Татар теленнән дәрес эшкәртмәсе "Кушма сүзләр" 3 нче сыйныф
методическая разработка (3 класс) на тему

Султанова Гульнара Сереновна

                                        Татар теленнән дәрес эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kushma_suzlr._3_nche_syynyf.docx24.97 КБ

Предварительный просмотр:

                                        Татар теленнән дәрес эшкәртмәсе.

                                                       3А сыйныфы.

                  Солтанова Гөлнара Серен кызы –татар теле укытучысы.

Тема:  Кушма сүзләр.

Белем бирү максаты: кушма сүзләр турында төшенчә бирү; аларның ясалышын аңлату, дөрес язарга өйрәтү;

Шәхескә кагылышлы УУГ: уку эшчәнлеге hәм аның мотивлары арасында элемтә урнаштыру.

Регулятив УУГ: укытучы белән бергә уку максаты кую; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; кагыйдәләрне истә тотып гамәлләр кылу.

Танып белү УУГ: логик фикерләүне үстерү гамәлләре башкару ; тиешле мәгълүматны сайлап алу; төп мәгълүматны аеру;

Коммуникатив УУГ: үз фикерләрен төгәл, ачык , аңлаешлы итеп әйтергә өйрәтү.

Тәрбияви максат: укучыларда кеше хезмәтенә хөрмәт, игелеклелек сыйфатлары тәрбияләү.

Җиhазлау:  Ф.Ф. Харисов “Татар теле ” дәреслеге; компьютер, экран, мөстәкыйль эш карточкалары, тикшерү эталоны.

                                                  Дәрес барышы:

  1. Эшчәнлеккә мотивлаштыру.

      “Хәерле көн” җырын җырлау.

-Хәерле көн, укучылар! Татар теле дәресен башлап җибәрәбез.  

  1. Актуальләштерү.

-Эшебезне нәрсәдән башларбыз? (кабатлаудан?).

-Дәфтәрләрегезне ачыгыз hәм число, сыйныф эшен язып куегыз. Матур язу күнегүләре

Ак ашъяулык таптым, җир өстенә яптым. (Кар)

-Укучылар, әйдәгез мини викторина уйнап алабыз. Төркемнәрдә эшләп, баллар җыябыз, һәрбер дөрес җавапка түгәрәк бирелә, соңыннан түгәрәкләр саны буенча җиңүче төркем билгеләнә. Сез әзерме? (Әзер)

1) Кем тизрәк? Сорауларга  тиз арада җавап бирү. -  Сүзләр нәрсәләрдән ясала? (тамыр)

-  Тамырдан  гына торган сүзләр ничек атала? (тамырдаш)

 - Тамырга  сүз ясагыч кушымча ялганса, нинди сүз килеп чыга? (ясалма)

-  Килеш, сан кушымчалары сүз ясауда катнашалармы? (юк)

 2) Кем игътибарлы?  1 нче  төркем- тамыр сүзләрне, 2 нче төркем-ясалма сүзләрне язарга тиеш.

Бакча, тәрбияче, диңгезче, һөнәр, күзлек, балачак, сүз, йөз.

3) Мәкальләрне укыгыз һәм тамыр, ясалма сүзләрне атагыз:

1 нче төркемгә- Батурлык-матурлык.

2 нче төркемгә-Тырышлык-зурлык, ялкаулык-хурлык.

Эшләп карауга бирем.

(слайдта яңа таблица ачыла)

-Ярымутрауда, халыкара, бозваткычта, унбишкә сүзләренең тамырларын һәм кушымчаларын билгеләгез.

-Бу сүзләр нинди мәгънәле сүзләрдән торалар?

 III. Кыенлык урынын , аның сәбәбен билгеләү.

-Сезгә нинди бирем бирелгән иде? (сүзләренең тамырларын һәм кушымчаларын билгеләргә)

-Сез нәрсәне эшли алмадыгыз? (тамырларын дөрес таба алмадык)

-Безгә нинди белемнәр җитми? (бу сүзләрнең ничек ясалышын белмибез һ.б )

-Кыенлыкның сәбәбе нәрсәдә? ( игътибарлыкта, билгеләмәне белмәүдә һ.б)

-Кайсы җаваплар дөрес икән? Ни өчен шулай булды? Кем дәлилләп бирер? (Без бу теманы өйрәнмәдек әле. Бу безнең өчен кыенлык.)

IV.Кыенлыктан чыгу проектын төзү. Уку мәсьәләсен кую.

 -Дөрес уйлыйсыз.

 -Эшли алмаганнар, борчылмагыз!

       -Димәк, хәзер нишлибез? ( яңа тема өйрәнәбез).

-Дәресебезнең темасы нинди булыр дип уйлыйсыз? (кушма сүзләр)

-Үз алдыбызга нинди максат куярбыз?  (яңа билгеләмә белән танышырга; яңа сүзләрне сөйләмдә дөрес итеп  куллана белергә )

- Укучылар, мин сезгә эш планы тәкъдим итәм.

