Хәрефстан
материал (1 класс) на тему

Каримова Гульзиля Махмутовна

Әлифба белән хушлашу бәйрәме өчен әзерләнгән сценарий

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon hrefstan.doc51.5 КБ

Предварительный просмотр:

               “Хәрефстан” иленә сәяхәт.

      Укытучы:  Кадерле укучыларым, хөрмәтле әти-әниләр, килгән кунаклар!   Бүген бездә зур бәйрәм. Без сезнең белән “Әлифба” бәйрәменә җыелдык. Әле кайчан гына мәктәп ишеген беренче тапкыр ачып кергән нәни дусларыбыз инде бүген үзләренең беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр.  Укучылар бүген “Хәрефстан” иленә сәяхәткә барырлар. Ул илдә без өйрәнгән 39 бертуган бик эшчән, матур, акыллы хәрефләр яши.

   Кадерле укучыларым, сезне чын күңелдән бу җиңүегез белән тәбрик итәм һәм бәйрәмебезне ачык дип белдерәм.

   Беренче сыйныф укучылары  “Өйрәтәләр мәктәпләрдә” җырын башкаралар.

     Әлифба башлана                                    

     Сузып “а” авазын.                                  

     А – ана, а – авыл,                                    

     А – Ватан,  Казаным.                              

Алдымда  “Әлифба”

Каләмем кулымда.

Акыллы дус алар

Тормышым юлымда.

    Без көлдек тә, еладык та,                        

    Шатландык һәм көендек.                        

    Хәреф арты хәреф белдек,                      

   Сүзләр тездек, сөендек.

                           

Кунакка барабыз бүген      

“Хәрефстан” иленә.

Юлда авырлыклар булса,

Тырыш, уйлан, иренмә.

    Юлдаш итеп үзебезгә

    “Әлифбаны” алабыз.

    Тезелешеп бер рәткә

    Сәяхәткә барабыз.

                Залга Шүрәле килеп керә.

Шүрәле:   Исәнмесез укучылар, исәнмесез кунаклар. Таныдыгызмы мине, мин Шүрәле булам.  Сездә бүген бәйрәм икән.  “Хәрефстан” иленә сәяхәткә дә барасыз дип ишеттем.  Шунда кузгалганчы минем сезгә бер-ике соравым бар иде.  Җавап бирә алырсызмы икән?

Балалар: Тыңлыйбыз сине, Шүрәле.        

Шүрәле:  “Урман”  сүзендә ничә аваз бар?

Балалар: “Урман” сүзендә 5 аваз бар.    

Шүрәле: Дөрес. “Шүрәле” сүзендә ничә иҗек бар?

Балалар: “Шүрәле” сүзендә 3 иҗек бар. Шү-рә-ле.

Шүрәле:  Монысын да дөрес әйттегез. Татар алфавитында ничә хәреф барлыгын да әйтсәгез, бик яхшы булыр иде.

Балалар: Татар алфавитында 39 хәреф бар.

Шүрәле: Рәхмәт балалар. Сез 3 соравыма да дөрес җавап бирдегез. Минем әкиятемнең авторын әйтсәгез сәяхәткә кузгалырбыз.

Балалар:  “Шүрәле әкиятен Габдулла Тукай язган.

Шүрәле: Җавап дөрес, димәк сәяхәтебезне башлыйбыз.

Күңелле көй яңгырый.        

                                          Математика   тукталышы.   

Математика:   Исәнмесез, дусларым. Минем тукталышта сезнең математикадан белемнәрегезне тикшереп үтәрбез.

                                        Тукта, тукта, ашыкма!

                                        Җиңел генә син үтмә!

                                        Тапкырлыкта, зирәклектә

                                        Сынашырга онытма.

1 санын язып куйсаң,

Була таяк шикелле.

Аккош муены кебек бөксәң

Бусы була икеле.

   Ике яртышар боҗраны

   Кушсаң син “өч”ле була

   “Дүрт”не әйләндереп куйсаң

   Урындык төсле була.

Койрык өстә, муены аста

Шушы санны “биш” димен

Һәр кулымда, аягымда

Бармакларым биш минем.

   Түгәрәккә өстим койрык

   Шулай язам “алты”ны.

   Алты җирдә дөрләп тора

   Алты учак ялкыны.

Бусы –“7”, - диде абый,

Бер сан язып тактага.

Көннәрне саный башладым

Җиде чыкты атнада.

  Аслы-өсле ике балдак

  Бер-берсенә тигез.

  Белмәсәң син, үзем әйтәм,

  Бу була инде “сигез”.

Алтылыкны әгәр дә син

Баштүбән борып язсаң,

Килеп чыга яңа цифр –

«Тугыз»лы була ул сан.

   “О” хәрефе күк билге бар

   Нуль дип йөртәләр аны.

   Сул  ягына өстә берне

   Килеп чыга “ун” саны.

