3 сыйныф өчен диктантлар җыентыгы
учебно-методический материал (3 класс) на тему

Раянова Гульнур Анасовна

3 сыйныфлар өчен диктантларның текстлары бирелә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 3_nche_syynyf_ochen_diktantlar_zhyentygy.docx23.59 КБ

Предварительный просмотр:

3 нче сыйныф өчен диктантлар җыентыгы

Кереш контроль диктант

Туган тел.

Һәр милләт кешесенең үз туган теле бар. Ул беренче сүзен шушы телдә әйтә. Әнисе һәм әтисе аңа шул телдә эндәшәләр. Әнисе ана телендә бишек җыры җырлый. Дәү әнисе әкиятләр сөйли. Шуңа күрә дә ул телне туган тел диләр. Кеше иң матур сүзләрне шушы телдә ишетә һәм әйтә.

Безнең туган телебез- татар теле. Туган телеңне өйрәнү үзе зур бәхет ул. (58 сүз)

Бирем: Тексттан 1 омоним сүз табарга, астына сызарга

Сүзлек диктанты.

Е хәрефе кергән сүзләрне бер баганага, ю хәрефе кергән сүзләрне – икенче баганага, я хәрефе кергән сүзләрне өченче баганага язарга.

Егерме, бәрәңге, дөрес, дүшәмбе, дөнья, көньяк, төньяк, чәршәмбе, юеш, юнь, якшәмбе, җиңел, җыелыш, яңгыр, төю, аю, ел, каеш, каен, кое, Аяз, Юныс, Нурия, оя, яшен, ефәк, таяк, куян, яран, итек, ялгыз, кояш, ябык, шаян. (34 сүз.)

Аңлатмалы диктант

Безнең бакча.

Безнең авыл тау буенда утыра. Ерак түгел бер инеш бар. Балык күп анда. Эссе көннәрдә без шул инештә су керәбез.

Мәктәп янында бакчабыз бар. Анда алмагачлар, чияләр үсә. Аларны утырткан малайлар һәм кызлар инде укып чыкканнар.

Әнә яшелчә-җимеш бакчасы. Аны без утырттык, үзебез үстерәбез. Быел кәбестә, кыяр, суган, помидор бик яхшы үсә. (53 сүз.)

(Г. Бакировтан.)

Бирем: Тартык аваз хәрефләре астына нокта куярга.

Иҗади диктант

Бирелгән сүзләргә тамырдаш сүзләр уйлап язарга һәм берәр җөмлә төзергә.

  1. Батыр (батырлык, батырларча, батыраю, батырлану).
  2. Эш (эшче, эшли, эшле, эшләү).
  3. Күз (күзлек, күзәтү, күзле, күзчән).
  4. Таш (ташчы, ташлык).
  5. Баш (башлык, башлы, башчы).
  6. Агач (агачлык, агачлы).
  7. Көтү (көтүче, көтүлек).
  8. Бас (баскыч, басма).
  9. Дус (дуслашу, дуслык).
  10.  Як (якташ).
  11.  Ач (ачлык, ачылу).
  12.  Исән (исәнлек).
  13.  Көрәш (көрәшче, көрәшү).
  14.  Каен (каенлык).
  15.  Бер (берәү, бердәмлек).
  16.  Оч (очучы, очкыч).

Контроль диктант (1 нче чирек өчен)

Ябалак. 

Без урманда ябалак таптык. Ябалакның канаты имгәнгән. Ул оча алмый. Без ябалакны өйгә алып кайттык. Ябалактан тавыклар курыктылар. Ишек алдының бер почмагына ябалакка оя ясадык. Аңа ашарга, эчәргә бирдек. Ул бик тиз терелде. Ябалакта үзгәреш күренә башлады. Ябалакның иреккә чыгасы килде.

Караңгы төште. Без ябалакны иреккә очырдык. (47 сүз.)

(«Салават күпере» журналыннан)

Биремнәр:

1. Соңгы җөмләнең баш кисәкләре астына сызарга табарга.

2. Ябалакны сүзен юлдан-юлга күчерү өчен иҗекләргә бүләргә.

