Открытый урок "Көндәлек режим"
материал (3 класс) на тему

Карамова Миляуша Зулфатовна

Окрытый урок

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_dres_kondlek_rezhim.docx25.28 КБ

Предварительный просмотр:

Укытучы: Кәрамова  Миләүшә Зөлфәт кызы

       Фән: Әдәби уку

       Сыйныф: 3 нче сыйныф

       УМК: Р.З. Хәйдәрова, Г. М. Әхмәтҗанова, Л. Ә. Гыйниятуллина “Күңелле татар теле”, дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 3 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге.

        Тема: Көндәлек режим

        Дәреснең максатлары:

- регулятив: сәгать ничә икәнен, эшнең сәгать ничәдә башкарылганын әйтә белү;  өйрәнелгән сүзләрне дөрес әйтергә,  монологик сөйләмдә кулланырга күнектерү;

- танып - белү: укучыларның  хәтерен, игътибарлылыгын,  логик фикерләү сәләтен үстерү;  парлап һәм төркемнәрдә эшли белү күнекмәләрен үстерү.

- коммуникатив : укучыларда төгәллек, җаваплылык , дуслык  кебек уңай сыйфатлар тәрбияләү.

        Көтелгән нәтиҗәләр:

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр – укучыларның үз эшчәнлеген оештыра белүе.

Метапредмет нәтиҗәләр – күзәтеп нәтиҗә ясау, иптәшләре фикерен тыңлау, уртак фикергә килү.

Предмет нәтиҗәләре  –  хәзерге  заман хикәя фигыльләрне дөрес итеп куллана белү, сәгать ничә икәнен, эшнең сәгать ничәдә башкарылганын әйтә белү.

       Предметара бәйләнешләр: рәсем сәнгате, татар теле, математика.

       Җиһазлау: мультимедия,  вакыт язылган  карточкалар,  дәрес темасы буенча презентация,  сәгать, Белмәмеш рәсеме.

     

 І. Ориентлаштыру. Мотивлаштыру.

1.Уңай психологик халәт тудыру.

- Балалар, барыгыз  да матур итеп  басыгыз. Исәнмесез, хәерле иртә (1нче слайд).

- Бүген мәктәпкә бик күп кунаклар килде.  Алар татар  теле укытучылары. Сезнең ничек итеп татар телен өйрәнгәнне күрергә  дип  килделәр. Кунакларга  таба борылып, алар белән матур итеп исәнләшегез.

- Ә хәзер үзебезгә хәерле иртә телик.

- Укучылар,  хәлләр ничек?

- Яхшы.

- Кәефләрегез ничек?

- Әйбәт.

- Әйдәгез әле, малайлар, кәефләребез тагын да күтәрелсен өчен, кызларга комплимент әйтеп үтик.

- Рәхмәт. Балалар, карагыз әле,  урамнан кояш та сезгә карап елмая. Әйдәгез әле, кояшка хәерле  иртә телик. ( Хәерле иртә, кояш). Ул да сезгә хәерле иртә тели. Барыбызның  да  кәефе әйбәт. “Дәрестә барыгыз да укытучыны игътибар белән тыңлагыз, тырышып эшләгез”, - дип әйтә сезгә кояш.  Яхшы  кәефләр белән дәресебезне башлап җибәрәбез.

 

2.Дежур укучы белән әңгәмә.

   - Бүген кем дежур?

    - Бүген ничәсе?

    - Атнаның кайсы көне?

    - Сыйныфта кемнәр юк?

ІІ.  Актуальләштерү.

а) Үткән теманы кабатлау.

- Алдагы дәрестә вакытны өйрәнгән идек. Әйдәгез әле,  балалар,  вакытны искә төшерик. (Уенчык сәгать буенча вакытны күрсәтү. Ике укучы такта алдына чыга. Беренче укучы вакытны әйтә , ә икенче укучы вакытны күрсәтә.  

б) Уку мәсьәләсен кую.(2 нче слайд).

- Бу кем?

- Бу - Белмәмеш.

 - Белмәмеш кая йөгерә?  Ул кая ашыга?

 - Мәктәпкә, дәрескә.

 - Ни өчен сез шулай уйлыйсыз?

 - Чөнки аның аркасында рюкзагы бар.

 - Белмәмешнең рюкзагында нәрсәләр бар?

