"Хәрефстан иленә сәяхәт"
план-конспект урока (1 класс) по теме

Әлифба бәйрәме

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Хәрефстан иленә сәяхәт34.04 КБ

Предварительный просмотр:

Анкета-заявка на конкурс

“Нестандартные уроки с использованием ИКТ”

ФИО

Мухамадиева Алсу Фаритовна

Полное наименование образовательного учреждения

Амикеевская средняя общеобразовательная школа

Должность

Учитель начальных классов

Квалификационная категория

II

Стаж работы

16 лет

Тема занятия

“Хәрефстан иле”нә сәяхәт (әлифба бәйрәме)

Класс

1

С Положением о проведении

 муниципального конкурса ознакомлена:

Директор школы:                               И.М.Минныразиев


Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы Әмәкәй урта гомуми белем бирү мәктәбе

(Әлифба бәйрәме)

Төзеде:  Әмәкәй урта гомуми

 белем бирү мәктәбенең

 башлангыч класслар укытучысы

Мөхәмәдиева Алсу Фәритовна

Укытучы: Хөрмәтле укучылар , әти-әниләр, укытучылар ! Бүген бездә зур бәйрәм - Әлифба бәйрәме. 1 нче сыйныф укучылары үзләренең яраткан дәреслекләре белән саубуллашалар .

Күчкәнме бу залга дөньяның бар яме,

Күңелләр түрендә Әлифба бәйрәме .

Бу матур бәйрәмгә кушыл , дус , әйдәле ,

Дөньяны гөрләтсен Әлифба бәйрәме .

        Кадерле балалар! Менә без хәрефләр белән танышуны төгәлләдек. Бүген без сезнең белән “Хәрефстан” дигән илгә сәяхәткә чыгарбыз. Анда сезгә инде таныш булган 39 бертуган хәреф яши. Алар барысы да бик эшчән, матур, акыллы. Китап битләреннән балаларга  да, олыларга да иң зур байлыкны– акыл, күңел байлыгын өләшәләр. Ләкин ул байлыкка ия булу өчен бик тырыш, хезмәт сөючән булырга кирәк.

Җыр “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”

Әлифба башлана

Сузып “А” авазын.

А –ана, а – авыл,

А – Ватан, Казаным.

 Алдымда Әлифба,

Каләмем кулымда.

Акыллы дус алар

Тормышым юлымда.

Без көлдек тә, еладык та,

Шатландык һәм көендек.

Хәреф арты хәреф белдек,

Сүзләр төздек, сөендек.

Кунакка барабыз бүген

“Хәрефстан” иленә.

Юлда авырлыклар булса,

Тырыш, уйлан, иренмә.

Укытучы:

Без поездга утырасы станциянең исеме әлегә билгеле түгел. Аны белмичә без кузгалып китә алмыйбыз. Ләкин борчылмагыз, табышмакның җавабын әйтсәгез, шул станциянең исеме булыр.

 Аз да түгел, күп тә түгел,

Утыз тугыз төп- төгәл.

Тәртип белән тезегез,

Рәттән әйтеп бирегез,

Аны белә һәр бала,

Бу рәт ни дип атала? (Алфавит)

Укучылар алфавитны чылбыр буенча әйтәләр. Шуннан соң станция исеме ачыла. А Л Ф А В И Т

Укытучы:

Станциядә безне поезд көтә. Вагонга кереп утыру өчен билетларыбыз да бар. Ә алар чын булсын өчен хәрефләрдән сүз төзергә кирәк.

Һәр билетка хәрефләр язылган: кәмпәт (мәктәп), фәтдрә (дәфтәр), тпаик (китап) . Укучылар билет алалар. Кем сүзне белеп укып күрсәтә шул урынына кереп утыра. Урындыклар “поезд” итеп тезелгән.

Укытучы:

Менә хәзер юлга кузгала алабыз.

“Зәңгәр вагон” җырын җырлап баралар. Һәр станциягә бер куплет туры килә.

 I тукталыш “Шигърият” станциясе.   4 слайд.

1.Укучылар Әлифбадан ятлаган шигырьләрен сөйлиләр.

2. Әти-әниләр өчен уен: укытучы укыган шигырь яки текстның әлифбаның кайсы битендә булуын яки нинди аваз өйрәнгәндә укылганын әйтәләр.(5-7 слайдлар).

Минем әни Фирая
Фермада сыер сава.
Иртән, көндез карадык,
Сыерларны санадык.(64 бит)

Баһадир дип атаганнар
Батыр булганым өчен.
Батырларның батыры мин,
Беләктә ташый көчем.
                  Рафис Корбан (84 бит)

Уралда да, Себердә дә
Иделдә дә татар бар.
Мишәрләр дә, керәшеннәр дә,
Типтәрләр дә -  татарлар.
Үзләрен алар һәрвакыт
“Татарлар” дип атарлар.
                          Р.Миңнуллин (95 бит)

 II тукталыш “Тапкырлык” станциясе  8 слайд

1.Табышмаклар әйтешү. 9-12 слайд

Алмаш-тилмәш өч күз яна:

Яшел, сары һәм кызыл.

Урамда исән йөрергә

Булыша ул көнозын. (Светофор)

Агач түгел – яфраклы,

тун түгел – тегелгән. (Китап)

Берсе көнне ярата,

Берсе төнне ярата.

Икесе дә дөньяга

Якты нурлар тарата. (Ай һәм Кояш)

Утырабыз урманда

 Ап-ак эшләпә киеп.

