Рабочая программа по татарскому языку 1 класс
календарно-тематическое планирование (1 класс) по теме

Аңлатма язуы.

 

 1всыйныфы өчен татар теленнән эш программасы түбәндәге норматив документларга нигезләнеп төзелде:

 -    “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законына (2004 нче ел,1 нче июль);

-           “2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы”на (2004 нче ел, 11 нче октябрь);

-         Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандартына. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.- Казан, 2008;

  -                 Татарстан Республикасы Мәгариф  һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән “Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан  үрнәк программалары”на (Татарстан китап нәшрияты, 2011).

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_tele1kl.docx42.34 КБ

Предварительный просмотр:

 


Аңлатма язуы.

 1всыйныфы өчен татар теленнән эш программасы түбәндәге норматив документларга нигезләнеп төзелде:

 -    “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законына (2004 нче ел,1 нче июль);

-           “2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы”на (2004 нче ел, 11 нче октябрь);

-         Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандартына. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.- Казан, 2008;

  -                 Татарстан Республикасы Мәгариф  һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән “Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан  үрнәк программалары”на (Татарстан китап нәшрияты, 2011).

  -     Региональ компонентларны исәпкә алып, уку предметы буенча эш программасына булган таләпләр нигезләмәсенә;

  Программа дәрәҗәсе:   база

        Курска гомуми тасвирлама

Программа башлангыч сыйныфта сыйфатлы белем бирүне коммуникатив, лингвистик, этнокультура өлкәсенә караган компетенцияләргә нигезләп, аларны бер-берсе белән тыгыз бәйләп алып баруны күз уңында тота. Ул укытуның  эчтәлеген, күләмен, эзлеклелеген билгели

Татар  теленнән гомуми башлангыч белем бирүнең максатлары:

  1. коммуникатив максат: укучыларны ана телендә иркен сөйләшергә һәм аралышырга, логик эзлекле итеп уйларга өйрәтү;
  2. фәнни максат: татар теленең фонетик, график, орфографик, грамматик нигезләре белән таныштыру;
  3. тәрбияви максат: укучыларда шәфкатьлелек, гуманлылык хисләрен тәрбияләү, өлкәннәргә ихтирамлы булу, матурлыкны күрә, саклый белү, туган илең белән горурлану.

Бурычлары:

  • татар телендә аралашу күнекмәләрен булдыру;
  • тел чараларын аралашу эчтәлегеннән чыгып сайлый белергә өйрәтү;
  • балаларның сүз запасын баету;
  • тел белеменең фонетика,  лексика, грамматика бүлекләре буенча башлангыч белем бирү, өйрәнелә торган тел берәмлекләрен тикшерә, куллана белергә рус теле белән чагыштырып өйрәтү;
  • укучыларда ныклы орфографик һәм пунктуацион күнекмәләр булдыру;
  • сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләреннән файдалану;
  • укучыларда татар теленә хөрмәт һәм ихтирам тәрбияләү, телнең чисталыгын , дөреслеген саклау,  телне, халыкның рухи мирасын өйрәнүгә кызыксыну уяту.

Предметның укыту планындагы урыны. 1 нче классның тематик планы, укыту планы нигезендә, программа материалын 99 сәгатькә бүлеп, атнага 3 дәрес исәбеннән түбәндәге  дәреслекләрне куллануга яраклаштырып төзелде: Әлифба. Р. Г. Вәлитова, С. Г. Вагыйзов. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010. Татар теле. Р.Г. Вәлитова, С.Г. Вагыйзов. Казан, "Мәгариф" нәшрияты, 2011 ел. "Язарга өйрәнү дәфтәре". С.Г. Вагыйзов. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010 ел.

                                                                     Бүлек

Сәг. саны

1

Грамотага өйрәтү

66сәг

2

Татар теле

33сәг

3

Сөйләм, җөмлә,сүз.

3 сәг

4

Авазлар һәм хәрефләр.Баш хәрефтән языла торган сүзләр

7 сәг

5

Иҗекләр.

2сәг

6

Сөйләм авазларын язуда хәрефләр белән күрсәтү. Сүздәге хәрефләрне дөрес уку

10 сәг

7

Сүз төркемнәре

4 сәг

8

Җөмлә. Җөмләдәге сүзләр бәйләнеше. Сөйләм төзү

3 сәг

9

Уку елында өйрәнгәннәрне ныгыту

4 сәг

Барлыгы

99 сәг

Белем бирү процессын оештыру формалары: дәрес, дәрес – уен, дәрес – сәяхәт

                                                                                 Курсның эчтәлеге

                                                                    Коммуникатив компетенция (30 сәг)

Тыңлап аңлау. Сөйләмдәге авазларны, сүзләрне һәм җөмләләрне аңлау, аларны аера белү. Тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә төшенү, аның буенча сорауларга җавап бирү.