 - Китап, көндәлек, линейка, каләм, карандаш, дәфтәр.

 - Белмәмеш йөгерә, ашыга, ә дәрескә вакытында килеп  җиттеме  соң?     

 -  Юк. Ул соңга калды. (Хор белән әйтәләр).

 - Ул  ни өчен соңга калган?

 - Ул   вакытны белми.

 - Мин  дә шулай  уйлыйм. Белмәмеш бер дә  төгәл  малай түгел, вакытны  да белми, режим дигән әйберне бөтенләй дә белми.

-  Ә сез мәктәпкә соңга калмыйсызмы? (Юк, соңга калмыйбыз).

- Данир, ә син мәктәпкә соңга калмыйсыңмы? (Юк, мин мәктәпкә соңга калмыйм).

- Ә син, София,  мәктәпкә соңга калмыйсыңмы? (Мин дә мәктәпкә соңга калмыйм).

- Ә син, Ләйлә, мәктәпкә соңга калмыйсыңмы? (Мин дә мәктәпкә соңга калмыйм).

- Әйдәгез әле ,  барыбыз бергә, “Без соңга калмыйбыз.”- дип әйтик.

- Соңга калмас өчен нишләргә кирәк?

- Иртәрәк торырга , рюкзакны кичтән тутырырга , будильник  куярга , әнигә уятырга кушарга кирәк.

- Дөрес, укучылар, шушы эшләрнең барысын да бер сүз белән ничек әйтергә кирәк?

- Көндәлек  режим үтәргә.

- Дөрес , укучылыр,  димәк бүгенге дәресебезнең темасы ничек булды?

- Көндәлек режим. (Тактага “Көндәлек режим” дигән табличка ябыштырыла.)

III .Уку мәсьәләсен чишү:

а  )Ситуатив күнегү .(3 нче слайд).

            Как скажешь о том, что:

1 нче  төркем: - ты завтракаешь в 7 часов;

                         - вы завтракаете в 7 часов.

2  нче төркем:  - ты обедаешь в час;

                        - вы обедаете  в час.

3 нче  төркем:  - ты  ужинаешь в 6 часов;

                           - вы ужинаете в 6 часов

 - Рәхмәт, балалар.  Дөрес әйттегез.

б) Уен “ Сәгать ничәдә ?”(4 нче слайд).

- Ә  хәзер уен уйнап үтәбез. Уен “ Сәгать  ничәдә ? ” дип атала.  Сезнең өстәлләрегездә саннар язылган карточкалар бар. Сез сорауларга җавап биргәндә шушы саннарны кулланырга тиеш. Мин сорау бирәм, ә сез кулыгызны күтәрәсез, җавап бирәсез, үзегезнең саныгызны табып,шул урынга чыгып басасыз.

  • Сәгать ничәдә йокыдан  торасыз? ( Мин сәгать җидедә  торам).
  • Сәгать ничәдә мәктәпкә барасыз? ( Мин мәктәпкә сәгать сигездә барам).
  • Мәктәптә сәгать ничәдә көндезге ашны  ашыйсыз? ( Мин сәгать унда көндезге ашны ашыйм).
  • Мәктәптә  4 нче  дәрес ничәдә башлана? (4 нче дәрес сәгать унбердә  башлана).
  • Мәктәптә 5 нче  дәрес ничәдә башлана? (5 нче дәрес сәгать 12 дә башлана)
  • Дәресләр сәгать ничәдә бетә? ( Дәресләр сәгать бердә бетә).
  • Мәктәптән сәгать ничәдә кайтасыз? ( Мин мәктәптән сәгать  икедә кайтам ).
  • Сәгать ничәдә телевизор карыйсыз? ( Мин сәгать өчтә телевизор карыйм ).
  • Сәгать ничәдә дәрес әзерлисез? ( Мин сәгать дүрттә дәрес әзерлим).
  • Әти - әнигә ничәдә булышсыз? ( Мин сәгать биштә әти - әнигә булышам).
  • Кичке ашны сәгать ничәдә ашыйсыз? ( Мин кичке ашны сәгать алтыда ашыйм).
  • Сәгать ничәдә йокларга ятасыз? ( Мин сәгать тугызда йокларга  ятам).

