Методическое пособие "Зиһенлелек бакчасы"
учебно-методический материал по математике по теме

Билалова Гульфия Галимулловна

Данный сборник математических задач содержит более 300 интересных задач

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon sbornik_zadach_bilalova_g.g.doc227.5 КБ

Предварительный просмотр:

       Зиһенлелек бакчасы

(Башлангыч сыйныф укытучысына  ярдәмгә логик мәсьәләләр җыентыгы)

                                            Кукмара, 2017

                                           

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының

“Пычак урта мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Төзүче: Билалова Гөлфия Галимулла кызы, Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районыны “Пычак урта мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең югары квалификацион категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Рецензент: кафедры физико-математических наук, ассистент кафедры медицинской физики, КФУ- А.В.Халиуллина

Кереш сүз

Программада бирелгән күнегүләр билгеле бер дәрәҗәдә белем бирү, күкнекмәләр булдыру белән бергә, укучыларның акыл сәләтен  дә үстерә, фәнни белемнәр, гомум уку күнекмәләре дә бирә.  Ләкин  яңа буын белем стандарты идеяләрен тормышка ашыра торган хәзерге мәктәптә программа кысаларына “сыймаган”, стандарт булмаган мәсьәләләр һәм биремнәрнең әһәмияте тагын да арта төшә.

Стандарт булмаган мәсьәләләрне эшләүнең төп максаты:

  • зирәк зиһенле балаларны табу, үстерү максатыннан, укучыларның интеллектуаль ихтыяҗларын  кирәкле математик материал белән канәгатьләндерү.

  Аларның бурычлары:

  • иҗади фикерләү сәләтен үстерү;
  • эзләнү-тикшеренү күнекмәләре бирү;
  • танып-белү офыгын киңәйтү.

           Методик әсбап укучының күзәтүчәнлеген, дөрес нәтиҗәләр ясавын, логик фикерләвен аерым күнегүләр системасы ярдәмендә һәр дәрестә камилләштерә бару мөмкинлеген тудыра. Шунлыктан  бала теләсә нинди очракта да, әйтик, катлаулырак - зирәклеккә бирелгән мәсьәләләрне чишкәндә дә югалып калмый.

           Әлеге  җыентыкта бирелгән мәсьәләләр дәвамчанлыкны күз уңаенда тотып, җиңелдән катлаулыга бару тәртибендә, 1 нче - 4 нче сыйныф укучылары өчен төзелгән. Логик фикерләүгә бирелгән мәсьәләләр, арифметик табышмакларны дәресләрдә, бәйге-чараларда, укучыларны фән  олимпиадаларына әзерләгәндә кулланырга мөмкин.  

1 нче сыйныф

  1. Гөлфирә шакмакның һәр ягын төсле карандашлар белән буямакчы була. Аңа ничә төсле карандаш кирәк?
  2.  Айрат белән Алсуның 3 әр алмасы бар.Айрат бер алмасын Алсуга бирде, һәркайсының ничәшәр алмасы булды?
  3. Аю нарат күркәсе җыя иде. 7 не җыйгач, агачтан егылып төште һәм бер күркәсен җуйды. Аюның барлыгы ничә күркәсе калды?
  4.  Бер бит кәгазьне урталай бөкләделәр, аннары-тагын урталайга. Бөкләнгән урыннан кәгазьне кистеләр. Ничә кисәк килеп чыкты?
  5. Үлчәү тигез тора. Аның бер тәлинкәсендә 4 кг лы гер, икенчесендә-2 кг.лы гер һәм бер тартма сок. Сокның авырлыгы күпме?
  6. Сәлимнең кесәсендә 6 мең сумлык ике кәгазь акчасы (купюра) бар. Кәгазь акчаның берсе 5 меңлек түгел. Сәлимнең нинди акчалары бар?
  7. Өстәлнең 4 почмагы бар. Бер почмагын кискәннән соң, өстәлнең ничә почмагы булыр?
  8. Мальвина- 3 конфет, ә Пьеро 4 кә күбрәк конфет ашаган. Алар икесе бергә ничә конфет ашаганнар?
  9. Йорт куяны 2 тәлинкә бал ашаган, Пятачок йорт куянына караганда 1 тәлинкәгә күбрәк, ә Винни-Пух Пятачок ашаган кадәр 2 тапкыр ашаган. йорт куяны һәм Винни-Пух икесе бергә ничә тәлинкә бал ашаган?
  10.  Үлчәү тәлинкәсенең берсендә 1 карбыз һәм 2 кг.лы гер, ә икенчесендә 8 кг. лы гер ята.Әгәр үлчәү тигезләнеш хәлендә булса, карбыз ничә кг?
  11.  Артык сүзне алып ташлагыз: яңгыр, банан, күлләвек, баткаклык, итек.
  12.  Галия бүген 6 тапкыр еламый калды, аның энесе Булат аннан 4 кә кимрәк еламый калды. Алар икесе бергә ничә тапкыр еламый калганнар?
  13.  Галия тәлинкәләрнең яртысын юды, калган дүртесен Булат ватты. Башта барысы ничә тәлинкә булган?
  14.  Галиянең өч пар кызыл бияләйләре булган. Булатның бияләйләре бер парга күбрәк икән, тик алар зәңгәр төстә булган. Балаларның икесенең сул кул бияләйләре ничә булган?
  15.  Ике туры сызык үткәрсәң, дәфтәр бите ничә кисәккә бүленә алачак?
  16.  Елга аркылы салынган күпер 13  бүрәнәдән төзелгән. Ата кондыз 7, ана кондыз аннан 3кә кимрәк, ә һәр 2 кондыз баласы 1 әр бүрәнәне кимереп, кисеп төшергән булсалар, күпер аша аю үтеп чыга алармы?
  17.  Гүзәлнең башында 1 өлеш гыйлем, Тәнзиләнеке аннан 3 тапкырга артыграк. Фәниянең гыйлеме Тәнзиләнекеннән 3 кә кимрәк булса, Фәния Гүзәлдән күпмегә гыйлемлерәк булып чыга?
  18.  Кайсы сүз артык: аш кашыгы, чашка, китап, тәлинкә, чәйнек, таба.
  19.  Ишек алдында 3 әтәч һәм берничә төлке баласы йөри икән. Аларның барысына бергә 18 аяк туры килсә, ишек алдында ничә төлке баласы булган?
  20.  4 малайда төрле санда китаплар бар. Миргалимнеке барысыныкыннан да 2 гә кимрәк. Ринатныкы 5 кә күбрәк булса, барысы ничә китап булган?
  21.  Чебурашка Генадан ябыграк, ә Хрюша -тазарак. Кайсы ябыграк: Чебурашкамы, Хрюшамы?
  22.  Кайсы хәреф артык: М, Н, П, О, К, Л.
  23.  2 сан уйлаганнар. Аларның суммасы да, аермасы да 4кә тигез. Шул саннарны табарга?
  24.  Тартмада 10 конфет бар. Балаларның һәркайсы икешәрне алганнан соң, тартмада 2 конфет калган. Ничә бала булган?
  25.  Велосипед, урындык, өстәл, шкаф, диван, тумбочка сүзләре арасыннан “артыгын” алып ташлагыз.
  26.  Бергә җигелгән өч ат 5 км юл үткән. Һәр ат аерым-аерым күпме юл үткән?
  27.  Йорт куяны – 2, кыр куяны аннан 1гә артык кишер ашаган, ә бүрегә боларның икесенекеннән 2 кишергә артык туры килгән. Бүре ничә кишер ашаган?
  28.  4 берле саны һәм +, -, *, : тамгалары ярдәмендә 10 санын китереп чыгарыгыз.
  29.  Өстәлдә 4 өем чикләвек бар. Өемнәрдәге чикләвекләр саны тигез түгел . Иң зур өемдә -6, иң кечкенәсендә 3 чикләвек булса, калган 2 өемдә ничәшәр чикләвек бар?
  30.  Рекламадагы нәни ковбой  дүрт подгузнигын кибәргә элгәч, өчесе коры калган иде әле. Ковбойның ничә подгузнигы булган?
  31.  Тиен белән аюның икесенә бергә дүрт чикләвеге бар. Аюның чикләвекләре күбрәк икәнлеге билгеле. Тиеннең ничә чикләвеге бар?
  32.  Өч төрле ноктадан ничә туры сызык үткәрергә мөмкин?
  33.  Биш шырпыдан ике тигез өчпочмак төзеп буламы?
  34.  Гена Великанов 1м.2дм.3мм. озынлыкта, ә Ваня Гулливеровның буе нәкъ 12 дм.3 см.3 мм. Кем озынрак?
  35. Юра 4 гөмбә тапты, Мишаның да кәрзинендә шул кадәр үк гөмбә. Икесе бергә алар күпме гөмбә җыйганнар?
  36.  9 бертөрле түгәрәк ясагыз. Аларның яртысын зәңгәргә, яртысын кызылга буягыз.
  37.  Галя белән Дарьяның 7 шәр грушасы бар. Дарья 3 груша, Галя да шул кадәр үк ашады. Галяның ничә грушасы калган?
  38.  Ике тәлинкәдә бишәр слива бар. Рома һәр тәлинкәдән өчәрне алгач, ике тәлинкәдә барлыгы ничә слива калган?
  39.  Өч метрлы бүрәнәне бер метрлы кисәкләргә бүлделәр. Ничә тапкыр кисәргә туры килгән?
  40.  Песи балалары тартмага кереп качкан, өстә ике койрык кына тырпаеп калган. Тартмада мәче аяклары ничә?
  41.  Тычкан баласының туган көненә әнисе квадрат формалы торт пешергән. Тычкан үзенең җиде дустын кунакка чакырган. Тычканнарга тортны сигез кисәккә бүлеп бирегез әле.
  42.  Аквариумда 7 балык йөзә. Мәче өчесен икенче аквариумга күчерде. Беренче аквариумда ничә балык калды?
  43.  Алмагачта өч ботак бар, ботак саен ике алма. Алмагачта ничә алма үскән?
  44.  Алты каз футбол уйнаганда, берсен өенә чакырганнар. Ул тәрәзәдән карап урамда калган дусларын санаган. Ә анда ничәү калган?  
  45.  Беренче наратта – 2, икенчесендә аннан күбрәк чия үскән. Аю ике нараттан барлыгы ничә чия өзгән?
  46.  Яшелчә бакчасында бабай, әби, онык, эт, мәче һәм тычкан шалкан тартканнар. Бакчада ничә кеше бар?
  47.  Сукыр тычкан ябалактан өч күзлек сатып алган. Пыялалар санын исәпләгез.
  48.  Маша иртән, көндез һәм кич чынаяклар юа: берне – үзе өчен, берне – курчагы өчен. Һәр чынаякны көнгә ничә мәртәбә юарга туры килә?
  49.  Кубикның һәр ягы берәр төскә буялган, моның өчен барлыгы ничә төрле буяу кирәк?
  50.  Кәгазьне икегә бөкләп, бөкләнгән эз буенча кайчы белән кискәннәр. Һәр кәгазьгә 1 сан язганнар. Барысы ничә сан язылган?
  51.  1, 2, 3, 4 саннары арасына суммасы 13 булырлык итеп математик билгеләр куегыз.
  52.  Наил якшәмбе көн иртә белән өч мәсьәлә чиште, кичен бергә артыграк. Наил барлыгы ничә мәсьәлә чишкән?
  53.  Ике дус – төлке белән тавык кышкы суык көннәрнең берсендә спортзалга киткәннәр. Аякларын өшетмәс өчен аларның икесенә бергә ничә итек кирәк?
  54.  Машинага өч кәҗә бәтие утырган. Һәрберсенең 8әр км. юл үткәнлеге билгеле булса, машина күпме юл үткән?
  55.  Тулай торак коридоры буйлап бегемот бара. Сул ягында куяннар бүлмәсе, уңда – бүренеке. Бегемот кирегә барганда куяннар кай ягында булыр?
  56.  Кырмыска 6 м озынлыктагы сукмак буйлап паркта йөри. Ул шул араны бер әйләнеп кайтса, күпме юл үтәр икән?
  57.  Йөгерү ярышында куян җиңгән. Аю -  икенче, әрлән өченче урында. Әрләнгә 2 конфет биргәннәр, аюга 1гә күбрәк туры килгән. Ә куянга аннан да 1гә артыграк эләккән. Куянның ничә конфеты булган?
  58.  Ташбака дүртпочмак формасында төзелгән бинаны саклый һәм аның тирәли әйләнеп йөри. Бинаның озынлыгы 2 метр, киңлеге 7 метр булса, бер әйләнеп чыкканда ташбака күпме юл үткән?
  59.  Әнисе Ксюшага 3 мандарин биргән. Кызы курчагы өчен дә 2не сорап алган. Ксюша барлыгы ничә мандарин ашаган?
  60.  Бегемот агачка үрмәли башлаган һәм көн буена 6 метр менгән. Ә төнлә 2 метр төшкән. Икенче көнне кабат 3 метр өскә күтәрелсә, бегемот хәзер җирдән нинди биеклектә?
  61.  Алмагачта 12 алма эленеп торганын 7 бүре сизеп алган, һәм һәрберсе берәрне өзеп ашаган. Ничә алма калган?
  62.          Як-ягы 4әр см.лы квадратны 1әр см.лы кечкенә квадратларга бүлгәләгәннәр һәм рәттән тасма итеп тезеп чыкканнар. Тасманың киңлеген һәм озынлыгын үлчәгез.
  63.  Буратино алтын тәңкәләрнең яртысын Могҗиза кырына күмгән. Калганның 4есен түләп ашап алган, калганнарын Алиса төлке урлап киткән. Буратиноның башта күпме алтын акчасы булган икән?
  64.  Алеша ишегалдында бер болан һәм берничә тавык күргән. Ишегалдында 10 аяк бар дисәк, тавыклар ничәү булган?
  65.  Бүре кыш буена аяк киемен 13 тапкыр алыштырган. Бүре ничә итек туздырган?
  66.  Елга буйлар өч утын агачы агып бара: ак, кара һәм кызыл. Кайсысы тизрәк йөзә?
  67.  1, 2, 3, 4 саннары арасына суммасы 11 булырлык итеп “плюс” һәм “минус” билгеләре куеп чыгыгыз.
  68.  Артык сүзне сызарга кирәк: укытучы, укучы, “ике”ле, завуч, каеш, дәфтәр.