 Киптерә дә, кыздыра да

 Кешеләр безне җыеп. (Гөмбә)

2. Әниләр өчен бирем: рәсемдәге предметлар турында белгән табышмакларны әйтергә. (13 слайд)

III тукталыш “Җырлыйк әле”  (14 слайд)

“Артык урындык “ уены уйнала.

Уеннан чыгып баручы һәр кеше караокега кушылып бер җыр башкара. Ахырда хор белән “Саумы, кояш”  җырын башкаралар.

IV тукталыш “Хәрефстан иле”  (15 слайд)

Укытучы:

Балалар! Игътибар! Игътибар! Алдыбызда “Хәрефстан иле”. Монда безнең Әлифбабыз һәм яратып укыган башка китапларыбыз яши.

Балаларның каршыларына “Әлифба” килеп чыга.

Әлифба:

-Исәнмесез, балалар! “Хәрефстан” иленә рәхим итегез! Бу илдә мин сезгә өйрәткән бик шук, бик наян хәрефләр яши. Әгәр алар сезнең гомерлек юлдашыгыз булсын дисәгез, минем бер биремемне үтәгез. Менә бу хәрефләр алфавиттан сикереп төшкәннәр һәм адашканнар. Сез аларга булышыгыз, сүзләр төзеп, бер-берсен табарга ярдәм итегез. 16 слайд

М     А      Я     У   Ә

О     Ш     Н     К    Р

Укучылар сүзләр төзиләр.  Сүзләрен укып күрсәткәч “Әлифба” җырын башкаралар.

Әлифба:

-Рәхмәт, сынатмадыгыз! Дусларым, миңа сезнең белән саубуллашырга вакыт җитте. Үземнең урынга тагын да акыллырак китапны –“Әдәби уку” дәреслеген калдырам. Хушыгыз, дусларым! Уку китабы белән дус булыгыз, яхшы укыгыз, тату яшәгез.

Әдәби уку:

Исәнмесез, хуш киләсез, кадерлеләрем! Минем янга килеп җитүегез белән котлыйм сезне. Мин сезгә яңа китаплар алып килдем, аларны бик яратып укыгыз, саклап тотыгыз. (“Әдәби уку” дәреслекләре өләшә)

Укучылар:

Исәнме, китап!

Төшеп басмадан,

Син әле бер дә

Битең ачмаган.

Тышлыгың матур,

Ала күз явын.

Каян тапканнар

Шундый буявын?

Әдәби уку:

Һай, булдырдыгыз! Ана телебездә бигрәк матур сөйләшәсез икән. Мин сезне татар теленең матурлыгын, байлыгын, зирәклеген тагын да тирәнрәк күрсәтермен, шигырь, хикәяләр укытырмын.

Укытучы:

Кадерле “Әдәби уку”, балалар сиңа шигырь укып күрсәтергә, җырлар бүләк итәргә телиләр.

Укучылар:

Анам теле – туган телем,

Бик борынгы чал телем.

Көлеп торган сөйкемле тел,

Бигрәк тәмле бал телем.

Якты киләчәкле телем,

Саф , пакь телем, бай телем.

Җаннарыңны эретерлек

Йомшак сары май телем.

Җыр “Туган тел”

“Азбука” китабы керә.

Азбука:

Здравствуйте, дети! Скажите, какой у вас сегодня праздник?

Дети:

Праздник букваря!

Азбука:

А что вы делаете на уроке?

Ученик:

На уроке я сижу,

Я читаю и пишу.

Я считаю: раз и два,

Я пою, учу слова.

Азбука: (задаёт вопросы,дети отвечают)

-Ребята, скажите, а где растут овощи?

-Какие овощи растут на вашем огороде?

-А что растёт в лесу?

-А где вы живёте?

-Теперь я буду показывать вам картинки, а вы напишите слова на доске.  (Каждый ученик пишет одно слово) 17 слайд

- Молодцы, дети! Вы очень красиво умеете говорить и писать! До свидания.

           Укучылар Әлифбага һәм Азбукага рәхмәт әйтеп җыр башкаралар. 18 слайд.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Һөнәрләр иленә сәяхәт.

“Һөнәрләр аланына сәяхәт” исемле класстан тыш чара. Шулай ук презентация да тәкъдим ителә....

Математика иленә сәяхәт

план конспек по математике для 1 класса...

“Кызыклы грамматика” иленә сәяхәт.3нче сыйныф.

Исем, сыйфат, фигыль сүз төркемнәрен кабатлау.Максат: дәрестә сүз төркеме турында алган белемнәрне кабатлау һәм ныгыту өстендә эшләү;Укучыларның сөйләмен төзекләндерү һәм фикер йөртү сәләтен үстерү;Та...

Презентация "Дару үләннәре иленә сәяхәт".

"Дару үләннәре" темасына презентация....

Сыйныф сәгате. Тема: Әдәплелек иленә сәяхәт.

Тема: Әдәплелек иленә сәяхәт.МАКСАТ:Укучыларны үз-үзләрен мәктәптә, җәмәгать урыннарында дөрес тоту кагыйдәләре белән таныштыру, аларны үтәү күнекмәләре белән таныштыру.Сөйләмдә тылсымлы сүзләр куллан...

"Хәрефстан иленә сәяхәт"

Менә без алфавиттагы хәрефләр белән танышуны төгәлләдек. Бүген без сезнең белән бергәләшеп «Хәрефстан» дигән илгә сәяхәткә барабыз. Анда сезгә инде таныш булган 39 бертуган хәреф яши.Алар ...

Хәрефстан

Әлифба белән хушлашу бәйрәме өчен әзерләнгән сценарий...