Рабочие программы для 3 класса ПНШ ФГОС
рабочая программа (3 класс) на тему

Гатауллина Гульназ Рахимановна

Рабочие программы для 3 класса ПНШ ФГОС 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 3_klass_edebi_uku_gataullina_g.r.docx50.81 КБ

Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ӘТНӘ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ ГОМУМИ БЕЛЕМ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ “КҮӘМ УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ МӘКТӘБЕ”

«КАРАЛДЫ»

Башлангыч сыйныфлар МБ җитәкчесе

____________ /Бурганова Р.Н./

Беркетмә № 1

«24» август 2018 ел.

«КИЛЕШЕНДЕ»

Уку-укыту  эшләре буенча директор урынбасары

__________/ Ганиева Л. Ф./

«25» август 2018 ел.

« РАСЛЫЙМ»

Мәктәп директоры __________/Х.Г.Хәкимҗанов/

боерык  № 58 ,§4

«28  » август 2018 ел.

3 нче сыйныф өчен ӘДӘБИ УКУ фәненнән эш программасы

 «Перспектив башлангыч мәктәп»

Төзеде Гатауллина Гөлназ Рахиман кызы,

I квалификацион категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

 

2018– 2019 нчы  уку елы

Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре:

      Укучы белергә тиеш:

  • баланың үзенә иң ошаган авторның берничә әсәрен;
  • тиешле интонация белән текстларны аңлап укый һәм укыганны үз сүзләре белән эзлекле итеп сөйли белүе;
  • текстлардагы сүзләрнең күп мәгънәле, күчерелмә мәгънәдә булуларын аңлата алу;
  • сурәтне (образны) әсәр текстында таба һәм кеше белән бәйләнешен күрә белү;
  • “әсәр” төшенчәсен, җанлы сөйләмнән аермасын белү;
  • әдәби әсәрнең чәчмә, тезмә,пьеса рәвешендә язылуы үзенчәлекләрен үзләштергән булу;
  • әдәбиятның төрләрен, матур әдәбиятны аера белү;
  • китаплардан,  дәреслекләрдән төрле авторларның 6–8 әсәрен яттан белү;
  • мөстәкыйль рәвештә китаплар сайлый белү, китап элементлары буенча аның эчтәлеген        ачыклау;
  • сүзлекләр белән мөстәкыйль эшләү;
  • -аңлап, йөгерек уку күнекмәләре булдыру;
  • -текстның темасын, төп фикерен табу, текстны мәгънәви кисәкләргә бүлү, текстның планын    төзү, тулы һәм кыскача эчтәлекне бирә белүләренә ирешү;
  • -фольклор әсәрләрен тану, автор әсәрләре белән уртаклыгын, аермасын билгеләү;
  • әсәрдәге геройлар турында үз фикерләрен әйтә белүләренә ирешү, геройларның характерын  
  • ачыклау, чагыштыру;
  • әдәби әсәрләр белән кызыксыну, эшли белү күнекмәләре булу.

          Укучы эшли алырга тиеш:

  • -“әсәр” төшенчәсен, җанлы сөйләмнән аермасын белергә;
  • әсәрдәге сүзләрне дөрес итеп әйтеп,кычкырып һәм эчтән укый белергә;
  • шигырьләрне сәнгатьле итеп укырга;
  • әсәрнең мәгънәви кисәкләре арасында бәйләнешләрне ачыкларга, төп фикерне билгеләргә һәм аны үз сүзләрең белән әйтеп бирергә;
  • төрле авторларның шигырен яттан сөйли белергә;
  • кыска күләмле әсәрләрнең эчтәлеген сөйләргә;
  • сүзлекләр белән мөстәкыйль эшләргә;
  • әсәрдәге төп геройга үз мөнәсәбәтеңне белдерергә;
  • фольклор әсәрләрен танырга, автор әсәрләре белән уртаклыгын, аермасын билгеләргә.