2 нче класс

  1. Өч бертуган кызның берәр энесе бар. Гаиләдә барлыгы ничә бала?
  2. Белмәмеш китапның берничә битен укыды. Укыган битләрнең берсендә 3, ә соңгысында 8 саны булса, ул китапның ничә битен укыган?
  3. 3 кыз иске күлмәкләрдән 43 төймә җыйган. 1неке 14, икенчесенеке аннан 2гә азрак булган. 3 нче кызның ничә төймәсе булган?
  4. Каз һәм мәче аякларының саны 8 булса, ишек алдында ничә каз бар?
  5. Кайсы зуррак һәм күпмегә: 1дән 12гә кадәр булган так саннар суммасымы яки җөп саннар суммасымы?
  6. Җөмләне дәвам итегез: әгәр Казанда Якутиягә караганда җылырак булса, Якутиядә ...
  7. Кайсы сүз артык: гөмбә, җиләк, үлән, куак, бүре, бәрәңге, агач?
  8. Юлдан бер – бер артлы 11 бала бара. Һәрбер кыз артыннан бер малай булса, ничә кыз һәм ничә малай булган?
  9. Аю 400 гр. ашаган арада аны 12 бал корты чагарга өлгерә. Әгәр аюны 42 корт чаккан булса, аю күпме бал ашаган.
  10. Ягы 12 см. булган 9 бертөрле квадраттан зур квадрат төзегәннәр. Килеп чыккан квадратның периметрын табыгыз?
  11. Гөлсинәгә 3, Әнвәргә 2 яшь. Ничә елдан соң аларның икесенә бергә 17 яшь булачак?
  12. 7, 6, 5, 4, 3, 2 саннары арасына +, - тамгаларын нәтиҗәдә 3 килеп чыгарлык итеп куярга кирәк.
  13. Җәй көне самолет Казаннан Мәскәүгә 95 минут, ә кышын 1 сәг. 35 минут оча. Моның сәбәбе нәрсәдә?
  14. Бурсык бер конфет өчен 10 орлык биргән. 35 орлык бирсә, ул ничә конфет алыр иде?
  15. Аю бер балык өчен 8 чикләвек, ә бер мичкә бал өчен 4 балык биргән. Бер мичкә бал өчен күпме чикләвек бирергә кирәк?
  16. Артык хәрефне алып ташлагыз: В, Г, О, К, Т.
  17. Алмагачта егерме карбыз үсә иде. Берничә бала дүртәр карбызны өзеп ашаган. Алмагачта 8 карбыз калган. Балалар саны ничә булган?
  18. Чип сул аяк өчен 12 башмак, Дейл уң аяк өчен 12 башмак алып кайткан. Чип белән Дейлның икесенә бергә ничә пар башмаклары булган?
  19. Күзя кырык сигез метр озынлыктагы труба тапкан һәм аны квадратка бөкләгән. Квадратның ягы нинди озынлыкта булган?
  20. 100 саны килеп чыгарлык итеп 5 берле арасына математик билгеләр (+, -, /, *) куярга.
  21. Белмәмеш сәгаь 10 тулып 38 минутта мәсьәлә чишә башлап, 11 сәгать 15 минут эшен төгәлләгән. Белмәмеш күпме вакыт буена мәсьәлә чишеп утырган?
  22. Филнең 3, бүренең 4, сарыкның 8 чикләвеге бар иде. Дуслар чикләвекләрне кушып, тигезләп бүлгәннәр. Хәзер һәркайсының ничәү булган?
  23. 15 санын ничә төрле ысул белән 2 санының суммасы рәвешендә күрсәтергә мөмкин?
  24. Өстәлдә 3 линейка ята. Сарысы яшеленнән 2 см. га озынрак, зәңгәре яшеленнән 3 см. га кыскарак. Зәңгәре 15 см. икәнлеген белегез, сарысының озынлыгын исәпләгез.
  25. Бер рәттә 8 урындык. Маша сулдан бишенче урындыкка утырды, ә Даша уңнан бишенчесенә. Алар бер үк урындыкка утырмаганнар микән?
  26. 3 дус мәктәпкә икенче сменага укырга барганда, беренче сменадан кайтып килүче 4 малайны очратканнар. Мәктәпкә ничә укучы бара?
  27. 2 ул һәм 2 ата 3 юлбарыс тотканнар. Кеше саен бер юлбарыс тигән. Ничек  алай булды икән ул?
  28. Урындык  32 сум, кәнәфи 15 сумга кыйммәтрәк тора. Ә диванның бәясе урындык белән кәнәфинең икесе кадәр тора. Диванның бәясен исәпләгез?
  29. Аю 12 алманы һәрберсенә төрле санда тиярлек итеп 3 баласына бүлеп биргән. Һәркайсына ничәшәр алма эләккән?
  30. Хрюшаның Филяга ничә яшь икәнлеген беләсе килгән. Ә тегесе менә ничек җавап биргән: “Яшемә 3не кушып, 4 алсаң, 4 килеп чыга”. Филяга ничә яшь?
  31. Хрюша дүшәмбе көн бер әкият тыңлаган, сишәмбе көн аңа икене, чәршәмбе көн 3не сөйләгәннәр. Һәм шул тәртиптә атна буе дәвам иткән. Ә якшәмбе көнне ул ничә әкият тыңлар икән?
  32. Эт тычканнан бер сәгатькә соңрак уянган, ә мәче тычканнан нәкъ бер сәгать алданрак торган. Тычканның 8 уянганлыгы билгеле. Эт белән мәче кайчан уянганнар икән?
  33. 11, 7, 16, 18, 3, 14, 12, 15 саннары 30 буларлык итеп, өчесен сайлап алыгыз.
  34. Пар ат 30км юл үткән. Һәр ат ничәшәр километр юл үткән?
  35. Ике йомырка 10 минут пешкән. Бер йомырка ничә минут пешә?
  36. Тегүченең 12 метрлы бер кисәк тукымасы бар. Ул һәр көн 3 әр м тукыма кисеп ала.Соңгы кисәкне ничәнче көнне кисәр?
  37. Сезнең алда 10 таякчыктан төзелгән өй рәсеме. 2 таякчыкны      гына күчереп, өйнең икенче ягын әйләндереп куегыз?