Контроль күчереп язу

Масра авылында яз башы.

Мин Масрада кышны үткәрдем. Кояш карап, көннәрнең күңелен йомшартып, аны җылытып, өстенә ябынган ак юрганнарын чылатып, гөрләвекләрен агыза башлады. Тау башлары ачылып, кар астыннан чыккан урыннар яшелләнә, ташулар ага, чит җирләрдән килгән сыерчыклар сайрый, күгәрченнәр гөрли, кыш буена боегып яткан чыпчыклар да чүкелдәшә башладылар. (47 сүз.)

Бирем: Күплектә килгән исемнәрненең асларына сызарга.

Аңлатмалы диктант

Кычытканның файдасы.

Кычытканда витамин бик күп. Кешеләр кычытканнан шулпа пешерәләр. Кычытканны, кар эремәсен өчен, кар өстенә җәяләр. Кычытканны тавыкларга турап ашатсаң, алар йомырканы күбрәк сала.

Кычытканны чапкач, без аны учмаларга бәйләдек. Ул учмаларны ферманың чормасына киптерергә элдек. Алар анда җилләп киптеләр. Кипкән кычытканны кыш көне хайваннарга ашаттык.

Кычыткан ул шундый файдалы үсемлек. (50 сүз.)

(Атилла Расих буенча.)

Бирем: Кычыткан сүзенең килешләрен билгеләргә.

Контроль диктант (1I нче чирек өчен)

Кышкы матурлык.

Кышның җилсез көне. Яфрак-яфрак кар төшә. Ак күбәләктәй кар бөртекләре, куыша-куыша, җир өстенә куна. Күк йөзе болытлы да түгел кебек, әмма ак кар төшә дә төшә.

Кар балаларның алсу битләренә, озын керфекләренә куна. Балалар шуңа куаналар.

Нинди рәхәт, нинди матур!

Балалар үзләренең матур чаналарына утырып, таудан шуып төшәләр.

Кыш көне урамнан керәсе килми. Чанага утырып шуасы, чаңгыда йөрисе генә килеп тора.

Искәртмә: әмма.

Биремнәр. 1 вр.

1. Парлы сүзләрне табып, асларына сызарга.

2. Капма-каршы мәгънәдәге сүзләрне өстәргә.

Кич- Авыр- Биек-

3. Кар- сүзен килеш белән төрләндерергә.

2 вр.

1. . Парлы сүзләрне табып, асларына сызарга.

2. Капма-каршы мәгънәдәге сүзләрне өстәргә.

Җылы- Киң- Көн-

3. Көн- сүзен килеш белән төрләндерергә

Искәртмәле диктант

Көзге күл.

Күлнең тирә-ягы җәй буенча шулай җанлы, күңелле булып торса да, көз якынлашып, салкын җилләр исә башлау белән, күл бу җанлылыгын югалта, әллә нинди моңсу бер хәлгә керә; кыр үрдәкләре һәм башка кошлар, өер-өер булып, җылы якка китәләр. Кояш нуры астында ялтырап, күл өстен боҗраландырып уйный торган балыклар да, сикерүләреннән туктап, аска төшәләр. (52 чүз.)

Иҗади диктант.

1. Сыйфатларга антонимнар табып, җөмләләр төзеп язарга.

Тирән (сай), куркак (батыр, кыю), зур (кечкенә), туры (кәкре), шат (күңелсез), ямьсез (матур), усал (юаш).

2. Бирелгән сыйфатларны синонимнары белән алмаштырып язарга.

Төз, зирәк, саф, тынгысыз, атаклы, гүзәл, нәфис, зур.

Файдалану өчен сыйфатлар:

күренекле, ямьле, керсез, туры, зиһенле, олы, матур, тиктормас,олы.

3. Түбәндәге исемнәргә сыйфатлар табып яз.

Суган, кәбестә, карбыз, шалкан, бәрәңге, кишер, кыяр, помидор;

Кыш, җәй, көз, яз;

Җил, яңгыр, буран, кояш, болыт.

4. Сыйфатлар өстәп, текстны яз.

