Белем бәйрәме
материал (1 класс) на тему

Фидалия Басирова Агелиевна

1класс укучыларын беренче класска кабул итү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Белем бәйрәме35.3 КБ

Предварительный просмотр:

                         “Белем бәйрәме”

___________________________________________________________________________________________________________________________________________________

     Күңелле  музыка яңгырый. Урман аланы. Аю өе күренеше. Аю йоклап ята. Алисә ишек шакый, Аю ача.Аркасына сумка элеп  Алисә керә.

Радио тыңлый.

    “1 сентябрь иртәсе кояшлы да, болытлы да, яңгырлы да була. Әмма аларның һәрберсе күңелдә кояшлы булып сакланып кала. Ничек шулай булмасын? Чәчәктәй киенеп, кулларына чәчәк бәйләмнәре тотып, һәр бала мәктәпкә ашыга.Бүген Меңнәр төп гомуми белем бирү мәктәбендә дә зур бәйрәм . Бәйрәмгә рәхим итегез. Ашыгыгыз , урыннар чикле. ”

Алисә: 1 сентябрь- Белем бәйрәме белән. (Укучы формасыннан , Аюга чәчәк бирә)

Нинди шәп булган!

(Партаны әйләнеп йөри, утыра, сумкасыннан әйберләрен бушата,быргы алып кычкыртмакчы була. Аю быргыны алып куя.)

Аю: Күрше авылдагы  Меңнәр мәктәбенә   укырга  бирәм мин сине! Сумкаңны, китап –дәфтәрләреңне әзерлә, хәзер китәбез.

 Алисә:  Ур-ра! Мин Меңнәр мәктәбенә барам!

Китәләр.Күңелле музыка яңгырый.Зал шарлар , флажоклар белән бизәлә,,”Исәнме, мәктәп” дигән плакат эленә.Фанфар яңгырый.

(Бәйрәмне 2укучы алып бара. Укытучыларның портретлары әзерләнә, ул слайдта әзерләнә. Сүз бер укытучыдан икенчесенә күчкән саен портретлар да алмашына. Бәйрәм күңелле музыка белән бизәлеп бара, укытучыны котлаганнан соң, аңа чәчәкләр бәйләме тапшырыла).

    1 а.б. Хәерле көн, кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар, ата-аналар,  бәйрәмебез кунаклары! Без сезне кабат күрүебезгә бик шат.  Сезнең барыгызны да белем бәйрәме белән котлыйм. Яңа уку елы сезгә тагын да зур уңышлар, шатлыклар алып килсен.

2а.б.  1 нче сентябрь- белем бәйрәме. Бу бәйрәмне 1 нче сыйныфка баручылар гына түгел, бер сыйныфка югарырак үсеп килүчеләрдә сагынып көтеп ала.Һәм бигрәк тә инде инде укытучылар. Алар өчен яңа уку елы- яңа үрләр яулау, яңа уңышларга ирешү, яңа уй-хыялларын тормышка ашыру да бит әле ул.   Ә хәзер без сезне үзебезнең портретлар галлереясына гаҗәеп күңелле сәяхәткә чакырабыз . Иркенләп утырыгыз һәм ял итегез.

1а.б.   Бу гүзәл ханымны авылыбызда һәркем таный. Ул кемгәдер авылдаш, кемгәдер туган, кемгәдер дус һәм коллега, кемнеңдер газиз әнисе. Ә безнең өчен ул ул мәктәбебезнең хуҗабикәсе- хөрмәтле директорыбыз Зөһрә Фәдит кызы!    Укытучы кеше министрларның төшенә дә кермәгән хакимлеккә ия диләр. Бу сүзләр нәкъ безнең директорыбызга туры килә. Чөнки ул бик оста идарә итә, аның кулы астында   13   хезмәткәр тырышып хезмәт куя һәм   29 укучы тырышып укый.

       -  Зөһрә Фәдитовна сезне чын күңелдән белем көне белән тәбрик итәбез, эшегездә  гел уңышларга гына ирешүегезне теләп калабыз!(чәчәк бирелә)

2а.б.   Математика укытучысы:

-Укучылар, 5 кә 5 не тапкырлагач ничә була дип сорый

-70,- ди бер укучы

Аптыраган укытучы, сез нәрсә укучылар-25, йә 26, йә 27, һич югы 28, ләкин берничек тә 70 түгел ди икән.

