Ь хәрефе.
план-конспект урока (2 класс)

Татар теленнән ачык дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Ь хәрефе31.63 КБ

Предварительный просмотр:

    Саба муниципаль районы Олы Арташ төп гомумбелем бирү мәктәбе

                                             Тема: Ь  хәрефе

           ( Татар теленнән ачык дәрес эшкәртмәсе, 2нче сыйныф)

 

                                                          Укытучы: Гайсина Г.Я.          

       

                                            2017нче уку елы

Тема: Ь  хәрефе

      Дәреснең максаты: нечкә иҗек ахырындагы ь хәрефе, я,ю,е хәрефләре алдыннан килгәндә, тартыкларны аерып укуны      аңлату һәм дөрес һәм матур язу күнекмәләрен ныгыту,

-укучыларның фикерләү һәм ярдәмләшү сәләтен үстерү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре (УУГ):

— дәреслектә ориентлаша белү;

— төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру;

— дәреслек һәм эш дәфтәрендәге мәгълүматлар белән эшли белү.

Регулятив УУГ:

— кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;

— гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

— үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;

— тормыш тәҗрибәсен куллану;

— эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.

Шәхескә кагылышлы УУГ:

— күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;

— үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;

Коммуникатив УУГ:

— тормыш тәҗрибәсен куллану;

— күршең белән хезмәттәшлек итү

Җиһазлау: компьютер, экран, проектор.

                                              Дәрес барышы:

I. Оештыру өлеше.

.

    -Хәерле көн, укучылар!

    -.......

Елмаеп карагыз дөньяга,

Яшәве рәхәт бит шулаймы?

Елмаеп карасаң көн саен,

Укырга да уйларга да бик җайлы!

(Укучыларның бер-берсе белән исәнләшү этабы: «Бир бишне-ун булсын, эшебез уң булсын»

II.Актуальләштерү

    1.Өй эшен тикшерү.

III.Уку мәсьәләсен кую.

1. Әкият уку.

           Яшәгәннәр, ди, Ана теле  илендә төрле-төрле хәрефләр: тартыклар, сузыклар. Алар бик дус булганнар, бер-берсенә кунакка да йөрешкәннөр.«С» хәрефе «Ә»гә кунакка килгән, «Л» хәрефе «Е» янына кунакка йөргән. 

         Хәрефләр бик күңелле һәм дус яшәгәннәр. Ләкин алар арасында ы хәрефенең яртысына охшаган бер хәреф булган икән. Ул хәреф белән беркем дә дус булмаган. Хәрефләргә аның аваз белдермәве ошамый икән.

           -Син нинди хәреф инде.аваз да белдермәгәч,—дигәннәр алар. Менә ул хәреф - ь. (Укытучы ь хәрефенә курсәтә һәм исемен атый). Бу хәреф бер аваз да белдермәгән, сөйләшә дә белмәгән, бер читтә дәшми генә боегып тора, ди.

            Беркөнне хәрефләр сузләр төзергә уйлаганнар. Бу аларның яраткан эшләре икән. Хәрефләр төзисе суз табышмакта яшеренгән, ягез әле табыгыз: Бертуктаусыз йөри, Урыныннан кузгалмый. (Сәгать.) Хәрефләр менә шул сәгать сүзен төзергә тотынганнар. Ләкин аларның сәгат килеп чыга икән.

 

-Нишләптер безнең килеп чыкмый,—диешкәннәр хәрефләр,—т авазы  «сәгать» сүзендә—нечкә, ә безнекендә калын килеп чыга. Шуннан соң «Ә» хәрефе әйткән, ди:

 

-Хәзер үзем басам да т не нечкәртәм! (сәгәтә килеп чыккан, ди.)

—Юк, синнән булмады, узем эшлим,—ди икән «И» хәрефе.

—Нәрсә килеп чыкты? (Сөгати.)

—Безнең тагын бернәрсә дә килеп чыкмады,— дигәннәр хәрефләр. —Нәрсә эшләргә соң? Бәлки.сез ярдәм итәрсез, балалар? —Нечкәлек билгесе, безнең янга кил, зинһар!—дигәннәр хәрефләр. Ул бик шатланып ярдәмгә килгән дә сүз ахырына баскан. —Ә хәзер нинди сүз килеп чыкты?

—Сәгать.

Хәрефләр бик шатланганнар һем шуннан бирле нечкәлек билгесе белән дә дуслашканнар, аны гел кунакка чакыра башлаганнар, ди.

 

 21 слайд.  Җәйге ям.ле иртәдә

                        Көн уянган сәгат.тә

                        Күңелле, дуслар белән

                        Ял итү  табигат.тә.

  • Язгөл, бу шигырьдә нинди хәрефләр төшеп калган?
  • Мәликә, нечкәлек билгесе бу сүзләрдә ни өчен куелган?

3.Матур язу.

Бер юл  Ь билгесе хәрефен язу.

4.Сорауларга җавап бирү.

-Укучылар, бу хәреф турында нәрсәләр әйтә аласыз?

5. Ямьле сүзенә фонетик анализ ясау. Шул сүз белән җөмлә төзү.

 2 слайд.   Аера да, нечкәртә дә-

                  Шундый билге

                  Нечкәлек,

                  Кирәк сүздә язмый калсаң,

                  Бозылачак эчтәлек.

                                          Җ.Дәрзаман

-Шигырьгә нинди исем куяр идегез? (ь билгесе, тартыкны аеру билгесе).

