"Кызыклы грамматика" түгәрәге эш планы
рабочая программа (1 класс) по теме

Гарипова Лейсан Котдусовна

Бу түгәрәккә алынган уеннар, мавыктыргыч күнегүләр. табышмак. башваткычлар, кызыклы әңгәмәләр укучыда ана теленә мәхәббәт тәрбияләр, телгә карата тирән кызыксыну уятыр дип өметләнәм.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kyzykly_grammatika_tugrge_esh_plany.doc87 КБ

Предварительный просмотр:

          «Кызыклы грамматика” түгәрәген үткәрү планы .   Укытучы Гарипова Ләйсән Котдус кызы                                      

Аңлатма  язуы.

     “Кызыклы грамматика” түгәрәге 2 атнага 1 сәг. исәбеннән елга 17 сәг. үткәрелә. Түгәрәктәге дәресләр башлангыч сыйныфта татар теленнән укучылар белән өйрәнелгәннәргә нигезләнеп планлаштырылды, укучыларны кызыксындыра торган материаллар алынды. Түгәрәк кызыклы,  мәвыктыргыч булсын өчен уен, ярыш , сорау- җавап формалары кулланам. Дәрес материаллары белән бәйләнешле булган өстәмә материаллар да үтеләчәк.

Түгәрәк  җомга көнне 12 сәг. 00 минутта үткәрелә.

Максат:   туган телгә карата мәхәббәт хисләре тәрбияләү; татар теленнән алган  белемнәрен системага салу,ныгыту; татар теле белән ни дәрәҗәдә кызыксынуларын белү; укучыларны мөстәкыйль фикер йөртергә , үзара дуслык хисе тәрбияләргә, тапкырлыкка, җитезлеккә өйрәтү.

Балага белем һәм тәрбия уен аркылы аеруча кече яшьтә әйбәт бирелә.Уйнаган чакта бала күп нәрсәне таный, күнекмәләр ала. Шуны истә тотып мин, балалар белән татар телен ныгырак үзләштерү максатыннан, “Кызыклы грамматика” түгәрәге алып барырга  дигән фикергә килдем. Уен баланың шул фән белән кызыксынуын көчәйтә, мөстәкыйльлеген , ихтыяр көчен, акыл эшчәнлеген, тапкырлыгын үстерә, аны милли бердәмлек рухында тәрбияли, билгеле бер максат куеп эшләргә өйрәтә.Яңа программалар  балаларның ныклы белем, тотрыклы күнекмәләр алуын гына түгел, мөстәкыйль рәвештә танып-белү эшчәнлеге  белән кызыксынуларын да уятуны һәм шуны кече яшьтән үк кешенең күнекмәсенә әйләндерә баруын күздә тота.                                                                                                                                      

   Борын заманнан ук балаларны ана теленә өйрәткәннәр, баланың телен шомартуга, сүзлек хәзинәсен арттыруга, сөйләгәндә һәм язганда, аннан оста файдалануга бик нык игътибар иткәннәр. Ана баласына “тел ачкычы” бирү өчен, бишек җыры җырлаган, сүзле уеннар оештырган; үсә төшкәч такмаклар, тизәйткечләр, санамышлар, табышмаклар өйрәткән, бәетләр әйткән, әкиятләр сөйләгән.

Бу түгәрәккә алынган уеннар , мавыктыргыч күнегүләр, табышмак, башваткыч, кызыклы әңгәмәләр, әкият һәм мәзәкләр укучыда ана теленә мәхәббәт тәрбияләр, телгә карата тирән кызыксыну уятыр дип өметләнәм.

Тематик план



     Бүлекләр

                                              Сәгатьләр  саны

Барысы

Теория

Практика

1

Тыңларга, ишетергә. Дөрес әйтергә өйрәтү күнегүләре

1

1

2

Эзләнергә,уйларга һәм исбат итәргә өйрәтү күнегүләре

1

1

3

Дидактик уеннар

1

1

4

Авазлар һәм хәрефләр

2

1

1

5

Дөрес язу

1

1

6

Предметларны төркемләү.

2

1

1

7

Сүз төзелеше

2

1

1

8

Сүз төркемнәре

2

1

1

9

Җөмләдә сүзләр бәйләнеше.

2

1

1

10


Сүз уеннары һәм башваткычлар

1

1

11

 Табышмаклар. Аларның җавабын табу юлларын өйрәтү.

