3 класс тест "Синонимнар"темасы
тест (3 класс)

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек  буенча (авторлары Ч.М.Харисова, Г.Р. Шакирова) "Синонимнар" темасына тест сораулары, бәяләү тәртибе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sinonim_temasyna_test_3_klass.docx16.94 КБ

Предварительный просмотр:

3 нче класс  укучылары өчен туган тел (татар теле) буенча тест

1. Нәрсә ул синоним сүзләр?

а)төрле мәгънәне белдерүче сүзләр

б)охшаш мәгънәле сүзләр

2. Йорт сүзенең синонимнарын табып, астына сызыгыз

а) өй

б) сурәт

в) бина

г) кеше

3. Синонимнар булган җөмләләрнең номерлары күрсәтелгән рәтне билгелә.

(1)Борын-борын заманда бер патшалык булган. (2)Патшаның исеме Сыйфат икән. (3)Аның бик матур, акыллы, зифа, асыл, ягымлы, чибәр кызлары булган. (4)Һәм бер көнне бу патшалыкка батыр, матур, акыллы, кыю егетләр килгән. (5)Кызларны сайлый башлаганнар, барысы да берсеннән - берсе матур булганга аера алмаганнар һәм үзләре дә бу патшалыкта калырга рөхсәт сораганнар.

а) 1,2,3

б) 3,4

в) 1, 3, 5

г) 4,5

4. Синоним сүзләр булган  рәтләрне күрсәтегез.

а) Чибәр, сылу, матур, зифа

б) Олы, дәү, нәни, өлкән

в) Начар, яман, әшәке, яхшы

г) Кызу, кайнар, эссе

5. Уңган сүзенең синонимы

а) Җыйнак

б) Ялкау

в) Тырыш

Үзбәя

5 дөрес җавап – “5”ле

4 дөрес җавап – “4”ле

3 дөрес җавап – “3”ле

2 дөрес җавап – “2”ле

Дөрес җаваплар:

1) б      2) а,в      3) б     4) а,г    5)в


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Һөнәрләр темасы буенча татар теленнән ачык дәрес (4 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле)

Укытучы яңа теманы аңлата, укучыларда татар теле дәресенә кызыксыну уяна....

"Бәйлекләр" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе 3 класс

Дәрескә кыскача аннотация :Класс: 3 классДәрес темасы: «Бәйлекләр»Тип : яңа белем һәм күнекмәләр бирү.Дәрес озынлыгы: 1 дәрес (45 минут). Максат: бәйлекләр турында ...

2 класс. Рәсем. Дәреснең темасы. Графика “Урманда”.

Дәрестә төп эшчәнлек графика төшенчәсен бирү, белемнәрне тикшерү һәм гомумиләштерү булды. Әңгәмә, күзәтү, таныштыру методлары кулландым. Укучылар төрле мәгълүмат чыганакларын кулланып линия,штрих аша ...

Урок по ФГОС во 3 классе по кумыкской литературе. Дарсны темасы: А. Магъаматов «Мени анам»

Урок по ФГОС во 3 классе по кумыкской литературе.Дарсны темасы: А. Магъаматов «Мени анам»Дарсны муратлары: Яшланы таныш этмек шу автор булан ва ону хабары булан.Шу хабарны гьакъында ойлашмаг...

2 нче сыйныф. Әйләнә-тирә дөнья белән танышу дәресе. 1. Программа темасы: «Сәламәтлек һәм куркынычсызлык". 2. Дәрес темасы: «Машинадан саклан!»

2 нче сыйныф. Әйләнә-тирә дөнья белән танышу дәресе. 1.         Программа темасы: «Сәламәтлек һәм куркынычсызлык". 2....

сүз темасы диктант 2 класс

диктант по теме "Сүз" по родному языку...

3 класс тест "Синонимнар"темасы

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек  буенча (авторлары Ч.М.Харисова, Г.Р. Шакирова) "Синонимнар" темасына тест сораулары, бәяләү тәртибе...