"Хәрефстан иленә сәяхәт"
методическая разработка (1 класс) на тему

Валиева Назиля Масбатовна

Менә без алфавиттагы хәрефләр белән танышуны төгәлләдек. Бүген без сезнең белән бергәләшеп «Хәрефстан» дигән илгә сәяхәткә барабыз. Анда сезгә инде таныш булган 39 бертуган хәреф яши.

Алар барысы да бик эшчән, матур, акыллы. Китап битләреннән балаларга да, олыларларга да иң зур байлыкны – акыл, күңел байлыгын өләшәләр. Ләкин ул байлыкка ия булу гына җиңел түгел.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon lifba_byrme_vnm.doc124 КБ

Предварительный просмотр:

        Укытучы.

-Кадерле балалар! Менә без алфавиттагы хәрефләр белән танышуны төгәлләдек. Бүген без сезнең белән бергәләшеп «Хәрефстан» дигән илгә сәяхәткә барабыз. Анда сезгә инде таныш булган 39 бертуган хәреф яши.

Алар барысы да бик эшчән, матур, акыллы. Китап битләреннән балаларга да, олыларларга да иң зур байлыкны – акыл, күңел байлыгын өләшәләр. Ләкин ул байлыкка ия булу гына җиңел түгел.

«Өйрәтәләр мәктәпләрдә» җыры башкарыла.

1. «Әлифба» башлана

     Сузып «а» авазын.

    А– ана, а – авыл,

   А- Ватан, а – Казаным.

2. Алдымда «Әлифба»,

Каләмем кулымда,

Акыллы дус алар,

Тормышым юлында.

3.Без көлдек тә, еладык та,

Шатландык һәм көендек.

Хәреф арты хәреф белдек,

Сүзләр тездек, сөендек.

4.Кунакка барабыз бүген

«Хәрефстан» иленә.

Юлда авырлыклар булса,

Тырыш, уйлан, иренмә.

5. Юлдаш итеп үзебезгә

«Әлифба»ны алабыз.

Тезелегез ике рәткә,

Сәяхәткә барабыз.

6.Һәркайсыгыз көрәшкә

Кыю итеп атлагыз.

Белгәнне ярып салыгыз,

Авызга су капмагыз.

7. Дусларга уңыш телибез,

Ә үзебезгә - җиңү.

Җиңелгәннең күз яшеннән

Юешләнмәсен җиңе.

Укытучы.

-Без кузгалып китәсе станциянең исеме билгеле түгел.Аны белмичә, без кузгалып китә алмыйбыз. Ләкин борчылмагыз, мин сезгә бер табышмак әйтәм. Табышмакның җавабын белсәгез, без юлга чыга алабыз.

Аз да түгел, күп тә түгел,

Утыз тугыз төп – төгәл.

Тәртип белән тезегез,

Рәттән әйтеп бирегез,

Анны белә һәр бала,

Бу рәт ни дип атала?

Укучылар бергәләп:

-Алфавит!    

Укытучы.

-Димәк, безнең станция «Алфавит» дип атала. «Алфавит» станциясендә сезнең нинди хәрефләр белүегезне, хәрефләр турында өйрәнгән шигырьләрегезне тыңлыйбыз Ул хәрефләрне без нинди китаптан өйрәндек әле? Сезнең җавапны көтәбез.

«Ә» «Әни» дип телем ачылган,

Әни сөйгән, назлаган,

Кайсыбыз соң дәфтәренә

«Әни» сүзен язмаган.

«Л» Өйрәндем мин күп хәрефләр,

          Тырышып, түгеп тирләр.

Бик яраттым «л» хәрефен,

«Әлифба»да «л» да  бар.

«И» «И» хәрефе ипидә бар,

Бар ул «ил» һәм «ирек»тә,

«И» хәрефе «2»легә

Укымаска өйрәтә.

«Ф» Мәктәбебез түбәсендә

Флаг балкый бәйрәмдә.

Кыяфәтем шуңа горур –

Узмый вакыт әрәмгә.

«Б»   Бәр, барабан, уйна, быргы!

        Бар кешеләр ишетсен.

«Б»дан башка бәйрәм югын

Барчасы күреп китсен.

«А»   «А»хәрефе – алмада,

«А» хәрефеагачта.

«А» хәрефен яратабыз,

Өйрәнәбез иң башта.

   Укытучы.

-Балалар, нинди китап исеме килеп чыкты инде?

   Укучылар бергәләп:

-«Әлифба».

  Укытучы.

-Балалар, я , сезне тыңлыйк әле,

                Кем кайсы хәрефне

                Бигрәк тә ошатты,

Я, әйтеп бирегез,

Ачмыйча китапны!

