Балалар бакчасы һәм лицей арасындагы дәвамчанлык.
статья на тему

Безнең "Йолдыз" балалар бакчасы белән лицей арасында ныклы элемтә урнашкан. Ел башында  һәм балалар бакчасы лицей арасында дәвамчанлык планы төзелә. План педколлектив киңәшмәсендә тикшерелә һәм кабул ителә. Киңәшмәләрдә шулай ук коллектив алдында торган бурычлар тикшерелә,эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясала. Методик эш план буенча алып барыла.Тәрбиячеләр мәктәпкә әзерлек төркеме белән лицейга киләләр, дәресләр карыйлар, укучылар һәм укытучылар бергә очрашабыз. Балаларда укуга кызыксынучан караш уятабыз. Шулай ук 1 сыйныфта укыган балаларның “ачык дәресләрендә”катнашалар.  Балалар  укучылар булып карыйлар. Укытучы математика дәресе буенча төрле сораулар бирә. Балалар бу дәресләрдә теләп катнашалар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл preemstvennost.docx18 КБ

Предварительный просмотр:

Безнең "Йолдыз" балалар бакчасы белән лицей арасында ныклы элемтә урнашкан. Ел башында  һәм балалар бакчасы лицей арасында дәвамчанлык планы төзелә. План педколлектив киңәшмәсендә тикшерелә һәм кабул ителә. Киңәшмәләрдә шулай ук коллектив алдында торган бурычлар тикшерелә,эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясала. Методик эш план буенча алып барыла.Тәрбиячеләр мәктәпкә әзерлек төркеме белән лицейга киләләр, дәресләр карыйлар, укучылар һәм укытучылар бергә очрашабыз. Балаларда укуга кызыксынучан караш уятабыз. Шулай ук 1 сыйныфта укыган балаларның “ачык дәресләрендә”катнашалар.  Балалар  укучылар булып карыйлар. Укытучы математика дәресе буенча төрле сораулар бирә. Балалар бу дәресләрдә теләп катнашалар.

Без укытучылар, мәктәп балалары белән берлектә ата-аналар җыелышлары, гаилә бәйрәмнәре уздырабыз, “Ачык ишекләр” көне үткәрәбез. Балалар укытучылар белән якыннан таныштырыла. Бу көнне әти-әниләрне кызыксындырган сорауларга җавап алабыз. “Баланы мәктәпкә ничек әзерләргә?”, “Балада ихтыяр көче тәрбияләү”, күзәтүчәнлек тәрбияләү, белемгә кызыксыну тәрбияләү һ.б. темаларга уртак ата-аналар җыелышлары уздырабыз. “ Булачак укучы үстерәбез” дигән проблема буенча әти-әниләр белән анкеталар үткәрәбез.

Без һәрбер бәйрәмнәрне, кичәләрне, чараларны бергә уздырабыз. Мәктәпкә укырга керүче балалар һәм мәктәп балалары белән берлектә төрле ярышлар үткәрәбез. Балалар бакчасы балалары мәктәпкә экскурсиягә баралар: класслар һәм музей белән танышалар.

Мәктәптә “Соңгы кыңгырау” бәйрәмендә укырга керүче балалар да чыгыш ясыйлар. “Белем бәйрәме”ндә исә балалар бакчасын тәмамлап киткән балаларны бакчага кунакка чакырабыз. Әти-әниләр, мәктәп укучылары, бакча балалары белән берлектә “Уңыш бәйрәме”,   “ Яңа ел бәйрәме”, “Әниләр көне”, “Тукай бәйрәме”,  һ.б. бәйрәмнәр үткәрәбез.

Шушы барлык эшләр нәтиҗәсендә безгә килгән бакча балалары мәктәпкә  әзерлек белән китәләр, балалар бакчасыннан мәктәпкә күчүдә авырлык сизмичә,уңышлы гына укып китәләр. Бу эшләребезнең нәтиҗәсе булып, балаларның укудагы уңышлары тора. Безнең өчен бу бик зур шатлык.

Балаларның сәламәтлеген саклау – җәмгыятьтә иң әһәмиятле юнәлеш, чөнки сәламәт бала – ил киләчәге.

Бүгенге көндә “сәламәтлек” төшенчәсенә 300 билгеләмә бирелгән. Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы билгеләмәсе буенча, сәламәтлек – авырулар яки физик кимчелекләр булмау гына түгел, ә физик, психик, социаль яктан уңышка ирешү.

