"Яңа ел сәгатьләре " җырының сүзләре
материал по теме

"Яңа ел сәгатьләре" җырының сүзләре

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yana_el_segatlere.docx15.04 КБ

Предварительный просмотр:

Яна ел сэгатьлэре

Бүген дөнья ак кулмәктән,
Йолдызлар төшкән җиргә.
Кардан агарган чыршылар
Җыйган дусларын бергә.

Үтеп китте иске елның
Шатлык мәшәкатьләре,
Минутларын санап суга
Яңа ел сәгатьләре.

Күңелләрнең  каралыгын
Мамыктай карлар алган,
Йөзләрдә шатлык-елмаю,
Җирдә яңа ел туган.

Үтеп китте иске елның
Шатлык мәшәкатьләре,
Минутларын санап суга
Яңа ел сәгатьләре.

Өермәдәй бөтерелеп,
Вакыт үтә дә китә.
Кемгәдер гомер кыскара,
Кемнедер дөнья көтә.

Үтеп китте иске елның
Шатлык мәшәкатьләре,
Минутларын санап суга
Яңа ел сәгатьләре.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

класс сәгатьләре

Китапаның бай Безнең татар халкында "Китапсыз өй-тәрәзәсез бүлмә"дигән мәкаль бар.Чыннан да китап укымаган кешенең күңе-ле тәрәзәсез бүлмә кебек караңгы булыр,ә китапларны яратучының...

Тәрбия сәгатьләре тематикасы

Тәрбия сәгатьләре тематикасы...

"Көз килә" җырының сүзләре

quot;Көз килә" җырының сүзләре...

Сыйныф сәгатьләре

Сыйныф сәгатьләре...

Математика Кояш һәм ком сәгатьләре

Кояш һәм ком сәгатьләре өйрәнгәндә кулланырга яраклы презентация...