Эш-хәрәкәтне белдерә торган сүзләр
план-конспект урока (2 класс) на тему

Гилязова Ильхамия Рустамовна

Эш-хәрәкәтне белдерә торган сүзләр

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esh-hrktne_belder_torgan_suzlr.docx389.74 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Эш-хәрәкәтне белдерә торган сүзләр.

Максат: укучыларны эш-хәрәкәтне  белдерә  торган  сүзләр  белән   таныштыру; нишли? нишләде ? сорауларын  дөрес  куя белелергә өйрәтү; үз фикерләрен әйтә, дәлилли белергә өйрәтү, иҗади сәләтләрен үстерү; табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Көтелгән нәтиҗәләр:

танып белү УУЭ:

 - эш-хәрәкәтне белдергән сүзләрне билгеләү һәм үз фикереңне дәлилләү;

 - сораулар куеп, сүзләрне төркемнәргә бүлү,үз фикереңне аңлату;

 - эш-хәрәкәтне белдергән сүзләр кулланып җөмләләр төзү;

фикерләрне тапшыру УУЭ:

 -төрле фикерләрне исәпкә алып бер нәтиҗәгә килү;

 - үз фикереңне формалаштыру;

 - фикерләрне фактлар белән дәлилләү;

 - төркемнәрдә ,парларда аралашу күнекмәләре булдыру;

даими УУЭ:

 - укытучы ярдәмендә уку эшчәнлегенең максатын билгеләү һәм ныгытуның мөстәкыйль чараларын эзләү;

 - предметара бәйләнеш булдыру;

 - эшне алгоритмнар кулланып башкару;

 - эшнең нәтиҗәсен тикшерү.

Дәрес барышы:

I. Оштыру өлеше.

I. Психологик уңай халәт тудыру.

- Хәерле көн, укучылар! Кәефләрегез ничек? Татар теле дәресен башларга, яңа тема үзләштерергә әзерме? Әзер булсагыз дәресебезне башлыйк.

                 Очрашканда кешеләр –

                  Олылар һәм кечеләр –

                  Бер-берсен сәламлиләр:

                  “Исәннәрмесез”, - диләр.

                  Күрешсәләр көндезен

                  Кышын, җәен, яз-көзен.

                  Нинди теләк әйткәнен

                  Кем белә? ... (Хәерле көн!)

II. Мотивлаштыру – ориентлаштыру этабы.

  1. Өй эшен тикшерү
  2. . Матур язу күнегүе.

Дд Дд Дд дөнья Дәминова

Бб ББ ББ бозау Болгар

Дуслык тау күчерә.

  • Бу хәрефләрнең нинди охшашлыклары һәм аермалыклары бар?
  • Ни өчен Дәминова, Болгар сүзләре баш хәрефтән язылган?
  • Җөмләдән нинди? соравына җавап биргән сүзләр бармы? Ә нинди сорауга җавап булып килгән сүзләр бар?

2. Актуальләштерү.

-Ә хәзер, әйдәгез, “Артык сүз” уенын уйнап алабыз.

1.Әни, Алсу,бабай,туп;

2.Китап, бакча, малай, өстәл;

3.Сыерчык, эт, песи, укучы;

4.Урам,кибет,йөгерә,дәфтәр

3. Уку мәсәләсен кую.

пешә                     чәк-чәк

чаба                      туп

укый                     әни

уза                        кыяр

ява                         көн

- - Баганалап бирелгән сүзләрне укыгыз. Кайсы баганадагы сүзләр предметларны белдерә?

- беренче баганадагы сүзләрне укып карагыз әле.

  • Ә хәзер бу сүзләргә сорау биреп карагыз.
  • -Нинди сорауга җавап бирделәр алар?
  • Ничек дип уйлыйсыз, бу сүзләр предметның нәрсәсен белдерәләр?  
  • Димәк укучылар  без бүген сезнең белән нәрсәне белдергән сүзләр белән танышачакбыз?

4. Уку мәсьәләсен төгәл кую өчен нәтиҗә чыгару.