  1. Йолдызчыклар урынына тиешле саннарны куегыз: * 9+*=108.
  2. Өч крокодил бер-берсенә фоторәсемнәрен бүләк итешкәннәр. Барысы ничә фоторәсем кирәк булган?
  3. Үрмәкүч бауга 6 төен төйнәгән.Бау кырыйлары төенсез калган. Бау ничә кисәккә бүленгән?
  4. Петя Айгөлдән озынрак.Вова Айгөлдән кыскарак. Петя, аяк астына бернәрсә куймаса, Вованың киштәгә буе җитәрме?
  5. Куян елында Куянга 3яшь тулган, ә дуңгыз баласының яше билгесез.Нәкъ ике елдан икесенең яшь суммасы 9 булачак.Куян елында дуңгыз баласына ничә яшь булган?
  6. Аю 24 балык тоткан,мәченең балыклары бишкә азрак.Ә төлке алар икесе бергә тоткан  балыкларда да 3 кә күбрәк тоталар.Бу 3 сенең бөтен балыкларын санап карагыз?
  7. 0, 1, 2 саннарын кулланып, ничә өч урынлы сан язарга мөмкин? Саннарны акбатларга да ярамый.
  8. 7 февраль-сишәмбе. 27 февраль атнаның кайсы көненә туры киләчәк?
  9. Чыпчык- 3 ипи валчыгы, песнәк аннан бер валчыкка күбрәкне тапты. Алар икесенә бергә барлыгы ничә валчык тапкан?
  10. Кабан дуңгызының -18, ә дуңгыз баласының аныкына караганда 4 кә кимрәк имән чикләвеге бар. Аларның икесенә бергә ничә чикләвеге бар?
  11. Камада ике тартма йөзеп йөри: берсе-яшел, икенчесе кызыл төстә. Аларның кайсысы тизрәк йөзә?
  12. Аю, бүре һәм төлке тукталышта 6 минут автобус көткәннәр. Аларның һәркайсы тукталышта күпме вакыт торган?
  13. Шомбай кичке сәгать 8 дә йокларга яткан, иртәнге 10 да уянган. Ул ничә сәгать йоклаган?
  14. 2, 0, 3 цифрларын файдаланып, барлык икеурынлы саннарны тезеп языгыз һәм аларның суммасын табыгыз.
  15.  Әгәр а=74, в=3, с=38 булса, а-в-с аңлатмасының кыйммәтен исәпләгез.
  16. Ташбака беренче сәгатьтә 8 м,  икенче сәгатьтә 3 м.га күбрәк ара узган.. Шуннан соң аның тагын 13 м. барасы калган. Ташбак нинди ар үтәргә теләгән?
  17. Петяның көндәлегендә “2”ле билгеләре-48, Павликның Петяга караганда 4 тапкыр кимрәк, ә Вованың Павликка караганда 3 тапкыр күбрәк. Өч малайның барлыгы ничә “2” ле билгесе бар?
  18. 95 һәм 47 саннарының аермасын  2 тапкыр арттырыгыз, аннары табылган нәтиҗәне 16 га киметегез. Нинди сан  килеп чыкты?
  19. Дуңгыз балалары сатып алдым, кәрзингә тутырдым:берсенең башын сул якка каратып салдым, икенчесенең башын уң якка, өченчесенең башын сул якка...һәм шулай дәвам иттем. Шундый картина килеп чыкты:кәрзиннең бер ягында өч дуңгыз борыны, икенче ягында өч дуңгыз койрыгы. Кәрзиндә ничә дуңгыз бар?  
  20. Бер кулда биш бармак, ун кулда ничә бармак?
  21. Һәр ай 30 яки 31 саны белән тәмамлана. Кайсы айда 28 саны бар?
  22. Ике әни ике кыз һәм әби белән оныгы. Барысы ничә кеше?
  23. Әти кешенең 6 малае бар. Ә һәр малайның бер сеңлесе бар. Әти кешенең ничә баласы бар?
  24. 7 лампочка янып тора иде, ике лампочка сүнеп китте. Ничә лампочка калды?
  25. Табиб Кәримгә 3 таблетка дару биргән һәм 20 минут саен кабул итәргә кушкан. Таблетканың өченчесен эчкәнче, күпме вакыт үткән?
  26. Мәрьям белән Тәлгатьнең этләре Сарбай һәм Акбай исемле. Тәлгатьнең эте Сарбай исемле булса, Мәрьямнең эте ни исемле?
  27. Ләйлә, Галия, Наилә өчесе өч төрле йортта тора. Биек таш йорт -    № 1. Биек агач йорт - № 2. Тәбәнәк таш йорт - № 3. Галия белән Наилә биек йортларда, Наилә белән Ләйлә таш йортларда яши. Кызларның кайсы йортта яшәгәнен әйтегез.
  28. Камил, Вахит һәм Марат көч сынашканнар. Беренче урынны авыр герне күп күтәргән малай, икенче урынны җиңел герне күп тапкыр күтәргән малай, өченче урынны авыр герне аз күтәргән малай яулаган. Вахит, Камил җиңел герне һәм күп тапкыр, Вахит һәм Марат авыр герне күтәргән. Урыннар ничек бүленгән?
  29. Бүре, төлке, аю өч төрле йортта торган:

          зур тәрәзәле ак - № 1

          зур тәрәзәле яшел - № 2

          кечкенә тәрәзәле яшел - № 3

          Бүре   белән   төлкенең   йортлары  зур  тәрәзәле,  аю  белән  бүренең    

          йортлары яшел булган. Кем кайсы йортта торган?

  1. 8 елдан Азатка хәзер Асиягә булган кадәр яшь тула. Кем өлкәнрәк?
  2. 10 елдан Маратка Асиягә хәзер булган яшьтән 5 яшькә артыграк яшь булыр. Кем яшьрәк?
  3. 6 урындыкны бүлмәнең һәр стенасы янында икешәр урындык торырлык итеп урнаштырырга.
  4. Азат белән Маратның бергә 11 чикләвеге, Азат һәм Наилнең 12, Марат һәм Наилнең 13 чикләвеге булган. Аларның барысында ничә чикләвек бар?

3 нче сыйныф

  1. 2 кырмыска бер үк вакытта бер агач яныннан төрле якка кузгалып киткән. Беренчесенең тизлеге минутына-23 см., икенчесенеке 25 см. икән. 3 минуттан соң алар арасындагы ераклык күпме булыр?
  2. Кәҗә бәтие 4 минут эчендә үзенең өч көпчәкле велосипедында 48 метр ара үткән. 7 минуттан ул күпме ара үтәчәк?
  3. 20 кг оннан 24 кг икмәк пешерергә була. 60 кг оннан ничә ипи пешереп булачак?
  4. Өченче класс укучыларының һәркайсы машинага 35 әр тонна тимер-томыр төягән. Шуннан соң җирдә 242 тонна тимер-томыр калган. Анда башта күпме тимер-томыр булган?
  5. Җавап 5 килеп чыгарлык итеп, тиешле урынга җәяләр куегыз:

