“Кызыклы грамматика” иленә сәяхәт.3нче сыйныф.
план-конспект урока (3 класс) по теме

Исем, сыйфат, фигыль сүз төркемнәрен кабатлау.

Максат: дәрестә сүз төркеме турында алган белемнәрне кабатлау һәм ныгыту өстендә эшләү;

Укучыларның сөйләмен төзекләндерү һәм фикер йөртү сәләтен үстерү;

Табигатьне сакларга һәм аны яшелләндерергә өндәү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kyzykly_grammatika.docx22.23 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципальное образовательное учреждение «Рыбно-Слободская средняя общеобразовательная школа №2»

Рыбно-Слободского района РТ

 Валиева Лилия Рахматулловна-учитель татарского языка и литературы.

“Кызыклы грамматика”

иленә сәяхәт.

Исем, сыйфат, фигыль сүз төркемнәрен кабатлау.

Максат: дәрестә сүз төркеме турында алган белемнәрне кабатлау һәм ныгыту өстендә эшләү;

Укучыларның сөйләмен төзекләндерү һәм фикер йөртү сәләтен үстерү;

Табигатьне сакларга һәм аны яшелләндерергә өндәү.

Җиһазлар: “Кызыклы грамматика” темасына төзелгән карта.

Кереш өлеш.

Укучылар, карагыз әле безгә күпме  кунаклар килгән. Ә монда карагыз , таныйсызмы кем бу? (Чебурашка). Әйе, Чебурашка сезнең ана теленнән алган белемнәрегезне тикшерергә килгән.

Укучылар, без бүген “Кызыклы грамматика” иленә сәяхәткә чыгабыз. Моның өчен татар теле дәресендә алган белемнәрне эшкә  җигәргә кирәк булачак. Сез игьтибарлы булып биремнәрне тыңлап һәм уйлап кына җавап бирерсез. Килештекме?

Әйдәгез юлга чыгабыз.

                        Сәяхәт барышы.

Без “автобуста “сәяхәт итәрбез. Ләкин автобуска утырганчы, белгәннәребезне, аз гына искә төшереп үтик.

”Дәшмибез” уенын уйнап алыйк. Сезнең алдыгызда “Фигыль”, “Сыйфат”, “Исем” дип языган карточкалар тора.

  1. Болар нәрсә исемнәре?  (без өйрәнгән сүз төркемнәре исемнәре)

Хәзер мин сезгә сүзләр әйтәм, ә сез ул сүзнең кайсы сүз төркеменә кергәнлеген белдереп, табличкаларны күтәрерсез. (Һәрбер сүзгә анализ бирелә. Мәсәлән, зур – сыйфат, каян белдең сыйфат икәнен? (нинди? соравына җавап була)

Сүзләр: Җитте, кыш, алма, зәңгәр, әйткән, түгәрәк, бала, сайрый,язгы һ.б.

Менә инде хәзер сәяхәткә чыгарга әзер. Карагыз әле, безнең белән Белмәмештә чыккан. Күрәсезме ул безгә ниләрдер күрсәтә(Рәсемнәр: ручка, чәчәк, утюг, машина  һ.б.)

  1. Нәрсәләр бу, укучылар? (предметлар)
  2. Әйе, кайсы сүз төркеме предметларны белдерә әле?( исем) һәм нинди сорауга җавап була? (Кем? Нәрсә?)
  3. Бу предметка сорау куегыз? (нәрсә?)

“Уйла” тукталышы.

Безнең беренче тукталыш“Уйла”. Тукталыштагы биремне үтәмичә без алга таба китә алмыйбыз. Буш шакмакларга ялгызлык исемнәре язарга кирәк.

        1.

У

2.

Й

3.

4.

Л

А

Кеше исеме (Муса)

Эт кушаматы (Акбай)

Елга исеме (Идел)

Шәһәр исеме (Казан)

  1. Ялгызлык исемнәре ничек язылалар?
  2. Ялгызлык исемнәренә тагын нинди исемнәре керә? (бәйрәм, газета – журнал һ.б.)
  3. Ә уртаклык исемнәренә нинди исемнәр керә?

                   “Урман” тукталышы

  1. Карагыз әле, укучылар, безнең алда нәрсә күренә?(урман)
  2. Әйе, урман. Агачлар ауганнар. Ни булган икән? Агачларга үсәргә булышыйк әле,  төшеп калган хәрефләрне өстик. (балан.ар, миләш.әр, йөзем.әр, каен.ар һ.б.)
  3. Сез нинди хәрефләр өстисен каян белдегез? Сүзләргә нинди кушымчалар ялганган? (күплек кушымчасы)
  4. Калын  сүзләргә  нинди кушымчалар ялгана? (калын кушымча)
  5. Нар-нәр кушымчасы нинди сүзләргә ялгана? (борын авазына тәмамланган сүзләргә (м, н, ң)

Урманыбыз матураеп китте. Балалар, безгә агачлар нәрсәгә кирәк?

  1. Тирә якны ямьләү өчен,
  2. Саф һава булсын өчен,
  3. Чәчәкләре, җимешләрен кулланыр өчен.

