Кызыклы математика
план-конспект по математике по теме

Гизатуллина Фануза Наиловна

Математическая игра для начальных классов.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kyzykly_matematika.doc38 КБ

Предварительный просмотр:

Кызыклы математика

Максат: балаларның акыл сәләтен фикерләү тизлеген үстерү. Дәресләрдә алган белемнәрен практикада кулланырга өйрәтү.

                                    Уен барышы.

Берәү,

    Икәү,

         Өчәү,

              Дүртәү...

Санарга өйрәнәбез

Әллә никадәр сан белеп

Кайтабыз өйләргә без.

                             Кызыклы сораулар.

  1. Исемендә сан булган ашамлыклар әйтегез ( өчпочмак, бишбармак, һб)
  2. Саннар кергән нинди мәкальләр, әйтемнәр беләсез? ( “100 сум акчаң булганчы 100 дустың булсын”, “7 кат үлчә, 1 кат кис”, “кырын эш 40 елдан соң да беленер”, һб)
  3. Исемендә сан булган нинди үсемлекләр беләсез? (меңьяфрак, йөзьяшәр, һб)
  4. Нинди сәгатьләр тәүлегенә ике генә тапкыр дөрес вакытны күрсәтә? (ватык сәгать)
  5. Имәндә 6 алма үсә иде. Берсен өзеп алдылар, ничә алма калды? (имәндә алма үсми)

                   Башваткычлар .

  1. Бүлмәнең 4 почмагы бар, аның һәр почмагында мәче. Әгәр һәр мәчегә каршы тагын 3әр мәче утырса, бүлмәдә ничә мәче бар? ( 4 мәче)
  2.  Биш таякның ничә очы бар? Ә биш ярымның? (10,12)
  3. Кушу гамәлләрен генә кулланып, биш 2 ледән 28 санын яз. (22+2+2+2=28)
  4. 37 санын биш 3 ле ярдәмендә языгыз. (33+3=3:3=37)
  5. 24 санын нинди өч бертөрле цифр ярдәмендә язып була? (22+2 яки 8+8+8)
  6. 100 санын биш бертөрле цифр ярдәмендә яз? (33*3+3:3)  (5+5+5+5)*5
  7. Биш 2 ледән 25 санын яса (22+2=2:2)
  8. Бу фигурада ничә турыпочмаклык бар?

   

  1. Илдар күрше авылга 1 сәг 20 мин барган. Ә кайтканда шулараны 80 мин кайткан. Ни өчен шулай икән? (1 сәг 20 мин=80мин)
  2.  Ике әти һәм ике ул  алма ашагннар. Һәркайсы ничә алма ашаган? ( 1 әр алма. Бабай, ата, малай)
  3.  Өстәл өстенең 4 почмагы бар, 1 почмагын кистеләр. Ничә почмагы булды? (5 почмак)
  4.  Бүләдә 4 шәм яна иде. Бер шәмне сүндерделәр. Бүлмәдә ничә шәм калды7 (1 шәм, 3 се янып бетте)
  5.  Икетәй, микетәй

Чабып килә ике тай

Әнә тагын 50 тай,

Шуларга куш кырык тай

Ничә булды, белмәсәң,

Монда торма, чыгып тай! (92 тай)

  1. Көннәрнең исемнәрен дә әйтмичә, саннарын да кулланмыйча, кем 5 көнне рәттән атый алыр? (өченче көн, кичә, бүген, иртәгә, берсекөн)
  2.  Пар ат 20 км юл үтсә, һәр ат ничә км юл үтә? (20 км)
  3.  Нәрсәнең башын да ахырын да табып булмый? (түгәрәк, боҗра)
  4.  Каз һәм бозаулар 25 баш, ә аларның аяклары 70. Ничә каз һүм ничә бозау бар? (10 бозау, 15 каз)
  5.  Бер математик  бик арган, кичке сәг 7 дә йокларга яткан, будильникны иртәнге сәг 9 га  шалтыратырга куеп калдырган.  Будильник шалтыраганчы ничә сәг йокларга туры килер? (2 сәг)
  6. Әхнәф  10  метрлы  бауны  2  шәр  метрлыга  бүлгән. Ул  бауны  ничә  урыннан  кискән? Сызып  күрсәт. (4)

  1. Өч  кызның  8  китабы  бар. Һәр  кыздагы  китапалар  саны  төрле. Өченче  кыздагы  китаплар  саны  калган  ике  кыздагы  китаплар  кадәр. Кызларның  һәркайсында  ничә  китап (2, 2, 4)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Кызыклы грамматика” иленә сәяхәт.3нче сыйныф.

Исем, сыйфат, фигыль сүз төркемнәрен кабатлау.Максат: дәрестә сүз төркеме турында алган белемнәрне кабатлау һәм ныгыту өстендә эшләү;Укучыларның сөйләмен төзекләндерү һәм фикер йөртү сәләтен үстерү;Та...

"Кызыклы математика"

1 нче сыйныф өчен математик диктант...

"Кызыклы сүзләр һәм саннар дөньсында" темасына ачык чара

Татарстан Республикасы Сарман муниципальрайоныКүтәмәле төп гомуми белем бирү мәктәбе  Ачык чара Кызыклы сүзләр һәм саннар дөньясындаҮткәрүче: башлангыч класс укытучысыАбдуллина Кадрия Г...

Кызыклы шәкерт

Урок по татарскому языку...

"Кызыклы грамматика" түгәрәге эш планы

Бу түгәрәккә алынган уеннар, мавыктыргыч күнегүләр. табышмак. башваткычлар, кызыклы әңгәмәләр укучыда ана теленә мәхәббәт тәрбияләр, телгә карата тирән кызыксыну уятыр дип өметләнәм....

Кызыклы биремнәр

Дәресләрдә куллану өчен кызыклы биремнәр...

Интеллектуаль юнәлештәге дәрестән тыш эшчәнлек буенча “Кызыклы математика” курсыннан киңәйтелгән план

ФИО: озайтылган көн төркеме тәрбиячесе Саматова Зөлфия Наил кызы.Дәрестән тыш эшчәнлекнең темасы: математик әкиятләр.Класс: 1 нче б классы.Үткәрү формасы:  дәрестән тыш эшчәнлек.Максат:...