-1а.б. – Сүзебез математика укытучысы  турында. Укытучының бөтен горурлыгы укучыларында, үзе сибеп үстергән орлыкларында, ә безнең горурлыгыбыз- Гөлфинә Гыйлфановна. Ул мәктәбебезнең укыту буенча директор урынбасары. , бик күп  бәйгеләр, конкурслар җиңүчесе, кыскасы бик оста укытучы.   Гөлфинә Гыйлфановна сибеп үстергән орлыклар бик яхшы шытымнар бирә, бакчада гына түгел, тормышта да. Ул укучылары белән чын күңелдән горурлана ала. Быел кадерле укытучыбызны тагын бер зур вакыйга көтә- октябрь аенда Гөлфинә Гыйлфановна  45 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк. Шул уңайдан аны ихлас котлыйбыз .(чәчәк бирелә)

 2а.б. Беркөнне Азат әтисенә:

-Әти, сине мәктәпкә чакыралар, ди

-Нигә?, дип аптырый әтисе.

-Исеңдәме, син минем өчен инша язган идең, шул инша укытучыга ошамагандыр инде, дип җавап бирә Азат.  Рус теленнән иншаларны безгә дә кайчак әтиләр язып бирә, ләкин Гүзәл Наваповна белән Илсөяр Халәсовналар әлегә сизмәде бугай, әтиләрне чакыртканнары юк.

 1а.б.  Сизүен сизгәннәрдер дә, вакытлары юк  бит әле,Районнан бик күп эш кушканнар,конкурска да әзерләнәселәре бар, пробный ОГЭ да ай саен, укучыларга биремнәр әзерлисе, журналда тутырасылары бар һәм башкалар, санап бетереп булмый. Сабырлык һәм түземлек аларга. Сезне белем бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәбез.

2а.б.    Зур вакыйгалар мәктәбебездә күп быел безнең.

1а.б.  Тагын нәрсә булды, каникулда ятып, берни белми калганмын.

 2а.б.    Мәктәбебез ишәйде, 1нче сыйныфка 2 укучы килә, 2 нче сыйныфка тагын 1 укучы өстәлде.

 1а.б.  Вакыйга дисәң дә вакыйга! Моннан да куанычлы хәл булуы мөмкин түгел, исемнәрен дә беләсеңдер әле, таныштырып кит.

2а.б.Гыйлмуллина Алисә Рәшит кызы, Галиев Рафыйк Рамил улы,

1а.б.  Бу гына түгел әле, тагын ике яңа укучы бар.Алар әле бүген килмәделәр, нәкъ 7 елдан соң гына киләчәкләр, аларның әти-әниләрен  сабыйлары туу белән котламый булмый.Резеда апа, Фәрхәт абый, Алинә апа һәм Нурсил абыйларны сабыйлары туу белән котлыйбыз.  7 елдан соң  1 нче сентябрьда мәктәбебездә көтеп калабыз.

2а.б.   Укытучыга укытырга җиңелрәк булган саен укучыга укырга авыррак була диләр.

 1а.б.  Килешеп була, мәктәптә    ел дәверендә осталыгын чарлаган  Рүзилә Рәсимовнага укытуы җиңелдер, безгә авыр башы төшә булып чыга түгелме соң?

 2а.б. Икенче акыллы фикерне дә ишеткәнем бар. Яхшы укытучы булыр өчен үз фәнеңне һәм укыткан укучыларыңны яратырга кирәк диелә.

 1а.б.Монысы белән мин тулысынча килешәм. Рүзилә Рәсимовна  татар теле һәм әдәбиятыннан укыта, бездә туган телебегә мәхәббәт тәрбияли, шул ук вакытта безне үз балаларыдай якын күреп ярата. Укытучыбызны без дә яратабыз һәм аны белем бәйрәме белән тәбрик итәбез!(чәчәк бирелә)

1а.б.    Яхшы укытучыны эзләп табуы авыр, яхшы укучыны эзләп табуы тагын да кыенрак диләр. Безгә бәхет елмайгандыр инде, яхшы укытучыларыбыз бик күп, шуларныҗ берсе- Миләүшә Наиловна  укытучы да, укучылары да менә дигәннәр. Уку дисеңме, тәртип дисеңме, аларга тиңнәр юк мәктәптә, балалар апаларын күз карашыннан ук аңлап торалар.   Сезне чын күңелдән белем көне белән тәбрик итәбез, эшегездә  гел уңышларга  гына ирешүегезне теләп калабыз!(чәчәк бирелә)

- Алма алмагачыннан ерак төшми дигән кебек, яхшы укытучыда гына, яхшы укучылар тәрбияләнә.