1

1

12

Тест биремнәре чишү.

1

1

17

   

“Кызыклы грамматика” түгәрәгенең программа эчтәлеге

№п\п

Үткәрү вакыты


    Бүлекләр


                   Тема

           Сәгатьләр     саны

Теория

Практика

1

Тыңларга, ишетергә. Дөрес әйтергә өйрәтү күнегүләре


  Фонематик ишетү


  1

2

Эзләнергә,уйларга һәм исбат итәргә өйрәтү күнегүләре

Табышмаклар

  1

3

Дидактик уеннар

Уеннар

  1

4

5

Авазлар һәм хәрефләр

Авазлар һәм хәрефләр

   1

Уеннар “Икеләтелгән тартыклар”, “Хәтердә калдырып буламы?”, “Бер сүздәге авазлардан ничә сүз ясап була”, “Ахыры бар, башын тап”

   1

6

Дөрес язу

Кайбер графика мәсьәләләре

1

7

Предметларны төркемләү.

Предметларны төркемләү.

“Тартып алышлы”,

1

8

Уеннар: “Хайваннар” “Үсемлекләр”, “Ел вакытлары”, “Кошлар”

1

9

Сүз төзелеше

Әкият “Булган ди бер тамыр”

1

10

Уен “Тамырдаш сүзләр лотосы”

1

11

Сүз төркемнәре

Сүз төркемнәрен кабатлау

1

12

Уеннар “ Уннан артык исем”, “Аңлатып кара әле”, “Тематик лото”

1

13

Җөмләдә сүзләр бәйләнеше.

Җөмләдә сүзләр бәйләнеше.

1

14

Уеннар : “Чылбырлы”. “Кайсы сүз иярә, кайсы сүз ияртә”. “Хатасы нәрсәдә- тап һәм аңлат”

1

15

Сүз уеннары һәм башваткычлар

Башваткычлар чишү

1

16

Табышмаклар. Аларның җавабын табу юлларын өйрәтү.

Табышмаклар илендә

1

17

Тест биремнәре чишү.

Тест биремнәре

1

Балада түбәндәге белем һәм күнекмәләр формалашырга тиеш:

-Балаларның фонематик ишетүе, тел байлыгы үсү, сүз сизгерлеге, акылы, логик фикерләве, фикерен дәлилләп аңлата белүе. игътибары, зиһене

Кулланылган әдәбият:С.Г.Вагыйзов “Кызыклы грамматика”, “Мәгариф” 2002, Г.Ясәбиева “Татар теле дәресләрендә вак ңанр әсәрләрен куллану” 2004 “Яр Чаллы пед.көллияте.”, “Энҗе чәчтем,энҗе җыям” ”Мәгариф”2002, Р.Ә Абдуллина, М.Х.Ханнанова “Татар теленнән тестлар” “Гыйлем” 2012


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Кызыклы грамматика” иленә сәяхәт.3нче сыйныф.

Исем, сыйфат, фигыль сүз төркемнәрен кабатлау.Максат: дәрестә сүз төркеме турында алган белемнәрне кабатлау һәм ныгыту өстендә эшләү;Укучыларның сөйләмен төзекләндерү һәм фикер йөртү сәләтен үстерү;Та...

"Кызыклы математика"

1 нче сыйныф өчен математик диктант...

"Кызыклы сүзләр һәм саннар дөньсында" темасына ачык чара

Татарстан Республикасы Сарман муниципальрайоныКүтәмәле төп гомуми белем бирү мәктәбе  Ачык чара Кызыклы сүзләр һәм саннар дөньясындаҮткәрүче: башлангыч класс укытучысыАбдуллина Кадрия Г...

Кызыклы математика

Математическая игра для начальных классов....

Кызыклы шәкерт

Урок по татарскому языку...

Кызыклы биремнәр

Дәресләрдә куллану өчен кызыклы биремнәр...

Интеллектуаль юнәлештәге дәрестән тыш эшчәнлек буенча “Кызыклы математика” курсыннан киңәйтелгән план

ФИО: озайтылган көн төркеме тәрбиячесе Саматова Зөлфия Наил кызы.Дәрестән тыш эшчәнлекнең темасы: математик әкиятләр.Класс: 1 нче б классы.Үткәрү формасы:  дәрестән тыш эшчәнлек.Максат:...