Дәвамчанлык
материал (1 класс)

Закирова Гульшат Нигматулловна

Доклад 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dvamchanlyk.docx15.81 КБ

Предварительный просмотр:

Мәктәп һәм балалар бакчасы арасында дәвамчанлык

«Мәктәптә белем бирү бервакытта

да буш урыннан башланмый,

ә һәрвакыт бала үсешенең аерым

бер стадиясенә таяна” дип язган

Лев Семёнович Выготский.


Мәктәп белән балалар  бакчасы белем бирүнең бер үк юнәлештә эшләүче ике чиктәш буыны ул. Әгәр бала мәктәпкә әзерлексез килсә, класста ул үзен уңайсыз хис итә, чөнки балага бөтенләй яңа булган мохитка күнегергә туры килә.Балалар мәктәпкә ныклы әзерлек белән килсен өчен балалар бакчасы һәм мәктәп арасында дәвамчанлык булуы мөһим.Мәктәп ягыннан караганда дәвамчанлык-балаларның балалар бакчасында алган беренчел белем һәм күнекмәләргә нигезләнеп һәм шул белемнәрне исәпкә алып барыла.Ә балалар бакчасы ягыннан караганда дәвамчанлык ул-мәктәп таләпләренә ориентлашу, мәктәптә белем алуны дәвам итү өчен кирәк булган белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

Без дәвамчанлыкны өч юнәлештә алып барабыз:

1)методик эш;

2)балалар белән эш;

3)әти-әниләр белән эш.

Без бу балалар бакчасы белән бер коллектив булып берничә ел дәвамында бергә эшлибез. Ел башында мәктәп һәм балалар бакчасы арасында дәвамчанлык планы төзелә. План педколлектив киңәшмәсендә тикшерелә һәм кабул ителә. Киңәшмәләрдә шулай ук коллектив алдында торган бурычлар тикшерелә,эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясала. Методик эш план буенча алып барыла.
План нигезендә укытучылар балалар бакчасына занятиеләргә керәләр, мәктәпкә укырга керүче бала кечкенәдән үк күзәтелә. Тәрбияче белән киңәшеп җитешмәгән яклар төзәтелә. Гимназиягә  укырга керүче балалар өчен 1 нче класста ачык дәресләр үткәрелә. Балалар бакчасы балалары мәктәпкә экскурсиягә керәләр: класслар һәм музей белән танышалар. Тәрбияче белән киңәшеп мәктәпкә керүче балаларны мәктәпкә әзерләү
программасы төзелә. 1 нче октябрьдән укучылар мәктәпкә әзерлек классларына йөри башлыйлар. Әзерлек классларында үтелгән материал занятиеләрдә ныгытыла,кабатлана. Шулар нәтиҗәсендә безнең гимназиягә балалар ныклы әзерлек белән киләләр.Тәрбиячеләр үзләре тәрбияләп үстергән балаларның белемнәре белән даими кызыксынып торалар:
дәресләргә керәләр. Укытучы мәктәпкә кергән балаларны күзәтеп,тәрбиячеләргә киңәшләр бирә.
   
Балалар бакчасы балалары эшләгән эшләрдән, ясаган рәсемнәрдән гимназиядә, мәктәп балалары эшләгән эшләрдән , рәсемнәрдән балалар бакчасында күргәзмәләр оештырабыз. Балалар бакчасы балалары каршында мәктәп балалары тарафыннан концерт, театрлар күрсәтелә. Мәктәптә “Соңгы кыңгырау” бәйрәмендә укырга керүче балалар да чыгыш ясыйлар. “Белем бәйрәме”ндә исә тәрбиячеләрне һәм балалар бакчасы балаларын мәктәпкә кунакка чакырабыз.
     
Балалар бакчасында үткәрелгән ата-аналар җыелышларында катнашабыз, “Баланы мәктәпкә ничек әзерләргә?”, “Балада ихтыяр тәрбияләү”,күзәтүчәнлек тәрбияләү, белемгә кызыксыну тәрбияләү һ.б. темаларга ата-аналар җыелышларында чыгышлар ясыйбыз. “Ачык ишекләр” көне үткәрәбез. Бу көнне әти-әниләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирәбез.
        Шушы барлык эшләр нәтиҗәсендә безнең мәктәпкә ныклы әзерлек белән киләләр, балалар бакчасында мәктәпкә күчүдә авырлык сизмичә,уңышлы гына укып китәләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Балаларны рухи-әхлакый тәрбияләүдә дәвамчанлык”

.Бала әхлак тәрбиясен иң беренче чиратта гаиләдә ала.Нәрсә соң ул дәвамчанлык? Минем фикеремчә, бу - баланың аң һәм физик үсешендә өзеклек яки кискен сикереш ясамыйча, гаиләдә, балалар бакчасында алып...

Доклад:"Мәктәп һәм балалар бакчасы белән дәвамчанлык"

Доклад:"Мәктәп һәм балалар бакчасы белән дәвамчанлык"...

Балалар бакчасы һәм лицей арасындагы дәвамчанлык.

Безнең "Йолдыз" балалар бакчасы белән лицей арасында ныклы элемтә урнашкан. Ел башында  һәм балалар бакчасы лицей арасында дәвамчанлык планы төзелә. План педколлектив киңәшмәсендә тикше...

Башлангыч һәм төп белем бирүдә дәвамчанлык (математика дәресләре мисалында)

Проблемы преемственности между начальным и средним звеном....

Чыгыш . Мәктәп һәм бакча арасында дәвамчанлык.

laquo;Мәктәпкә әзер булу – укый, яза, саный белү генә түгел,Мәктәпкә әзер булу – укырга өйрәнергә әзер булу.»...