Билгене белдерә торган сүзләр
план-конспект урока (2 класс) на тему

Татар мәктәбе өчен татар теле дәресе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon bilgene_belder_torgan_suzlr_2_klass.doc860 КБ

Предварительный просмотр:

Татарсан Республикасы Мөслим муниципаль районы Әмәкәй урта гомуми белем бирү мәктәбе

Тема: Билгене белдерә торган сүзләр

II класста татар теле дәресе

Төзеде: Мөхәмәдиева Алсу Фәрит кызы

                            2011 нче ел

Тема: Билгене белдерә торган сүзләр.

Максат: предметны белдрә торган сүзләрне танырга һәм аерырга, аларга дөрес сорау куярга өйрәтү; матур, тулы җөмләләр белән җавап бирү күнекмәләрен үстерү; матур язу күнекмәләре тәрбияләү.

Материал: А. Х. Нуриева, Ч. М. Харисова “Татар теле” дәреслеге, 27-28 битләр, “Билгене белдергән сүзләр” презентациясе, карточкалар.

Дәрес барышы

  1. Оештыру.        2 слайд (3 мин)
  1. Исәнмесез, укучылар. Татар теле дәресен башлыйбыз. Күктә кояш елмая. Әйдәгез без дә бер-беребезгә карап, үзебезнең елмаюыбызны бүләк итик.
  2. Мин сезгә уңышлы дәрес, гел яхшы билгеләр генә алуыгызны телим.
  1. Өй эшләрен тикшерү.   3 слайд
  1. Дәфтәрләрне ачтык, өй эшләрен тикшерәбез.

Эт кушаматлары: Актырнак, Акбай, Сарбай, Муйнак, Караборын, Карабай.

Ат кушаматлары: Кашка, Юртак, Чабыш, Алмачуар.

Сыер кушаматлары:Сөтлебикә, Сөтләч.

Песи кушаматлары: Мырауҗан.

  1. Матур язу күнегүе.     4 слайд.

Тт   Ии  Кк  Сс  Мм

Тукай, Идел, Казан, Сөтлебикә, Мырауҗан.

  1. Укучылар, тактага карагыз әле, анда нинди сүзләр бирелгән?
  2. Нинди сүзләр һәрвакыт баш хәрефтән языла?
  3. Тагын ике сүз уйлап языгыз.
  1. Белемнәрне актуальләштерү.   5 слайд (2 мин)

Күңелле сабан туйлары,

Бүген бәйрәм, зур бәйрәм.

Матур җырлар җырлый-җырлый,

Уйныйбыз әйлән-бәйлән.

  1. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрне укыгыз, аларга сораулар куегыз.
  2. “Зур” сүзе нинди сүзне ачыклап килгән? ( бәйрәм)
  3. “Бәйрәм” сүзе нәрсәне белдерә? (предметны)
  4. Димәк,”зур” сүзе предметның нәрсәсен белдерә?(билгесен)
  5. Бәйрәм тагын нинди булыга мөмкин? (күңелле, кызыклы һ.б)
  1. Яңа материалны үзләштерү.  (20 мин)

1. Дәреснең максаты белән таныштыру.

- Укучылар, без сезнең белән нинди сүзләр турында сөйләшербез?(билгене белдерә торган сүзләр турында)

2. Педметлы рәсемнәр белән эш.  6 слайд.

  1. Укучылар, мин сезгә хәзер рәсемнәр күрсәтәм, сез бу предметларның билгеләрен әйтерсез.

             

  1. Тиен нинди? (йомшак, җирән, җитез)
  2. Чыршы нинди? (төз, энәле, биек, яшел)
  3. Карбыз нинди? (яшел, баллы, сусыл, түгәрәк)
  4. Кыяр нинди? (яшел, озынча, тәмле)
  5. Алма  нинди? (баллы, кызыл, түгәрәк)
  6. Без бу предметларның нинди билгеләрен әйтттек? “Озынча” ул предметның нинди билгесе? (формасы).
  7. “Баллы” сүзе нәрсәне белдерә? (Тәмне)
  8. “Яшел” сүзе нәрсәне белдерә? (Төсне)
  9. Димәк, без предметларның нинди билгеләрен әйттек?(төсен, тәмен, формасын)

(Рәсемнәр тактада. Укучылар дәфтәрдә эшлиләр. Бер укучы тактада эшли. Карбыз яшел, баллы, сусыл, түгәрәк һ.б.)