  80:16+12:3-8:2

  1. Үлчәү тәлинкәсенең берсенә бал тутырылган банка, ә икенчесенә 2 кг.лы гер куелган. Үлчәү тигезләнеш хәлендә тора. Әгәр банканың массасы 600 гр булса, балның массасын табыгыз.
  2. Кибеткә һәрберсе 9 кг. лы  10 тартма алма һәм бертөрле 8 тартмага тутырып, слива китергәннр. Барлыгы 170 кг. җиләк-җимеш китергәннәр. Бер тартма сливаның массасын табыгыз.
  3. Әтисенә 48 яшь, ә улы әтисеннән 6 тапкырга яшьрәк. 9 ел элек аларның һәрберсенә ничә яшь булган?
  4. Оныгы бабасының ничә яшьтә булуын сораган? Бабай болай дип җавап биргән:”Әгәр тагын яшәгән елларның яртысын һәм тагын 2 ел яшәсәм, миңа 110 яшь була” Бабайга ничә яшь?
  5. 500 бертөрле дәфтәрнең бәясе 17 меңнән күбрәк, ләкин 18 меңнән кимрәк булуы билгеле. Әгәр дәфтәрнең бәясе натураль сан белән күрсәтелсә, бер дәфтәр күпме тора?
  6.  Груша алмадан авыррак, ә алма персиктан авыррак. Нәрә авыррак:грушамы, әллә персикмы?
  7. Биш шырпыдан 2 тигез өчпочмак һәм 1 квадрат төзегез.
  8. Кызы әнисенең яшен сораган. Әнисе: “минем яшемнең яртысына 11не          кушып 10 ел элек ничә яшь булганын   белерсең”,-дип җавап биргән.
  9. Кыр куянының 16 кишере булган. Ул аның 3 есен йорт куянына биргәч, аларның кишерләр саны тигезләшкән. Йорт куянының ничә кишере  булган?
  10. Марат, Рафис һәм Рифат печән кибәннәре  янында уйнаганда    ялгыш  тырмага  басып,  башларын күптергәннәр.Марат тырмага- 11 тапкыр, рафис аннан 3 мәртәбә артыграк, ә Рифакт  Рафискә  акраганда 2 мәртәбә кимрәк  баскан. Уен вакытында малайлар  башларына ничәшәр “шишка”алганнар?
  11. Ике тавык ике көнгә 2 йомырка сала. 6 тавык 6 көнгә ничә йомырка  салыр?
  12. Сукыр тычкан 4 бүлмәле фатирга электр уты үткәргән. Беренче һәм икенче бүлмәләргә бертигез сандагы лампочкалар, өченче бүлмәгә- 8, ә дүртенче  бүлмәгә аннан 2 тапкырга  кимерәк куйган. Барлыгы 24 лампочка  куелган  булса, беренче  һәм икенче бүлмәдә ничәшәр  лампочка  булган?
  13. Марат урманнан чикләвек алып кайтты.Чикләвекләренең яртысын-әнисенә, калган чикләвекләренең яртысын энесенә бирде.Шуннан соң аның 100 чикләвеге калды.Марат ничә чикләвек алып кайткан?
  14. Спорт базасында 36 юлбарыс яши, ә бәрәннәр алардан өч мәртәбә кимрәк. Әлеге спортчылар һәр йортта алтышар яшәсә, спорт базасында ничә йорт бар?
  15. Аю урманда 150 кг бал тутырылган мичкә тапкан. Яртысын ашагач, калган бал белән мичкә 90кг авырлыкта булган.Буш мичкәнең авырлыгын табыгыз.
  16. Китап 38 битле. Бегемот кичә - 9, бүген 13 бит укыган.Аның тагын ничә бит укыйсы калган?
  17. Танылган умартачы Аю Потапычның 17 умартасы бар. Ул өчесен Бурсык дустына биргән.Хәзер  икесенең дә умарталар саны бертигез икән. Ә Бурсыкның башта ничә умартасы булган?
  18. Балалар бакчасына йөрүче 60 филнең 38е укырга йөргән. Укучы филләр укымаучылардан ничәгә артык?
  19. Якутия метросында электричка 13 секундта 156м юл үтә ала. Опера театры белән цирк арасындагы 6км юлны үтү өчен электричкага күпме вакыт кирәк?
  20. Тәгәрмәч, аккуммулятор, швабра, руль, бензин сүзләре     арасыннан “артыгы”н алып ташлагыз. 
  21. Бер рәттә 8 урындык. Маша сулдан 5 нче урынга, ә Даша уңнан 5 нче урынга утырган. Алар икесе бер урынга туры килмәгәннәрме?
  22. 0, 1, 2 цифрлары ярдәмендә язылган ике урынлы саннарның суммасын табыгыз.
  23. Ике киоскта бер үк санда куяннар бар. Мазай карт тагын 29 куян китереп тапшыргач, беренче киоскта - 28, икенчесендә - 25 куян булды. Ә башта ничәшәр булганнар икән алар?
  24. Һәр ягы 6 шар см.лы тимерчыбык квадратттан турыпочмаклык ясадылар. Бер ягы икенчесеннән 2 мәртәбә зуррак икәнлеген белсәк, турыпочмаклыкның якларын табыгыз.
  25. Бәйрәм алдыннан аю җиде умартаны җимергән, бу беренче умарталыктагы ояларның өчтән берен тәшкил итә. Аннары ул икенче умарталыкка килеп тагын дүрт умартаның “башына җиткән”. Ә монысы инде икенче умарталыкның дүрттән бер чиреге икән. Кайсы умарталык зуррак?
  26. Ишегалдында 4 әтәч һәм берничә төлке йөри. Бөтенесенә бергә 20 аяк бар. Ишегалдына ничә төлке кергән?
  27. Пингвинга дүрт смокинг һәм дүрт кульяулык теккәнннәр. Костюмга 4 метр, яулыкка 2 метр тукыма киткән. Барысы ничә метр тукыма тотылган?
  28. Тимерчыбыктан ягы алты сантиметрлы квадрат ясаганннар, аннары бу квадраттан тигез яклы өчпочмак ясаганнар. Өчпочмакның һәр ягы ничә сантиметр булган?
  29. Кошеевкадан Бормалеевка кадәр ике йөз метр. Кырмыска бер минут эчендә ике метр юл үткән. Шул рәвешчә ул утыз биш минут барган. Бармалеевкага кадәр аның ничә метр юл үтәсе калган?
  30. Сникерс балыкка барган һәм дүрт йөз егерме җиде акула тоткан. Бу Марс тоткан акулалардан туксан җидегә кимрәк икән. Алар икесенә бергә ничә акула тотканнар?
  31. Машинага ягулыкны 10 һәм 9 литрлы савытларда төягәннәр. 75 литр ягулык булса, машинага ничә савыт төягән булганнар?
  32. Иванов, Петров, Сидоров төрле уңай билгеләр алганнар: Сидоров”4” ле дә, “3” ле дә алмаган, Иванов”3” ле дә алган. Аларның һәркайсы нинди билгеләр алган?
  33. 7 кыярның авырлыгы-30 кг. Шундый 21 кыярның авырлыгын табыгыз.  
  34. Әкәм-төкәм 12 см/мин тизлек белән барса, 8 минутта юлны аркылы чыгачак. Әгәр күбәләк кортының тизлеге аннан 2 тапкырга зуррак булса, ул юлны күпме вакытта аркылы чыгар?
  35. 26 литр   сөтне 7 һәм 5 литрлы бидоннарга бушатканнар. Ничә бидон сөт белән тулды?
  36. Фил һәм аның 2 баласына ярның икенче ягына чыгарга кирәк. Көймә 1 филне я 2 баланы гына күтәрә алса, алар ярның икенче ягына ничек чыга алырлар?
  37. 12 м биеклектә багана буйлап күбәләк корты хәрәкәт итә. Көндез 6 метр биеклеккә менә, ә төнлә4 м аска төшә. Ул ничә көндә агач башына менеп җитәчәк?
  38. Фатыйма белән Гөлсинә бер үк вакытта өйдән китә. Һәм капма-каршы юнәлештә юл тота. 7 секундта алар арасындагы ераклык 42 метр була. Әгәр Фатыйманың тизлеге Гөлсинәнекенннән 2 тапкыр артыграк булса, Фатыйма 7 секундта күпме юл үтә?
  39. 9 бертөрле китапның бәясе 10000 сумнан арзанрак, шундый  ук 10 китапныкы 11000 нән кыйммәтрәк булса, 1 карандашның бәясен табарга? 
  40. 3 санынна башланган ничә икеурынлы сан бар? Язып чыгыгыз.
  41. Бизмәннең бер ягында Ябалак һәм 3 кг.лы гер, ә икенче ягында - Каз һәм 1 кг лы гер. Бизмән тигез. Кайсы кош авыррак һәм күпмегә?
  42. Өч джентльмен-Джон Сильвер, Бармалей һәм Фантомас бара. Берсе агач аяклы, берсенең күзе бәйләнгән, өченчесе пеләш. Сильверның чәче дә, күзе дә бар. Бармалей да пеләш түгел. Кайсысының бер күзе бәйләнгән, ә кем агач аяклы?
  43. Бүре 40 банан, бәрән 52 не сатып алган. Бүре 18 ен, бәрән 29 ын ашаган. Ә хәзер кайсысының бананнары күбрәк калганын исәпләгез.
  44. Бегемот 480 туңдырманы 12 минут эчендә ашап бетерә, ә пингвин бер сәгать буе ашаячак. Бергәләп тотынсалар, ул кадәр туңдырманы ничә минутта ашарлар иде икән?
  45. Урман губернаторы итеп бүрене сайлап куйганнар. 218 куян аны яклап тавыш биргән, бүрене сайлаган урман тавыклары куяннардан  52 гә күбрәк икән, төлкеләр генә тавыкларга караганда 140 ка кимрәк тавыш биргәннәр. Күпме сайлаучы бүрене яклаган?
  46. Мазай бабай 63 куянны   берничә көймәгә тигезләп бүлеп утырткан. Шулай итеп, һәр көймәгә 5 тән артык, 9 дан кимрәк куян туры килгән. Мазай бабайның ничә көймәсе бар икән?
  47. Карачкы 60 бодай утырткан. Һәр дистәнең 3 бөртеге тишелмәгән. Һәр тишелгән бодайдан 8 әр бөртек чыккан. Карачкы ничә бодай бөртеге җыеп алган?
  48. Тартмада 5 кара һәм 4 ак шашка бар. Карап тормыйча гына алтысын алабыз. Нинди комбинацияләр була ала?
  49. Нури ике сәгать эчендә машинасында 72 км юл узган. Ә керпе 100 м араны 10 секундта үтә ала. Кемнең тизлеге зуррак?  
  50. Винни Пух спортлотода 400 банка варенье откан һәм 1/5 өлешен Крокодилга бүләк иткән. Калган вареньены 8 көндә ашап бетергән. Көненә күпме варенье ашаган?
  51. Чылбыр өч боҗрадан тора. Чылбырны түгәрәкләп кую өчен иң кимендә ничә боҗраны өзеп ябыштырырга кирәк?
  52. Турыпочмаклыкның киңлеге 5 см., ә озынлыгы 8 см. га артык. Тимерчыбыктан ясалган әлеге фигураны квадратка әйләндергәннәр. Квадратның мәйданын тап.
  53. 26 литр сөтне 5 һәм 7 литрлы бидоннарга салганнар. Ничә бидон кирәк булган?
  54. Подъездда - 8 фатир. Хат ташучы һәр фатирга төрле сандагы газеталар китерә. Подъездга барлыгы 37 газета килсә, һәр фатир ничә газета ала?  
  55. Яклары 1 әр м. лы квадратны 1 әр см. лы тасмалар итеп кисеп, озын бер тасма ясаганнар. Тасманың озынлыгы күпме булыр икән?
  56. Бер ярым тавык бер ярым тәүлек эчендә бер ярым йомырка сала. Бер тавык алты көн эчендә ничә йомырка сала?
  57. Янгын сүндерүчеләрне ыштаннарын 3 секунд эчендә кияргә өйрәтәләр. Яхшы өйрәтелгән янгынчы 5 минутта ничә чалбар кия ала?
  58. Карлсон 600 г банкадагы кайнатманы 3 минутта, ә Малыш ике тапкыр әкренрәк ашап бетерә ала. Икесе бергә ашасалар, алар бу банкадагы кайнатманы ничә минутта ашап бетерәләр?
  59. Тартмада барысы 20 карандаш бар. Зәңгәр карандашлар яшелләреннән 6 тапкыр артык, кызыл карандашлар зәңгәрләреннән азрак. Тартмада ничә карандаш бар?
  60. Муса балык тотарга җәяү барган, велосипедта кайткан һәм юлга 40 минут вакыт сарыф иткән. Икенче көнне ул балыкка велосипедта барып кайткан һәм юлга 20 минут вакыты киткән. Мусага елгага җәяү барып кайтыр өчен күпме вакыт кирәк булыр?
  61. Азат, Марат, Наил барысы 10 балык эләктергәннәр. Һәр малай төрле санда балык эләктергән. Азат-иң күп, Наил иң аз балык тоткан. Һәр малай ничәшәр балык тоткан?
  62. Азат, Камил, Наилә һәм Марат барысы 10 балык тоткан. Балаларның һәрберсе төрле санда балык эләктергән. Асия иң күп, Наилә иң аз балык тоткан. Балыкны кызлар, әллә малайлар күбрәк тотканмы?
  63. 30 м озынлыктагы бауны 3 кисәккә кистеләр. Бер кисәге икенчесеннән 1 м га озынрак, өченчесеннән 1 м га кыскарак булып чыкты. Һәр кисәкнең озынлыгы нинди?        
  64. Бер пакетта 3 алма, 10 слива, икенчесендә шундый ук 3 алма һәм 15 слива. Беренче пакетның массасы 500 гр, икенчесенең 600 гр булса, 1 слива массасы күпме булыр?
  65. Яңа туган аю баласының массасы 500 гр, ә зур аю700 тапкыр авыррак. Зур аюның массасы күпме?
  66. Шоколад 9 бүлемнән тора. Һәр бүлемне аерыр өчен ничә тапкыр сындырырга кирәк?
  67. Ике әти һәм ике ул өч әфлисунны тигез итеп бүлгәч, һәрберсе берәр әфлисун алды. Аларның җимешләрне ничек бүлүләрен аңлатыгыз.
  68. 62. Бер математик, бик нык арып, кичке сәгать 7дә йокларга ятты. Будильникны иртәнге 9га шалтырарга куеп калдырды. Будильник шалтыраганга кадәр аңа күпме йокларга туры килер?
  69. Поезд Норлаттан Погрузнойга 1 сәг. 20 минут барган, ә Погрузнойдан Норлатка 80 минут кайткан. Поездга нәрсә булган?
  70. Бер йомырканы 5 минут пешерәләр. 10 йомырканы ничә минут пешерәләр?