2а.б.   Укытучыдан бигрәк үзеңне күбрәк мактый башладың түгелме? Форсаттан файдаланып калыйм  дигән идем, мин дә Фидалия Әгъләмовнада укыдым бит, бик күп укучыларның беренче укытучысы кебек ул да минем беренче укытучым.  Укытучым, сезне белем бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәбез.Уңышлар юлдаш булсын сезгә.

1а.б.  1 нче сентябрь. 1 нче сыйныф.

Укытучы аңлата: -Балалар, сез мәктәпкә килдегез. Монда бик тыныч утырырга кирәк, берәр нәрсә сорыйсың килсә, кулыңны күтәр, аңлашылдымы?

Марат кулын суза.

-Синең соравың бармы?-дип сорый укытучы

-Юк, мин бу системаны ничек эшләвен генә тикшерәм дип җавап кайтара Марат.

       -  Сүз әлбәттә укучыларның меңләгән соравына җавап бирүче башлангыч класс укытучылары  турында бара, исемен дә беләм әле- Рәйлә Василовна. Рәйлә Васил кызы хезмәт юлының икенче генә елына аяк баса.  Аңа яхшы укучылар,яңа уңышлар телибез ! Сезне белем бәйрәме белән тәбрик итәбез!

2а.б. Бер мәзәк сөйлим әле. Бер укучыдан, нигә кичә дәрескә килмәдең дип сорыйлар икән.

-Ә мин үзебезнең укытучыга бүләк әзерләдем ди тегесе,

-Нинди бүләк?- дип кызыксынгач,

-Аның кичә туган көне иде, ял итсен миннән , дип җавап биргән укучы.

 1а.б.   Синең укытучыларны ял иттерәсең килә инде, яңа гына ялдан килделәр бит.

  2а.б.  Лилия Римовнага тагын берәр ай ял өстәр идем, Чишмәдән үк килеп укытып йөри бит.

 1а.б. Алайга китсә, Чишмәдән 3 укучы укый бездә, алар да өстәмә каникул сорамаслармы?

2а.б. Алары бик хитрый бит аның, теге малай кебек ял да итеп алалар, ә укытучы суык дими, яңгыр дими, аңа дәрес калдырырга ярамый.  Башкача булу да мөмкин түгел. Үз эшләренең чын остазлары эшли бит бездә. Мәктәбебезнең тәрбия завучы, бар мәсьәләләрне дә тиз генә чишүче, тырыш , уңган , булган, күп балалы әни, безне тәмле ризыклар пешерергә өйрәтүче Лилия    Римовна .   Яңа уку елында яңа уңышлар теләп калабыз сезгә, Лилия  Римовна(чәчәк бирелә)                 !

1а.б. Лет ми интродиюс май  инглиш тиче

2а.б.    Татарча сөйләш.

1а.б.    Гел татарча гына сөйләшер идем мин, инглиз теле укытучыбыз Гөлгенә Глусовна инглизчә сөйләш дип теңкәгә тия, имеш  стандартлар шулай куша. Ярар мактаганда үз телебездә мактыйк әле. Табиблар һәм укытучылардан могҗиза өмет итәләр, ә могҗиза тормышка аша икән, бер дә аптырамыйлар.

 2а.б.   Нәрсә әйтмәкче буласың инде син?

1а.б.   Менә Гөлгенә Глусовна безне инглизчә сөйләшергә дә  , төрле һөнәрләргә дә өйрәтте. Ул безнең педагог-  организатор да әле. Төрле ярышларда катнашып бик күп алдынгы урыннар грамоталар, дипломнар алдык, ләкин безнең мәктәптә бу гадәти хәлгә әйләнеп бара, аптырарлык нәрсә юк дим. Көннәрегез аяз булсын, юлларыгызда уңыш юлдаш булсын сезгә Гөлгенә Глусовна!

  2а.б.  Әллә тагын бер аптыратып карыйкмы?

  - Җәй көне тагын бер яңалык булды бит әле.

1а.б.  Нинди?

2а.б.  Илдар    Хакимович    гаилә корды. Котлыйбыз аны.

 1а.б.  Сүзеңне  физкультура укытучыбыз Илдар     Хакимович    турында дәвам итмәкче буласың инде, шулаймы? Ә мин портретта берәр депутатмы, әллә берәр түрәме дип торам.

2а.б.    Алардан бер дә ким түгел, бик күркәм бу укытучыбыз, малайларга менә дигән үрнәк, саный китсәң яхшы сыйфатлары да бик күп әле аның. Безне дә үзе кебек көчле, җитез малайлар, кызлар итеп тәрбияләр дигән өметтә калыйк, , яңа уңышлар сезгә! Сезне белем бәйрәме белән тәбрик итәбез!