                         

                                                План:

1. Аккош, Караборын сүзләренә игътибар белән карап, билгеләмә чыгарырга.

2 Аларны мәгънәле кисәкләргә аерырга.

3.Тамырларын билгеләргә.

4. Язылышын аңлатырга.

- Сезгә 5 минут вакыт бирәм.

 V.   Яңа белемнәр ачу.

-Ә хәзер hәр төркемнән 1 кеше чыгып схемаларыгызны тактага беркетегез hәм телдән кагыйдәне әйтегез.

-Без үзебезне ничек тикшерә алабыз? ( дәреслектән билгеләмәне укып)

-Дәреслекнең 57 нче битен ачып, билгеләмәне гөҗләп укыгыз.

- Сезнең җавапларыгыз белән туры киләме?

Тактага эталонны элеп куйыйк .

Ак+кош                  Кара+борын

-Киләсе биремебез нинди булыр? (Билгеләмәне ныгыту)

VI.  Беренчел ныгыту.

-Дәреслектә 132 нче күнегүне укып, кушма сүзләрне табыгыз. (чылбырлап)

                         

VII. Яңа белемнәрне куллану.  Индивидуаль эш. Эталон буенча тикшерү.

-Киләсе биремебез нинди булыр? (мөстәкыйль эш)

 Карточкаларда эш:

- Баганалап бирелгән сүзләрдән кушма сүзләр төзегез:

Ак                     бака

Таш                   туй

Сабан                кош

Кулъ                  күмер

Таш                   яулык

     Тикшерү эталоны:            

Аккош

Ташкүмер

Сабантуй

Кулъяулык

ташкүмер

-Кем хата җибәрде?

-Хатаң нәрсәдә иде?

-Кемнәр дөрес эшләде?

VIII. Яңа алган белемнәрне ныгыту.

1.,,Кем күбрәк әйтер?” Кушма сүзләрдән торган кеше исемнәрен әйтегез.

Айнур, Гөлназ, Илнур, Илгизәр, Гөлчәчәк, Илназ, Илшат, Гөлшат, Алсу, Миңсылу, Айсылу... (Рус телендә бу исемнәрне язганда нинди үзгәреш барлыкка килә?)

2. “ Кем зирәк?” 

озын борынлы бөҗәк – озынборын, дарулар сатыла торган бина – даруханә, татарның милли бәйрәме – Сабантуй.

3. Кушма сүзләр белән җөмләләр төзү.

IX. Рефлексия.

 -Дәресебезнең темасы,  максаты нинди иде?

-Максатыбызга ирештекме?

-Кем бүген алган белемен киләчәктә куллана алам, бөтенесен аңладым дип уйлый?

-Кемгә әле белемнәрен ныгытырга кирәк?

-Кемгә бүген бик авыр булды, кемгә ярдәм кирәк?

-Хәзер укучылар, бирелгән таблицаны тутырыгыз да, сорауларыма җавап бирегез.

Раслаулар

+ яки – куй.

  1. Мин дәрестә яхшы эшләдем. Дәреснең темасын аңладым.

  1. Максатка ирештем.

  1. Кушма сүзләр төзи һәм аларны сөйләмдә куллана беләм.

      4.Миңа теманы ныгытырга кирәк әле.

Өй эше: 

-Бик тырышып эшләдегез.  Рәхмәт!

Менә дәрес тә бетте

Хушлашыр вакыт җитте

“4” , “5” укыгыз,

Ә хәзергә хушыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәламәт буласың килсә – спортны ярат! 3 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес планы (рус төркемендә укучы балалар өчен)

Бүгенге көн, заман укучыларының сәламәтлеге мактанырлык түгел. Дәресләремдә укучыларыма спорт белән кызыксынырга, спортның сәламәтлекне ныгытуын аңлатырга тырышам .Сыйныфтагы укучыларның спорт буенча ...

Татар теленнән з сыйныф өчен дәрес конспекты.

Тема:                   Алмашлыклар. Максатлар:информацион-коммуникатив технологияләр куллану шартларында...

4нче сыйныф. Татар теленнән эш программасы (татар төркеме)

Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен эш программасы тәкдим итәм. 2010 елда чыккан прогаммага нигезләнеп төзелде. атнага 3 сәгать (елга 105 сәгать)...

Татар теленнән эш программасы. 3 нче сыйныф

Авторы А.Х.Нуриева, 3 нче сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы. "Школа России"...

Татар теленнән дәрес планы."Бертөрле ике тартыкның янәшә килүе" 2 сыйныф

План-конспект урока по татарскому языку помогает учителям.Так как по татарскому языку мало материалов.План-конспект написан по требованиям ФГОС....

1 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы

1 нче сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы ( ФГОС " Перспектив башлангыч мәктәп" )...

2 нче сыйныф 3 чирек Татар теленнән иҗади диктант

2 нче сыйныф 3 чирек Татар теленнән иҗади диктант...