Алынган белемнәрне көндәлек тормышта куллана алырга:

  • сөйләм этикасын уңышлы файдалану;
  • мөстәкыйль рәвештә уку өчен китап сайлау;
  • иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү,
  • үз фикереңне тулы әйтә белү;
  • сүзлекләрдән кирәкле мәгълүматны таба белү, уңышлы файдалану

Универсаль уку гамәлләре формалаштыру

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

  • дәреслектә ориентлаша белү;
  • шартлы билгеләрнең телен белү;
  • рәсем һәм схемалар нигезендә биремнәр үтәү;
  • төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру;
  • материаль объектлар кулланып биремнәр үтәү;
  • дәреслек һәм мөстәкыйль эш дәфтәрендәге мәгълүматлар белән эшли белү;

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

-кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;

  • гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;
  • үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;

  • тормыш тәҗрибәсен куллану;
  • эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.

Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре:

  • дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;
  • үз уңышларың,уңышсызлыкларың турында фикер йөртү;
  • үз мөмкинлекләреңне бәяләү;
  • үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;
  • мәгънә барлыкка китерү («Минем өчен моның нинди мәгънәсе һәм әһәмияте бар?» - дигән сорау кую)

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

  • тормыш тәҗрибәсен куллану;
  • күршең белән хезмәттәшлек итү;
  • үз фикереӊне һәм позицияӊне формалаштыру;
  • уртак эшчәнлеккә һәм гомуми чишелешкә килү;
  • күршеңнеӊ нәрсәне белүен һәм күрүен, нәрсәне белмәвен һәм күрмәвен исәпкә алып, аӊлаешлы сөйләм төзергә сораулар бирү;
  • күршеңнеӊ эш-гамәлләрен контрольгә алу;
  • сөйләмнеӊ диалог формасын үзләштерү.

ӘДӘБИ УКУ ДӘРЕСЛӘРЕ ПРОГРАММАСЫ ЭЧТӘЛЕГЕ

Хайваннар турындагы әкиятләр. Халык авыз иҗатының бер төре булган һәм җир йөзендәге барлык милләтләрдә дә яшәп килүче, буыннан буыннарга күчеп йөри торган хайваннар турындагы әкиятләргә карата гомуми күзаллау булдыру. Әкиятләрнең гасырлар дәвамында үсеше. Гади вакыт тасмасы: 1) бик борынгы әкиятләр, 2) борынгы, 3) бик борынгы булмаган әкияти вакыйгалар турында аңлату.

Бик борынгы әкиятләрдә хайваннар арасындагы мөнәсәбәтләр, аларның тышкы күренешләре төп урынны алып тора. Борынгы әкиятләрдә геройның аңы, хәйләгә осталыгына дан җырлана. Ә әкияти вакыйгалар исә үз эченә геройның изге эшләрен, аның сәләтен, киң күңеллеген күрсәтүне максат итеп куя. Йөремсәк әкиятләр турында күзаллау булдыру..

Мәсәл жанры. Мәсәлләрнең ике өлештән: хикәяләү (вакыйга) һәм моральдән (нәтиҗә, тәрбияви аңлату) торуын аңлату. Мәсәлдәге хикәяләү өлешенең әкиятләрдән килеп чыгуына басым ясау. Мәсәлләрнең мораль өлешенең мәкальләр белән охшашлыгы. Мәсәл җанрының килеп чыгышы, үсеше. Бөтен дөньяга танылган мәсәлчеләр: Эзоп, Ж. Лафонтен, И. Крылов, татар мәсәлчеләре К. Насыйри, Г. Тукай, М. Гафури, Г. Шамуков, Ә. Исхак һәм башка язучылар әсәрләрен өйрәнү.

Мәкаль жанры. Мәкальләр  ул борынгылар сүзе, аталар сүзе, картлар сүзе, тәҗрибә һәм хикмәт җимеше, хәтердә сакланырга тиешле хәзинә, халыкның күмәк фикере, тормыш кагыйдәсе, сүзгә дәлил, тормышта киңәш. “Мәкаль” сүзе гарәп теленнән алынган, “урынлы сүз яки тиешле урында әйтелгән сүз” дигән мәгънәне аңлатуын төшендерү. Төрле халык мәкальләре. Мәкальләрне сөйләмдә, мәсәлләрдә урынлы куллану.

Хикәя жанры турында күзаллау формалаштыру. Хикәя геройлары аларның портреты һәм характер үзенчәлекләренең башкарган гамәлләре аша чагылышы. Авторның үз героена мөнәсәбәте. Геройларга чагыштырмача характеристика. Герой яшәгән тирәлек,пейзаж.

