Билгене белдерә торган сүзләр темасын кабатлау
план-конспект урока (2 класс) на тему

Насруллина Гульсия Рашидовна

Билгене белдерә торган сүзләр

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bilgene_belder_torgan_suzlr_temasyn_kabatlau.docx130.66 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:   Билгене белдерә торган сүзләр темасы буенча кабатлау 

                                                               Насруллина Гөлсөя Рәшит кызы

2 нче сыйныф

1 нче квалификацион категорияле

башлангыч сыйныфлар укытучысы

    Максат:.предмет билгесен белдергән сүзләрне табарга өйрәтү;

теманы аңлауны күнегүләр өстендә ныгыту; төркемнәрдә бер-берсе белән киңәшләшеп, эшләнгән эшкә нәтиҗә ясап, үз эшләрен дөрес бәяләп эшләү күнекмәләре булдыру,

балаларда дуслык, иптәшлек хисләре, мөстәкыйльлек, игътибарлылык, әйләнә-тирә табигатькә сак караш, мәхәббәт тәрбияләү.

матур сөйләм телен үстерү; аңлы эшчәнлекне активлаштыру; яз елның  иң матур, иң ямьле вакыты икәнен аңлату;   туган төбәгебезнең матур табигатенә сакчыл караш, ихтирам хисе, экологик культура тәрбияләү

   Җиһазлау: ноутбук; карточкалар; дәреслекләр; модельләштерү өчен таблица; яшелчә, җиләк-җимеш муляжлары; кошлар һәм хайваннар рәсемнәре.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше.   Эмоциональ халәт тудыру.

Укытучы:

-   Исәнмесез укучылар?    Кәефләрегез ничек?  (Балаларның җаваплары)  

- Әйдәгез,   тирә-юньдәгеләргә хәерле көн теләп дәресебезне башлап җибәрик. (1 слайд) 

Хәерле көн, алсу таңнарга,
Хәерле көн, сайрар кошларга,
Хәерле көн, зәңгәр күкләргә,,
Хәерле көн , якын дусларга!
Хәерле көн, матур кызларга,
Хәерле көн, батыр улларга!

Хәерле көн, Сезгә!

2.Актуальләштерү.

  Укытучы:

-  Балалар, бүген мәктәпкә килгәндә әйләнә-тирә табигатькә игътибар итүегезне сораган идем. Нинди үзгәрешләр  күзәттегез инде?  (балалар җаваплары тыңлана) 

-  Ә хәзер әйдәгез әле әйләнә-тирә дәресеннән үткәннәрне искә төшереп үтик. - Кайсы кошлар безнең якларда  кышлыйлар?  (балалар җаваплары тыңлана) 

- Кайсы хайваннар кышны йоклап үткәрәләр?  (балалар җаваплары тыңлана) 

- Безнең су буйларында  нинди балыклар яшиләр?  (балалар җаваплары тыңлана) 

  Укытучы:

-  Балалар, сез булдырдыгыз. Дәрестә үткәннәрне яхшы истә калдыргансыз. Тагын берничә көннән  яз җитәр, табигатьтә,  хайваннар тормышында нинди үзгәрешләр  күзәтербез?   (балалар җаваплары тыңлана) 

3. Дәрес темасы буенча эш.

Укытучы: 

- Мин сезгә бүген нинди сорауны гел бирәм?   (балалар җаваплары тыңлана)

  Димәк без сезнең белән бүгенге дәрестә нинди темага эш башкарырбыз?  (балалар җаваплары тыңлана,  дәрес темасын әйтәләр) (2 слайд)

Укытучы: 

- Әйе укучылар, без бүген сезнең белән нинди? кайсы? сорауларына җавап бирүче, предметның билгесен белдерүче сүзләр турында сөйләшербез, төрле биремнәр башкарырбыз, күнегүләр эшләрбез.

-  Әйе балалар. Һәр җанлы предмет уянуга бара. Кояш ныграк яктырта һәм җылыта, күк йөзе көннән-көн биегәя бара.

 Матур язу. (3 слайд)

Укытучы: 

- Балалар,  хәзер дәфтәрләрне ачып, бүгенге числоны язабыз һәм матур язуга тактада бирелгән шигырьне дөрес итеп күчереп язабыз.

C:\Users\7\Documents\матур язу.jpeg

(4 слайд)

     Карточкалар буенча биремнәр башкару. (Һәр укучыга текст бирелә, предметның билгесен белдерүче сүзләрне табып астына сызарга)

 (мөстәкыйль эшлиләр, аннан бер-берсенә укып күрсәтәләр, фикерләрен әйтәләр, хаталары булса, төзәтәләр)

                                                                ЯЗ.