- Рәхмәт,  балалар.  Барыгыз да дөрес  җавап бирдегез. Карагыз әле, нәрсә килеп чыкты?( Сәгать ). Ә хәзер кулларыгызны тотыгыз , бер- берегезгә карап елмаегыз. Балалар , сәгать кебек  һәрвакыт дус,  тату,  тәртипле,  төгәл, башлы булыгыз . Бердәм булганда гына арагыздан  җил - давыл да үтмәс. Ә хәзер ял итеп алыйк.

в) Физкультминут.(5 нче слайд).

Без инде хәзер зурлар, 
Күп эшли безнең куллар. 
Без идән дә юабыз 
Һәм керләр дә уабыз, 
Тузан сөртә беләбез, 
Ашарга пешерәбез. 
Тиздән үсеп җитәрбез, 
Шунда эшкә китәрбез.

- Матур итеп утырдык,  дәресебезне дәвам итәбез.

 г) Уен “Дәвам ит”.(6 нчы слайд).

 - Балалар,  әйдәгез әле,  “ Дәвам ит ” уенын уйнап үтәбез. 1нче төркемнән  1 укучы  “Көндәлек режим” ны сөйли башлый, калган  төркемнәр дәвам итә.

IV.Яңа белемнәрне куллану һәм ныгыту.

а) Дәреслек белән эш.(7 нче слайд)

- Балалар, Белмәмешкә , мәктәпкә соңга калмасын өчен , вакытны ничек дөрес әйтергә өйрәтик әле. Сәгать ничәдә ? дигән сорауга җавап биргәндә нәрсне истә калдырырга кирәк? (- да/ -дә, -та /-тә кушымчасын ялгарга). Китаптан 44 нче биттәге  7 нче күнегүне табабыз. Кулыгызны күтәрәсез, төшеп калган  вакытны куеп  җөмләне  укыйсыз.

  1.Сәгать …  йокыдан торам, иртәнге аш ашыйм.

2. Сәгать ….мәктәптә укыйм.

3. Сәгать … көндезге ашны ашыйм.

4. Сәгать …  ял итәм.

5. Сәгать … дәрес әзерлим.

6. Сәгать … кичке аш ашыйм.

7. Сәгать … йоклыйм.

V. Рефлексия. Бәя этабы.

а) Уку мәсьәләсен искә төшерәбез:

-Укучылар,  көндәлек режим ни  өчен кирәк?

Укучылар җавабы:

   - соңга калмаска;

   - бар эшне дә вакытында эшләргә;

   - сәламәт булырга. Һ.б.

( Тактада “  Көндәлек режим” сүзе астына  3 табличка ябыштырыла)

б) Дәрестәге эшчәнлеккә үзбәя.

- Өстәлләрдә  кояш,   болыт  һәм  яңгыр   рәсемнәре  ята. Әгәр сез дәрестә “Бик яхшы эшләдем,”-  дип уйласагыз – кояшны сайлыйсыз, әгәр   “Тагын да яхшырак  эшли алыр идем ,” -  дип уйласагыз – болытны сайлыйсыз, ә инде дәрестә “ Начар эшләдем,” -  дип уйласагыз – яңгырны сайлыйсыз.

в) Өй эше бирү. Үзегез эшли алырдай биремне сайлап аласыз.

1нче бирем: 41 нче бит 5 нче күнегү.( Рәсемгә Гали турында сөйләргә).

2 нче бирем: “Көндәлек режим”  темасын  диалог төзергә.

3 нче бирем: Тагын бер кат “Көндәлек режим” турында сөйләргә. 

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Методическая разработка занятия: Режим дня школьника.

Занятие было прведено в группе продлённого дня 1 классов....

ПАМЯТКА ДЛЯ РОДИТЕЛЕЙ "РЕЖИМ ДНЯ МЛАДШЕГО ШКОЛЬНИКА"

РЕЖИМ ДНЯ МЛАДШЕГО ШКОЛЬНИКА. ПОЛЕЗНЫЕ СОВЕТЫ РОДИТЕЛЯМ...

Единый орфографический режим

Даются рекомендации по оформлению тетрадей для учеников начальной школы....

Режим дня

Режим для организации здорового образа жизни....

Родительское собрание "Режим дня"

Родительское собрание "Режим дня" в 1 классе. В разработке содержится теоретический материал, анкеы для детей и родителей....