Разработка урока родного языка в 3 классе "Чыршы бәйрәме"
план-конспект урока (3 класс) на тему

Открытый урок на региональном семинаре

Скачать:


Предварительный просмотр:

                                                                                Садыкова Гульсиня Минзарифовна,

                                                                                учитель родного языка и литературы  

                                                                                первой квалификационной  категории

                                                             

                                               

Урок

Чыршы бәйрәме

(3 нче сыйныф)

Белем бирү максаты: “Чыршы бәйрәме” текстындагы яңа сүзләр белән таныштыру.

Үстерү максаты: укучыларның логик фикерләү сәләтләрен үстерү.

Тәрбия бирү максаты: телне өйрәнүгә уңай мөнәсәбәт уяту.

Дәреснең предмет нәтиҗәсе: куян булып киенә төзелмәсен куллана белү, чыршы бәйрәме турында лексиканы өйрәнү.

Җиһазлау: презентация, карточкалар (өләшмә материал), уенчык чыршы, чыршы уенчыклары, үзбәя битләре, смайликлар, “Чыршы” җыры аудиоязмасы.

Дәрес барышы

I.Оештыру.

1. Исәнләшү, уңай психологик халәт тудыру.

2. Дежур укучы белән әңгәмә.

II. Фонетик күнегү.

1.”Татарча да яхшы бел” (Ш.Маннур) шигырен күмәкләп сөйләү.

 2. Ишетеп аңлау күнегүләре үткәрү.

- [ч] авазы кергән сүзләрне билгеләгез.

Кыш бабай,чыршы, кыш, чана, дус, чаңгы, бәйрәм,чыга.

-Укучылар, хәзер нинди ел фасылы? (Кыш.)

III. Актуальләштерү.

1.Өй эшен тикшерү.

- Өй эше итеп сезгә чыршы рәсеме ясап килергә иде, без сезнең өйдә ясап килгән чыршы рәсемнәре белән күргәзмә ясадык, тактаны бизәдек. Өй эше өчен үзбәя битләрегезгә билгеләр куегыз.  (Үзбәя.)

2. Табышмакларга җавап бирү, кроссворд чишү (презентацион материал белән эш).

Кышын тауда шуалар, җәен җыеп куялар. Нәрсә ул? (Чана.)

Пар-ат кышын мине урманга илтә. (Чаңгы.)

Зең-зең килә, тимер тәкә тиң килә.

Берсен-берсе куа килә, тояклары шуа килә. (Тимераяк.)

Тимераякта шуу урыны? (Шугалак.)

Тәңкә карлар сибелгән, җир ап-акка күмелгән.

Чыршы, каен, имән кардан чикмән кигән.

Бу кайчак?  (Кыш.)

- Вертикаль буенча нинди сүз килеп чыкты? (Чыршы.)

IV. Яңа материал өйрәнү.

1. Дәреснең темасын билгеләү.

-  Тиздән нинди бәйрәм җитә? (Яңа ел бәйрәме.)

-  Яңа ел бәйрәменең күрке – чыршы, шуңа күрә  без тагын нинди бәйрәм дип тә әйтәбез? (Чыршы бәйрәме.)

- Димәк, бүгенге дәресебезнең темасы нинди? ( Чыршы бәйрәме.)

- Бүген без “Чыршы бәйрәме” текстындагы  яңа сүзләр белән танышырбыз.

 Бәйрәмгә чыршы бизи башларбыз һәм чыршыга беренче уенчыгыбызны эләбез.

(Бер укучы чыршыга уенчык элә.)

2. Яңа сүзләр белән таныштыру. Яңа сүзләрнең әйтелеше өстендә эш.

Көндезге сәгать икедә  [көндөзгэ сәгъәт икэдә] - в два часа дня

Әзерләдек  [әзэрләдэк] - приготовили

Куян булып киенә [къуйан булып кийэнә] - одевается зайчиком

Шигырь сөйли [шигъыр сөйли] - рассказывает стихотворение

Җырлый  [җырлый] - поёт

Бии  [бии] – танцует

 3. Яңа сүзләр кулланып, ситуатив күнегүләр эшләү.

  - Как скажешь о том, что:

- вы в два часа дня кушали;

- мама приготовила суп;

- мальчик одевается зайчиком;

- мой друг рассказыват стихотворение;

- Алсу красиво поёт;

- девочка на празднике танцует?

(Җавап биргән һәр укучы чыршыга уенчык элә.)

4. Карточкалар (өләшмә материал) буенча эш.

