“Дәү әниемнең туган авылы” проект-тикшеренү эше
проект (3 класс)

Мусина Ания Хасиповна

Проект  - тикшеренү эше  туган як, туган авыл тарихын өйрәнү, җирле төбәк материалларын туплау нигезендә эшләнде

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы мәктәпкәчә

һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен МБГБУ

«Актаныш башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы»

“Дәү әниемнең туган авылы”

проект-тикшеренү эше

                                                    Эшне башкарды:

                                                        3 нче сыйныф укучысы

                                                               Харисова Адилә Илфат кызы

                                                             

                                                           

Эшнең җитәкчесе:

                                                           Мусина Ания Хәсип кызы

Актаныш-2021

Кереш                                                                                

Сөн буена киң җәелә

Богады басулары.

Сөн буена килсәм, арта

Йорәгем ярсулары.

       (Богады җыры) (1 слайд)

Туган авыл, туган нигез hәр кеше өчен бик актуаль мәсьәлә дип уйлыйм. Үзем Актаныш авылында тусам да, дәү әниемнең туган авылы турында проект эше эшләдем.

Дәү әниемнең туган авылы - Богадыга әнием белән без еш кайтабыз. Мине бу авылның килеп чыгышы, үткәне күптән кызыксындыра иде.  Укытучым проект эшләргэ тәкъдим иткэч, бик теләп ризалык бирдем.

Мин алдыма түбәндәге сорауларны куйдым:

1. Авылга  кайчан нигез  салынган,  исеме кайдан  килеп чыккан? 

 2. Элегрәк   заманда   халыкның     тормыш көнкүреше   нинди   булган,   ни белән шөгыльләнгән?

3. Авыл  халкының  гореф- гадәтләре ничек булган?   

4. Авылның бүгенгесе нинди? (2 слайд)

    Эзләнә, тикшеренә, сораша торгач, “Дәү әниемнең туган авылы” исемле проект-тикшеренү эше   барлыкка килде.  

(3 слайд)     

Эзләнү  тикшеренү эшемнең максаты: хәзерге һәм киләчәк буын өчен мәгълүмат туплау,  истәлек  калдыру  

Эзләнү тикшеренү   эшемнең  бурычы: Богады авылының   тарихын   өйрәнү,   сыйныфташларымда   туган   ягыбызга  

карата кызыксыну уяту.        

Эзләнү эшенең актуальлеге: Үткәнебез гыйбрәтле, ә киләчәгебез өметле! 

Эзләнү алымнары: теоретик, эзләнүле, чагыштыру һәм нәтиҗә ясау.      

Эш барышында мин түбәндәге эзләнү-тикшеренү алымнарын кулландым:

музейда,   китапханәдә   эшләргә   өйрәнү;   авылыбызның   өлкән   кешеләреннән  атамалар тарихын сөйләтү, язмаларны редакцияләү; 

географик объектларны фотога төшерү.       (4 слайд)

Куелган максат һәм бурычлардан чыгып, эшемне түбәндәге планда төзедем. Ул   кереш,  төп   һәм   йомгаклау   өлешләреннән,   кулланылган   әдәбият исемлегеннән тора

ЭЧТӘЛЕК

I. Кереш      

1.Тема сайлау.   

2.Эзләнү тикшеренү эшенең максаты һәм бурычлары.  

3. Эзләнү тикшеренү юллары.

II. Төп өлеш  Эзләнү тикшеренү бүлеге

1. Авылга нигез салыну тарихы

2. Элекке заманнарда халыкны тормышы-көнкүреше

3. Авылның бүгенгесе

4. Авылның йөзе – аңың күркәм кешеләрендә  

III. Йомгаклау

IV. Кулланылган әдәбият һәм чыганаклар

Төп өлешне түбәндәге бүлекләр тәшкил итә:

1. Авылга  нигез  салыну  тарихы. 2. Элегрәк заманда халыкның  тормышы,  көнкүреше.

3. Авылның бүгенгесе

4. Авылның йөзе – аңың күркәм кешеләрендә  (6 слайд)

1. Авылга нигез салыну тарихы

Богады авылына 17 гасырда нигез салына. Ул Актаныштан 18 чакрым көньяк-көнбатыштарак, Биҗады елгасы буена урнашкан.Авыл бик борынгы.