  1. Билгене белдергән сүзләрнең астына дулкынлы сызык сызыгыз.

3. Нәтиҗә чыгару.

  1. Укучылар, әйдәгез нәтиҗә чыгарыйк.
  2. Төс, тәм, форманы башка төрле билге дип әйтеп була. Предметның билгесен белдергән сүзләр нинди? соравына җавап бирәләр.

4. “Бу нәрсә?” уены.  7 слайд.

  1. Мин сезгә сүзләр әйтәм, ә сез нәрсә турында сүз барганын әйтерсез.
  2. Кечкенә, ап-ак, куркак, йомшак. (Куян)
  3. Чиста, тирән, түгәрәк. (Күл)
  4. Яшел, энәле, зифа буйлы. (Чыршы)
  1. Физкультминутка.  (3 мин)  9, 10, 11, 12 слайдлар.

Тәрәз каршына килгән бер чыпчык

Миңа кычкыра: -Чык, әле,- ди- Чык!

Алдый ул, беләм. Гел шулай итә.

Йөгереп чыксам, оча да китә.

  1. Ә хәзер күзләрне ял иттерәбез, түгәрәкләргә карап, башны бормыйча гын, күзләрне йөртәбез.

                 

                         

  1. Теманы ныгыту.  (10 мин)
  1. Дәфтәрләрдә 34 нче күнегүне эшләү.
  1. Шигырьне укып чыгыгыз.  Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрне күчереп языгыз, билгене белдергән сүзләрнең астына дулкынлы сызык сызыгыз.
  2. Тикшереп чыгыбыз. Нинди? соравына җавап биргән сүзләрне укыгыз.
  1. “Кем игътибарлырак?” уены. 13 слайд.
  1. Укучылар, тактага карыйбыз. Анда сүзләр язылган. Сез “әни” сүзенә туры килгән сүзләрне генә язып аласыз. (Караламаларда эшләү)
  2. Сөйкемле, матур, яшел, чибәр, тирән, яхшы күңелле, түгәрәк, салкын, зифа буйлы, карлы, алтын куллы, кызыл, караңгы, көләч йөзле.
  3. Ә хәзер, шушы сүзләр ярдәмендә кадерле әниләребезгә багышлап, кечкенә хикәя төзибез.
  1. Укучылардан хикәяләрен укыту. Дәфтәрләргә яздыру.
  1. Белемнәрне тикшерү. (5 мин) 14 слайд.

1. Карточкалар таратыла.

  1. Укучылар, мин сезгә карточкалар таратам, предметны белдергән сүзләрне кызыл, билгене белдергән сүзләрне зәңгәр төскә буягыз.

кызыл

алма

зур

ачы

тәрәзә

агач

озынча

укучы

сусыл

тегүче

сандугач

тәмле

лимон

каләм

түгәрәк

2. Эшләрне тикшерү.

3. Билгеләр кую.

  1. Өй эше бирү. (1 мин) 15 слайд.
  1. Көндәрекләрне ачабыз, өй эшен язып куябыз: 35 нче күнегү, 28 бит.
  1. Дәресне йомгаклау.  (1 мин) 16 слайд
  1. Укучылар, без  нинди сүзләр турында өйрәндек?
  2. Алар нинди сорауга җавап бирәләр?
  3. Дәрестә сезгә нәрсә бик ошады?
  4. Ә нәрсә ошап бетмәде?
  5. Дәрестә катнашуыгыз өчен зур рәхмәт. Алда да сезгә уңышлар телим. Дәрес бетте, чыгарга мөмкин.