4 класс

  1. 3 сливаның авырлыгы 1 алманыкы кадәр.Әгәр бер сливаның авырлыгы 50 грамм булса, 2 алманың авырлыгын табарга.
  2. 18 мичкәне 3 машинага тигезләп урнаштырыгыз: 6 мичкә-бал б/н тулы; 6 мичкә-яртылаш тулы, ә калган 6сы – буш.
  3. Зарипов узенең сумкасын Ибраһимовка караганда 1 м ераграк, ә Ибраһимов Әхмәтшинга караганда 3 м га якынрак ыргыткан булса, кем сумкасын ераграк ыргыткан: Зариповмы, Әхмәтшинмы?
  4. Йомран өй җиһазлары сатыла торган кибеткә килә: кәнәфинең бәясе 32 бөртек, урындыкныкы 14 бөртеккә арзанрак, өстәл урындыкка караганда 2 тапкыр кыйммәтрәк тора. Йомран 2 кәнәфи, 3 урындык һәм 1 өстәл өчен күпме бөртек түләгән?
  5. Хуҗа Насретдин б/н крокодил арасындагы ераклык 20 м. Хуҗа крокодил артыннан минутына 30 м тизлек б/н йөзеп киткән. Крокодил минутына 26 м тизлек б/н йөзсә, 3 минуттан соң алар арасында ераклык күпме кала?
  6. Ягы 2 метрлы квадратны ягы 1 см квадратларга кискәләгәннәр һәм 1 см киңлектәге рәткә тезгәннәр. Бу рәт нинди зурлыкта килеп чыккан?
  7. Алты икеледән математик билгеләр ярдәмендә 100 санын китереп чыгарыгыз.
  8. Ишек алдында 3 әтәч һәм берничә аю баласы уйнап йөри. Аларның һәммәсенекен бергә кушып исәпләсәк, 18 аяк килеп чыга.Ишек алдында ничә аю баласы булган?
  9. Биш дус бер-берсенә фоторәсемнәрен бүләк иткән. Барысы ичә фоторәсем кирәк булган?
  10. Урамда алты йорт бар икән. Аларның һәркайсында мөгезборыннар яшәгән. Һәр чираттагы йортта 1 мөгезборынга күбрәк икәнлеге мәгьлүм. Иң зур йортта 9 мөгезборын булса, бу урамда алар барысы ничәү яшәгән?
  11. Гаиләдә берничә бала бар. Аларның берсе: “Минем бер абый, бер апа бар”, - ди, икенчесе: “Минем абыем юк”, - ди. Гаиләдә ничә бала?
  12. 10 литр сөттән 2 литр каймак чыга .35 литр сөттән күпме каймак чыга?
  13. Таудан 5 м/сек тизлек б/н туп тәгәрәп төшә. 2 арада 114 метр калгач, малай тупка каршы йөгерә башлый. Әгәр очрашканчы туп 30 м юл үткән булса, малай нинди тизлек белән йөгергән була ?          
  14. Кәрзиндә алмалар булган. Керпе 14 алманы ташыган, ул барлык алманың 3тән берен һәм тагын 2 алманы тәшкил иткән. Кәрзиндә барлыгы күпме алма булган ?
  15. Гөлчәчәк 27 тиенгә курчак, күлмәк, түфли һәм эшләпә сатып алган. Курчак, түфли һәим эшләпә өчен 17 тиен, ә курчак  күлмәк һәм туфли өчен 20 тиен түләгән булса, һәр әйбер күпме торган була?
  16. “Ничә чикләвек җыйдың?” – дип сораганнар тиеннән. “11дән күбрәк, 19дан азрак”,  – дигән ул. Кабатлап сорагач: “17дән күбрәк, 25тән азрак” - дигән. Тиен алдашмаган. Ә чикләвекләре ничәү икән соң ?
  17. Тау юлыннан, бер – берсенә  карап, бер үк тизлектә ике бәрән чаба. Бәрелешкәнче,  берсе 15 секунд, икенчесе 12 секунд чапкан. Икенчесенең беренчесеннән 18 м га азрак ара узганы билгеле. Һәрберсе ничәшәр м үткән ?
  18. Ике груша һәм өч слива 390 г авырлыкта, ике груша һәм биш слива 450 г. Бер груша күпме авырлыкта?
  19. Көне буена кәефем 35 мәртәбә үзгәрде. Яхшы кәефем начарыннан 7гә күбрәк иде. Бүген кәефем ничә мәртәбә яхшы булган?
  20. 75 л сөтне мәче 10 һәм 9 л лы бидоннарга салды. Бөтенесе дә тулы икәнлеге билгеле булса, барысы ничә бидон булганлыгын санагыз.  
  21. Өч автобуска һәм берничә җиңел машинага төялеп, 96 аю баласы театрга килгән. Һәр автобуста - 27 шәр кеше,  ә һәр җиңел машинада 5 әр аю баласы булган. Аларга барлыгы ничә җиңел машина кирәк булыр иде?
  22. Тиен 7 минут эчендә - 84, ә йомран 6 минут эчендә 36 чикләвек ашый. Тиеннең хезмәт җитештерүчәнлеге йомранныкына караганда күпмегә артыграк?
  23. Туристлар беренче көнне юлда - 6 сәгать, икенче көнне 4 сәгать булганнар. Алар барысы 60 км юл узганнар. Әгәр бертөрле тизлек белән барган булсалар, көн саен күпме ара узганнар?
  24. Өч әрҗәдә 76 кг чия бар иде. Икенче әрҗәдә чия беренчесенекенә караганда – 2 тапкыр, өченчесендә 8 кг.а артыграк. Һәр әрҗәдә күпмешәр чия бар?                                
  25. Өйрәтелгән эт тәртип бозучыны ике арада 36 метр калгач куа башлый. Әгәр этнең тизлеге секундына - 10 метр, ә тәртип бозучыныкы 6 метр булса, эт аны ничә секундтан куып җитәчәк?
  26. Кибеткә 2005 “Барби” курчагы китергәннәр, аларның 1781ен сатканнар, ә калган курчакларны, 32 бертөрле тартмага салып, балалар йортында тәрбияләнүчеләргә җибәргәннәр. Һәр тартмада ничә курчак булган?
  27. Ике оя арасындагы 252 м юлны кырмыска 1 сәг.24 минутта, ә бурсык 14 минутта үтә. Әгәр кырмыска белән бурсык бер үк вакытта бер-берсенә кара-каршы юнәлештә чыксалар, алар күпме вакыттан соң  очрашырлар?
  28. Мәктәп җыештыручылар ике көндә бертөрле 100 капчык чүп җыйганнар: беренче көнне 2450 кг, ә икенче көнне 2550 кг. Алар  һәр көнне ничә капчык чүп җыйганнар?
  29. Әгәр Мәрьямнең яшен башта 4 кә киметеп, аннары 7 тапкыр арттырсаң, һәм килеп чыккан нәтиҗәне 15 кә киметсәң, 34 яшь килеп чыга. Мәрьямгә ничә яшь?
  30. Квадратның һәр ягын 60% ка зурайтканнар. Квадратның мәйданы  ничә процентка арткан?
  31. Велосипедка утырып, Бармалей 8 км/сәг. тизлек белән Европадан Африкага киткән. Өч сәгатьтән соң аңа каршы Африка ягыннан 3 км/сәг тизлек белән мөгезборын кузгалган. Мөгезборын чыгып 12 сәг үткәч, алар очрашалар. Европа белән Африка арасы ничә км?
  32. Петя һәм Мишаның фамилияләре Белов һәм Чернов. Һәр малайның фамилиясен әйтегез, әгәр Петя Беловтан 1 яшькә зур булса.
  33. Ир, хатыны, энеле-апалы баралар. 3 алманы үзләре белән алып баралар, бара торгач туйганнар, алманы 1 әрләп бүлгәннәр. Ничә кеше?
  34. Якубовский”Могҗизалар кыры”телетапшыруында 2 тартма алып чыккан. Беренчесендә: “Приз монда”,- дип язылган, ә икенчесендә:”Приз монда юк яки юк”,- дип язылган. Бу язучыларның берсе дөрес түгеллеге билгеле. Приз кайда?
  35. Әрҗәдәге китаплар саны 3 бертөрле сумкадагы китаплар санынан 24 кә күбрәк. Әгәр әрҗәдә 36 китап булса, һәр сумкада ничәшәр китап булган?
  36. Тартмада 15 кара һәм 3 ак карандаш бар. Бер ак карандаш эләксен өчен,  иң аз дигәндә, карамый гына ничә карандаш алырга кирәк?
  37. Ана дуңгыз бер авырлыктагы  4 баласы белән бергә 200 кг. авырлыкта икән. 1 баласы белән бергә 140 кг.авырлыкта. Ана дуңгызның  авырлыгын табарга.
  38. Юл буенда км ны күрсәткән баганалар тора. 37 км дип тамгаланган баганадан бер үк вакытта бертөрле тизлектә төрле юнәлешкә керпе һәм ташбака хәрәкәт итә башлаган. Күпмедер вакыттан соң ташбака 52 км. дигән баганага барып җиткән. Бу вакытта керпе кайсы багана янында булган?
  39. Йөгерешчеләр секциясенә әкәм-төкәмнәр ташбакаларга караганда 3 мәртәбә кимрәк катнашалар. Секциягә тагын 12 әкәм-төкәм язылгач, алар ташбакалар саны белән тигезләшкәннәр. Секциядә хәзер ничә әкәм-төкәм бар?
  40. Бишурынлы иң кечкенә санны языгыз, әмма цифрлары төрле булсын.
  41. Икеурынлы сан янына шундый ук санны язып куйгач, дүртурынлы сан барлыкка килгән. Беренчесеннән ул ничә мәртәбә зуррак?
  42. Айсен белән Гошаның фамилияләре Степанов һәм Ермолаев. Гоша Степановтан озынрак. Кайсы малай нинди фамилияне йөртә?
  43. 7 кәгазьнең кайберләрен 4 кә бүлгәч, 22 кәгазь барлыкка килгән. Ничә кәгазьне кискәләгәннәр?
  44. Алабугада өч аю яшәгән:соры, ак һәм плюш аюлар. 2 нче һәм 3 нче фатирларда плюш аю яшәмәгән, ә соры аю 2 нче фатирда яшәмәгән.Һәр аюның фатир номерын атагыз.
  45. Якутск белән Тикси-17 арасы - 800 км. 170 км/сәг тизлек белән  йөрүче поезд шушы юлга чыккан. Нәкъ бер үк вакытта Тикси-17 дән Якутск ягына 30 км/сәг тизлек белән товар поезды да кузгалган. 4 сәгатьтән аларның кайсы Якутскига якынрак булачак?
  46. Квадратны өч өчпочмакка бүлегез. Әмма фигураларның берсе генә турыпочмаклы булырга тиеш.
  47. Ике санны тапкырлагач, 87 килеп чыга. Нинди саннар икән ул? Барлык парларны күрсәтегез?
  48. 6 дус фоторәсемнәрен алышкан. Барлыгы ничә фоторәсем ясатылган?
  49. Доктор Пилюлькин Белмәмешкә сәгать саен бер төймә дару эчәргә рецепт язган. Дару савытында 4 тапкыр эчәрлек төймә бар икән. Алар ничә сәгатькә җитә?
  50. Мальвина, Пьеро һәм Чипполино, фоторәсемгә төшеп, БМОга җибәрергә уйлаганнар. Алар  эскәмиядә нинди тәртиптә тезелешеп утыра алалар?
  51. Йомран җир астына лифтка утырып төшә. Лифт җир өстендә чакта 2 йомран утырып 85 м. тирәнлеккә төшкән. Астан 7 йомран утыргач, 68 м. өскә менгән дә, 5есе чыгып, 1 се кергән. Лифт тагын 12 м. төшеп киткән. Анда  3 йомран чыгып, калганнары 20 м га күтәрелгәннәр. Лифт кайда тукталган һәм ахырдан ничә йомран чыккан?
  52. Олег, Кеша  һәм Мишаның өчесенең бергә Саша, Даша һәм Глашаныкы кадәр билгеләре бар. Олегның-9, Кешаның - 7 “биш”ле. Мишаның “биш”леләре күбрәкме, әллә Сашаныңмы?
  53. Өчәр метрлы өч бүрәнә бар. Берәр метрлы 9 утын агачы барлыкка килсен өчен, аны ничә урыннан кисәргә кирәк?
  54. Ваня алтынчы катта яши, Таня-өченчедә. Нина Ванядан астарак яши. Петя-Танядан өстәрәк. Петя Нинадан астарак яши. Нина белән Петя кайсы катларда яшиләр?
  55. 2 бертөрле саннан торган икеурынлы барлык саннарның суммасын билгеләп, 500 дән шул санны алсагыз, чиреккә чыккан билгегезне белерсез.
  56. 30 км. очар өчен,  Карлсонга 2 кг. варенье ашарга туры киләчәк. Ә 75 км. очар өчен күпме варенье ашар икән?
  57. Алинә 7 сәг.37 минутта иртәнге ашка утырган, 8 сәг. 25 минутта тамагы туйган. Ул ничә минут ашаган?
  58. 7 дус бер-берсенә фоторәсемнәрен бүләк итәннәр. Барысы ничә фоторәсем кирәк булган?
  59. Урамда 7 йорт бар икән. Аларның һәркайсында филләр яшәгән. Һәр чираттагы йортта бер филгә күбрәк икәнлеге мәгълүм. Дуртенче йортта сигез фил булса, бу урамда алар барысы ничәү яшәгән?
  60. Куянга, аюга, мәчегә балык , бал,  кишер биргәннәр. Мәчегә балык та, кишер дә эләкмәгән. Аюга балык бирмәгәннәр. Кемгә нәрсә эләккән?
  61. Большевичкин бер адым алга һәм ике адым артка атлаган. Барысы утыз алты адым ясаган булса, билгеләнгән урыннан ул ничә адымга читкә киткән?
  62. Илдар белән Ринатның фамилияләре-Иванов, Петров. Әгәр Илдар Ивановтан яхшырак укыса, малайларның һәркайсының фамилияләшре ничек булган?
  63. Иң зур 3 урынлы санның 1/9ен  иң  кечкенә 4 урынлы санга киметсәгез, нинди сан килеп чыгар?
  64. Әтисе 41 яшьтә булганда, малаена 17 яшь булган. Хәзер әтисе малаеннан 2 тапкыр өлкәнрәк булса, аларның һәркайсының яше ничә?
  65. Гөлсинә тәнәфес вакытларында коридорда 30 минут, буфетта аннан 18 минутка озаграк булган, калган вакытын ишек алдында үткәргән. Әгәр буфетта мәктәптәге барлык вакытының 24 процентын үткәргән булса, мәктәпкә килү вакытын һәм ишек алдында үткәргән вакытын табыгыз.
  66. Бер насос бер минут эчендә 1 литр су чыгара. Ике мәртәбә тизрәк эшләсәләр, 4 насос 4 минут эчендә ничә литр су чыгарачак?
  67. Минут теленең тизлеге сәгатьне күрсәтүче тел тизлегеннән ничә тапкыр артык?
  68. Улы әтисенең ничә яшьтә булуы белән кызыксынды. Әтисе аңа:”Әгәр минем яшемә синекенең яртысын, аннары чиреген һәм тагын 1 ел кушсаң, 134 килеп чыгачак”, диде-Әти кеше ничә яшьтә булган?
  69. Маша, Даша һәм Юляга математикадан дәрес бирәм. Кичә Маша белән Даша шөгыльләнде:аларның берсенә 6, икенчесенә- 7 яшь. Бүген-Юля белән Даша. Аларның берсенә-7, икенчесенә -8 яшь булса, һәрберсе ничә яшьтә?
  70. Бабай белән оныгына икесенә бергә 104 яшь. Бабай яшәгән еллар саны онык яшәгән айлар санына тигез. Боларның һәркайсы ничә яшьтә?
  71. Бер сумкада 8 алма һәм 7 груша, икенчесендә -8 алма һәм 3 груша. 1 нче сумкадагылар-1730 гр., 2 нче сумкадагылар-1290 гр. авырлыкта булса, 1 алма һәм 1 груша авырлыгын табыгыз.
  72. Китап көндәлеккә караганда 6 мәртәбә кыйммәтрәк, шуңа да аның өчен 70 сумга артыграк акча түләнгән. Китап күпме торган?
  73. Болында үрдәкләр һәм төлкеләр йөри. Санап караган идем:22 баш һәм 64 аяк бар икән. Болынга ничә үрдәк һәм ничә төлке килгән?
  74. Өченче ел Наилә бер малай белән танышты. Ул малай аңа мәче баласы бүләк итте. Узган ел Наилә 12 малай белән танышты. Аларның һәркайсы бүләк итеп икешәр мәче баласы алып килде. Быел Наилә 27 малай белән танышты, аларның һәркайсы 3әр мәче бүләк итте. Хәзер Наилә тагын бер малай белән танышмакчы була һәм мәчеләрнең һәммәсен аңа бүләк итәргә җыена. Малай ничә мәченең хуҗасы булачак?
  75. 1дән алып 100гә кадәр булган саннарда 9 саны ничә тапкыр очрый?
  76. Бабайга 56 яшь, оныгына 14 яшь. Ничә елдан соң бабай оныгыннан ике тапкыр гына өлкән булачак?
  77. Малайлар, атларга атланып, куна китәләр. Малайларның үзләренекен һәм атларныкын бергә кушып санасаң, барлыгы 26 баш һәм 82 аяк була. Барлыгы ничә ат һәм ничә малай?
  78. Түгәрәк сырның массасы 1200 г. Иртәнге ашта сырның 1/3 өлеше, кичке ашта калган сырның 1/10 өлеше тотылган. Кичке ашка күпме сыр тотылган?
  79. “Жигули” 10 км юлга 10 л ягулык тота, ә “Волга аннан 1/5 өлешкә күбрәк. “Волга” машинасына,  100 км юлны үтү өчен,  күпме бензин кирәк?
  80. Чыршы 1200 ел, нарат аның ½ өлешен, миләш нараттан 520 елга кимрәк яши. Миләш агачы ничә елга кадәр яши ала?
  81. Каен агачы мөмкин булган гомеренең 1/5 өлешен үскәч, каенга 50 ел булган. Каен агачы ничә елга кадәр яши ала?
  82. Чикерткә 1 секундта канаты белән 1600 хәрәкәт ясый. Чикерткәнең канатлары 5 минут очканда күпме хәрәкәт ясый?

