Дуслык белән көчле без.
план-конспект урока (1 класс)

Ибраһимова Энҗе Сәлим кызы

1нче сыйныф татар төркеме өчен дәрес эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл duslyk_beln_kochle_bez.docx18.52 КБ

Предварительный просмотр:

Туган телдә әдәби уку дәресе. Ибраһимова Энҗе Сәлим кызы, югары категорияле туган (татар) тел һәм  әдәбияты укытучысы

Сыйныф: 1 (татар төркеме)

Тема: Дуслык белән көчле без.

Максат: Р. Вәлиеваның “Дуслык” шигырен уку,  И. Мазнинның «Давайте дружить» шигыре белән чагыштыру.

Бурычлар:  Укучыларның сүзлек байлыгын  арттыру һәм сәнгатьле уку    күнекмәләрен үстерү. Шигырьләрнең эчтәлеге буенча уйланырга, үз хисләрен матур итеп әйтә белергә өйрәтү.Укучыларда чын дуска хас  булган сыйфатлар  булдыру.

Дәрес тибы. Яңа тема өйрәтү дәресе.

Җиһазлау: интерактив такта, презентация, карточкалар, дәреслек.

Дәрес барышы.

I.Оештыру моменты (эшчәнлеккә әзерлек). (1–3 минут) Исәнләшү.Сыйныфта уңай психологик халәт тудыру.

Исәнмесез  балалар!

Матур  үтсен  көнегез!

Көләч  булсын  йөзегез!

Булыгыз  сез  әдәпле,

Тәрбияле, матур   гадәтле.

Дөрес,  матур  утырыйк,

Тырышып  җавап  бирик.

  • Менә шундый күтәренке кәеф белән  дәресебезне башлап җибәрик.

II.Белемнәрне актуальләштерү. Проблемалы ситуация булдыру.

(Тактага кояш рәсеме эленгән)

  • Укучылар, карагыз әле, кояшыбызга нәрсәдер булган. Аңа нәрсәләр җитми? (Кояшка нурлар кирәк)
  • Әйдәгез әле, кояшка булышыйк, нурларны үз урынына куйыйк. Аның өчен нурларга язылган сүзләрне укыйк. (ялганчы, саран , кайгыртучан, тәртипсез, юмарт, сер саклаучы, гадел, мактанчык, ялкау, ярдәмчел,тугры, игътибарлы)
  • Кояшыбыз балкып, көлеп торсын өчен кайсы нурларны сайларсыз?(тыйнак, сер саклаучы, юмарт, акыллы, гадел, ярдәмчел,тәртипле, игътибарлы, тугры)

Укучылар чиратлап сүзләрне укыйлар һәм кояшка беркетәләр.        

  • Укучылар, бу сүзләр кем турында? (дуслар турында)
  • Ә кем соң ул дус?(балаларның җаваплары)
  • Димәк, бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшербез? (Дуслык турында)        
  • Укучылар, бүгенге дәресебезнең темасы - дуслык. Дәресебездә дуслык турында сөйләшербез, яхшы дуслар сайларга өйрәнербез. Р. Вәлиеваның “Дуслык” шигырен укырбыз.
  • Шигырьне укыганчы фонетик күнегү эшләп алыйк.
  • Балалар, экранга игътибар белән карагыз әле.  (Слайд 1) Анда тизәйткеч язылган. Тизәйткечне укыйбыз.(Кара, кара карга кырга китте.)
  • Кайсы аваз кабатлана?  ([къ],[к])
  • Салмак кына укыгыз, тавышны көчәйтегез, кычкырып укыгыз.
  • Ә хәзер малайлар һәм кызлар арасында кечкенә генә ярыш үткәрәбез. Тизәйткечне кем яхшырак, дөрес итеп әйтер икән?
  • Булдырдыгыз, барыгыз да тырыштыгыз, дуслык җиңде.

III. Яңа теманы аңлату(өйрәнү).

1. Р. Вәлиеваның “Дуслык” шигырен уку.

- Ә хәзер, әйдәгез, шигырьне укыйбыз. Бу шигырьне Р. Вәлиева язган.