Кешенең сәламәтлеге , беренче чиратта, яшәү рәвешеннән тора. Сәламәт яшәү рәвешенә түбәндәгеләр керә:

  1. Уңай социаль тирәлек
  2. Рухи-әхлакый камиллек
  3. Хәрәкәт
  4. Чыныгу
  5. Рациональ туклану
  6. Шәхси гигиена
  7. Начар гадәтләрдән баш тарту
  8. Уңай эмоцияләр.

Мәктәптә сәламәтлек саклау технологияләре шәхескә юнәлтелгән технологиягә нигезләнеп тормышка ашырыла. Шулай ук төрле билгеләмә бирелә. Н.К.Смирнов укучыларда сәламәтлек культурасы, шәхси сыйфатлар тәрбияләү, сәламәтлекнең кыйммәте турында күзаллау формалаштыру, сәламәт яшәү рәвеше алып баруга юнәлгән барлык педагогик технологияләрне бергә “сәламәтлек саклау технологияләре” дип карый.

В.Д.Сонькин фикере буенча, “сәламәтлек саклау технологиясе ул –

  1. Баланы мәктәптә укыту шартлары ( мәсәлән, стресслар булмау)
  2. Укыту процессын яшь, шәхси үзенчәлекләргә карап оештыру
  3. Уку һәм физик нагрузканың бала мөмкинлекләренә туры килүе
  4. Оештырылган хәрәкәт режимы

Петров билгеләмәсе “сәламәтлек саклау технологияләре – белем бирү процессындагы барлык субъектлар –укучы, педагог һ.б.ның рухи, интеллектуаль, физик сәламәтлеген саклау, ныгыту, үстерүгә максималь шартлар тудыручы система.

Сәламәтлек саклау технологияләренең типлары:

  1. Сәламәтлек саклаучы – прививкалар, рациональ туклануны оештыру, витаминнар бирү
  2. Сәламәтләндерүче – физик әзерлек, чыныгу, гимнастика, массаж
  3. Өйрәтүче - мәктәптә укытылган предметларның темалары булырга мөмкин
  4. Тәрбияләүче – класстан тыш чаралар, конкурс, фестивальләр.

Сәламәтлекне саклау позициясеннән дәрескә анализда түбәндәгеләр исәпкә алынырга мөмкин:

  1. Класс-кабинеттагы шартлар: температура, яктылык, тавыш һ.б.
  2. Эшчәнлек төрләре – язу, сорауларга җавап бирү, тыңлау, мәсьәлә чишү һ.б. норма 4-7 эш төре. Һәрберсенә 7-10 минут вакыт бирелә.
  3. Физкультминутка . 15-20 минуттан соң 1 минут дәвамында үткәрелә. 3 күнегү 3әр тапкыр кабатлана.

Укыту- тәрбия процессында , шушы рәвешчә, һәр яктан сәламәт балаларны тормышка әзерләргә тиешбез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гаиләдә ата –ана белән бала арасындагы каршылыклар һәм аларны хәл итү юллары

Нәрсә соң ул конфликт ?  Конфликт- ике кешенең яки социаль төркемнең бер үк дәрәҗәдә югары бәяләнгән әйбергә ия булу өчен бәхәсләшүе, бәрелеше . Конфликт ул-бәхәс, ызгыш, бер-береңә үпкә , бер-бе...

Сәләтле балалар һәм авыр үзләштерүче балалар белән эшләү план- прграммасы

Сәләтле балалар һәм авыр үзләштерүче балалар белән эшләү план- программасы 4 класс укучыларын белән эшләү өчен төзелгән. Класста 6 укучы.Башка милләт балалары булганлыктан, татар теле һәм әдәбия...

Доклад:"Мәктәп һәм балалар бакчасы белән дәвамчанлык"

Доклад:"Мәктәп һәм балалар бакчасы белән дәвамчанлык"...

Методическое пособие "Зиһенлелек бакчасы"

Данный сборник математических задач содержит более 300 интересных задач...

Автор әкиятләре белән борынгы әкиятләр арасындагы идея уртаклыгы

ldquo;Белдекле Керпедә кунакта” бүлеге буенча татар мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен “Автор әкиятләре белән борынгы әкиятләр арасындагы идея уртаклыгы “ темасына дәрес эшкәртмәсе....