… яз килде. Җир өсте … үлән белән түшәлде. … , … , … , күбәләкләр уйнаклап очалар. … сыерчыклар, … сандугачлар, … кәккүкләр сайрашалар.

Алмашлыклар” темасы буенча контроль диктант

Сыерчыклар килгән!

Язгы җылы көннәрнең берсе иде. Улым бүлмәгә йөгереп керде дә, сыерчыклар килгәнне әйтте.

Без икәүләп өй алдына чыктык. Каен ботакларына берничә сыерчык кунган икән. Аларның чем-кара түшләре кояш нурларында җемелдәп тора.

Ул да булмады, сыерчыкларның берсе кинәт урыныннан кузгалды да ояга кереп китте. Эчтә пыр тузыналар. Берничә секунд та үтмәгәндер, оядан чыпчык атылып чыкты да тиз генә куаклар арасына кереп посты.

Бирем: алмашлыкларны сайлап язарга.

Искәртмәле диктант.

Урманнарны саклагыз!

Кешеләргә иген үстерүдә булышкан өчен кадерле ул урман. Илгә муллык, табигатькә гүзәллек биргәне, күңелләргә хозурлык өстәгәне өчен дә яратабыз без аны.

Агачлар басуларны салкын һәм коры җилләрдән саклыйлар, җиргә дым тупларга ярдәм итәләр. Су белән җил эрозиясенә каршы да көрәшәләр алар. Иген кырларын урап ала торган полосаларның да файдасы әйтеп бетергесез.

Урмансыз як сайрар кошларга да бик ярлы була бит әле ул. Ә без һәр язның сандугачлар белән килүен яратабыз. Шуңа күрә урманнарны саклагыз! (76 сүз.)

(Натуралист язмаларыннан.)

Контроль диктант (3 чирек өчен)

Яз авазлары.

Җир әле һаман туң иде. Елга өстен калын боз каплаган, балыклар су төбендә ләмгә чумып йоклыйлар.

Менә алар көткән көн дә килде. Якты кояш бөтен дөньяга елмайды. Ерак илләрдән туган илләренә сыерчыклар кайтты. Алар үз ояларында шатланышып яши башладылар.

Елга буйлап зәңгәр бозлар ага. Алар бер-берсенә төртешәләр. Яз авазлары еракка ишетелә.(51сүз)

Бирем: беренче абзацта җөмлә кисәкләрен билгеләргә.

Сайланма диктант

Әни.

Менә син иртән йокыдан уяндың. Бүлмә кояш нуры белән балкып тора. Өйдә тәмле аш исе аңкый. Сиңа рәхәт – рәхәт!

Син шул вакытта үзең дә сизмәстән «әни» дип эндәшәсең. Ананың йөзе елмая. Нигә? Чөнки «әни» дигән сүз белән аңа бу иртәнге сәгать тагы да матуррак булып китә. Аның күңеле татлы хисләр белән тула.

Әни. Нинди зур сүз бу! Кеше үз гомерендә шул сүзне ничәмә - ничә кабат әйтә икән? Әни дип әйттеңме, син көчле дә, син бәхетле дә буласың.( 76 сүз.)

(НәбиДәүлидән.)

Җөмләләрне түбәндәге тәртиптә сайлап язарга.

Хикәя җөмләләр:

Сорау җөмләләр:

Өндәү җөмләләр:

Иҗади эш.

Бирем: хикәяне дәвам итәргә.

Минем ике кояшым бар. Беренчесе – дөньяга җылылык, яктылык бирүче күктәге кояш. Икенчесе - өйдәге әнием. Әнием минем - өйдәге сөйкемле кояшым. …

Контроль күчереп язу
Куян.

Абый урманга барды. Ул урманнан куян тотып ткайтты. Безнең дә кроликларыбыз бар. Куянны кроликлар янына куйсак, нишләр икән? Без куянны кроликлар янына яптык та читтән генә күзәтә башладык. Дуслашып китәләрме, юкмы? Юк шул, дуслаша алмадылар. Нинди кызганыч, бичара! Бер почмакта тик тора. Без аны кырга алып чыктык та урманга таба җибәрдек. Куян бар көченә чабып китте. (56 сүз.)

