Башлангыч сыйныф укучыларында функциональ грамоталылыкны формалаштыру ысуллары.
план-конспект занятия (3 класс)

Закирова Гульшат Дамировна

.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл m.docx16.89 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Башлангыч сыйныф укучыларында функциональ грамоталылыкны формалаштыру ысуллары.

Максат: дәресләрдә функциональ грамоталылыкны үстерү буенча төрле алымнар һәм күнегүләр белән таныштыру

        Һәр баланың уңышы аның сәләтләренә генә түгел, ә функциональ грамоталылыгына да бәйле. Хәзерге җәмгыятьтә мәгълүмат белән эшләү (бигрәк тә уку) осталыгы уңышның мәҗбүри шарты булып тора. Максатларны, белем бирү нәтиҗәләрен, укыту ысулларын, ирешелгән нәтиҗәләрне бәяләү системаларын яңадан карап чыгу таләп ителә. Функциональ грамоталылык нигезләре башлангыч сыйныфларда салына. Нәкъ менә шул чорда сөйләм эшчәнлегенең төрле төрләренә — уку һәм язу, сөйләү һәм тыңлауга интенсив өйрәтү бара.

    Функциональ грамоталылыкның төп күнекмәсе булып укучыларның грамоталылыгы тора.

     Функциональ грамоталылыкны үстерү өчен дәрестә төрле алымнар кулланырга мөмкин. Шуларның берничәсе белән сезне дә таныштырып китәбез.

     Әлеге биремнәр балаларның игътибарлылыкларык үстерергә, сүзләрне дөрес укырга һәм язылышларын хәтердә калдырырга булыша.  Укучыларны мөстәкыйль рәвештә авырлыктан чыгарга, үзеңнең эш нәтиҗәң белән горурланырга этәргеч бирә.

     1.К хәрефенә башланган 7 сүзне укы.

Какыякүзлекүке    (как,какы,кыяк,күз,күзлек,күк,күке)

        А хәрефенә башланган 6 сүзне укы. абаганарбакчалмалка   (абага,ана,арба,акча,алма,алка).

      2.Сүзләрне артык иҗексез генә укы.

Барикла бакшүтча чәричәк катәбак хәдиреф бокалын үрнидәк әсүти малашина  (бала, бакча, чәчәк, кабак, хәреф, болын, үрдәк, әти, машина).

      3.Беренче иҗекләрен генә укы. Нинди сүзләр килеп чыкты?

Кишер,тапкыр,такмак,тавыш,үрдәк,мәкаль,күчмә (китап,такта,үрмәкүч).

     4. Җөмләне кирегә, сулдан уңга укы. Әлеге эш төре укучыларның уку тизлеген үстерергә дә мөмкинлек бирә.

           .әти елтехәб  мелеб

          . рылуб елредак кылах нәгәлредак енлет нагут

йырос пид “едни мәсү руз начйак” намаһ алаб , ад аслуб кач елтехәб киб кылалаб.

5.“Тәрәзәле язу” алымы.  

- Әлеге алым дәрестә текст белән эшләгәндә,  элек үзләштергәнне тикшерү һәм яңа материалны өйрәнгәндә отышлы.

     “Яз һәм кошлар” текстында төшеп калган сүзләрне өстәп язарга.

“Тәрәзәләр” төрле төстә:

  • зәңгәр – эш-хәрәкәтне белдерүче сүзне,
  • кызыл – предметны белдерүче сүзне,
  • сары  – предметның билгесен белдерүче сүзне аңлата .

Яз һәм кошлар

Ямьле яз  . Якты кояш, көлеп, җирне җылытты. Карлар эри, тамчылар тама башлады. Челтер-челтер итеп, гөрләвекләр агып   . Ишегалдында күлләр җыелды. , шатланышып, гөрләвекләрдә көймәләр агызып.

Менә агачлар ефәктәй яфракларга төренде. Өй түбәсендә сыерчыклар сайраша. башларында күк күгәрченнәр .

Кинәт ике чыпчык очып килде дә буяулы тәрәзә башына кунды

       Нәтиҗ ясау:

      -“Тәрәзәле язу” алымы уйланырга мәҗбүр итә, сүзләрне урынлы файдаланырга этәрә, сүз байлыгын арттыра. Укучы әлеге тәрәзәчекләргә сүзләрне тутырып бетергәч, нәрсә килеп чыгуын түземсезләнеп көтә.