Тиздән зәңгәр күктә якты кояш балкыр.   Җылы  җилләр   исә башлар. Сөекле кошкайларыбыз кайтыр. Алар  матур итеп сайрарлар.

  1. “Уйлап тап” (5 слайд)

 Билгене белдерә торган сүзләргә карап, предмет исемен табарга. Башта телдән аннан соң дәфтәрләрдә язмача эшлиләр.

Яшел,йомшак, йомры,мөлаем, сөйкемле, яшь, тыйнак, язгы, ямьле,ышанычлы, сыек,  оялчан, өлгер.

  1. Дөресләп яз. (6-7 слайд)

Баганалап сүзләр язылган.  Сүзләрне парлаштырырга кирәк.

      зәңгәр               кар

       ак                    чирәм

       яшел               кыяр

       тозлы             карандаш

       озын                күк 

Физкультминут  (8 слайд)

           Матур сүзләр уйладык

   Ял итәргә туктадык.

         Җилкәләрне турайттык,

   Тирән итеп суладык,

          Башны як-якка бордык,

        Чүгәләдек һәм тордык,

      Бер урында йөгердек,

     Аннары соң сикердек.

       Сузылдык –киерелдек.

Югарыга үрелдек.

          Соңыннан тынычланып

        Шөгыльне дәвам иттек

   6.  Ныгыту.  (9-11 слайд)

 Укытучы: 

  • Балалар, сез табышмаклар яратасызмы?   Әйдәгез табышмаклар әйтеп алыйк әле.

  • Ул – йомшак, иркә, сырпаланучан,  күзләре  яшел
  • Ул- кызыл да, яшел дә, сары да, баллы да, ачы да
  • Ул – җирән, йомшак, җитез, хәйләкәр
  •  Җиңел, түгәрәк, зәңгәр, оча торган
  • Кара, мөгезле, печән  ярата, сөт бирә
  • Ул – якты, чиста, зур, безгә анда рәхәт, күңелле

  • Табышмакларның җавапларын нинди сүзләргә карап билгеләдек?  (балалар җаваплары)

Укытучы:-  Балалар, әйдәгез, уйнап алабыз Капма-каршы мәгънәле сүзләр өстәп, җөмләләрне әйтеп бетер. (12  слайд)

  • Кышын көн кыска, ә төн ... . 
  • Китап калын, ә дәфтәр ... . 
  • Алма баллы, ә лимон ... .   
  • Кар йомшак, ә боз ... .   
  • Шикәр ак, ә күмер ...

Һәр юлдагы “артык сүзне тап”

  • Кыяр, яфрак, яшел, агач. 
  • Алма, карбыз, җиләк, тәмле. 
  • Хәйләкәр, кыз, укучы, малай. 
  • Җил, кояш, кар, кечкенә. 
  • Дәфтәр, каләм, китап, кояшлы.
  • Сыер, кәҗә, кызыл, сарык. 

Кишер, зур, чөгендер, кәбестә.

  1. Белемнәрне тикшерү. (5 мин)

1. Карточкалар таратыла.

  • Укучылар, мин сезгә карточкалар таратам, төсне  белдергән сүзләрне кызыл, тәмне белдергән сүзләрне зәңгәр төскә буягыз.

кызыл

кара

зәңгәр

ачы

ал

яшел

баллы

сары

тозлы

тәмле

соры

татлы

2. Эшләрне тикшерү.

  1. Модельләштерү.  Таблица буенча.

Укытучы: 

-  Балалар, мин сезгә таблица бирәм, сез хәзер шуны тутырсыз.

Димәк, без бүген нинди сүзләр турында кабатладык? Ул сүзләрне ничек атыйбыз?  Нинди сорауларга җавап бирә? Бу сүзләр ярдәмендә предметның кайсы якларын белә алабыз? (балалар сорауларга җавап бирәләр, таблицаны тутыралар)

Предмет билгесе

Кайсы?

Нинди?

           

  1. Рефлексив кабатлау. Гомуми үзбәя.

Бүгенге дәрестә без нәрсә эшләдек? Ничек эшләдек? Һәр баланың өстәлендә бирелгән рәсем (малай, кояш, ай) һәм һәр укучыда түгәрәк (фишка)

Дәрестә кем бар эшне дә аңлап, үз-үзенә ышанып эшләде,  түгәрәгегезне шат йөзле малайга куегыз.

Әгәр бераз икеләнебрәк эшләгән һәм ялгышкан булсагыз кояшка куегыз.

