Гаилә - бәхет бакчасы. Бәйрәмнәр өчен сценарий.
классный час (1, 2, 3, 4 класс)

Гаязова Гульфия Рафкатовна

Гаилә - бәхет бакчасы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gail-bhet_bakchasy.docx19.48 КБ

Предварительный просмотр:

Гаилә-бәхет бакчасы

Максат: Бала белән ата-ана арасында мәхәббәт, әти-әниләргә карата ихтирам хисләре тәрбияләү. Мәктәп белән гаилә хезмәттәшлеген ныгыту.

Җиһазлау: зал матур итеп бизәлә, стенага гаилә турында канатлы сүзләр язылган плакатлар эленә.   

      Исәнмесез, хәерле кич, хөрмәтле әти-әниләр, балалар, укытучылар! Менә без сезнең белән барыбыз бергә залга җыелдык. Бүген балаларыгыз белән бергәләп ял итәргә тырышыгыз.

1 укучы.

Шатлык-күңелебездә,

Ал кояш- күгебездә.

Килегез, дуслар, кунакка,

Гаилә бәйрәме бездә!

 

2. Кошлар сайраса,

Урман ямьләнә,

Гаилә нык булса,

Тормыш ямьләнә.

 

3. Бер ягымда-әнием,

Бер ягымда-әтием.

Уңымда да, сулымда да

Таянычым бар минем.

 

4. Пар атлар кирәк түгел,

Канатлар кирәк түгел.

Аякларым җиргә тими-

Очар кош минем күңел.

 

5. Сабый әле, димәгез,

Сүзләремнән көлмәгез.

Күз яшенә, кайгыларга,

Берүк, мине бирмәгез.

 

6. Бер ягымда-әтием,

Бер ягымда-әнием.

Уңымда да, сулымда да

Яклар кешем бар минем.

 

7. Дөньяда иң яратканым-

Минем газиз әнием.

Тормыш юлымда терәгем,

Юл сузучы-әтием.

 

8. Алар булгач берни түгел

Дөньяның авырлыгы.

Аларда-бетмәс сабырлык,

Таш-кыя мәгърурлыгы.

 

9. Таләп итә, ярдәм итә,

Тикшерәләр һәр эшем.

“Ата-ана –алтын канат”,-

Дигәннәр шуның өчен.    “Әтием “ җыры .

 

10. Үз канатым ныгыганчы,

Шул канатларда очам.

Рәхмәтем итеп кадерләп,

Әткәм-әнкәмне кочам. (Әти-әниләргә кулдан ясалган бүләк тапшырыла)

11 ук.

Бердәмлек, дуслык, татулык-

Безнең өчен кирәк һәммәсе.

Күкләр аяз булсын,

Илләр тыныч булсын

Әнә шулар тормыш мәгънәсе.

12 ук.

Хәзер була КВН

Гаҗәп күңелле уен.

Үзара көч сынаша

Әтиләр һәм әниләр.

Менә булыр тамаша.

 Әтиләр һәм әниләр командасына бүленәләр. Командага исем, девиз, җыр уйлау.  Гаиләнең символикасын ясау. Гаилә турында җыр, шигырь, әйтемнәр.

1 уен: “Шигырьне дәвам ит” уены.

1 команда:

Шушы кояштай тормышның

Кадерен белеп кенә,

2 ком:

Сезгә булган олы хөрмәтебез

Урын алсын йөрәк түрендә.

1 ком:

Без бәйрәмнәр яратабыз,

Бәйрәм көннәр еш булсын.

2 ком:

Бәйрәмнәр булып торсын

Бәйрәмнәр гөрләп торсын!

2 уен:

Урындык аягына йомгак чорнарга һәм кире сүтү.

3 уен:

Түгәрәк сызыла.  Бер катнашучының башына башлык киерт.Сул кулын гәүдәгә бәйлә.Берсе икенчесенең башлыгын салдыра.

4 уен

Рәсем ясау. Һәр кеше 1 элементын гына ясый. (Керпе, куян)

5 уен

Бер предмет бирелә. Шуңа реклама ясарга. Мәсәлән: пакет, акбур.