- Рәсемнәргә карап эш-хәрәкәтне белдергән сүзләрнен нәрсә белдерүен ачыклыйк

Слайд

ЭШНЕ

Слайд

Хәрәкәтне

Слайд

ХӘЛНЕ

Без дөрес таптык микән, дәреслектән укып тикшереп карыйк әле.( Дәреслектән кагыйдә укыла 34 бит)

III. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

1. Дәреслетәге биремнәрне эшләү

60 нчы күнегү, 33 нче бит(язмача)

2. Физкультминутка

Без әле бераз ардык

Ял итәргә уйладык.

        Башны иябез алга

       ә аннары артка.

       Уңга, сулга борабыз

    Аннан карап торабыз,

   Иң өсләрен сикертәбез,

   Кулларны биетәбез.

  Бер алга, бер артка сузып,

  Күңелле ял итәбез.

  Аннары без чүгәлибез,

  Утырабыз, торабыз.

  Берничә чүгәләгәч.

 Урыннарга утырабыз.

 Дәресне дәвам итәбез

  1. 61 нче күнегү (язмача, Рәтләрдә эшләү)

1 нче рәт куян сүзенә эш-хәрәкәтне белдергән сүзләр язасыз.

2 нче рәт күбәләк сүзенә

3 нче рәт песнәк сүзенә

III. Рефлексив  бәяләү этабы.

  1. Рефлексия

Нишли? соравына җавап булган сүзләрне V тамгасы белән билгеләргә.

1

ручка

2

сикерә

3

кәефсез

4

шатлана

5

матур

6

сөйкемсез

7

казый

8

чибәр

9

ярата

10

кышкы

11

ята

12

юына

2.Йомгаклау.

- Дәрес башында нинди уку мәсьәләсе куйган идек?

    - Уку мәсьәләсен чиштекме?

    - Ничек?        

3. Үзбәя. Үзара бәяләү.

Мин бүген ................... белдем.

Мин бүген .....................өйрәндем.

Минем бүген ......................мактыйсым килә, чөнки ул..............

1

ручка

2

сикерә

3

кәефсез

4

шатлана

5

матур

6

сөйкемсез

7

казый

8

чибәр

9

ярата

10

кышкы

11

ята

12

юына

1

ручка

2

сикерә

3

кәефсез

4

шатлана

5

матур

6

сөйкемсез

7

казый

8

чибәр

9

ярата

10

кышкы

11

ята

12

юына

         


     

1

ручка

2

сикерә

3

кәефсез

4

шатлана

5

матур

6

сөйкемсез

7

казый

8

чибәр

9

ярата

10

кышкы

11

ята

12

юына

1

ручка

2

сикерә

3

кәефсез

4

шатлана

5

матур

6

сөйкемсез

7

казый

8

чибәр

9

ярата

10

кышкы

11

ята

12

юына

1

ручка

2

сикерә

3

кәефсез

4

шатлана

5

матур

6

сөйкемсез

7

казый

8

чибәр

9

ярата

10

кышкы

11

ята

12

юына

1

ручка

2

сикерә

3

кәефсез

4

шатлана

5

матур

6

сөйкемсез

7

казый

8

чибәр

9

ярата

10

кышкы

11

ята

12

юына


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Билгене белдерә торган сүзләр

Татар мәктәбе өчен татар теле дәресе....

Тартык в хәрефен [w] авазы белән белдерү.

Презентация к уроку татарского языка в 1 классе....

Билгене белдерә торган сүзләр темасы

2 сыйныфта билгене белдерә торган сүзләр темасына ныгыту биремнәре. Нинди? кайсы?...

"Предметның билгесен белдерүче сүзләр" 2 сыйныф

Разработка урока по татарскому языку на тему "Предметның билгесен белдерүче сүзләр" для 2 класса. Урок построен по учебнику Файзрахмановой К.Ф....

Ғаилә. Шәжәрә. Шартлылыҡты белдереү.

Башҡорт теленән асыҡ дәрес өлгөһө....

Билгене белдерә торган сүзләр темасын кабатлау

Билгене белдерә торган сүзләр...