-«Д» хәрефе әйтеп кара,

«Д»дан нәрсә башлана?

«Д»    Мәктәпләрдә һәр көн саен

«Д»дан дәрес башлана.

-«Р»хәрефе, син ни дисең?

«Р» Бик тырышып язган чакта

       Ручка башын ашама!

- Ә калган хәрефләр нәрсә ди икән?

«А» Елмая күктә ай.

Ай-яй биек бу ай!

Айга абыйның да

Буе җитми бугай!

«Б» Очып йөри өстә болыт.

Күренә ул аю булып,

Бүре булып, төлке булып –

Очып йөри – көлке болыт.

«В» Велосипедым, әй, җитез,

Тиз генә йөрсәң әгәр.

Ул бит үзе йөри торган_

Педален әйләндерсәң.

«Г» Таптым мин бер зур гөмбә,

Ләкин юкка тигәнмен,

Әтиемнең эшләпәсе

Икән гөмбә дигәнем.

«Д» Атка кирәк дага да,

Атка кирә дуга да.

Дугасы – җигәр өчен,

Дагасы – җиләр өчен.

Кайсыгыз җигә ала?

Кайсыгыз җилә ала?

«Е»         Чыккан да ерак юлга

Ага да ага елга.

Чаба да чаба алга –

Елга туктамый ялга.

«Ж» Жираф, сиңа читенме?

Син бит озын муенлы!

«З» Үзе хәреф, үзе сан –

Бик аз гына санасаң.

«И» Алдым да кулга иләк,

Торам менә он иләп.

Пешерәм оннан коймак,

Чакырам аннан кунак.

«Й» Йолдыз балкый бүген дә

Татарстан күгендә.

Йолдыз балкый Кремльдә

Һәм минем бүрегемдә.

«К» Безнең олы капкага

Кем анда кат-кат кага?

Тормагыз инде басып –

Кечкенә капка ачык!

«Л» Күзләремнән яшьләр чыкты,

Капкан идем лимоны.

Сары булгач, бик татлыдыр

Дигән идем мин анны.

«М» Белми чама, тиз – тиз чаба,

И, ашыга машина.

Узып китсен – сабыр ит син.

Чыга күрмә каршына.

«Н» Абый гармунда бер көй дә

Уйный алмый нотасыз.

Ә мин менә нотасыз да

Уйный алам хатасыз!

«О» Үзе хәреф - үзе сан –

Бөтенләй санамасаң!

«П» Әти, песи алыйк әле!

Һәммәбез карар идее.

Әгәр песи булмаса,

Мәче дә ярар иде.

Укытучы.

- Катылык билгесе, син ник дәшмисең?

«Ъ» Калындыр минем тавышым,

Катыдыр минем сөйләм.

Күп сөйләмим,мин ахрысы

Батырлар нәселеннән!

Укытучы.

- Нечкәлек билгесенең безгә әйтер сүзе бармы икән?

«Ь» Әти әйтә: «Бик тирән, - ди,

Кешенең күңел күзе.

Яхшы сүздән нечкәрер, - ди,

Кешеләрнең күңеле.»

«Ү» хәрефе үпкәләп чыгып китә башлый.

«Ү» Тик сез генә кирәк, имеш,

Сөйлисез гел, «без» дә «без».

Алай булгач, шигырьләрне

Сөйләгез тик үзегез!

Хәрефләр барысы бергә:

Үҗәтләнмә, «Ү» хәрефе,

Үпкәләмә әле син.

Синсез бәйрәм үтмәгәнне,

Үзең дә бик беләсең.

«Ү» Барыгыз да якын миңа,

Барыгыз да бертигез

Сездән башка мин бит көчсез,

Мине якын итегез!

         

Яңа Бүләк урта гомуми белем бирү мәктәбе

«Хәрефстан иле»нә сәяхәт

        

                   

                                           

                                                       

                                                                         .                           Вәлиева Н. М.-

1 нче категорияле башлангыч сыйныф укытучысы

        Укытучы.

        -        Укучылар, булдыргансыз, алфавитны яхшы үзләштергәнсез. Авазлар һәм хәрефләр сезгә яхшы таныш инде. Йомгак ясап, әйтегез әле миңа, татар телендә ничә хәреф, ничә аваз?

                Укучылар.

                -39 хәреф, 13 сузык аваз, «ь», «ъ» билгеләре аваз белдерми, калганнары тартык авазлар.

                Укытучы.

