Эссе на тему Современный учитель ( на татарском языке)
статья

Ситдикова Айгуль  Азатовна

Хәзерге заманда укытучы нинди булырга тиеш? Балаларны нәрсәгә өйрәтергә? Ничек өйрәтергә? Миндә гел шундый сораулар туып кына тора.

Заманнар үзгәрә, җәмгыять һәм кешенең үзара аралашуы үзгәрә. Укытучының вазифасы гына үзгәрми: белем бирүче кеше буларак кына түгел, күп кенә дөньяви сорауларга җавап бирүче кеше буларак та.

Укытучы ул балаларга нур алып килә торган кеше. Укытучы белемгә омтылышлы, тәрбияле, балаларны ярата торган булырга тиеш.

Миңа укытучы һөнәре бик ошый. Класска килеп кергәч, укучыларының нурлы йөзләрен күрү үзе бер бәхет. Ләкин балалар синең дәрескә теләп йөрсен өчен бик күп тир түгәргә кирәк.

Һәрбер  бала үзенә бер шәхес. Һәрберсенең дөньяга карашы,  үсеше, кызыксынулары төрле-төрле. Ике бертөрле бала юк ул. Укытучының педагогик осталыгы, һәрбер баланың индивидуальлеген күреп, аңа якын килеп эшләүдә, дип уйлыйм мин. Баланың  татарча матур итеп сөйли белү теләген үстерергә, аны сүндермәскә кирәк. Балага уңышлы ситуация булдырырга кирәк. Индивидуальлек принцибын  үз эшемдә кулланганда мин класста да, өйдә дә эшләрне дифференциаль формада бирергә тырышам, балаларны класстан тыш эшләргә катнашырга өндим.

Хәзерге рус теллелек заманында татар телен укыту авырая. Кайбер татар балалары да  рус балаларыннан әллә ни аерылмый. Татар теле укытучысы буларак, минем максатым укучыларны татар теле белән кызыксындыру, аңа карата мәхәббәт, ихтирамлылык уяту. Мин уз максатыма уен аша ирешергә булдым.  Башлангыч сыйныф укучыларына дәрес саен яңа уеннар, игътибарны җәлеп итә торган матур-матур рәсемнәр табарга тырышам. Укучыларым татар хәрефләренә ясаган рәсемле карточкалар буенча эшләргә яраталар. Миңа кушылып сүзләрне кабатлыйлар, шул рәсемнәр буенча үзләре сораулар бирә-бирә, кечкенә генә хикәяләр төзиләр. Кайбер укучылар, хәттә, өйдә үзләре карточкалар ясап, фонетик күнегүләрне үткәрү буенча бер-берсе белән ярышалар. Шулай ук дәрес вакытында физик ял минутларына да зур игътибар бирәм. Балалар туп ыргыту, эзләр буенча йөрү кебек уеннарны бик яратып уйныйлар.

Мин үз балаларым өчен өмет тудырырга һәм терәк булырга, аларга ягымлы мөнәсәбәт күрсәтергә, эшемә иҗади килергә тырышам. Үземнең педагогик нәтиҗәмне көткәндә, сабыр булырга, иң авыр ситуацияләрдә дә гел яхшыга гына ышанырга омтылам.   

Шулай итеп, балаларга якын килеп, аларга телгә карата кызыксыну уятып, үз максатыма ирешермен дип уйлыйм. Киләчәктә дә педагогик осталыгымны камилләштереп, киңәйтеп  зур хәрефтән Укытучы дигән исемгә лаек булырмын дип ышанам.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esse.docx14.96 КБ

Предварительный просмотр:

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Эссе на тему "Современный урок: опыт, идеи, рекомендации"

В данной работе к эссе прилагается конспект и презентация урока....

Научно-исследовательская работа учителя на татарском языке.

Научно-исследовательская работа учителя на татарском языке.Дидактическая игра в начальной школе....

Эссе на тему: Современные формы организации совместной деятельности младших школьников на уроке

Эссе на тему: Современные формы организации совместной деятельности младших школьников на уроке ...

Педагогический совет по теме: "Современный урок - как основа эффективного и качественного образования". Доклад по теме: "Современный учитель"

В своей педагогической практике учителя начальной школы используют разнообразные формы, средства и методы обучения, направленные на формирование активности учащихся и способствующие повышению качества...

педагогическое эссе на тему: "Современное образование: надо ли оглядываться на прошлое."

Педагогическое эссе на тему: "Современное образование: надо ли оглядываться на прошлое."...

Конкурсное испытание "Я-учитель". Эссе "Гражданская позиция современного учителя".

Конкурсное испытание "Я-учитель". Эссе "Гражданская позиция современного учителя"....