Авылның килеп чыгышы турында бик күп риватьләр йори, дип сөйләде мина дәү әнием. Менә шуларның берсен Сезгә дә сөйләп китәм:

Богады авылы Башкортстандагы Каңгы Богады дигән авылдан килеп чыккан. Бу авылда ике бертуган ир бала яшәгән. Әниләре, кече улын кубрәк яратканга күрә, олы улы Мумышмөхэммәт үпкәләп, бу авылдан чыгып китә. Егет Агыйдел буйлап салда йөзеп тошә, оя корыр урын эзләп Шәбез елгасы тамагына туктала. Ә бу урында 3 кызы белән Гәрәй карт яши. Егетне бу карт җылы кабул итә, ялчы хезмәтенә эшкә ала. Вакытлар узгач, Гәрәй карт кече кызын шушы егеткә кияүгә бирә hәм хәзерге Богады урнашкан биләмәсен аларга тапшыра. Егет шунда ой сала, балалар үстерә, авыл зурая хәм авылга “каңгы” сүзен тошереп калдырып Богады дип исем бирә. (7 слайд)

2. Элекке заманнарда халыкның тормышы-көнкүреше

Элекке заманнарда халыкның тормышы-көнкүрешен өйрәнү өчен  Богады авылы тарихы музеена юл тоттым

Ниләр генә юк монда?!!

Җирлек кешеләренең элеккеге шәхси әйберләре, эш кораллары, өй кирәк-яраклары, кием – салымнары саклана бу музейда. Төрле елларда чыккан акча купюралары, дан казанган богадылыларның бүләкләре,  фотографияләре,   орден-медальләре дә бихисап. (8 слайд)

Элек Богады авылы бик данлыклы исәпләнгән, ул вакытта яшәгән халык ял да итә белгән, эштән дә курыкмаган. Музейда сакланган эш кораллары, иске акчалар, читек, калфаклар шул хакта сөйли.     

Элек-электән  үк    авыл   тирәсендә  терлекчелек   һәм  игенчелек белән  шөгыльләнгәннәр. Кара  туфраклы  уңдырышлы  басуларда иген  үүскән. Бодай, арпа, тары   һәм   башка   культуралар   иккәннәр. Ашлык  бик  уңган.  Ул  сату  өчен  дә  җиткән.   Мал – туарны  да  күп  асраганнар.  

Халык кәрәчин тапса  клубка барган, күңел ачкан. Кар эреп ялан ачылгач, кичке  уеннга чыкканнар: багана ярышы, лапта, качышлы, сызыклы, ташлы уеннар уйнаганнар.

Авыл урманнарга бай булган. Эш коралларын агачтан ясаганнар. Олы Бүләк- олы урман булганга, ә Кече Бүләк-кече урман булганга шундый атама биргәннәр, Каенсазы урманында каен үзеннән үзе усә торган булган, анда торф чыгарганнар, ягарга кулланганнар. (9-10 слайдлар)

Бөек Октябрь революциясенә кадәр, Богады авылында мәдрәсә булмаган. Мулла яки остабикә өендә укыткан.

1917 елдан соң, Яңа Әлемнән килгән Накый мулла салдырткан мәчеттә белем ала башлаганнар.

1924 елда авылда мәктәп салына башлый, 1929 елда салынып бетә. Беренче укытучы - Сәфәрдән Муллаян Туктаров дигән кеше була .

1960 елда 7 еллык мәктәп 8 еллыкка үзгәртелә. Директор Разов Миргаяз абый була.

1966 елда 8 еллык мәктәп урта мәктәпкә эйләнә.

Мәктәпнен материал-техник базасы елдан ел баетылып тора. Күрәсез, мәктәп буген танымаслык булып узгәргән. Бүгенге көндә мэктәпнең җитәкчесе Салихов Васил Максут улы..Тарих музее да шушы бинада урын алган.

         Авылда “Кояшкай” балалар бакчасы да бар.Ул 1967елның 22 нче окятбрендә ачылган.Бүгенге көндә бакчада 40 бәләкәч тәрбия ала икән. Беренче балалар бакчасы исә 1989 елда ачылган (11 слайд)

3. Авылның бүгенгесе

Богады авылы елдан – ел яңара, матурлана. Авылда мәктәп, мәдәният йорты, китапханә, мед пункт, мәчет бар......