       Джанни Родари әйткәнчә: “ Бала өчен әкиятләр уен кебек җитди эш ". Ул аңа үз-үзен билгеләү, өйрәнү, үз мөмкинлекләрен бәяләү өчен кирәк. Финанс грамоталылыгын өйрәтү чарасы буларак, без әкиятне дә куллана алабыз. Һәр әкиятнең диярлек икътисади өлеше бар, аның ярдәмендә балаларда тырышлык һәм саклык, хисаплылык һәм экономиялелек, һәр эшкә хөрмәт үстерергә мөмкин. Әйдәгез моңа инаныйк.

 1.   "Әкиятне уйлап кара».

- Нинди әкияттә икмәкнең кулланучыга кадәр авыр юл үтүе  турында әйтелә? "Башак»

- Коллектив хезмәтнең нәтиҗәлелеге нинди әкияттә тасвирлана? “Шалкан"

- Нинди искиткеч хайван гади аяк белән алтын тәңкәләр ясый белә? "Алтын антилопа»

- Нинди әкияттә гади йорт эшчесе кыйммәтле металлдан эшләнмә ясый һәм бу нинди металл? "Чуар тавык", алтын .

    Сезнең алда кәгазь, карандаш һәм кайчы. Битнең беренче ягына алма, икенче ягына груша ясагыз. Хәзер алманы да, грушаны да кисегез.  Нәтиҗә: әгәр без башта ике рәсемне дә кисәргә телибез икән, алдан кәгазьдә ясаганда урынын планлаштырырга кирәк. Акча белән дә шулай-аның тотылышын алдан планлаштырырга кирәк.

Финанс грамоталылыкны өйрәнү өчен алдагы биремне эшләп карыйк.

 2.  “Планлаштыру”

   Таблицада гаиләнең керемнәре күрсәтелгән. Планлаштырылган чыгымнар өчен акча сарыф иткәннән соң , гаилә нинди планлаштырылмаган чыгымнарга акча тота ала?

Галимовлар гаиләсе

әни

укытучы

Хезмәт хакы

250 сум

әти

Фирма директоры

Хезмәт хакы

500 сум

әби

пенсионер

пенсия

200 сум

малай

укучы

 бала пособиесе

50 сум

Барлыгы

Планлаштырылган чыгымнар:

-айлык продукция- 150 сум.;

- коммуналь түләүләр- 200сум.;

- көнкүреш товарлары- 150сум.

Планлаштырылмаган чыгымнар:

-дару- 100сум;

- ял өчен- 150 сум;

- сәяхәт- 150сум.

- өйне ремонтлау- 350сум.;

- яңа кием- 150сум.;

- уенчыклар- 100сум.

      Шулай итеп, дәресләрдә төрле укыту алымнарын куллану укучыларның үз-үзләрен уйлау, анализлау, материалны сайлап алу, яңа ситуациядә ориентлашу, тормыш киңлегендә практик мәсьәләләрне хәл итү өчен эшчәнлек ысулларын табу күнекмәләрен үстерү өчен кирәкле шартлар тудыра. Бу укучыларның функциональ грамоталылыгын формалаштыруга ярдәм итә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Башлангыч сыйныф укучылары өчен Яңа ел бәйрәме

Башлангыч сыйныф укучылары өчен Яңа ел бәйрәме...

"Көзге уңыш"(Сөмбелә)бәйрәме(Башлангыч сыйныф укучыларының рус төркемнәре өчен)

Башлангыч сыйныф укучыларының  рус төркемнәре өчен"Көзге уңыш" бәйрәме. "Шалкан" әкиятенә нигезләнеп язылган....

Азкомплектлы башлангыч сыйныф укытучылары өчен һәр фәннән көндәлек план язу өчен үрнәкләр

Планлаштырылган нәтиҗә һәм укытучы эшчәнлеге, укучы эшчәнлеге язылган үрнәк көндәлек дәрес планнары...

Функциональ грамоталылык формалаштыру алымнары

В статье описываются методы формирования читательской грамотности на уроках татарского языка и литературы...

"Башлангыч сыйныф укучыларында функциональ грамоталылыкны формалаштыру"

Доклад выступления на форуме классных руководителей. Из опыта работы....

БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫНДА МӘДӘНИ-ПАТРИОТИК ХИСЛӘР ТӘРБИЯЛӘҮГӘ ЮНӘЛТЕЛГӘН ПРОЕКТ: “ӘХЛАК – ПАТРИОТИК ТӘРБИЯ НИГЕЗЕ”

БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫНДА МӘДӘНИ-ПАТРИОТИК ХИСЛӘР ТӘРБИЯЛӘҮГӘ ЮНӘЛТЕЛГӘН ПРОЕКТ:  “ӘХЛАК – ПАТРИОТИК ТӘРБИЯ НИГЕЗЕ&rdquo...