Әниемнең әнисе
статья (4 класс) на тему

Укучының хикәясен укыгач,аның әбисен бик яратуын,аның белән нык горурлануын аңлыйсың.Барлык балалар да үзләренең әбиләрен шулай яратсыннар иде,буыннар чылбыры өзелмәсен иде дип уйлап куясың.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл niemnen_nise.docx19.03 КБ

Предварительный просмотр:

Әниемнең әнисе

Әбием була минем,

Әби генә түгел әле

Ул минем дәү әнием.

(Ә.Бикчәнтәева)

1933 нче елның беренче сентябрендә Сәхипгәрәй һәм Зәкиябануның дүртенче баласы булып дөньяга тагын бер кыз аваз сала. Аңа яратып Мияссәмә исеме кушалар. Бу безнең әбиебез – әнкәебез була.Әнкәйдән соң тагын ике кыз – Мөршидә һәм Фәһадә туа. Шулай итеп, гаиләдә 6 кыз җыела.

Алар бик тату, акыллы, ипле кызлар булып үсәләр. Чөнки алар белән әле әтиләренең әнисе – картыкайлары да яши. Менә шул картыкайлары аларга күз-колак булып, барлык эшләрнең серенә өйрәтеп үстерә.

Картыкайлары бик дини була. Кичләрен кызларныүз янына җыеп, төрле гыйбрәтле әкиятләр сөйли, догалар өйрәтә. Әкиятләре гел яхшылык, яхшы кешеләр, яхшы эшләр турында була.Бу тәрбия шул тиклем үтемле булган, әнкәй безне- оныкларны хәзер дә аның сүзләре белән тәрбияли “Картыкай шулай дип әйтә иде,”- ди.

Әнкәй, ашап туйгач, бервакытта да табынны җыештырмый калдырмый. Бездән дә шуны таләп итә. Табынны фәрештәләр канатларын җәеп саклап торалар, табынны җыештыргач кына  җыялар, көтеп арып бетәләр дип, ашап туюга ук табынны җыя башлый. Без дә тик утырмыйбыз, аңа булышабыз.

Ул шулай, сиздерми генә, безне кечкенәдән үк эшкә өйрәткән икән. Аның акыллы сүзләре, акыллы эшләре бик күп, ул аларны җайлап кына безгә дә аңлата. Әрләми, кычкырмый, ә барыбер үзенчә эшләтә, төзәтә.

Тәлинкәдә ашны калдырма, бәхет ярмаң төбендә кала; авызны зур ачып иснәмә, эчеңә шайтан керә; идәнне ишек төбеннән түгел, ә түрдән башлап себерергә (кайгы түргә үтмәсен) кирәклеген дә безгә әнкәй аңлатты.

Әнкәй белән әткәй тугыз бала – тугыз кыз тәрбияләп үстергәннәр. Кызганыч әткәй бик иртә үлеп киткән, мин аны белмим дә.

Хәзер әнкәйнең 9 кызы, 9 кияве,15 оныгы, 9 оныкчыгы бар.  Ул һәрберебезне ягымлы йөз белән каршы ала, әллә нинди матур, ягымлы иркә сүзләр әйтеп, алдына утыртып сөя, елап та ала.

Әнием аңа карап: “Без бәләкәй чакта әнкәй андый түгел иде, без аның күз карашыннан куркып үстек,”-ди.

Бәлки, шулай булгандыр да, чөнки алар көн-төн колхоз эшенә йөргәннәр; балаларын иркәләргә, сөяргә вакытлары да, хәлләре дә калмаган.Минем әнием дә дәү әнисе белән үскән.Әнкәй биреп җиткерә алмаган җылыны аларга дәү әниләре биргән.

Йортта өлкән кешеләре булган балалар бик бәхетле алар. Мин дә шуңа күрә үземне бәхетле саныйм. Әнкәемә озын гомер, ныклы сәламәтлек, бәхетле картлык телим.

Озак яшә әле, әнкәй!  

Кәзкәй башлангыч мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы Фәрдиева Зөһрә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әниләр көненә багышланган сценарий "Әниемнең җылы кочагы". 4 сыйныф.

4 сыйныф өчен Әниләр көненә багышланган бәйрәм кичәсе сценариясе....

Сабырлыгы белән көчле әниемнең йөрәге

Статья " Сабырлыгы белән көчле әниемнең йөрәге"...

“Дәү әниемнең туган авылы” проект-тикшеренү эше

Проект  - тикшеренү эше  туган як, туган авыл тарихын өйрәнү, җирле төбәк материалларын туплау нигезендә эшләнде...