Әкият һәм хикәя жанрының үзгәлеге турында күзаллау формалаштыру. Әкият һәм хикәя жанрларының композиция үзенчәлеген

(күзәтүләр аша) аңлату. Укучы-тыңлауга табигый көчләрнең серен, әкият геройларының серле тормыш агышын күрсәтү, хикәя геройларының характерларында тормыштан алынган вакыйгаларны чагылдырып сөйләү.

Шигърият. Кеше һәм табигать бергәлеге. Дөньяны шагыйрь күзлегеннән чыгып күзаллау. Әйләнә-тирә дөнья матурлыгын шагыйрь өчен илһам чишмәсе булуын инандыру. Шагыйрьдә чагыштыру, сынландыру, эпитет.

Автор әсәрләрендә һәм халык авыз иҗатында охшашлык. Чагыштыру,контраст,җанландыру кебек гади әдәби алымнарны таба белү. Җанлы сөйләмнең мөһим чараларын үзләштерү күнегүләре:темп,тавыш көче,тон,сөйләм мелодикасы(тавышны кутәрү ,түбәнәйтү).

Вакыт тасмасы. Фольклор әсәрләреннән әкиятләрне вакыт тасмасында күрсәтү (бик борынгы,борынгы,әкияти вакыйгалар )

Библиографик культура формалаштыру.( Башка бүлекләр кысаларында тормышка ашырыла)

Эчтәлек бите белән танышу, аңа карап, кирәкле әсәрне китаптан таба белү, кече яшьтәге мәктәп баласының дәреслектән тыш эчтәлген оештыру: өй, мәктәп китапханәләреннән файдалану. Фән буенча сүзлек, белешмә әдәбият, вакытлы матбугат белән эшләү. Балалар китабы белән эшләү. Китапның төп өч элементын аеру: китап тышлыгы, китап төпсәсе, битләре. Китапны саклап тоту күнекмәләре булдыру. Төрле җыентыклар төзергә өйрәнү.

Уку, сөйләү, тыңлау күнекмәләре формалаштыру.(Барлык дәресләрдә дә тормышка ашырыла).

Сәнгатьле уку күнекмәләре формалаштыру ( интонация, тон, темп саклап кычкырып уку). Автор бирергә теләгән картинаны күзал-лау. Эчтән укый белергә күнектерү. Чылбыр рәвешендә укыганда, үз урыныңны белеп, чират буенча уку. Укылган әсәргә анализ ясау. Уку техникасын үстерү.

Укыту предметының эчтәлеге

Бүлек исеме

Сәгатьләр саны

Белемнәрне контрольләү

1

Күзәтәбез һәм тәэсирләр белән уртаклашабыз

14

1

2

Чагыштырулар серенә төшенәбез

6

3

Кешеләрнең  хыялларын аңларга тырышабыз

7

4

Ярату турында

9

1

5

Хикмәтле тормыш тәҗрибәсе туплыйбыз

7

6

Көлке серләрен эзлибез

5

7

Герой ничек туа?

9

8

Үткәннәр белән хәзергене чагыштырабыз

11

1

Барлыгы

68

3

Дәрес оештыру формалары:

> белемнәрне ныгыту дәресе

> яңа белемнәр бирү дәресе

> белемнәрне һәм күнекмәләрне куллану дәресе

> кабатлау дәресе

> катнаш дәрес

> белем һәм күнекмәләрне коррекцияләү дәресе

> белемнәрне контроль тикшерү дәресе

Уку эшчәнлегенең төп төрләре:

> тест

> мөстәкыйль эш

> иҗади эш(хикәя, шигырь, әкият язу, рәсем ясау)

> уен

> экскурсия

> әңгәмә

> проект

> төркемнәрдә һәм парларда эш

> контроль эш

> дәреслек белән эш

                                            Календарь-тематик план

         

                           Дәрес темасы һәм эчтәлеге 

Сәг саны

Үтәлү вакыты

Искәрмә

План

Факт

1.

 2 сыйныфта өйрәнгәннәрне кабатлау.Китапханәләрдән файдалана белү.

Б.Рәхмәт “Иң күңелле чак”

1

03.09

2.

2 сыйныфта өйрәнгәннәрне кабатлау.Геройның эчке дөньясын аның әйләнә-тирә дөньяны танып белүе аша күрсәтү М.Галиев “Җиләктән кайтканда”

1

05.09

3.