       

Арифметик табышмаклар

                   1. Безнең гаилә

                   Без мактана алабыз:

                   Барысы биш малай без,

                   Барыбыз да бертуган,

                   Барыбыз да ир туган.

             

                   Безнең һәркайсыбызның

                   Сеңлесе дә бар әле.

                   Дәү әнине онытып

                   Торам икән, карале.

     

                   Әти белән әнисе

                   Кушсак,ничәү булабыз?

                   Ник аптырап торасыз?

                   Ягез, тизрәк уйлагыз.

                                                  (Тугыз кеше)

 2. Ничә “дүртле”, ничә “бишле”?

                   Бу атнада”дүртле”ләр дә,

                   “Бишле”ләр дә алдым мин.

                   Һәм аларны бер-берсенә

                   Һәр көн куша бардым мин.

                 

                   Алты көндә кырык булды

                   Билгеләрнең суммасы.

                   Ничә “дүртле”,ничә “бишле”

                   Була инде шуннан соң?

                                                    (Дүрт “бишле”се,

                                                           биш “дүртле”се бар)

3. Ничәшәр балалары булган?

                  Алты кошның утыз улы,

Утыз кызы булган, имеш.

Уйнаганда, әниләре

Читтән карап торган, имеш.

                 

                   Соры көртлек сүз башлаган:

                    - Минекеләр өчтән бере...

                   Тартар шундук дәвам иткән:

                    - Минекеләр биштән бере...

                 

Ә зур песнәк: - Дуслар,-дигән,-

Дүрттән бере минекеләр.

Тукран әйткән: - Өч мәртәбә

Күбрәк икән синекеләр.

               

  • Бу табигать, - дигән торна,-

Кыерсыткан мине генә:

Минекеләр ул алтмышның

Тик утыздан бере генә.

             

Саесканга җитә калган,

Чырык-чырык көлә икән:

  • Синекеләр минекеннән

Өч мәртәбә кимрәк икән...

Исәпләргә менә шулай

Оста булган аналары.

Я, ничәшәр булган инде

Бу кошларның балалары?

                                 (Соры көртлекнең – 20, зур песнәкнең – 15,

                                   тартарның – 12, саесканның – 6, чуар    

                                  тукранның – 5, торнаның 2 баласы булган)

4. Кем кайда торыр?

Өч дус алар класста:

Гали, Вәли, Нургали.

Бер булса да уйлары,

Төрле-төрле буйлары.

Гали озын Вәлидән,

Нургалидән кыскарак,

Әмма җырга-биюгә

Дусларыннан остарак.

Сафта кайсы - иң алда,

Кайсы торыр иң артта?

Яле, тизрәк уйлап тап.

                           (Сафка бассалар, Нургали – алда, Гали – уртада,

                                            Вәли иң артта торыр иде)

5. Беләсеңме?

Йөз чикләвек җыйдым мин,

Биштән берен ашадым,

Калганының яртысын

Кортлы булгач ташладым.

Энем белән сеңлемә

Бүлеп бирдем калганын.

Беләсеңме аларның

Ничәшәрне алганын?

                           (Энесе белән сеңлесенә егермешәр

                                                чикләвек биргән)

6. Чебиләре ничәшәр?

Гыйльми беркөн Бәшәргә:

-Чебиләр күп безнең,-ди.-

Безнекеннән бермә-бер

Кимрәк икән сезнең, - ди.-

Әти инкубаторга

Әле тагын барачак

Һәм яңадан шулкадәр

Чеби сатып алачак.

Тавык унны чыгарса,

Җитәчәкләр иллегә...

Сер бирмәде Бәшәр дә,

Тезеп китте Гыйльмигә:

-Тиздән безнең чебиләр

Дүрт мәртәбә артачак.

Шуңа өстәп күршебез

Унбиш чеби сатачак...

Гыйльми көлеп:-Син дә,-ди. –

Тапкыр икәнсең,Бәшәр...

Ә хәзергә аларның

Чебиләре ничәшәр?

                            (Хәзергә Бәшәрләрнең – 10,

                         Гыйльмиләрнең 20 чебиләре бар) 

7. Ничә чакрым юл үткән?

Берәү бер пар ат җиккән,

Юлга чыккач,  интеккән:

Кырык чакрым барган да,

Адашып, кайтып киткән,

Ярты юлдан борылып,

Тагын алга элдерткән,

Алтмыш чакрым җир киткән.