1а.б. Хөрмәтле кунаклар, шушының белән безнең портретлар галлереясе буенча күңелле сәяхәтебез тәмам.Хөрмәтле укытучылар узган уку елында сезгә йә машина , йә яңа йорт , һич булмаса һәрберегезгә ноутбук бүләк итмәгәннәр икән, борчылмагыз, киләсе елларда сез һичшиксез хыялларыгызга ирешәчәксез, уйларыгыз, планнарыгыз тормышка ашачак.

2а.б.  Шуңа күрә сезгә йорт-җирләрегезнең имин, үзегезнең сау-сәламәт булуын теләп калабыз.Якыннарыгыз сезгә терәк булсын, балаларыгыз сезгә куанычлар гына алып килсен.Эшегездән тәм-ямь табып, иҗади уңышларга ирешеп яшәгез! Тагын бер тапкыр сезне белем бәйрәме һәм яңа уку елы белән тәбрик итәбез.(музыка яңгырый)

      Җыр______________________________________________________________                                                                       

Мәръямне җитәкләп аю керә.

Аю:  Исәнмесез! Бәйрәм белән барыгызны да!  Без сезгә бик зур үтенеч белән килгән идек. Мәръямнең бик күп беләсе, укырга өйрәнәсе килә. Аны да мәктәбегезгә кабул итә алмассыз  микән?

1а.б.  Балалар , Мәръямне үзебезнең мәктәпкә кабул итәбезме?

Укучылар:Итәбез,итәбез.

2а.б.  Аюкай, син дә безнең бәйрәмдә кал, кунак булып китәрсең. Рәхим ит, түрдән уз!

          1 укучы.

          Шаулап үтте матур җәйләр

          Килеп җитте бересе.

          Һәр яңгыраган звонок чыңы

          Булсын бәхет чаткысы.

         

           2 укучы.

          Ничә еллар звонок яңгырый

          Бәйрәм белән гүя котлый.

          Көләч йөзле бала-чага

          Яңа уку елына атлый.

2 а.б.   Менә кояшлы 1         сентябрь таңы безне кабат бергә җыйды. Бүген мәктәпләрдә һәр бала көтеп алган кызыклы   вакыйгаларга бай булган яңа уку елы башлана. Күңелләрдә сөенеч, йөзләрдә шатлыклы елмаю балкый. Яңа уку елы һәркемгә шатлык-сөенечләр, бары “4”ле һәм “5”леләр  генә алып килсен. Бәйрәм белән         сезне, дуслар! 

1 а.б. Бәйрәмебезнең иң кадерле кешеләре күренми ич әле. Алардан башка нинди бәйрәм инде ул?

2 а.б. Әйе шул. Алар бит бүген тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәләр. Бу вакыйга алар тормышында иң дулкындаргынгыч мизгел булып калыр дип ышанасыбыз килә.  Әйдәгез, хөрмәтле беренчеләрне  һәм аларның беренче укытучыларын , түребезгә  чакырыйк. Рәхим итегез.

Музыка “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”

1 а.б. Төкле аягыгыз белән, кадерле балалар! Сүзне сезгә бирик әле, нинди теләкләр белән янасыз  икән сез?

1класс укучылары:

1.Белмим кая басканымны,

Бии-бии йөрим бүген.

 Барысы да котлый мине:

 Мин укырга килдем бүген!

2.Безне алда мәктәп көтә,

Безне көтә парталар.

Түземсезлек белән көтә

Укытучы апалар.

3. Беренчеләр гел алар

Булалар алдынгылар.

Быел мәктәбебездә

Без - беренче сыйныфлар.

4.Мәктәпкә – белем иленә

Баруыбызга без шат.

Серле белем дөньясына

Бүген бирелә старт.

5.Телибез хәреф танырга,

Алфавитны ятларга,

Хәрефкә хәрефне ялгап,

Сүзләр тезеп язарга.

6.Ә хәзергә без боларны

Белмибез шул, әлбәттә,

Боларның бөтенесенә

Өйрәтәләр мәктәптә.

Бергә: Без мәктәпкә барабыз

             Хәерле сәгатьләрдә.

             И мәктәбем, өйрәт  безне

             Иң матур гадәтләргә. 

Җыр: “Өйрәтәләр мәктәпләрдә.”

 Бергә:Сезнең алда сүз бирәбез

           Бик тырышып укырга.

           Бирегезче безгә ачкыч,

           Белемнәр сараена. 

