Математика иленә сәяхәт
методическая разработка (математика, 1 класс) по теме

Минхайдарова Резеда Рафисовна

план конспек по математике для 1 класса

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл matematika_ilen_syaht.docx26.36 КБ

Предварительный просмотр:

Максат: 1 дән 10 га кадәр уңайга һәм кирегә саный белүне ныгыту, уң, сул якларын дөрес атау, мисал һәм мәсьәлә эшләү күнекмәләрен ныгыту, геометрик фигуралар белән эшләү ; балаларның зирәклеген, тапкырлыгын үстерү, математика фәненә кызыксыну тәрбияләү.

Ярдәмлек:  Презентация ,болын, елга, урман күренешләре сүрәтләнгән рәсемнәр, өй рәсеме, саннар, мәсьәлә чишү өчен рәсемнәр

ДӘРЕС БАРЫШЫ.

Оештыру моменты. Балаларны тынычландыру, утырту.

Дереснең темасын hәм максатын аңлату.

Балалар буген безнең математика дәресе. Математика  ул төгәллекне сорый торган фән. Мин бүген сезне " Математика иленә" сәяхәткә чакырам. Сәяхәткә барасыгыз киләме ( әйе). Бу сәяхәткә барганда 1 дән 10 га кадәрге уңайга hәм кирегә саный белүләрне ныгытырбыз, мәсьәләләр, мисаллар чишәрбез. Геометрик фигураларны искә төшерербез. (слайд1)

Безнең юлыбыз берничә тукталыштан тора, hәрбер тукталышның үз биремнәре бар. Безнең максат , тукталыштагы биремнерне үтәп, математика иленә барып  җитү.

Без сәяхәткә нәрсә белән барырбыз соң? (слайд 2 ).

Игътибар белән карагыз эле. Күрәсезме монда нокталар бар hәм алар янына саннар куелган. Шушы нокталарны эзлекле итеп тоташтырырга кирәк (балалардан тоташтырту). Нәрсе килеп чыкты? (автобус).

 Балалар без сезнең белен шушы автобуска утырып "математика иленә" сәяхәткә барабыз.( слайд 3) Әмма безгә автобуска утыру өчен билетлар сатып алырга кирәк. Билет бәясе 8 сум. Әйдәгез кемне дә булса билет сатучы итеп куйыйк.. Билетларның артларында юл билгелере дә бар. Шуларны искә төшереп китик

( балаларның  җаваплары).

Безнең сәяхәткә китәр вакыт җитте.Беренче тукталышка кадәр без сезнең белән сөйләшеп барырбыз.

Менә мин сезгә бер табышмак әйтәм, ә сез җавабын табып карагыз әле.

Һәр җuр карланган,

Сулар бозланган.

Уйный җир буран

Бу кайчак туган? (кыш).(слайд 4)

 Кыш айларына кайсы айлар керә соң? Без ничә ел фасылын

 беләбез? Бер елда нича ай бар? (слайд 5,6)

Без кайсы районда, авылда яшибез? Татарстанның башкаласын кем белә!

   Менә балалар сөйләшә торгач беренче тукталышка да килеп җиттек.

Әйдәгез әле, кычкырып тукталышның исемен укыйк.(слайд 7)

 ( " Күңелле санау" тукталышы). Бу тукталышка саный   белүчеләр генә туктала ала.

 Балалар тирә- ягыбызга карагыз әле, нинди матур чәчәкләр  үсеп утыра. Һәрберебез чыгып шул чәчәкләрне җыйсын әле. Бу чәчәкләр гади чәчәкләр генә түгел, алар математика иленнән килгән серле чәчәкләр, артында саннар  язылган. Әйдәгез, шул саннарны үсә бару тәртибендә тезик.  

 Моның өчен нинди саннан башларга кирәк (О). Ә хәзер  бергәләп кими бару тәртибендә кычкырып саныйк.( икешәрләп санау, кирегә икешәрләп санау).  Менә без беренче тукталыштагы биремнәрне үтеп чыктык. Автобуска утырып юлыбызны давам итик. Балалар хәзер 1 атнада нича көн икәнен искә төшерик( 7 көн).  Бергәләп атна көннәрен санап китик.