Ягез әле, һәр аты

Ничә чакрым юл үткән?

                                  (120 чакрым)

8. Сәгать ничә?

Кушкан иде абыем

Миңа сәгать карарга,

Бары табышмак белән

Җавап бирдем аңарга.

Әйттем аңа тәүлекнең

Тик чиреге калганын.

Ә шуннан соң вакытны

Ничек белә алган ул?

Син дә моңа җавапны

Тиз табарсың, минемчә.

Тик шулай да әйт әле,

Сәгать ничә синеңчә?

                                (Кичке алты)

9. Һәр агачта ничә алма?

Быел инде алма бирде

Безнең ике алмагач.

Икесендә кырык алма!

Исем китте санагач.

“Берсеннән биш алма алып,

Элсәк икенчесенә,

Алмалары тигезләшә,-”

Диде шулчак Гөлсинә.

Һәр агачта ничә алма

Барын шуннан белегез.

Белмәсәгез, сеңлем өйдә,

Ул аңлатыр: килегез.

                              (Алмагачларның берсендә - 25,

                                 икенчесендә 15 алма булган)

10. Нинди тизлектә?

Гали белән Нургали

Йөри иде гел бергә,

Оныткан бит Нургали

Галиләргә керергә.

Бара торгач,Нургали

Ике чакрым киткән,ди

Соң чыкса да ун минут,

Гали куып җиткән, ди

Исе китеп аңарга,

Тел шартлаткан Нургали.

Яле,нинди тизлектә

Чапкан инде бу Гали?

                              (Сәгатенә 12 чакрым тизлектә)

11. Мин нинди сан уйладым?

Серле бер сан уйладым,

Йә,тыңлагыз  барчагыз:

Әгәр дә сез ул саннан

Уникене алсагыз

Һәм шуннан соң калдыкны

Өч өлешкә бүлсәгез,

Өч калачак нибары.

Серемне дә белсәгез,

Санны бик тиз табарсыз.

Бәлки, уйлап карарсыз?

                                    (21 саны)

12. Ничә гөбләне юк иткәннәр?

Нәрсә тәмле икәнен

Корткычлар да бнләләр,

Япь-яшь балан куагын

Сырып алды гөбләләр.

Әти әйтә: - Бар, улым,

Камка тотып кил әле,

Алар гына бирәчәк.

Гөбләләрнең кирәген.

Сигез камка җибәрдем

Шул ук көнне баланга

Иртәгесен җиденче,

Булышырга аларга.

Юк иткәндер һәркайсы

Көнгә кырык-иллесен:

Бер атнада гөбләнең

Калдырсыннар ник берсен!

Кырган ничә гөбләне

Камкаларның барысы?..

Дустым, үзең исәпләп

Кара инде анысын.

                           (3920 – 4900 гөбләне)

13. Һәркайсы ничәшәр?

Кем кайтып килә дисәм,

Күршебез Локман икән.

Бүген дә үрмәкүчләр,

Коңгызлар тоткан икән.

 - Ничәү? – дигәч, - Унбер! – дип,

Ашыгып атлый бирде. –

Аякларын санадым,

Нәкъ җитмеш алты, - диде. –

Шулай булгач, һәркайсы

Ничәшәр була инде?

Анасын уйла инде.

                           (5 үрмәкүч, 6 коңгыз)

14. Күпме таралган?

Бер ялганчы: “Мине, - дигән, -

Аю бигрәк ошатты.

Үз өнендә кыстый-кыстый

Кәрәзле бал ашатты...”

Дусты исә, шуны сөйләп,

Шаккатырган күршесен,

Ә күршесе – алты дустын,

Унбер таныш кешесен.

Бу хәбәрне бишәр дусты

Ишеткән, ди, алардан...

Йә, кем әйтә, тиз арада

Ялган күпме таралган?

                             (104 кешегә)

15. Без ничәү?

Әтием бар,

Әнием бар,

Ике апам.

Әниемнең

Әнисен дә

Бик яратам.

Ә без, аның

Оныклары,

Өчәү инде.

Шулай булгач,

Без барыбыз

Ничәү инде?

                    (6 кеше)

16. Күпме булыр?

Ике җирдә ике дүрт,

Икесенә бер сигез.

Күпме булыр барысы?

Тизрәк җавап бирегез.

                              (16 була)

17. Һәркайсы ничә?

Дәү әтинең медальләре

Бер дистәдән өчкә ким,

Орденнары медаленнән

Булса әгәр бишкә ким,

Шуны төгәл белү өчен

Бу саннарны нишләтим?

                          (2 ордены, 7 медале бар)

18. Ничә гөле кала?

Зур-зур алты тәрәзә бар

Гөлнурларның өендә.

Берәр кына, өчәр яран

Һәр тәрәзә төбендә.

Бүләк итсә дусларына

Әгәр ике яранын,

Йә, кайсыгыз әйтә ала

Ничә гөле калганын?

                               (22 гөле)

19. Саныйм әле

Ун карлыгач тезелгән

Телефон чыбыгына.

Тагын өчәү өстәлде,

Көткәндәй шуны гына.

Бераз сайрап утыргач,

Очып китте бишәве.

Саныйм әле, чыбыкта

Калды икән ничәве?

                            (8 карлыгач)

20. Ничә көн калды?

 - Әни, күпме бар әле

Беренче сентябрьгә?

- Әйдә, инде анысын

Исәплик бергә-бергә.

Утыз бер көн августта,

Ә бүген – уналтысы.

Хәзер инде үзең дә,

Шәт, исәпли алырсың...

Йә, ничә көн калды соң?

                                (15 көн)

21. Ничә чеби чыгарган?

Безнең өйдә ак тавыкка

Сокланмаган бер кеше юк:

“Кара, - диләр һәммәсе дә, -

Нинди генә чебеше юк!..”

Өчесе ак, берсе кара,

Ун чебие чуар аның...

Ягез әле, кемнәр әйтә:

Ничә чеби чыгарган ул?

                                  (14 чеби)

22. Чиясез калмыйммы?

Егерме чиянең

Өчесе энемә,

Бишесен ашатсам

Бәләкәй сеңлемә,

Дусларга өләшсәм

Әгәр дә сигезен,

Чиясез калмыйммы

Шуннан соң мин үзем?

                              (Үзенә 4 чия кала)

23. Ничә чыпчык булган?

“Хәерле көн, ун чыпчык!” –

Дигән икән бер чыпчык,

Тегеләр и көлгәннәр,

Чырык-чырык килгәннәр:

 - Безне өчкә тапкырлап,

Кушсаң гына үзеңне,

Ун булабыз! – дигәннәр.

                            (3 чыпчык булган)

24. Ничә тай?

Аяклары кырык дүрт,

Бар да чаба уйнаклап.

Болар ничә тай булыр,

Яле, тизрәк уйлап тап?

                                (11 тай)

25. Ничә шар булыр?

Алты шар да алты шар,

Барысы да алтын шар.

Тагын булса андый шар

Алты җирдә алтышар,

Ничә булыр алты шар?

                                (48 шар)

26. Без ничә биюче?

Ике исәп – бер хисап:

Өч пар булып биесәк,

Артып кала беребез.

Ә сез җавап бирегез:

Йә, без ничә биюче?

Кул күтәрсен белүче.

                              (7 биюче)

27. Сиксән ит

Ничек итсәң ит,

Бишне сиксән ит.

                          (5*16 яки 5+75)

28. Нинди сан?

Тапкырласа,  юк итә

Йөзне түгел, меңне дә.

Нинди сан бу?.. Үзенә

Булмый аның берни дә.

                                (Ноль)

29. Ничәшәр яшь?

Моннан биш ел

Элек миңа

Биш яшь тулган.

Әни миннән

Биш мәртәбә

Өлкән булган.

Безгә хәзер

Ничәшәр яшь

Була инде?

Йә, белдеңме?

Әйдә, тизрәк

Уйла инде?

                              (Әнисенә - 30, ә үзенә 10 яшь була)

30. Ике ноль яса

Шаккатыр бер,

Әйдә, булмаса:

Бер сигездән

Ике ноль яса.

                         (Моның өчен 8не сызыклар

                   кисешкән урыннан урталай бүләргә кирәк)

31. Тугызны алты ит

Син һәр нәрсәгә

Оста бит әле?..

Тугызны, әйдә,

Алты ит әле.

                      (Моның өчен 9ны киресенчә генә язасың)

32. Күреп булырмы?

Кичке алты. Алсу-кызыл

Нур бөркелә шәфәкътән.

Аны күреп булырмы соң

Илле алты сәгатьтән?

                       (Юк, чөнки ул чакта төнге ике була)

33. Ничә яшьтә?

 - Ничә яшь соң сиңа? – дигәч,

Дәү әтием әле генә:

 - Уртача мин сигез сәгать

Йокладым, - ди, - тәүлегенә.

Шулай итеп, гомеремнең

Утыз елы йоклап үткән.

Йә, белдеңме: дәү әтиең

Инде ничә яшькә җиткән?

                                 (90 яшьтә)

34. Ничә сәгать кызынганбыз?

Без, без, без идек,

Без унике кыз идек.

Атна буе һәркөн без

Берәр сәгать кызындык.

Ничә сәгать кояшта

Кызынганбыз һәммәбез?..

Уйлыйк әле, әйдәгез.

                                  (7 сәгать)

35. Ничә балык алган?

Утыз ике балык тоткан

Илшат бүген елгадан.

Бер балык та эләкмәгәч:

 - Дустым, - дигән Нургаян, -

Миңа бирче балыгыңның

Чирегенең чиреген?

Ә мин сиңа берәр вакыт

Күбрәк итеп бирермен...

 - Алгач-алгач, ал син аның

Яртысының яртысын.

Чын балыкчылар шикелле

Горур атлап кайтырсың...

 - Рәхмәт инде, - дип, Нургаян

Ничә балык алган соң?

Ә ничәне сораган ул)

Бәлки, уйлап карарсың?