.Шигырьләрдә чагыштыруны таба белү.

Б.Рәхимова ”Шук болытлар,батыр җил,якты кояш”,Р.Корбан “Көз нигә моңая?”

1

10.09

4.

Шигырьләрдә  сынландыруны таба белү.Л.Лерон “Яңгырның ял көне”

1

12.09

5.

Шигырьләр аша әйләнә-тирә дөньяны табу. Р.Мингалим “Август каеннары”,З. Туфайлова “Яфрак ява”

1

17.09

6.

Үзеңнең  күзәтүләрең буенча хикәяләү характерындагы зур булмаган текстлар төзү.Ф.Хөсни “Яфраклар коелганда”

1

19.09

7.

Әдәби әсәрләрнең башка сәнгать әсәрләре белән бәйләнеше. М.Мазунов” Карап торам”,Г.Хәсәнов “Кыр казы”

1

24.09

8.

 Хикәя геройларының  характеры сөйләм һәм вакыйгалар аша чагылышы.

Г.Бәширов “Ана каз белән ата каз һәм аларның унике бәбкәсе”

1

26.09

9.

Хикәядә авторның үз геройларына мөнәсәбәте.Г.Остер “Серне ачты”

1

01.10

10.

Кеше һәм табигать бергәлеге Н.Сладков “Күзалдавычлар”,Р.Әхмәт “Сыкы”

1

03.10

11.

Геройның эчке дөньясын аның әйләнә-тирә дөньяны танып белүе аша күрсәтү

Н.Сладков “Кем остарак?”,Р.Корбан “Мәктәпкә озату бәйрәме”

1

08.10

12.

Шагыйрьләр иҗат иткән дөнья белән чынбарлык арасындагы охшаш һәм аермалы якларны билгеләү .Г.Пушкин “Кыш”,Г.Рәхим “Безнең тауда”

1

10.10

13.

Шигырьдән  әдәби сурәтләү чараларын (чагыштыру, җанландыру) эзләп табу.

Н.Әхмәдиев “Чишмәгә суга барам”

1

15.10

 

14.

Хикәя геройларының портретлары, характеры сөйләм һәм вакыйгалар аша чагылышы.Н.Гыйматдинова “Сарбай”

1

17.10

15.

Кешелек дөньясы һәм тылсымлы дөнья арасындагы бәйләнеш. Иң яхшы дару(Әфган халык әкияте)Тылсымлы китмән(Уйгур халык әкияте)

1

22.10

16.

Хайваннар турында әкиятләр Көрән төстәге пингвин баласы(Инглиз халык әкияте)

1

24.10

17

Хайваннар турында әкиятләр“Куянның ирене нигә ярык?”(Эстон халык әкияте)

1

29.10

18.

Әкиятләрне сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәнү.“Әтәч таңда ник кычкыра?”(Монгол халык әкияте)

1

07

19.

Әкиятләрне сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәнү.“Юмарт дөя” ?(Казакъ халык әкияте)

1

12.11

20

Әкиятләрне сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәнү.“Табышны ничек бүләргә” ?(Әфган халык әкияте)

1

14.11

21.

Аңлап һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү. Л.Лерон “Хыял”, Йолдыз “Антенналы бәрәңге”

1

19.11

22.

Хикәягә карата үз фикереңне әйтә белүЛ.Лерон “Мәче малае Шукбай”

1

21.11

23.

Үз  күзәтүләреңнән, уй-кичерешләреңнән чыгып хикәяләү.Л.Лерон “Мәче малае Шукбай”

1

26.11

24.

Әсәр геройларына карата үз фикереңне белдерү. Л.Лерон “Мәче малае Шукбай” (Шукбай балык тота), Р.Фәйзулли “Тугайда”

1

28.11

25.

Укылган әсәрне анализлый белү.А.Гыйләҗев”Суык”

1

03.12

26.

Рифманы сиземли, таба белергә күнектерү.А.Алланазаров”Дустымны эзлим”

1

05.12

27.

Хикәя герое. Характер һәм тойгылар үзенчәлеге. Р.Гыйззәтуллин “Батырлык”

1

10.12

28.

Дөньяны шагыйрьләр күзлегеннән чыгып танып белү.Р.Вәлиев “Барсын да яратам”Ш.Маннур “Яратам”, Р.Вәлиев “Чыпчык”

1

12.12

29.

