Кызыклы шәкерт
план-конспект урока по теме

Зарыпова Гульшат Хурматовна

Урок по татарскому языку

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon zarypova_g.h.doc790.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы

муниципаль бюджетлы гомуми белем учреждениесе

Юеш Көрнәле урта гомуми белем бирү мәктәбе

                          Тема: Габдулла Тукай «Кызыклы шәкерт»  шигыре 

Башкарды:

 Зарыпова Гөлшат Хөрмәт кызы

Тема: Габдулла Тукай «Кызыклы шәкерт»  шигыре 

Максат: 1. Г.Тукайның «Кызыклы шәкерт» шигырен өйрәнү;

 Г.Тукайның иҗаты тормыш юлы белән танышу;

2.Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.

3. Кечкенәдән эшкә тырышлыкны тәрбияләү. 

Җиһазлау: Презентацион материаллар, «Кызыклы шәкерт», “Туган тел” мультфильмары

Сыйныф: 3 (рус төркеме)

Дәрес барышы:

I.Оештыру өлеше.

1) уңай психологик халәт тудыру;

2) дежур укучы рапорты;

3) укучыларның бер-берсенә комплиментлар әйтүе.

 II. Өй эше тикшерү.

Барыбыз бергә баскан килеш Г. Тукайның “Туган тел” җырын җырлау

III.Белемнәрне актуальләштерү.

- Укучылар бүген кем турында сөйләшкәнебезне аңлагансыздыр инде. Татар халкының бөек язучысы Г.Тукай турында.

-Укучылар, әйтегез әле, Г.Тукай кайчан туган?

-Яз көне. 26 апрель.

-Әйе, дөрес.

- Ә шагыйрьнең нинди әсәрләрен беләсез?

- Су анасы, Шүрәле, Туган тел.

-Бик яхшы.

Ә хәзер Г.Тукайга  багышланган презентацияне карау

IV.Яңа белем һәм күнекмәләр үзләштерү.

 Менә сез аның берничә әсәрләрен атадыгыз. Бүген без Г.Тукайның «Кызыклы шәкерт» шигырен өйрәнербез.

V.Сүзлек эше.

- Укучылар, «Кызыклы шәкерт» шигырен укыганда сезгә аңлашылмаган сүзләр очырар. (Тактада авыр сүзләр язылган, бергәләп бу сүзләр өстендә эш)

Шәкерт – { шәкэрт}ученик

Берлә – бергә

Газаплыйсың – мучаешь

Маэмай – эт – щенок

Буыннар – сустав

-  Хәзер без сезнең белән бу  шигырьне карап китәрбез. Сез игътибар белән тыңлагыз, шигырь нәрсә турында икән?

 

VI.  Cорауларга җавап бирү.

-Әйтегез әле сүз нәрсә турында бара?(Про что этот стих)

-Акбай турында.

-Әйе. Ул  нәрсә соң?

-Эт

 -Ул шаянмы?(веселый)

-Әйе.

VII. Ял итү минуты.

        VIII. Шигырьне сәнгатьле итеп укырга өйрәтү.

        IX. Шигырьне уку.

        X. Ныгыту.

Ә хәзер без Г.Тукайга багышланган тестны эшләп китәрбез.

1. Г.Тукай язган шигырьне тап

а)  «Ана белән кызы»                      

 б)  «Кызыклы шәкерт»                

 в) «Карлар ява»

2. Габдулла Тукайның туган елы.

а) 1886 ел;

ә) 1888 ел.

3. Г.Тукай кайсы халык шагыйре?

а) рус;

ә) татар.

ХI.Йомгаклау. - Балалар, без бүген кемнең иҗаты белән таныштык ?

- Аның нинди шигырен укыдык?

- Әйе, без бүген Г.Тукай иҗаты турында сөйләштек, аның шигырьләрен тыңладык. Билгеләр.

XII.Өй эше.

Г.Тукайның “Кызыклы шәкерт” шигырен ятларга. Шигырьнең эчтәлегенә карата рәсем ясарга. Сораулар булмаса дәрес тәмам, чыгарга мөмкин.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Кызыклы грамматика” иленә сәяхәт.3нче сыйныф.

Исем, сыйфат, фигыль сүз төркемнәрен кабатлау.Максат: дәрестә сүз төркеме турында алган белемнәрне кабатлау һәм ныгыту өстендә эшләү;Укучыларның сөйләмен төзекләндерү һәм фикер йөртү сәләтен үстерү;Та...

"Кызыклы математика"

1 нче сыйныф өчен математик диктант...

"Кызыклы сүзләр һәм саннар дөньсында" темасына ачык чара

Татарстан Республикасы Сарман муниципальрайоныКүтәмәле төп гомуми белем бирү мәктәбе  Ачык чара Кызыклы сүзләр һәм саннар дөньясындаҮткәрүче: башлангыч класс укытучысыАбдуллина Кадрия Г...

Кызыклы математика

Математическая игра для начальных классов....

"Кызыклы грамматика" түгәрәге эш планы

Бу түгәрәккә алынган уеннар, мавыктыргыч күнегүләр. табышмак. башваткычлар, кызыклы әңгәмәләр укучыда ана теленә мәхәббәт тәрбияләр, телгә карата тирән кызыксыну уятыр дип өметләнәм....

Лл хәрефе белән таныштыру. Белән бәйлеген исем белән сөйләмдә куллануны кертү.

Технологическая карта урока  татарского языка для русскоязычных детей  в 1 классе...

Мин, син алмашлыкларын сөйләмгә кертү.

Мин,син,ул алмашлыклары җөмләләрдә куллану. Мин,син,алмашлыкларын актив кулланырга өйрәнү. [гъ] авазы белән танышу....