республикасының президентлары портретлары, Сөембикә портреты, Кол Шәриф портреты, Казандагы метродагы Г.Тукай әсәрләренә багышланган күренешләр, Муса Җәлил һәйкәле, Казандагы Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры, Түбән Камадагы  Муса Җәлил исемендәге кинотеатр.

Шулай ук, Түбән Камада 1 нче татар гимназиясенең Муса Җәлил исемен йөртү-

ен Һәм бөек шагыйребезнең туган көне булуын искә төшереп үтү.

- Укучылар, сез  патриот шагыйребез Муса Җәлилнең нинди шигырен беләсез?

- “Сәгать” шигырен беләбез.

5. Ял өлеше. Физкультминут уздыру. Күзләрне ял иттерү.

6. Төркемнәрдә карточкалар белән эш.  

3 класс. “ Татарстан  -  минем   Ватаным ” темасы. 1 вариант.

А-1. Поставь нужную букву:

К...л, дә...ләт, к...бәләк, ...рдәк.

а) ө; б)ү; в)ә; г) е

А-2. Выбери слово с мягкими гласными:

а)  Ватан ; б) бодай; в) күл; г) республика

А-3. Выбери правильное окончание:

Татарстан ... табигате искиткеч матур.

а) - да; б) -ның; в ) -га; г) -да

А-4. Выбери правильный вопрос к выделенному слову:

Татарстанда зур шәhәрләр, матур авыллар күп.

а) ничек?; б) нинди?; в) нәрсә?; г) кайда?

А-5. Вместо точек поставь нужный глагол:

Татарстан кырларында арыш, бодай hәм башка культуралар ... .

а) үсә; б) бар; в) чыга; г) яши

А-6. В каком варианте допущена ошибка:

а) минем апаң; б) синең әтиең; в) аның мәктәбе; г) безнең бакчабыз.

А-7. Найди правильно построенное предложение:

а) Яши Казанда минем дустым; в) Казанда яши минем дустым;

б) Минем Казанда дустым яши; г) Минем дустым Казанда яши.

А-8. Найди правильный перевод: Туган тел

а) государственный язык; в) родной язык;

б) татарский язык; г) родная страна

А-9. Найди конец предложения: Яфраклар яшел төстә, чөнки...

а) яз җитте; в) кыш килде;

б) көз җитте; г) яз үтте.

А-10. Выбери правильный перевод:

Мой брат учится в городе Казань.

а) Минем апам Казан шәhәрендә яши.

б) Минем абыем Казан шәhәрендә яши.

в) Минем абыем Казан шәhәрендә укый.

г) Минем абыем Казан шәhәрдә укый.

 3 класс. “ Татарстан  -  минем   Ватаным ” темасы. 2 вариант.

А-1. Поставь нужную букву:

Чишм..., дәүл...т, милл...т, ш...hәр.

а) е; б) ү; в) ә; г) ө

А-2. Выбери слово с мягкими гласными:

а) кырлар; б) туган; в) тел; г) республика

А-3. Выбери правильное окончание:

Татарстан ... файдалы казылмалар бар.

а) -дан; б) -ны; в) -га; г) -да

А-4. Выбери правильный вопрос к выделенному слову:

Татарстан – зур hәм бай республика.

а) ничек?; в) нәрсә?

б) нинди?; г) кайда?

А-5. Вместо точек поставь нужный глагол:

Безнең шәhәр Кама елгасы буенда ...

а) чыккан; б) бар; в) урнашкан; г) каршылый

А-6. В каком варианте допущена ошибка:

а) минем апам; б) аның мәктәбем; в) синең әтиең; г) безнең бакчабыз.

А-7. Найди правильно построенное предложение:

а) Мин Казанда еш булам; в) Казанда булам еш мин;

б) Мин булам Казанда еш; г) Еш Казанда мин булам;

А-8. Найди правильный перевод: Милләт

а) народ; в) родной язык;

б) национальность; г) нация .

А-9. Найди конец предложения: Мин рус кызы, ләкин ...

а) иртәгә минем туган көнем; в) татарча китаплар күп;

б) татарча яхшы сөйләшәм; г) татарча белмим.

А-10. Выбери правильный перевод:

Мой друг живёт в городе Альметьевске.

а) Минем дустым Алабуга шәhәрендә яши.

б) Минем дустым Әлмәт шәhәрендә яшәми.

в) Минем дустым Әлмәт шәhәрендә яши.

г) Минем дустым Әлмәт шәhәрдә яши.

III. Гомумиләштерү.

-Укучылар без бүген нинди теманы кабатладык? Нинди биремнәр үтәдек?

-Без бүгенге дәрестә Ватаныбыз Татарстан турында сөйләштек. Татарстанның символларын искә төшердек, Татарстандагы шәһәрләрне, истәлекле урыннарны , тарихи шәхесләрне искә алдык. Сыйфатларның сөйләмне матурлавына ышандык.Туган җиребезне сакларга Һәм яратырга кирәклегенә төшендек.

IV. Рефлексия. Үзбәя.

V. Өйгә эш бирү. 1) Татарстан республикасы турында кечкенә хикәя язырга. (I-в). 2) Сыйфатлар кулланып Татарстан турында җөмләләр язырга. (II-в).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татарстан - минем Ватаным

План-конспект урока...

Открытый урок “Туган җирем- Татарстан.”( Моя Родина- Татарстан")

Открытый урок " Туган җирем- Татарстан"для 4 класса...

Минем туган ягым, минем мәктәбем, минем профессиональ эшчәнлегем

Кили башлангыч мәктәбендә       1992 нче   елдан эшлим. Педагогик эш стажым – 27 ел.Укытучы буларак тормыш девизым- Укучылар өчен һәр дәрес ачыш, һәр дәрес...

“Минем Ватаным” темасына 2нче сыйныфның рус төркемендә үткәрелгән туган тел дәресе эшкәртмәсе

2нче сыйныфның рус төркемендә үткәрелгән туган тел дәресе эшкәртмәсе.Укытучы – Заһидулина Альбина Фәнис кызы....

Бөек Ватан сугышы тарихында минем гаиләм эзләре.

Менделеев районы Турай урта гомуми белем бирү мәктәбе, югары категорияле укытучы Зиннәтуллина Рәмзия Хаккый кызы.Сыйныф сәгате. «Бөек Ватан сугышы тарихында минем гаиләм эзләре”.Тема ...

“Татарстан – минем туган илем” темасы буенча сөйләм телен үстерү дәресе.

ldquo;Татарстан – минем туган илем” темасы буенча сөйләм телен үстерү дәресе.3 нче сыйныф, рус төркеме....