Бергә: Бер, ике, өч, дүрт, биш, алтыдыр,

           Җиде, сигез, тугыз һәм ундыр.

           Безнең белән була нишләп тә

           Санап та, үлчәп тә, исәпләп тә.

Математика:   Рәхмәт укучылар. Тагын бер-ике соравыма җавап бирсәгез, мин сезне  башка тоткарламам.

   Паласта песи балалары йоклый. Аларның барысына 3 пар колак. Паласта ничә песи баласы йоклый?

Балалар:  Паласта 3 песи йоклый.

Математика: Дөрес.  Укучылар!

                         Әнә күлгә карагыз.

                         Йөзә анда 7 каз.

                         Өчесе судан чыкты.

                         Ничә калды, санагыз?

Балалар: Күлдә 4 каз калды.

Математика: Җавап дөрес, булдырдыгыз.

                         Мәктәп юлы изге булсын

                         Бәхет китерсен сезгә.

                         Хәерле юл, бәхет-шатлык

                         Телимен үзегезгә.

Сәяхәтне дәвам итәләр. Күңелле көй яңгырый.

                                 Алфавит  тукталышы.

Алфавит: Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн. Күрәм, сез инде зур үскәнсез. Күп нәрсәләргә өйрәнгәнсездер дип беләм.

Балалар: Хәрефләрне тиз өйрәндек,

                Сүзләр төзеп уйнадык.

                Көн дә иртән сагынып килдек,

                Мәктәптән без туймадык.

Язарга да өйрәндек без

Каләм тотып кулларга.

Хәрефләрне төздек ап-ак

Тигез, туры юлларга.

           Дус, тату, матур яшәүнең

           Серләренә төшендек.

           Бик тырышып укыганга

           Уңышларга ирештек.

Алфавит:  Рәхмәт укучылар. Хәзер сез исемнәрегез алфавит тәртибендә булырлык итеп тезелеп басып күрсәтегез миңа.

Балалар тезелеп басалар.

Алфавит:  Мин сезгә предметлы рәсемнәр бирәм, сез шуларны алфавит тәртибендә төзеп күрсәтегез. Ә башта артык предметны табыгыз.

Балалар артык предметны табып күрсәтәләр һәм ни өчен артык икәнен аңлаталар. Аннан соң рәсемнәрне нинди төркемгә берләштерүләрен әйтеп, алфавит тәртибендә төзеп күрсәтәләр.

Алфавит: Молодцы! Булдырдыгыз, укучылар!

Укуларыгызда уңышлар телим, хәерле юл сезгә.

Күңелле көй яңгырый. Сәяхәтне дәвам итәләр.

                             “Хәрефстан” иле.

Патша: Исәнмесез, дусларым, хуш киләсез кадерлеләрем!  Зур җиңүегез белән котлыйм. Димәк сез, укый да, яза да,  саный да беләсез?

Балалар:  Беләбез.

Патша:  Яхшы. Алайса сез миңа ярдәм итә аласыз?

Менә монда сүзләр язылган, тик хәрефләре буташкан. Дөрес сүз килеп чыгарлык итеп хәрефләрне урнаштырыгыз әле.

   КӘМПӘТ                      ФӘТДРӘ                          САЯУ

Патша:  Рәхмәт, рәхмәт укучылар. Сез миңа ярдәм иттегез.

  Укучылар, сез чынлап та зур җиңү яулагансыз.  Тагы да шулай җиңүләр яулавыгызны теләп, сезгә өр яңа китаплар бүләк итәм, саклап тотыгыз.

 Татар теле һәм әдәби уку китаплары тарата.

Балалар:   Сүз бирәбез. Сакларбыз, тырышып укырбыз.

                 Анам теле – туган телем

                 Бик  борынгы чал телем.

                 Көлеп торган сөйкемле тел

                 Бигрәк тәмле бал телем.

Якты киләчәкле телем,

Саф-пакь телем, бай телем.

Җаннарыңны эретерлек

Йомшак сары май телем.

                 Мирас  Болгар заманыннан

                 Бик борынгы бабамнан.

                 Матур телләр күп дөньяда

                 Юк изгесе аңардан.

Укытучы:  Татар теленең гимнына әверелгән   “Туган тел” җырын хәзер бергәләшеп җырлыйбыз.

 Укучылар, әти-әниләр, килгән кунаклар бергәләшеп басып җырлыйлар.

Бәйрәм тәмам.                                   

  ӘЛИФБА

БӘЙРӘМЕ

РУССКИЙ

ЯЗЫК

ӘКИЯТЛӘР

ГЕРБАРИЙ


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Хәрефстан иленә сәяхәт"

Әлифба бәйрәме...

"Хәрефстан иленә сәяхәт"

Менә без алфавиттагы хәрефләр белән танышуны төгәлләдек. Бүген без сезнең белән бергәләшеп «Хәрефстан» дигән илгә сәяхәткә барабыз. Анда сезгә инде таныш булган 39 бертуган хәреф яши.Алар ...