  

9класс укучысы:  Нәни дусларыбыз! Сезгә үзебездән мирас итеп “Белем йорты” ачкычын тапшырабыз.  Әлеге ачкыч сезгә Белем иленә юл         күрсәтүче, киңәш бирүче булсын. 

(1класс укучыларына ачкыч тапшырыла)

     Укытучы:     Җир йөзендә төрле телдә
                            Никадәрле китап бар.
                            Безнең өчен hәрберсе
                            Бик кадерле бит алар.

                            Әмма барлык китапларның
                           Иң беренче баскычы,

                            Күңелләргә тәүге булып,
                           Белемгә юл ачучы,
                          Тирән серләр сараена
                          Тәүге ачкыч бирүче,

                           Беренче кат шул сарайга
                          Безне алып керүче
                          Тик бер китап бар.
                          Аңа тиңдәш
                         Нинди китап бар тагын?
                         Беләмсез, ул нинди китап?

Бергә. Ул—«Әлифба» китабы.

Укытучы : Кабул итеп алыгыз. Ул сезнең беренче китабыгыз булыр, саклап тотыгыз.

 (Беренче сыйныфларга Әлифба китабы бүләк ителә.)

Җыр: “Әлифба”.

1а.б. Хәзер беренче класс укучыларын котлау өчен сүзне мәктәп директоры Зөһрә Фәдит кызына бирәбез.

Беренче класс укучыларын мәктәп дирекциясе, ата-аналар , килгән кунаклар котлый.

Укучылар сөйли:

1.Яңгырыйдыр һәр төбәктә

Көмеш кыңгырау чыңы.

Мәктәпләргә рәхим ит син

Өр-яңа уку елы.

2.Исәнме, саумы, сентябрь –

Безнең Яңа ел!

Синнән башлана тормышка

Якты, яңа юл!

3.Исәнме, сөекле мәктәп!

Көттеңме безне?

Шундый түземсезлек белән

Көттек без көзне.

4.Язга хәтле сау булыгыз,

Урманнар, кырлар, --  дидек.

Зур дәрт белән мәктәпләргә

Тагын укырга килдек.

5.Ял иттек без табигатьтә,

Җырлап уйнадык, көлдек.

Чыныгып, тәнгә көч җыеп,

Тагын укырга килдек.

2 а.б. Әйе, биредә укыган һәр бала белемгә, матурлыкка, якты киләчәгенә кул сузып бара. Алдында биек үрләр, шул үрләрне яулый алса гына ул бәхетле булачак. Аңа шушы үрләрне яулауда, белем алуда укытучы ярдәмгә килә.

1 а.б.    Укытучы! Изге бер сүз ул. Һәр кеше бу сүзнең мәгънәсенә төшенә. Укытучы, бөтен көчен биреп, барлык яхшылыкларны укучыларның күңеленә сеңдерергә тырыша: җирне,тормышны аңларга, аны яратырга өйрәтә.

 6укучы:   Укытучы, мәктәп –

                   Бу ике сүз

                   Күңелемдә яши янәшә.

                    Мәктәбем,- дип

                   Әйткән чакта телем,

                   Йөрәк “Укытучым”, - диеп эндәшә.

  Җыр: “Укытучыма”

 

3укучы:Чакыра , тагын чакыра

                 Кыңгырау классларга.

                 Бүгеннән – Белем көненнән

                 Уку елын башларга.

                 Хәерле юл сезгә!


(Кыңгырау чылтырый . 1класс укучыларын кул чабып класска озаталар)

       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок литературного чтения "Тема семьи в русской народной сказке "Белая уточка"

Представлен конспект урока чтения во 2 классе по программе «Начальная школа ХХIвека». Целью урока является анализ сказки, раскрытие темы семьи, добра и зла, воспитание нравственных качеств: дружбы, чу...

Урок литературного чтения В.Белов "Малька провинилась"3 класс УМК "Школа России"

Урок литературногочтения по теме В.Белов "Малька провинилась"составлен с целенаправленным и систематическим использованием приема антиципации для усиления субъектной позиции младших школьников....

тест по сказке Джанни Родари "Приезжает дядюшка Белый Медведь"

Тест по сказке Джанни Родари "Приезжает дядюшка Белый Медведь" для учащихся 2 класса по УМК"Перспективная начальная школа" можно провести с целью проверки осознанности прочитанного....

Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында белем һәм тәрбия бирүдә дәрестән тыш эшчәнлекнең роле

Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында    белем   һәм тәрбия бирүдә  дәрестән тыш эшчәнлекнең роле...

Белое на белом

Белое на белом...