III. Физкультминутка. (слайд 8)

Юлыбыз кыскарак булсын өчен " 1 атнада нича көн " җырын җырлап алыйк.

 Менә без икенче тукталышка да килеп җиттек.  Тукталышның исемен кычкырып укыйк әле.( " Тапкырлар тукталышы"). (слайд 9)

Бу тукталышта без күл буенда ял итәрбез, балык тотарбыз.

Кемнәрнең балык тотканы бар? ( балалар җавабы)  Бу балыклар гади генә түгел, аларның артларында мисаллар  язылган. Мисалларны чишкән бала гына балыкларны тота ала.

( балыкларны чиләкларгә салып бару). Балалар, тоткан  балыкларыбыз турында мәсьәлә төзик.

Юлыбызны дәвам итик, ә хәзер мин сезгә рәсемнәр күрсәтәм, сез шул рәсемнәр буенча мәсьәләләр төзерсез. Балалар, без сезнең белән 3нче  тукталышка да килел җиттек. Тукталышның исемен кычкырып укыйк (Зирәклеләр" тукталышы). (слайд 10)

Без бу тукталышта урман буенда ял итәрбез, гөмбә җыярбыз. Бу гөмбәләрнең артларында саннарны чагыштыруга биремнәр бирелгән. Шул биремнәрне үтәгән бала гына гөмбәләрне җыя ала. ( 3 * 6, 9 * 7, 8 * 6, һ.б.)Әйдәгез юлыбызны давам итик, саннар белән уйнап алыйк, ял итик, саннар составын кабатлап китик

 

     Балалар, без сезнең белән" математика иленә" килеп җиттек. (слайд 11)

 Бу илдә биек -биек йорт булган hәм бу йортта яшәүче саннар үзләренең күршеләрендә нинди саннар яшәгәннәрен белмәгәннәр.Балалар без ул саннарга күршеләрен табарга булышыйк.

Бу йорт нинди геометрик фигуралардан төзелган, санап китик.

IV. Дәресне йомгаклау. Балалар сезгә математка иленә барганда кайсы тукталышлар бигрәк тә ошады? Без сезнең белән нәрсәләрне белеп калдык, нәрсәләрне кабатладык?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Һөнәрләр иленә сәяхәт.

“Һөнәрләр аланына сәяхәт” исемле класстан тыш чара. Шулай ук презентация да тәкъдим ителә....

“Кызыклы грамматика” иленә сәяхәт.3нче сыйныф.

Исем, сыйфат, фигыль сүз төркемнәрен кабатлау.Максат: дәрестә сүз төркеме турында алган белемнәрне кабатлау һәм ныгыту өстендә эшләү;Укучыларның сөйләмен төзекләндерү һәм фикер йөртү сәләтен үстерү;Та...

"Хәрефстан иленә сәяхәт"

Әлифба бәйрәме...

Презентация "Дару үләннәре иленә сәяхәт".

"Дару үләннәре" темасына презентация....

Сыйныф сәгате. Тема: Әдәплелек иленә сәяхәт.

Тема: Әдәплелек иленә сәяхәт.МАКСАТ:Укучыларны үз-үзләрен мәктәптә, җәмәгать урыннарында дөрес тоту кагыйдәләре белән таныштыру, аларны үтәү күнекмәләре белән таныштыру.Сөйләмдә тылсымлы сүзләр куллан...

Сәламәтлек иленә сәяхәт.

Классный час на татарском языке с презентацией на тему "Путешествие в страну здоровья". Ученики отправятся в увлекательное путешествие по стране здоровья, где будут разгадывать загадки, составлять пра...

Тема: “Кызыл калфак белән математика иленә сәяхәт” Зурлар төркемендә математикадан йомгаклау шөгыле.

Тема: “Кызыл калфак белән математика иленә сәяхәт”Максат:10 га хәтле санауларын ныгыту. Геометрик фигуралардан мәсәлә төзергә өйрәтү,тәртип буенча санауны ныгыту.Тәрбия бурычы:Иптәшләре белән дус, тат...