а)“Тәрҗемәче” уены. Яңа сүзләрне тәрҗемәсе белән уку.

В два часа дня - ...

Приготовили - ...

Одевается зайчиком - ...

Рассказывает стихотворение - ...

Поёт - ...

Танцует - …

б) Яңа сүзләрне дәфтәрләргә язу.

Көндезге сәгать икедә - в два часа дня

Әзерләдек - приготовили

Куян булып киенә - одевается зайчиком

Шигырь сөйли - рассказывает стихотворение

Җырлый - поёт

Бии - танцует

в) “Чыршы бәйрәме” текстын уку.

г) Русча җөмләләрнең татарчасын тексттан табу.

- Найдите из текста предложения:

- праздник начинается в два часа дня;

- я рассказываю стихотворение;

 - сегодня в школе будет праздник ёлки;

-  мы на праздник приготовили концерт;

-  с нами будут ученики второго, третьего класса;

- Петя одеваетя зайчиком.

(Җавап биргән һәр укучы чыршыга уенчык элә.)

5. Физкультминут. “Ак куянкай” уены.

6. Күнегүләр эшләү (арточкалар буенча эшне дәвам итү).

 1нче күнегү

 Җөмләләрне дәвам ит (продолжи). 1) Без бәйрәмгә концерт … . 2) Бәйрәм көндезге сәгать икедә … . 3) Мин шигырь … .

4) Ләлә белән Валя … . 5) Марат, Олег, Наташа … . (Үзбәя.)

(Укучылар чыршыга уенчыклар  эләләр.)

2 нче күнегү

Переведи по образцу.

Одевается зайчиком – куян булып киенә.

Одевается волком –

Одевается медведем –

Одевается Снегурочкой -     (Укучылар чыршыга уенчыклар  эләләр.)  (Үзбәя.)  

3нче күнегү

 Дополни диалоги. Поговори с соседом по парте.

  – Рөстәм, син нәрсә булып киенәсең?

     -  ... . Ә син?

     -  ... .                                  (Һәр пар чыршыга уенчык  элә.)    (Үзбәя.)

 7. Чыршы турында шигырьләр сөйләү.

(Шигырь сөйләгән һәр укучы чыршыга уенчык элә.)

V. Рефлексия

- Без бүген дәрестә нишләдек?

(Яңа сүзләр өйрәндек, “Чыршы бәйрәме” тексты белән таныштык, чыршы бизәдек.)

- Дәрес сәзгә ошадымы? Кәефләрегез ничек? Смайликлар  белән үзегезнең кәефләрегезне күрсәтегез әле.

VI. Йомгаклау.

Билгеләр кую.

-Үзбәя битләрегезгә төп билгеләрегезне куегыз.  (Үзбәя битләрен җыеп алу.)

 VII. Өйгә эш бирү.

1)“Чыршы бәйрәме” текстын сәнгатьле укырга; 2) текстның эчтәлеге буенча сорау җөмләләр төзергә; 3) эчтәлек буенча рәсем ясарга.

- Карагыз әле, чыршыбыз нинди матур булды! Әйдәгез аңа җырыбызны җырлап күрсәтик.

Күмәкләп “Чыршы” җырын башкару.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

разработка урока родного (марийского) языка и литературного чтения.

Тема урока "Мом тунемнет - тудым шке кидет дене ыште".  Проведение урока по трбованиям нового стандарта, использование элементов инновационных технологий....

разработка урока родного (марийского) языка и литературного чтения.

Тема урока "Молан тунемнет - тудым шке кидет дене ыште".  Проведение урока по трбованиям нового стандарта, использование элементов инновационных технологий....

Разработка урока родного русского языка для 2 класса "Ржаной хлебушко - калачу дедушка"

Разработка урока родного русского языка для 2 класса "Ржаной хлебушко - калачу дедушка"...

Разработка урока родного языка по теме «Д-т деп үннерге болгаш үжүктерге быжыглаашкын» для 1 класса.

План – конспект  урока родного языка по теме  «Д-т  деп  үннерге  болгаш  үжүктерге  быжыглаашкын» для 1 класса  на тувинском языке....

Методическая разработка урока родного языка

Методическая разработка интегрированного урока родного (татарского) языка для русскоязычных детей 2 класса...

Методическая разработка урока родного языка "Оскертилге кожумаа".

https://infourok.ru/metodicheskaya-razrabotka-uroka-өskertilge-kozhumaa-po-rodnomu-yazyku-dlya-4-klassa-6619790.html...