Геройларның характерына чагыштырма анализ.А.Гыймадиев “Шәмси маҗаралары”

1

17.12

30.

Әсәрдән  әдәби сурәтләү чараларын (чагыштыру, җанландыру) эзләп табу

В.Нуриев “ Кем катырак суга?”Р.Вәлиева “Яңгыр белән кояш”  1 яртыъеллыкка контроль эш—тест.

1

19.12

31.

Әсәр исеменең төп мәгънә, эчтәлек белән туры килүе.Г.Сабитов “Тәүге шатлык”

1

24.12

32.

Дөрес тавыш төсмерләре белән уку өстендә эшләү. Н.Гыйматдинова “Болын патшасы”(дәреслек)

1

26

33.

 Геройларның характерына чагыштырма анализ.  А.Әхмәтгалиева “Безнең чишмә"

1

09.01

34.

Тиз һәм йөгерек уку күнекмәсен үстерү  Г.Бәширов “Беренче кар”

1

14.01

35.

Тавыш төсмерләре бирү күнекмәләрен булдыру.М.Мазуров “Яңа карлар ява”

И.Солтан “Кар ник шыгырдый?”

1

16.01

36.

Дөньяны шагыйрьләр күзлегеннән чыгып танып белү. Р.Миңнуллин “Кар бәйрәме”. “Музей йортына сәяхәт” “Тылсымлы кыш” “Серле ачкыч мәктәп клубы утырышы”

1

21.01

37.

Мәсәлләр турында гомуми төшенчә бирү.Эзоп “Давыл һәм кояш”, Г.Тукай “Җил илә кояш”

1

23.01

38.

Мәсәлләрнең ике өлештән – сюжеттан һәм моральдән  торуы. Н.Исәнбәт “Ябалак белән Чыпчык”, “Чыпчык белән ябалак” (Татар халык әкияте)

1

28.01

39.

Мәсәлләрнең хайваннар турындагы әкиятләрдән килеп чыгуы Т. Яхин”Карга белән төлке” Ф.Яхин “Сыр бәласе”

1

30

40.

Мәсәлләрнең төп асылын, эчтәлеген аңлау В.Радлов  “Карга хәйләсе”Л.Толстой  “Зирәк  чәүкә”К.Насыйри  “Комсыз эт”

1

04.02

41.

Татар язучыларының мәсәлләре.М.Гафури “Ике чебен” Ә.Исхак “ Карт имән белән яшь егет”.

1

06.02

42

Татар язучыларының мәсәлләре.Г.Тукай “ Төлке һәм йөзем җимеше”

Ә.Исхак “Төлке һәм виноград”

1

11.02

43.

Мәсәлләрнең тәрбияви ролеГ.Тукай “Аккош ,чуртан һәм кыскыч” И.Крылов “Аккош,чуртан һәм кысла”

1

13.02

44

Авторның геройга мөнәсәбәтен ачыклауШ.Галиев “Иншаның файдасы”

Ш.Галиев “Сүзләре һәм үзләре”Р.Вәлиева “Көчле укучы”

1

18.02

45.

Шигырьне сәнгатьле итеп уку К.Тәңрекулиев  “Эшчән”гельды”

1

20.02

46.

Юмористик характердагы әсәрләрне кычкырып укыганда эмоциональ характерын чагылдыруИ.Юзиев “ Хатасыз ничек язарга?”Р.Фәйзуллин “Ничек яхшы булырга?”

1

25.02

47.

 Чагыштыру, контраст кебек гади әдәби алымнарны таба белү

Йолдыз “Ике җаваплы табышмак”Г.Морат “Тиргиләр”

1

27

48.

Шигырь һәм мәсәлләрнең охшашлыгы һәм аермасы .З.Туфайлова “Трай”

Р.Вәлиев “Минеке”

1

04.03

49.

 Автор әсәрләрендә һәм халык әкиятләрендәге сюжет кулланылышыФ.Яруллин “Тылсымлы ачкыч”Р.Мингалим “Уйларга кирәк”

1

06.03

50.

Автор әкиятләрендә, халык әкиятләрендәгечә, вакыйгаларның кабатлануы, чылбыр рәвешендә тезелүе.Ф.Яруллинның “Тылсымлы ачкыч” әкияте Р.Харис “Берсе калсын иде”

1

11.03

51.