          Агачлар безгә бик кирәк. Кирәкмәгәнгә агач ботакларын сындырмагыз, күбрәк агачлар утыртыгыз. Сез бик тырышып  эшләдегез, әйдәгез, ял итеп алыйк.

          “Күрсәт әле, үскәнем” уен – җырын башкару.

“Тиенгә булышу” уены

Укучылар, табышмак әйтәм, тыңлагыз әле.

Кош түгел, оча,

 Ябалактан курка,

Сызгырса, урман яңгырата.

Бу нәрсә?(тиен)

        Урман буенда тиен зур кәрзин тотып гөмбә җыярга чыккан, ләкин гөмбәләрне ала алмый, чөнки алар серле. Тиенгә гөмбә җыярга булышыйк әле. Сүзләрнең кайсы килештә икәнен әйтсәк, гөмбә йолкына.  

  1. Татар телендә ничә килеш бар?
  2. Тиен турында сез ниләр беләсез?

“Хайваннарга ярдәм итү” уены

Безнең алдыбызда нинди зур йорт. Бу йортның һәр катында урман хайваннарының кайсысы  яши икән? Аларга дөрес урнашырга ярдәм итик.      

Керпе

Бүре

Төлке

Куян

Хәйләкәр

Куркак

Явыз

Энәле

        Рәхмәт, балалар, сез урман хайваннарының үз йортларына урнашырга ярдәм иттегез. Сез аларны ничек билгеләдегез? (билгеләренә карап)

  1. Бу сүзләргә сорау куегыз әле?(нинди?)
  2. Нинди? Соравына кайсы сүз төркеме җавап бирә?(сыйфат)
  3. Димәк, бу сүзләр сыйфатлар.
  4. Сыйфатлар предметның ниндибилгеләрен белдерә?

“Алар нишли“ уены

Урман буенча бик озак сәяхәт иттек.  Әйдәгез авылга кайтыйк. Безне, балалар, авылга кертмиләр бит. Карагыз әле нәрсәләр безгә каршы чыкканнар?(йорт хайваннары: әтәч, сыер, ат, үрдәк, тавык һ.б.)

  1. Нинди сорау куйганнар ? (алар нишли?)
  2. Нишли? Соравына кайсы сүз төркеме җавап бирә? (фигыль)

Укучылар, менә кайтып  та җиттек, тик менә әле, автобустан да төшү өчен безгә 1 биремне эшләргә кирәк.

Баш кисәкләрдән генә торган җөмлә уйларга кирәк. Мәсәлән, Балалар уйныйлар. Балалар – ия, уйныйлар – хәбәр.

Җөмлә уйлап әйткән укучы автобустан төшерелә.

Менә “сүз тәркемнәре сараена” килеп җиттек.

Йомгаклау

Без бу сарайда бик күп белем алачакбыз, тагын да күп сүз төркемнәре белән танышырбыз. Ә хәзер яңада өйрәнгән сүз төркемнәрен кабатлап үтик:

  1. Исем дип нинди сүзләргә әйтәбез?
  2. Сыйфат дип...
  3. Фигыль дип...

                Безнең күңелле сәяхәтебез тәмамланды. Булдырдыгыз, укучылар нинди генә каршылыклар очраса да югалып калмадыгыз. Шулай кыю, батыр булыгыз, тырышып укыгыз!

Өй эше

Өйдә шушы  төркемнәргә сүзләргә язып, җөмләләр төзеп килерсез.

  1. Укучылар, без нинди телдә белем алабыз? (татар телендә)
  2. Әйе, үз ана телеңне белми торып, башка телне өйрәнеп булмый. Сез татар теле турында нинди шигырьләр беләсез? Кайсыгыз сөйләп күрсәтергә тели?

Ә хәзер бергә Г.Тукай сүзләренә язылган “И туган тел, и матур тел” җырын җырлыйк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар төркемнәрендә белем алучы балаларга уку, 3нче сыйныф

Тематик план,Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасына” (1-...

"Кызыклы грамматика" түгәрәге эш планы

Бу түгәрәккә алынган уеннар, мавыктыргыч күнегүләр. табышмак. башваткычлар, кызыклы әңгәмәләр укучыда ана теленә мәхәббәт тәрбияләр, телгә карата тирән кызыксыну уятыр дип өметләнәм....

Эксперимент эше: «Кызыклы грамматика» Татар теленнән түгәрәк эше ПРОГРАММАСЫ_

Примерная рабочая программа внеурочной деятельности «Занимательная грамматика» по  татарскому языку предназначена для 1 класса с татарским языком обучения. . Основная цель-расширить, углубить и з...

арадаш аттестация 3нче сыйныф

арадаш аттестация   3нче сыйныф  (еллык контроль эшләр)...

"Кызыклы грамматика" түгәрәге

“Кызыклы грамматика” түгәрәгендәге дәресләр башлангыч сыйныфта татар теленнән укучылар белән өйрәнелгәннәргә нигезләнеп планлаштырылды, укучыларны кызыксындыра торган материаллар алынды. Түгәрәк кызык...

Киләчәк заман хикәя фигыль 3нче сыйныф тат. төркеме

Киләчәк заман хикәя фигыль 3нче сыйныф тат. төркеме...