                (Нургаян 2 балык сораган, Илшат аңа 8 балык биргән)

  Җаваплар: 1 нче сыйныф

№1-4 төс; №2-Айратның-2, Алсуның-4 алмасы булган; №3 – 6 күркәсе,

№4-4 кисәк, №5- сок-2 кг; №6-  300; №7- өстәлнең 5 почмагы;

№8- 11 конфет, №9- 8 не ашаганнар, №10- карбыз 6 кг; №11- банан;

№12- 10 тапкыр ; №13- 8 не юган; №14- 7 сул кул бияләй; №16- аю үтеп чыга алмый; №17- Фәния гыйлемсез; №18- китап; №19- 3 төлке;             №21- Чебурашка ябык; №22-0; № 23-4 һәм 0; №24- 4 бала; № 25- “велосипед” сүзе артык; №26- һәр ат 25 км юл үтә; №27- бүре 7 кишер ашаган; №28- 11-1-1=10 ; №29-калганында 5 һәм 4 чикләвек бар; №30- 7 ; №31-тиеннең 1 ; №33- була; №34-Ваня Гулливеров; №35-8 ; №36- 2 ысул: 4кызыл, 4 зәңгәр яисә яртылаш буяп бару; №37- 4 груша; №38- 4 калган;  №39- 2 тапкыр; № 40- 8 аяк; № 42- 4 калды ; №43-6 алма; № 44-5дус; №45- наратта чия үсми; № 46- 3 кеше; № 47- 6 пыяла; №48- 3 мәртәбә; №49-6 төс; № 50- 2 сан; №51- 12-3+4; №52- 7 мәсьәлә; №53- 6 аяк; №54-8 км үтә; №55- уңда; № 56- 12 метр; №57- 4 конфеты; № 58- 14 метр; № 59-5 мандарин; № 60-7 метр; №61- 5 алма калган; №62- озынлыгы-16см, киңлеге-1 см;              №63- 12 акчасы; №64- 3 тавык; № 65-26; № 66-ак, башка төсләр юк; № 67- 12+3-4=11; №68-каеш.

Җаваплар: 2 нче сыйныф

№1-4 бала; №2-5 битен; №3-17 төймәсе; № 4- 2 каз; № 5- так сан-36, җөп сан-40, димәк җөп сан суммасы зур; №6- Якутиядә Казанга караганда суыграк; №7- бүре; №8- 6 кыз, 5 малай; №9- 1400гр; №10- 432см   ; №11-6 елдан; №12-7-6+5-4+3-2; №13- минутка әйләндерсәң, шул ук; №14- 3 конфет һәм ярты конфет;№15-32 биргән; №16- О артык; № 17- алмагачта карбыз үсми; № 18 – 24 башмак,12 пар; №20-111-11; №21-1 сәг.37 мин; №22-3 әр чикләвек; №23- 8+7,10+5,12+3,11+4,13+2 ;   №24-  сарысы-20см; №25-  юк ; №26- 3 дус; №27- әти, бабай, оныкка 3 юлбарыс; № 28-79 сум; № 29- һәрберсенә-3,5,4 алма; №30-Филяга 5 яшь; №31- 7 әкият; №32-эт-9 да, мәче-7 дә; №33-11+16+3; 15+12+3; №34- һәр ат 30 км үткән; № 35- 10 минут; №36- 4 нче көнне; №38- 99+9=108 ; №39-3 фоторәсем; №40-7 кисәккә ; №41- юк;№42- 1 яшь; №43- 89 балык; №44- 102,201, 120, 210; №45- дүшәмбегә; №46- 7 валчык; №47- 32 чикләвеге4 №48- икесе дә тигез йөзә; №49- 6 шар минут; №50- 2 сәгать ; №51- 23+32+20+30=105; №52-33; №53- 24 метр; № 54-96”2”ле; №55-80; №56- 5; №57- 50; №58- һәр айда; № 59- 3 кеше; № 60- 7 бала;  №61- 7 ; №62- 60 мин; №63- Акбай; №64- Наилә№1, Гаилә№2, Ләйлә№3; № 65- Вахит-№1, Камил-№2,  Марат-№3; №66- төлке №1, бүре32, аю№3; №67- Асия өлкәнрәк, №70-Азат-5, Марат-6, Наил-7

                         Җавап: 3 нче сыйныф.

 №1-144см; №2-84метр; №3-72кг;№4-522 т; №5-җәя кирәкми; №6-1400 гр; №7-10 кг; №8-әтисенә-39 яшь; №9- бабайга 72 яшь; №10- 35; №11-груша авыр;№12- төзеп була;№13-22 яшь;- №14- 10 кишере; №15- 37; №16-36 ; №17- 6 шар; №18-175; №19-8 йорт; №20- 15 кг; №21-16;  №22-11 ; №23-22 укымаучы, 16 га артык; № 24- 500сек.; №25-швабра; №26- юк; №27- 10+12+21+20=63;№28-  12 шәр куян ; №30-  1 нчесе; №31- 3 төлке; №32- 24 метр; №33-8 см; №34-130 метр; №35-951;  №36-8; №37- Иванов-3, Сидоров-5, Петров-4;  №39-4 мин; №40-3 бидон-7 литр, 1 бидон-5 литр; №41- фил 1 баласын алып чыгып куя, яңадан 2 нчесен алып чыга; №42- 6 көн ; №43-28 метр ; №44-1000; №45- 30-39; №46- каз-4кг; №47-Бармалей-агач аяк, Фантомасның 1 күзе бәйләнгән; №48- бүренең-22, бәрәннең-23, 1 гә күбрәк;№49-20мин; №50- 618 минутта;; №51- 7; №52- 336; №53-4ак+2кара, 5 кара+1 ак, 3 кара+3ак, 4 кара+2ак; №54- Нуринең; №55-10;   №56- 1 боҗраны; №57-36 см; №58- 3 бидон-7 литрлы, 1 бидон-5 литрлы;    №59- 9,7,6,5,4,3,2,1 ; №61- бер тавык тәүлектә 1 йомырка сала, димәк, 6 көндә ул дүрт йомырка сала;  №62-100;    №63-2 минутта;   №64- 20; №65- 20 мин; №66-Наил-1, Марат-4, Азат-5;  № 67-тигез; №68-1-10м, 2-9 м, 3-11м;  №69- 20 гр;   №70-350 кг;   №71-8 тапкыр; №72- бабай, әти, онык-1әр;  №73-2 сәг.;  №74-берни булмаган; №75-5 минут            

                    4 нче сыйныф

№1-300 гр ; №2-6;   №3-Әхмәтшин; №4-154 сум;   №5-8 м;   №7-; №8-3 аю;             №9-5; №10-39; №11-4; №12-7литр; №13-14м/сек;  №14-44 алма ;№15-     №16- 18 чикләвек; №17-  1-90 м, 2-72м;  №18-150 гр; №19-21 яхшы;   №20- 10л-3, 9л-5;  №21-  3 машина;  №22-тиен 2 тапкыр артык; №23-36 км, 24 км;  №24-1-17 кг, 2-34 кг, 3-25 кг; №25- 9 сек;  №26- 7 тартма; №27- 12 мин; №28-1-49 капчык, 2-51 капчык;  №29- 11 яшь; №30-36%; №31-156 км; №32- Петя Чернов, Миша Белов; №33- 3 кеше; №35- 4 китап-1 сумкада; №36- 6 карандаш; №37- 120 кг анасы; №38- 22 км; №39- 18; №40-10234; №41- 101;  №42- Айсен Степанов, Гоша Ермолаев;№43- 5 кәгазьне; №44- плюш-1, соры-3, ак-2; №45- тигез булачак; №48-6; №49- 4 сәгать; №51- 4 тукталыш, 2 йомран; №53- 6; №54- Петя-4, Нина-5; №55- “5”ле; №56- 5 кг; №57- 48 минут; №58- 7; №59-59; №60-мәче-бал, аю-кишер, куян-балык; №61- 12 адымга; №62-Илдар Петров, Ринат Иванов; №63-9889; №64- малай-24, әти-48; №65- 122 минут ишек алдында ; №66- 16 литр;№67-12 тапкыр; №68-улына 60 булса, әтигә-88; №69-Маша-6 яшь, Даша-7 яшь, Юля-8 яшь; №70-бабай-96, онык-8 яшь; №71-1 груша-110гр, 1 алма-120 гр;№72-84 сум; №73- үрдәкләр-12, төлкеләр-10; №74-106; №75-11 тапкыр; №76- 14 елдан; №77-15 ат,11 кеше;№78-80 гр;№79-120л №80-80 ел; №81-250 ел; №82-480000

Кулланылган әдәбият

  1. “Ачык дәрес”. Тапкырларга – табышмак, 2015. – № 6.
  2. “Ачык дәрес”, 2014 – № 3.
  3. “Мәгариф”. Планнаштыруга мәсьәләләр, 2016. – № 11.
  4. “Начальная школа”. Занимательная математика, 2014. – № 12.
  5. “Сабантуй”. Мөстәкыймовлар олимпиадасы, 1998. – февр.
  6. “Сабантуй”. Мөстәкыймовлар олимпиадасы, 1998. – окт.
  7. “Сабантуй”. Мөстәкыймовлар олимпиадасы, 2007. – март.
  8. “Сабантуй”. Мөстәкыймовлар олимпиадасы, 2008. – ноябрь
  9. “Фән һәм мәктәп”. Математика, дуслар, барыбызга да кирәк, 2015. -    № 1 (62)
  10. Халиков Х. Ш. Зиһен ачкычлары: Сәхнә уеннары, арифметик табышмаклар, грамматик башваткычлар һәм тел шомарткычлар. – Казан: Мәгариф, 2012. – 80 бит.
  11. Халиков Х. Сакчы күркә: Шаян шигырьләр, тел шомарткычлар, арифметик һәм грамматик табышмаклар, әкият-пьеса. – Казан: Татар. кит.нәшр., 2012. – 79 бит.
  12. “Юлдаш”. Арифметик табышмаклар, 2015. – № 8.
  13. Я.И.Перельман . Кызыклы математика. –Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2013.
  14. Ф.Ф.Нагибин, Е.С.Канин. Математическая шкатулка. –Москва:”Просвещение”, 2012
  15.  Н.П.Кострикина. Задачи повышенной трудности. –Москва:”Просвещение”, 2013

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Отчет о работе методического объединения учителей начальных классов на методическом совете школы.

В современной школе необходимо воспитывать и развить в ребенке активную, смелую, решительную личность. Личность, которая умеет сама добывать знания и применять их в нестандартных ситуациях.Дости...

Доклад:"Мәктәп һәм балалар бакчасы белән дәвамчанлык"

Доклад:"Мәктәп һәм балалар бакчасы белән дәвамчанлык"...

Балалар бакчасы һәм лицей арасындагы дәвамчанлык.

Безнең "Йолдыз" балалар бакчасы белән лицей арасында ныклы элемтә урнашкан. Ел башында  һәм балалар бакчасы лицей арасында дәвамчанлык планы төзелә. План педколлектив киңәшмәсендә тикше...

Аналитическая записка Номинация № 3 "Лучшая авторская разработка комплекта учебно-методических материалов / методических рекомендаций": Методическая разработка «Олимпиадные задания по трудовому обучению для учащихся 2 – 3 классов (легкая умственная отс

      Программа трудовой подготовки во 2-ом классе направлена на осуществление умственного, физического, эмоционально - волевого развития и эстетического воспитания детей с огран...

Организационно-методическое сопровождение: содержание, принципы и условия реализации. Сопоставление понятий: организационно-методическое сопровождение и методическая поддержка

В условиях постоянно изменяющихся требований к педагогической деятельности весьма актуальным становится вопрос методического сопровождения.Термин «сопровождение» появился в педагогике отно...