Сабырлыгы белән көчле әниемнең йөрәге
статья по теме

Назмиева Эльза Римовна

Статья " Сабырлыгы белән көчле әниемнең йөрәге"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sabyrlygybeln_kochle.docx15.68 КБ

Предварительный просмотр:

Сабырлыгыбелән көчле

әниемнең йөрәге!

Әни! Һәр кеше өчен иң кадерле,иң хөрмәтле,иң якын кеше ул.

     Мин үземнең әнием Миндиярова Сәмәрә Мәгъсүм кызы турында язып үтәсем килә. Һәркемгә үз әнисе дөньядагы иң кадерле кеше булган кебек,миңа да үз әнием – кадерлеләрдән кадерлесе.

       70 ел элек 10 август көнне Бүздәк районы Якуп авылында әти-әниләренең беренче шатлыклары булып минем әнием дөньяга беренче авазын сала.Ул ишле гаиләдә тәрбияләнеп үсә.Бәләкәйдән үк тырыш,акыллы, тыңлаучан кыз була.Килем урта мәктәбен тәмамлап Уфа педучилищесына читтән торып укырга керә һәм башлангыч класслар укытучысы һөнәренә ия була.

        Ул үзенең эшен Тугай авылында мәктәптә башлангыч класслар укытучысы булып башлап җибәрә аннан аны Чишмә авылына мәктәпкә күчерәләр.      Тормыш җилләре аны яңадан Якуп авылына кайтара,армияга озаткан Якуп авылы егете әтием Рим белән  1969 елның матур җәй көнен дә гаилә корып җибәрәләр.Алар бер малай һәм ике кызга гөмер бүләк итәләр. Әлеге вакытта уллары Илдус киленнәре Гүзәл белән бергә бик матур итеп дөнья көтәләр.

     Әнием үтә сабыр, таләпчән,гади укытучы булды.40 ел гөмерен балаларга белем дөньясының серле ишекләрен ачырга ярдәм итә.Мин дә әниемнең юлыннан китеп укытучы хөнәрен сайладым.Ул минем беренче остазым.

           Үз эшенә тугры калып 6 оныгына да яшәү серләрен өйрәтә.Изге күңелле картинәй күңеле белән төрле тарафларда эшләгән оныклары белән бергә бер карасаң себерләргә оча,бер карасаң укыганы белән экзамен бирә.Оныклары өчен жанын бирергә дә әзер безнең сөекле әниебез.

     Аның укыткан укучылары әле булса да, олы җанлы,киң күңелле укытучыларын бәйрәмнәрдә котлап, хәлен белеп торалар.Без дә кызлары сеңлем Лиза белән Әнвәр Нургалиевның “Әнкәй“җырындагы сыман “ беребез кояш чыгышында (Ишмәкәйдә) беребез кояш батышында (Богадыда)”- көндә телефоннан әниебезнең хәлен белеп,хәер фатыхасында яшибез.

  Әлеге язмамны әниемнең якынлашып килгән матур юбилеена багышлап, бүләк итүем.

Туган көнең белән котлап әнием

Шигырь язам бүләккә

Дус – туганнар кушылырлар

Минем әйткән теләккә.

Йомшак күңелле әнигә

Изге теләкләр телим

Аңа бәхет – шатлыкны

Ходаем синнән сорыйм!

Яшәгез сез әтки белән,

Тигезлектә бәхеттә

Туган һәрбер таңнарны

Каршылагыз гел берлектә.

Озын гөмер бирсен ходай,

Сез – ике бердәнбергә

Кайгы хәсрәт читләп үтсен

Яшәгез сез гел бергә.

    Иң изге теләкләр белән барлык балаларың,туганнарың исеменнән Иске Богадыда яшәүче кызың Эльза Назмиева.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әниемнең әнисе

Укучының хикәясен укыгач,аның әбисен бик яратуын,аның белән нык горурлануын аңлыйсың.Барлык балалар да үзләренең әбиләрен шулай яратсыннар иде,буыннар чылбыры өзелмәсен иде дип уйлап куясың....

Әниләр көненә багышланган сценарий "Әниемнең җылы кочагы". 4 сыйныф.

4 сыйныф өчен Әниләр көненә багышланган бәйрәм кичәсе сценариясе....

“Дәү әниемнең туган авылы” проект-тикшеренү эше

Проект  - тикшеренү эше  туган як, туган авыл тарихын өйрәнү, җирле төбәк материалларын туплау нигезендә эшләнде...