Авылда беренче  клуб сугыштан соңгы чорларда ук авыл осталары тарафыннан салынган була.  Бу 1946-1947 еллар тирәсе була.....

1969 нчы елда төзелгән мәдәният йорты, быел гына капиталь төзекләндерелгән. Мәдәният йорты каршында хор, халык театры эшли

1984 елда Богады үзешчәннәре Мирсәй Әмирнең  “Тормыш җыры”спектаклен сәхнәләштерә, зур уңышка ирешәләр. Шушы әсәр белән Богады театры “Халык театры” исемен ала.

Бугенге көндә дә театр коллективы үз исеменә тап төшерми, яңадан-яңна әсәрләр белән халык күнелен яулый. Быел исә,театр коллективлары арасында үткән район ярышында Фоат Садриевның “Җәмиләнең җенләнүе”  әсәрен сәхнәләштереп  4 урынны яулады. (12 слайд)...........

Элек-электән татар авылларының күрке, йөзек кашы булып Аллаһ йорты — мәчет саналган. 1995елда халык көче белән Богады авылында мәчет төзелеп ачыла. Шуннан бирле мәчет халыкка хезмәт итә, иман нуры тарата. Мәчет төзүгә зур өлеш Низамов Хәләф Мирзамөхәммәт  улы кертә, ә мәчеткә аның әнисе хөрмәтенә “Өммегөлсем” дип исем бирелә. Мәчет манарасының биеклеге 18 метр. Ул 5 авылга хезмәт итә.  (13 слайд)..........

4. Авылның йөзе – аңың күркәм кешеләрендә  Шулай да авылларның иң зур байлыгы - аның халкы. Богадыдыда да хөрмәткә лаек кешеләр күп яшәгән һәм яши......

Яңгырдан сүнгән учактай

Кабат кабына алмам.

Сүзләреңне җиде түгел,

Җитмеш кат үлчә, балам.....
Ләйлә апа Дәүләтова сүзләре бу.....Ул Богады  авылы кызы..... Дәү әнием алар белән озак еллар күрше яшәгән. Әнием аның шигырьләрен укырга ярата, яттан сөйли......

Ләйлә Дәүләтова - язучы, шагыйрә, җырчы, журналист.

Күп тамашачылар яратып караган “Адәм белән hава” тапшыруын алып баручы.. “Яшисен килеп яшә”  “Кеше булып кал” дип аталган китаплар, җырлар авторы. (14 слайд)

Йомгаклау

Йомгалап шуны әйтәсем килә, мин  куйган максатыма  ирештем дип уйлыйм. Богады турында шактый күп белешмә тупладым.  Музейда,   китапханәдә   эшләргә   өйрәндем;   язмаларны редакцияләдем,   объектларны фотога төшердем.....     Киләчәктә мин  бу проект эшен  дәвам итәргә, тагын да тулыландырырга уйлыйм.

 

Игътибарыгыз өчен рәхмәт....

Кулланылган әдәбият һәм чыганаклар

1. Гарипова Ф.Г. Аккошлар иле – Актанышка сәяхәт. Казан: ТӘһСИ, 2010. 167 б.

2. Саттаров Г.Ф. Татар топонимиясе. Казан: Казан ун-ты нәшр., 1998. 198 б.

3. Хуҗин Й.А., Моратов Ф.М. Актаныш – туган җирем. Казан: Идел-Пресс, 2010. 500 б.

4. Хәлиуллин И. Актанышым – ак илем. Казан: Идел-Пресс, 2010. 544 б

5. “Туган якны өйрәнү” музее материаллары. Бай тарихлы авылым


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Классный час на тему "Туган авылым - горурлыгым"

Классный час о родной деревне на татарском языке....

Туган авылым-Кошманым

Туган авыл - Кошман тарихы турында эзләнүләр......

И минем туган авылым, и минем туган җирем!

Туган авыл темасына багышланган сыйныф сәгатенең план-конспекты....

Туган авылым - Якуп авылы

Стихотворение " Туган авылым - Якуп авылы"...