Әкиятләрнең  жанр үзенчәлеген ачыклау.Ф.Яруллинның “Тылсымлы ачкыч” әкияте.Р.Вәлиева “Кышкы ямь”

1

13.03

52.

Әкиятләрне сәнгатьле итеп укый һәм сөйли белү.Ф.Яруллинның “Тылсымлы ачкыч” әкияте. Йолдыз “Белмәгәнен белми”

1

18.03

53

Шигырьне  сәнгатьле итеп укый һәм сөйли белү.М.Мирза “Язның тәүге көннәре”.  “Музей йортына сәяхәт”

1

20.03

54.

Төрле ел фасылларын чагыш-тырып  оригиналь һәм стандарт булмаган фикерләргә кызыксыну уяту.Г.Хәсәнов “ Май”

1

01.04

55.

Дөньяны шагыйрьләр күзлегеннән чыгып танып белү.Ә.Рәшит “ Яшенле яңгыр”

1

03.04

56.

 Әдәби әсәрләрнең башка сәнгать әсәрләре белән бәйләнеше. Г.Хәсәнов “ Май”

1

8.04

57.

Үз фикереңне әйтә белү. Дәрес-сәяхәтГ.Хәсәнов “ Май”

1

10.04

58.

 Шигырьне сәнгатьле итеп уку .

Р.Фәйзуллин “ Онытма син!” “Туган якны өйрәнү музеена дәрес-экскурсия”

1

15.04

59.

 Рифма төшенчәсен аңлау.

Л.Шагыйрьҗан  “Сөембикә манарасы”“Музей йортына сәяхәт”

1

17.04

60.

 Рифма төшенчәсен аңлау.Х.Туфан “Казан”

1

22.04

61.

Лирик геройның  эчке дөнья-сын шигъри формада ачып бирүМ.Мирза “ Без бабайсыз үстек” “Музей йортына сәяхәт”

1

24.04

62.

Шигырьне аңлап һәм сәнгатьле итеп укуФ.Кәрим “Ант” Авторның иҗат алымнары, тормышы турында күзаллау.М.Җәлил “ Кичер,илем!”

1

29

63.

Еллык контроль эш--тест

1

06.05

64.

 Укылган әсәргә анализ ясау.В.Нуруллин “Бүреләр,үгез һәм без” “Музей йортына сәяхәт”

1

08.05

65.

Геройның эчке дөньясын аның әйләнә-тирә дөньяны танып белүе аша күрсәтү

Г.Ахунов “Канатлар кая илтә?”Мәкальләр. “Музей йортына сәяхәт”

1

13.05

66.

Шагыйрьнең матурлыкны тоя белергә өйрәтүе.И.Юзеев “Матурлыкны гына алып кит!”

1

15.05

67.

 Әдәби әсәрләрнең башка сәнгать әсәрләре белән бәйләнешеГ.Бәширов “Безнең Татарстан”

1

20.05

68

Дөньяны шагыйрьләр күзлегеннән чыгып танып белү.Йолдыз “Спортчы шүрәле”.Йомгаклау дәресе.

1

22.05




По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа 2 класс по ФГОС

Рабочая программа адресована учителям работающим по УМК "Школа России"....

Рабочая программа 2 класс Полякова ФГОС

Рабочая программа по русскому языку для 2 класса по системе Занкова составлена в соответствии с требованиями ФГОС. Она включает пояснительную записку и подробное тематическое планирование с указанием ...

Рабочие программы 3 класс Гармония ФГОС

Пояснительная записка, УУД, содердание, календарно-тематическое планирование...

Рабочие программы 3 класс Гармония ФГОС

Пояснительная записка, УУД, содердание, календарно-тематическое планирование...

рабочая программа 1 класс - математика ФГОС "Школа России"

Муниципальное казенное общеобразовательное учреждение«Средняя общеобразовательная   школа №2»,г. Юхнов Юхновского района Калужской области...

Рабочая программа 3 класс Бим ФГОС

Рабочая программа к учебнику 3 класса «Deutsch. Die ersten Schritte» И. Л. Бим, Л. И. Рыжовой в двух частях....

Рабочая программа 4 класс Биболетова ФГОС

Рабочая программа к УМК  «Enjoy English 4». Автор: Биболетова М.З., Трубанева Н.Н....