Сезгә эшләр бик авыр тоелган һәм сез биремнәрне үти алмаган булсагыз айга куегыз.

  1. Өй эше:

                  Яз җитте дигән темага хикәя язарга

                                                               

                                 БАЛАЛАРГА ТАРАТУ ӨЧЕН                                            

                                                             ЯЗ.

Тиздән зәңгәр күктә якты кояш балкыр.   Җылы  җилләр   исә башлар. Сөекле кошкайларыбыз кайтыр. Алар  матур итеп сайрарлар.

                                                     ЯЗ.

Тиздән зәңгәр күктә якты кояш балкыр.   Җылы  җилләр   исә башлар. Сөекле кошкайларыбыз кайтыр. Алар  матур итеп сайрарлар.

                                                           ЯЗ.

Тиздән зәңгәр күктә якты кояш балкыр.   Җылы  җилләр   исә башлар. Сөекле кошкайларыбыз кайтыр. Алар  матур итеп сайрарлар.

                                                      ЯЗ.

Тиздән зәңгәр күктә якты кояш балкыр.   Җылы  җилләр   исә башлар. Сөекле кошкайларыбыз кайтыр. Алар  матур итеп сайрарлар.

                                                       ЯЗ.

Тиздән зәңгәр күктә якты кояш балкыр.   Җылы  җилләр   исә башлар. Сөекле кошкайларыбыз кайтыр. Алар  матур итеп сайрарлар.

                                                      ЯЗ.

Тиздән зәңгәр күктә якты кояш балкыр.   Җылы  җилләр   исә башлар. Сөекле кошкайларыбыз кайтыр. Алар  матур итеп сайрарлар.

                                                  ЯЗ.

Тиздән зәңгәр күктә якты кояш балкыр.   Җылы  җилләр   исә башлар. Сөекле кошкайларыбыз кайтыр. Алар  матур итеп сайрарлар.

                                                     ЯЗ.

Тиздән зәңгәр күктә якты кояш балкыр.   Җылы  җилләр   исә башлар. Сөекле кошкайларыбыз кайтыр. Алар  матур итеп сайрарлар.

                                                     ЯЗ.

Тиздән зәңгәр күктә якты кояш балкыр.   Җылы  җилләр   исә башлар. Сөекле кошкайларыбыз кайтыр. Алар  матур итеп сайрарлар.

кызыл

кара

зәңгәр

ачы

ал

яшел

баллы

сары

тозлы

тәмле

соры

татлы

      зәңгәр               кар

       ак                    чирәм

       яшел               кыяр

       тозлы             карандаш

       озын                күк 

Тагын яз җитте. Яңгырлар явып үтте. Агачлар яфракларга күмелде. Шомырт чәчәк ата. Өй кыекларында сыерчыклар җилпенә. Һавада тургай сайрый, умарта кортлары, чәчәкләргә чумып, бал җыя.

            Бер – ике атна үтәр, чәчәкләр коелыр, алар урынына җимешләр күренә башлар.

Тагын кояшлы ямьле яз җитте. Беренче җылы яңгырлар явып үтте. Агачлар ямь-яшел  яфракларга күмелделәр. Шомырт ак чәчәк ата. Өй кыекларында дәртле  сыерчыклар җилпенә, һавада моңлы тургай сайрый, умарта кортлары, хуш исле чәчәкләргә чумып, тәмле бал җыялар.

            Бер – ике атна үтәр, матур чәчәкләр коелыр, алар урынына яшел җимешләр күренә башлар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Билгене белдерә торган сүзләр

Татар мәктәбе өчен татар теле дәресе....

Билгене белдерә торган сүзләр темасы

2 сыйныфта билгене белдерә торган сүзләр темасына ныгыту биремнәре. Нинди? кайсы?...

"Исем" темасын кабатлау,

Укучыларның исем сүз төркеме,исемнәрнең грамматик билгеләре турында алган белемнәрен системалаштыру,камилләштерү;-бәйләнешле сөйләм телен һәм иҗади фикерләү өстендә эшне дәвам итү,-укуга җитди караш и...

Дәреснең темасы: Исемнәр темасын кабатлау.

Дәреснең темасы: Исемнәр темасын кабатлау.Дәреснең тибы. Кабатлау дәресе.Дәреснең максатлары: 1. Белем бирү максаты - Укучыларның исем темасы буенча алдагы дәресләрдә өйрәнгән белемнәрен: мәгънәсен, с...

Эш-хәрәкәтне белдерә торган сүзләр

Эш-хәрәкәтне белдерә торган сүзләр...