(Нигъмәт Исхаков буенча.)

Аңлатмалы диктант

Җәй көне авылда.

Безнең авылда басулар бик күп. Арыш, бодай, борчак басулары җәелеп ята. Игеннәр, без өлгерәбез инде дигәндәй, бер-берсенә кагыла-кагыла шаулыйлар. Бу вакытларда башак тавышларын ишетеп куанып бетә алмыйм мин.

Безнең сап-сары чәчәк аткан көнбагышларыбыз, зәп-зәңгәр чәчәктә утырган җитен басуларыбыз да бар.

Ә карабодай басулары ак җәймә белән каплап куйган диярсең. Менә шулай бөтен басулар да чәчәк ата бездә. (60 сүз.)

(Г. Галиевтән.)

Йомгаклау арадаш аттестация эше.

Контроль диктант

Җылы яңгыр.

Иртән көн матур иде. Кинәт көнбатыштан болыт күтәрелде. Йомшак кына яңгыр җиле исте. Бакчадагы агач яфраклары җәй исен аңкытып җилфердәштеләр. Күктә кошлар чыркылдап очты. Мондый көннәрдә яңгыр болыты бик тиз килә бит.

Менә эре тамчылар шып та шып төшә башладылар. Җылы яңгыр көчәйде. Яңгыр суы урам читендәге канауларга сыймады, тротуар өстеннән акты. Шаулап килгән яңгыр болыты, ничек тиз килеп җитсә, шулай ук тиз үтеп тә китте. Кояш, элеккедән дә матуррак булып, болыт астыннан чыкты. Күктә аллы-гөлле төсләргә буялган салават күпере калыкты. Җәйге җылы яңгырдан соң гына була торган саф һава күкрәкләрне рәхәтләндерде.

Бирем:

Беренче абзацта ия белән хәбәрнең астына сызарга. Икенче абзацтагы беренче җөмләдә сүзтезмәләрне аерып күрсәтергә.

Эшне бәяләү системасы:

  1. Хатасыз яки тупас булмаган 1 хата җибәрелгән, дөрес каллиграфия белән матур итеп язылган эшкә «5» ле куела .( 1 орфографик, 2 пунктуацион хата булырга мөмкин).
  2. 3 тән артык хата булмаган һәм пөхтә итеп язылган,; хатасыз , ләкин төзәтүләр белән бик үу пөхтә язылмаган эшкә «4» ле куела.
  3. 5 орфографик , 1 пунктуацион хаталы эшкә «3» ле куела
  4. 6 орфографик , 5 пунктуацион яки 5 орфографик , 8 пунктуацион хаталы эшкә «2» ле куела.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Башлангыч сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы(1,3кл.)

Башлангыч   сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы ( 1,3нче сыйныф)          (рус телендә сөйләшүче балалар өчен)...

Башлангыч сыйныфлар өчен имлалар җыентыгы

Әлеге материал башлангыч укытучыларына зур ярдәмлек булыр дип ышанып калам....

Авторская программа "Рус мәктәпләрендәге татар балаларына татар теленнән тестлар җыентыгы"

Укытучы өчен үзе укыткан укучыларның программа таләп иткән  минимумны үзләштерү дәрәҗәсен тиз һәм оператив тикшереп бару  отышлы.      Хәзерге вакытта, минем фикерем...

башлангыч сыйныфлар өчен диктантлар

Татар телендә диктантлар җыентыклары табу кыенрак. Шуны күздә тотып хезмәттәшләрем өчен диктант текстлары тәкъдим итәм....

Татар теленнән диктантлар

Татар теленнән диктантлар...

Башлангыч сыйныфлар өчен татар теленнән күнегүләр җыентыгы.

Башлангыч сыйныфлар өчен татар теленнән күнегүләр җыентыгы.  Якташ - язучы Фәнис Яруллинның истәлегенә багышлана....

Татар теленнән диктантлар җыентыгы. 1-4 нче сыйныфлар өчен

Татар теленнән диктантлар җыентыгы .1-4 нче сыйныфлар өчен....