                -«Алфавит» станциясеннән кузгала алабыз болай булгач. Юлга чыгабыз, балалар, җыр белән юл кыскара, дигән борынгылар. Киләчәк станция «Җырстан» дип атала. Җырлый – җырлый алга сәяхәтне дәвам итик.

                Хор. «Яз җитә» җыры башкарыла.

                Укучылар алдан әзерләгән җырларын башкаралар.

                Укытучы.

                -Менә без шигърият тукталышына килеп җиттек. Исеменнән үк аңлашыла, бу тукталышта нинди бирем көтә безне?

                Укучылар.

                -Шигырь уку.

Укучылар шигырь сөйлиләр.

                Укытучы.

                Сәяхәтне дәвам итик. Алда «Тапкырлык» тукталышы. Монда безнең тапкырлыкны тикшерәләр. Бирелгән табышмакларның җавапларын табырга кирәк.

1.Җир астында җиз бүкән, әйтегез нәрсә икән? (бәрәңге)

2.Утыра бер ак чүлмәк, өстенә кигән йөз күлмәк. (кәбестә)

3. Армый – талмый ат артыннан калмый. (арба)

4.Кечкенә генә йорт, эче тулы корт. (кыяр)

5.Йомры йомшак, сары йомгак, йөгереп йөри чирәмдә. (чеби)

6.Җәен ссоры, кышын ак, аңа шулай яхшырак. (куян)

7. «Алма»,- дисәң дә алалар,

Нәрсә соң ул, балалар?(алма)

8.Урманда бар, кырда юк.

Мунчада бар, өйдө юк. («м» хәрефе)

9.Сыер да бар, атта юк,

Сарыкта бар, кәҗәдә юк. ( «с» хәрефе)

                Укытучы.

                -Укып карыйк әле, бу тукталышның исеме ничек икән?

                Укучылар.

                -«Әдәплелек».

                Укытучы.

                -Әдәпле кеше нинди булырга тиеш әле? Искә төшереп китик.

                Укучыларның җавабы тыңланыла.

                Укытучы.

                - Нинди тылсымлы сүзләр беләсез?

                Укучылар җавап бирәләр.

                -Әле бу гына түгел, мин укыган мәкальләрне сезгә дәвам итәргә кирәк.

  • Гадәтсезнең күлмәге дә сәдәфсез.
  • Шапшак – ялкауның юлдашы.
  • Китап – белем чишмәсе.
  • Яхшы сүз – җан азыгы.
  • Олыласаң олыны – олыларлар үзеңне.
  • Холкы начардан дуслары да качар. 
  • Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел. һ.б.

   Укытучы.

- Алдагы тукталыш «Әкиятханә». Укылган өзекләр кайсы әкиятләрдән алынган?

Укытучы өзекләр укый, балалар җавап бирә.

Соңгы тукталышның исемен бергәләшеп укыйлар - «Хәрефстан» .

Монда хәрефләр белән төрле уеннар уйналына.

М- н, иҗекләрнең урыннарын алыштырып әйт:

ча – бак, ка – ба, ба –та, ру – да, ку – ба, ә - ке, ба – я.

Яңа сүз яса:

зал – сал, зирәк – сирәк, дары – тары, җиләк – чиләк, бәке – пәке, гөл – көл, жәл – шәл.

Бәйрәмнән соң әниләр белән бергә чәй эчү, төрле уеннар уйнау, һ. б.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Һөнәрләр иленә сәяхәт.

“Һөнәрләр аланына сәяхәт” исемле класстан тыш чара. Шулай ук презентация да тәкъдим ителә....

Математика иленә сәяхәт

план конспек по математике для 1 класса...

“Кызыклы грамматика” иленә сәяхәт.3нче сыйныф.

Исем, сыйфат, фигыль сүз төркемнәрен кабатлау.Максат: дәрестә сүз төркеме турында алган белемнәрне кабатлау һәм ныгыту өстендә эшләү;Укучыларның сөйләмен төзекләндерү һәм фикер йөртү сәләтен үстерү;Та...

"Хәрефстан иленә сәяхәт"

Әлифба бәйрәме...

Презентация "Дару үләннәре иленә сәяхәт".

"Дару үләннәре" темасына презентация....

Сыйныф сәгате. Тема: Әдәплелек иленә сәяхәт.

Тема: Әдәплелек иленә сәяхәт.МАКСАТ:Укучыларны үз-үзләрен мәктәптә, җәмәгать урыннарында дөрес тоту кагыйдәләре белән таныштыру, аларны үтәү күнекмәләре белән таныштыру.Сөйләмдә тылсымлы сүзләр куллан...

Хәрефстан

Әлифба белән хушлашу бәйрәме өчен әзерләнгән сценарий...