-Димәк,  бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барачак?

- ь билгесе,  тартыкны аеру билгесе турында.

IV.Тема өстендә эш.

  1. 3 слайд.

яшь                                      дөнья                         фильм                      

кәгазь                                   дәрья                         руль

ямьле                                   көньяк                       асфальт

2.  ь хәрефе кергән сүзләрне кычкырып уку.         

       - Мәликә. ни өчен бу сүзләр  өч төркемгә  бүленеп язылган?

       -Ә хәзер шул төркемдәге сүзләрне дәвам итегез. (Укучылар

   җавап эзлиләр,   үз фикерләрен җиткерәләр)

       -Димәк, Язгөл, ь хәрефе нинди эшләр башкара? Сезнең фикерләр?

       -

4 слайд. Ь хәрефене:

-иҗекне нечкәртә,

-тартыкларны аерып уку өчен, е, ю, я хәрефләре  алдыннан,

-рус теленнән кергән сүзләрдә тартыкны нечкәртә.

                                   Ял минуты

-И, балалар, күрегез,

Тышта әнә нинди көз.

-Әйе, әйе, күрәбез,

Көз килгәнен беләбез.

-Я, әйтегез, сөйләгез,

Ничек килә икән көз?

-Кошлар очты көньякка,

Канат кагып еракка.

Аюлар өн казыды

Бик тирән итеп базны.

Балыклар да тындылар,

Су төбенә чумдылар.

Агачлар ялангачлар,

Җилләрдә чайкалалар.

3. Күнекмәләрне ныгыту.

   1. Модель төзү.

                                                           Ь хәрефе

иҗекне нечкәртә        

е, ю, я алдыннан тартыкларны    аера                                                        

рус  теленнән кергән сүзләрдә тартыкны нечкәртә

2. -  Дөнья, дәрья, көньяк  сүзләрен кертеп җөмләләр төзетү һәм җөмләләрне дәфтәргә язу.

3.  ...нчы күнегү.(Парларда киңәшләшеп эшләү.)

-Биремне укыгыз.

-Иҗекләргә бүлегез.

-Бу сүзләр ничек әйтелә?

-Нечкәлек билгесе бу сүзләрдә ни өчен куелган?

-Сүзләрне юлдан-юлга ничек күчерергә була?

V.Рефлексия. Карточка белән эш.

Нокталар урынына «ь» куеп, сүзләрне дөрес итеп укыгыз һәм языгыз.

Көн... як, сәгат..., сөм...я, шигыр..., Ил...яс, кәгаз..., дөн...я, яш.., төн...як, ям..., Мәр...ям,  Сәгыйт...

VI.Йомгаклау.

1.-Нәрсә белергә теләгән идек?

   -Нәрсәләр белдек?

  - Үзегез өчен нинди яңа белемнәр алдыгыз?

2. Өй эше бирү:  нче күнегү.

                         

1)  Нокталар урынына ь хәрефен куеп язарга.

2)  Ни өчен куелганын аңлатырга.

3)  Иҗади эш. ь хәрефе кергән сүзләр белән сынамышлар уйларга.

-

Нокталар урынына «ь» куеп, сүзләрне дөрес итеп укыгыз һәм языгыз.

Көн... як, сәгат..., сөм...я, шигыр..., Ил...яс, кәгаз..., дөн...я, яш.., төн...як, ям..., Мәр...ям,  Сәгыйт...

Нокталар урынына «ь» куеп, сүзләрне дөрес итеп укыгыз һәм языгыз.

Көн... як, сәгат..., сөм...я, шигыр..., Ил...яс, кәгаз..., дөн...я, яш.., төн...як, ям..., Мәр...ям,  Сәгыйт...

-И, балалар, күрегез,

Тышта әнә нинди көз.

-Әйе, әйе, күрәбез,

Көз килгәнен беләбез.

-Я, әйтегез, сөйләгез,

Ничек килә икән көз?

-Кошлар очты көньякка,

Канат кагып еракка.

Аюлар өн казыды

Бик тирән итеп базны.

Җилләрдә чайкалалар.

Нокталар урынына «ь» куеп, сүзләрне дөрес итеп укыгыз һәм языгыз.

Көн... як, сәгат..., сем...я, шигыр..., Ил...яс, кәгаз..., дөн...я, яш.., төн...як, ям..., Мәр...ям,  Сәгыйт...


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Уку дәресе "Н хәрефе булган сүзләрне уку.Әниләр темасына бәйләнешле сөйләм үстерү"

Урок в 1 классе помогает  правильно произносить и запомнить произношение трудных букв....

Тартык [ң] авазы һәм ң хәрефе.

Язарга өйрәнү дәресенә презентация....

Әлифба 1 класс к хәрефе

Интерактив такта өчен презентация к хәрефе белән таныштыра...

Әлифба.1кл.Щ хәрефе.

Әлифбадан 1  класс өчен дәрес планы....

"С" хәрефе

"Перспектив башлангыч мәктәп" программасы буенча 1 нче сыйныфта уздырылган татар теле дәресе....

М хәрефе булган сүзләрне уку

Әлифбадан дәрес эшкәртмәсе...

Тема: м хәрефе һәм авазы

1) М хәрефе һәм авазы белән танышу; сүзләрдә ишетеп (м) авазын күрсәтү; иҗекләрдән сүзләр, сүзләрдән җөмлә төзү.2) Сөйләм телен баету. Яңа лексика белән таныштыру...