6 уен:

Хәрефләр бирелә. Шул хәрефләргә сүзләр табу. АБС-абый бәйрәмдә сыйлана

7 уен:

“Зәлидә” уены.8 урындык тирәли 9 кеше бии. Көй туктагач урынсыз калучыдан 1 әйберсе алына. Уен ахырында шул предметлар буенча “Җәза” бирелә.

8 уен:”Болар белән нинди хәлләр булырга мөмкин? Кайсы команда күбрәк җаваплар әйтә.

А) пенсионерлар

Б) 21 гасырда туганнар

В)укытучылар

Г) яшьләр

9 уен: “Булсаң зирәк-әйт тизрәк”

  1. Бөтен гаилә белән тартып чыгара торган яшелчә.
  2. Алтын таракның төшеп калган урыны.
  3. Сыйныфтагы өстәлләр.
  4. Хатны нәрсәгә салалар?
  5. Беренче очучы-космонавтның исемен әйт.
  6. Сыерның баласы.
  7. Урман санитары.
  8. Нинди җиләк ак, кызыл һәм кара да була?
  9. Борчакның йорты.

Ачылмаган чәчәк.

  1. Иң яхшы тәрбия чарасы (баланы аңлап елмаю)
  2.  Гаиләнең алтын баганасы (әти)
  3. Гаиләнең иң бәхетле көне (бәби туган көн)
  4.  Матчага кыстырылган тәрбия коралы (тал чыбык)

13 ук.

Мин бәхетле, чөнки пар канатлы,

Җылы безнең гаилә учагы.

Ул учакны сүндермичә тота

Әниемнең җылы кочагы.

Әтиемнең гадел киңәшләре,

Гаиләбезне түм-түгәрәк итә,

Өйне нурлы, ә безне бәхетле

Итү өчен шулар бик җитә.

14 ук.

Һәр мизгелне ямьле – якты итеп

Әти-әни атлый янәшә.

Кирәк чакта юл күрсәтеп безгә

Назлы итеп алар эндәшә.

15 ук.

Сокланырлык итеп яшәгез сез җирдә,

Борчу йөрсен сездән еракта,

Ходай биргән бәхетләрне саклап

Кадерләрен белеп тормышта.

Тик уңышлар гына юлдаш булсын

Саулыгыгыз булсын корычтан.

Яшәгез сез шатлык-куанычта,

Тәм, ямь табып шушы тормыштан.

Бәхетле булыгыз!

Җыр :“Пар канат.” Мирзагитова И.

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценария "Гаилә бәйрәме"

Семейный праздник....

“Сүрелмәсен гаилә учагыбыз” темасына гаилә бәйрәме

Хәерле көн, безнең иң кадерле кунакларыбыз! Сезне чын күнелебездән гаилә бәйрәме белән котлыйбыз. Илебезгә иминлек, һәрберебезгә тыныч тормыш, сәламәтлек, бәхет телибез. Балаларыгызның бүгенге чыгышы ...

Доклад:"Мәктәп һәм балалар бакчасы белән дәвамчанлык"

Доклад:"Мәктәп һәм балалар бакчасы белән дәвамчанлык"...

"Гаилә-татулыгы белән көчле" - гаилә бәйрәме

Бәйрәм башлангыч класс укучылары һәм аларның ата-аналары белән уздырыла. Кичә балаларның музыкаль чыгышы белән башлана.Аннары гаиләләр арасында бәйгеләр белән дәвам итә....

Методическое пособие "Зиһенлелек бакчасы"

Данный сборник математических задач содержит более 300 интересных задач...

"Тату гаилә-бәхетле гаилә"(гаилә бәйрәме сценариясе)

Сценарий гаилә бәйрәменә багышланган. Максат: 1.Гаиләләр белән элемтәне ныгыту, гаиләләрне якынрак белү, бер-берләре белән аралашу, гаиләләрдә татулык, миһербанлык, олыны – олы, кечене – кече...

Балалар бакчасы һәм лицей арасындагы дәвамчанлык.

Безнең "Йолдыз" балалар бакчасы белән лицей арасында ныклы элемтә урнашкан. Ел башында  һәм балалар бакчасы лицей арасында дәвамчанлык планы төзелә. План педколлектив киңәшмәсендә тикше...