Укучылар, мин сезгә бу шигырьне укыйм, ә сез игътибар белән тыңлагыз. Шигырьдә нәрсә белән нәрсә дус икән? ( шигырьне укытучы укый)

- Шигырьне эчтән тагын бер кат укыгыз.

- Кайсы сүзләр аңлашылмады? (күк, иген, кыр)

- Ә хәзер шигырьне укыйбыз. (шигырьне балалар  сәнгатьле итеп укыйлар)

2. Сорауларга җавап бирү.

- Зәңгәр күл нәрсә белән дус?

- Иген нәрсә белән дус?

- Җәй, чишмә һ.б?

 - Ә син кем белән дус?

3. Ял итү.

Бездә дуслык.

    Бер – кулларны алга сузабыз.

Ике – кулларны күтәрәбез.

       Өч – кулларны як-якка сузабыз.

 Дүрт – кулларны төшерәбез.

                 Бер, ике, өч – бездә дуслык, бездә көч.

4. Әсәрләрне чагыштыру.

-  Балалар, сез рус телендә әдәби укудан дуслык турында нинди шигырь укыдыгыз? (И. Мазнин «Давайте дружить»)

(Экранда  И. Мазнин шигыре) (Слайд 2)

Давайте будем 

Дружить друг с другом, 

Как птица — с небом, 

А поле — с плугом, 

Как ветер — с морем, 

Трава — с дождями, 

Как дружит солнце 

Со всеми

нами!..

  • Укучылар, бу ике шигырь бер-берсенә охшаганмы? (Әйе)
  • Нәрсә нәрсә белән дус? Санап чыгыгыз.
  • Бу  шигырьләр безне нәрсәгә өйрәтә? (дус булырга, тирә – якны, табигатьне яратырга өйрәтә.)
  •  Балалар,  бу шигырьләрдәге иң мөһим сүзне әйтегез әле. (дуслык)
  • Укучылар, чын дус нинди булырга тиеш?

5. Ныгыту.

- Укучылар, сезнең алда сүзләр язылган тасмалар бар. Сез аларны тәртип буенча урнаштырсагыз, мәкаль килеп чыгар. (Йөз сумың  булганчы, йөз дустың булсын.Дуслык - зур байлык.)

  • Укучылар, кешегә дуслар кирәкме? (балаларның җаваплары)
  • Кешегә дус һәрвакыт кирәк.Мин сезгә хәзер дуслыкның формуласын өләшеп чыгам. Сез аны игътибар белән укыгыз һәм исегездә калдырыгыз. Ул алдагы тормышыгызда, бигрәк тә дуслар сайлаганда ярдәм итәр дип уйлыйм. Чөнки дуслык ул - иң матур, иң күркәм хис. Ул  хисне бер вакытта да   югалтырга ярамый.(Слайд 3)
  • Дустың булмаса – эзлә;
  • Таптың икән - сакла;
  • Аның һәрвакыт кадерен бел;
  • Иң мөһиме - беркайчан да югалтма.
  1. Рефлексия (дәреснәтиҗәсе).
  • Укучылар, без бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләштек? (дуслык турында сөйләштек)
  • Дәресебез сезгә ошадымы?
  • Сез дә миңа бик ошадыгыз, тырышып эшләдегез. Молодцы! Дәресебез тәмам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Классный час Дуслык бит ул-тормыш үзәге

Классный час   Дуслык бит ул-тормыш үзәге...

презентация "Дуслык"

презентация "Дуслык " 3класс...

вечер дружбы народов "Дуслык купере"

разработка вечера дружбы народов на татарском языке проведенный для воспитателей ГПД района при участии 2х-3х классов. Цель работы : воспитание у учащихся любовь к народам республики, их традициям и о...

Дуслык белән көчле без!

классный час в начальных классах...

Чын дуслык

Рус мәктәбенең 3 нче сыйныфы (рус төркеме, Хәйдәрова Р.З.) өчен....

Татарстан җире - дуслык иле

Кичә уздырыласы зал бәйрәмчә бизәлгән. Залда “Әссәламәгаләйкүм” җыры яңгырый. Балалар милли киемнәрдән залга узалар һәм ярым түгәрәкләнеп басалар....

урок мужества "Туган илем- дуслык тынычлык иле"

Вечер- встреча с ветеранами ВОВ (разработка на татарском языке)...