Мастер класс по УМК "Сэлам"
материал (1 класс)

Ход мастер-класса по УМК "Сәлам!" разработан с использованием цикла игр для учащихся начальной школы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл master-klass.docx19.84 КБ

Предварительный просмотр:

“Сәлам” укыту-методик комплексында кулланыла торган иң отышлы алымнар

Остаханә дәресе барышы

Кереш

“Сәлам” укыту-методик комплектының төп бурычы – дәрестә укучыларны сөйләшергә өйрәтү. Моңа алар уеннар уйнап, аудиодиалог һәм монологлар тыңлап, тормышчан ситуациядә үз-үзләрен тотышлары аша ирешәләр. Укучылар, уйный-уйный, яңа сүзләр, җөмләләр өйрәнәләр. Грамматик кагыйдәләр ятламыйлар.

Максат:                                            

1)“Сәлам” укыту-методик комплекты нигезендә укытучыларга дәресләрне кызыклы итү алымнарын тәкъдим итү;

2) Практикада алымнарны куллану;

3) Кулланылган алымнар турында фикер алышу.

Алымнар

Эш барышының алгоритмы

1

“Кечкенәдән зурга!” уены

(Зум Ин)

Төп темага чыгу өчен слайдларда рәсемнәр күрсәтү. Әлеге рәсем кисәкләре киләчәктә булачак картинаның төрле өлешләре булырга тиеш.

Остаханә дәресе барышында катнашучылар рәсем кисәкләрен бергәләп тасвирларга тиеш булалар. Әлеге кисәкләр аларда нинди күзаллаулар тудырырга мөмкин булуы турында фикер алышырга тиешләр.

Әкренләп слайдлар үзгәрә һәм катнашучылар тулы картинаны күрәләр.

Остаханә дәресе барышында куеласы сораулар:

  • Сезнең уйлавыгызча, бу нәрсә?
  • Сез киләсе слайдта нәрсә буласын әйтә аласызмы?
  • Сезнең фикерегезчә, әлеге вакыйга кайда бара? Ни өчен сез шулай уйлыйсыз?
  • Рәсемнең нинди элементлары моны дәлилли?
  • Элеге рәсем сезнең иң беренче фикерегезне ничек үзгәртте?
  • Ничек уйлыйсыз киләсе слайдта нәрсә булыр?

2

Мобиль технологияләр кулланып, дәресне кызыклы итү алымы.

“Сәлам” уку әсбабында “Төсләр” темасын өйрәнү күздә тотыла. Ныгыту дәресендә мобиль нетбуклар кулланып укучылар салават күперен ясап карый алалар.

Остаханә дәресендә катнашучылар мобиль нетбуклар кулланып, салават күпере ясап карыйлар. Укытучы җитәкчелегендә иң элек төсләрне аерып карыйбыз. Аннары үзебез салават күперен ясап карыйбыз.

3

“Кайтаваз” уены

Укытучы бер-бер артлы сүзләр әйтә, укучылар аның артыннан кабатлыйлар. Укытучы кулын колагына куеп әйтсә, алар кабатларга тиеш, куймаса, укучылар кабатларга тиеш түгел. Алда өйрәнелгән сүзләр белән дә сүзтезмәләр төзеп әйтергә була. Мәсәлән:

Кара – карарак; сары чәчәк- кызгылт чәчәк; зәңгәр күбәләк – яшел китап.

4

“Сыйныфтан тап!”

Һәр укучыга биремле карточкалар таратыла. Укучылар карточкада язылганнарны сыйныфтан табарга һәм аннан соң телдән әйтә белергә тиеш. Мәсәлән: 2 сары каләм, 1 яшел такта, 5 сары урындык, 4 яшел китап.

5

“Кәләпүш” уены

Укытучы тактага төрле рәсемнәр элә. Такта янына бер укучыны чыгара, башына кәләпүш кидерә. Укучы тактадагы рәсемнәрне истә калдырырга тиеш. аннан соң йөзе белән сыйныфка борылып утыра. Укытучы бер рәсемне сайлый. Укучы, сыйныфташларына төрле сораулар биреп, нинди рәсем икәнен белергә тиеш. Мәсәлән:

  • Ул зәңгәрме? Ул нинди төстә? Ул ничә? Ул матурмы? Ул зурмы?

Укучылар алышыналар. Сыйныфташлары укучының җавабын ишарәләр белән бәяләргә тиеш.

Йомгаклау:

“Сәлам” укыту-методик комплекты (УМК) рус телендә башлангыч белем бирү оешмаларының 1нче сыйныф укучылары һәм татар телен башлап өйрәнүчеләр өчен тәкъдим ителә. Ул татар телен чит тел яки икенче тел буларак укыту методикасы нигезендә, коммуникатив принципны алга куеп төзелгән, шунлыктан башлангыч сыйныф укучылары татар телен тормышчан һәм маҗаралы хәлләргә эләккән геройлар – яшьтәшләре һәм аларның дуслары белән бергә өйрәнәләр, күнегүләр башкаралар, бергә уйныйлар, җырлыйлар.

Әлеге УМК алга таба таба кулланылышта булырга тиеш дип уйлым, чөнки дәресләр кызыклырак үтә. Заман баласы өчен яңа технологияләр куллану авыр түгел, шуңа күрә безгә – укытучыларга калышмаска кирәк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мастер-класс по технологии. Изготовление поделки "Весёлая обезьянка". Мастер-класс предназначен для детей начальных классов

Мастер-класс по созданию поделки из разных материалов "Весёлая обезьянка" в форме презентации...

Мастер-класс урока окружающего мира по теме "Про воздух". Мастер-класс урока окружающего мира по теме "Про воздух".

Одна из основных задач педагогов -  разработать и показать урок в рамках реализации нового образовательного стандарта.Тип урока – урок изучения и первичного закрепления новых знаний. Е...

Презентация мастер - класса "Стань мастером активного целеполагания"

Любая деятельностоь начитается с цели. Без четкого понимания цели невозможна любая деятельность....

Мастер класс "Формирование и развитие универсальных учебных действий младших школьников в учебной деятельности"Мастер

Мастер класс предназначен для учителей начальных классов. Цель мастер класса:продемонстрировать способы формирования универсальных учебных действий;научить определять и находить универсальные уче...

сценарий внеклассного мероприятия с элементами мастер-класса "Пряничные мастера"

Занятие предназначено для детей 6-8 лет. Дети знакомятся с историей появления тульского пряника, рецептом приготовления и способами росписи пряников. Также в мероприятии могут принять участие и родите...