Телдән сөйләү. Диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен гамәли үзләштерү, аерым темалар буенча әңгәмә кору. Укылган текстка сорау кую, аның эчтәлеген сөйләү. Текстта бирелгән төп фикерне аңлау. Телнең орфоэпик һәм интонацион нормаларын саклап, фикерне җиткерү. Сөйләм этикеты үрнәкләре белән таныштыру, алардан дөрес файдалану.

Уку. Тәкъдим ителгән күләмдәге текстны аңлап, орфоэпик нормаларны саклап укый белү. Укучыларны сәнгатьле укырга өйрәтү. Текстның этәлеген сөйләү һәм укучының текстка мөнәсәбәтен белдерүе. Сыйныфтан тыш уку дәресләрен оештыру, китап укырга гадәтләндерү.

Язу һәм язма сөйләм. Дөрес һәм матур язу күнекмәләрен үзләштерү. Күчереп яздыру, күрмә һәм хәтер диктантларын башкару. Картиналар белән эшләү.

        Лингвистик компетенция (50 сәг)

Сузык авазлар. Калын һәм нечкә сузыклар. Тартык авазлар. Яңгырау һәм саңгырау тартыклар Татар теленә хас үзенчәлекле авазлар. Татар һәм рус алфавиты. Сузык һәм тартыкларның язылышы. Иҗекләрне һәм сүзләрне дөрес итеп әйтү һәм язу. Сүзләрне иҗекләргә бүлү, аларны юлдан-юлга күчерү.  Сүз басымын дөрес кую.  Төрле интонация белән әйтелгән җөмләләрдән соң куелган тыныш билгеләре белән таныштыру. Кабатлау.

Сүз.  Кем? Нәрсә? сорауларына җавап бирә торган сүзләр. Алар белән җөмләләр төзү.

        Нинди? Кайсы? сорауларына җавап бирә торган сүзләр. Төс белдерүче  һәм тәм ягыннан билгене белдерүче сүзләрне өйрәнү һәм   җөмләләр төзү, татар һәм рус телләрендә чагыштыру.

        Нишли? Нишләде? Нишләгән? сорауларына җавап бирә торган сүзләрне өйрәнү һәм җөмләләр төзү. Татар һәм рус телләрендә чагыштыру. Кабатлау.

Җөмлә. Җөмләдә сүз тәртибе.

                                                                Этнокультура өлкәсенә караган компетенция (10 сәг)

Дәреслекләрдә һәм өстәмә дидактик материалларда татар халкының милли гореф-гадәтләре, тарихы, мәдәнияте чагылган материаллар урын ала. Татар халык авыз иҗаты әсәрләреннән табышмак, мәкаль-әйтемнәр, әкият, җыр, мәзәкләр белән таныштырыла.

 

Укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр:

- татар графикасы үзенчәлекләрен, татар алфавитын белү;

-татар теленең авазларын  һәм хәрефләрен , аларның әйтелеш һәм язылыш үзенчәлекләрен аңлау;

-сүзләрне иҗекләргә бүлү, сүз басымын билгеләү;

-өйрәнелгән сүз төркемнәрен бер-берсеннән аера һәм аларның үзенчәлекләрен аңлата белү;

-җөмләнең әйтү максаты буенча төрләрен аеру;

-авазларга, сүз төркемнәренә һәм җөмләгә өйрәнелгән күләмдә тасвирлама бирү.

Формалашырга тиешле күнекмәләр:

 -бирелгән җөмләләрне аңлап һәм дөрес итеп укый белү;

-текстны дөрес итеп күчереп язу;

-фонетик, лексик, грамматик биремле күнегүләрне башкару;

-укылган текстка карата сораулар куя белү, текст эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирә алу;

-зур булмаган текстның эчтәлеген сөйләү;

-диалогик һәм монологик формада аралашу күнекмәләренә ия булу;

-төрле төрдәге диктантлар язу;

-татар халык иҗаты әсәрләрен аера, алардан мисаллар китерә белү;

-татар теленең орфоэпик нормалары нигезендә аралаша алу.

Укучыларга җиткерелә торган мәгълүматлар:

-татар теленең башка телләр арасындагы урыны;

-телнең лексик һәм грамматик чаралар байлыгы;

-аралашу даирәсенә карап сүзләрне сайлау мөмкинлекләре;төрле мәгълүмат чыганаклары;

Предметара эшчәнлек:

-тел материалын уку материалы белән бәйләп, татар теленең байлыгына һәм матурлыгына хөрмәт тәрбияләү;

-татар һәм рус телләренең уртак һәм аермалы якларын күрә белү;

-татар теленә башка телләрдән кергән сүзләргә игътибар юнәлтү;

-татар теленнән алган белемнәрне башка фәннәрне үзләштерүдә файдалана белү.

Укучыларның  шәхси үсеш – үзгәреше:

-баланың физик һәм психик сәламәтлеген саклау;

-укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш уяту;

-тел аша әйләнә-тирә тормышка игътибар, дөрес мөнәсәбәт булдыру;

-укучыларның фикерләү сәләтен үстерү;

-укучының үзенә бәя бирә белүенә, үз-үзен тәрбияләвенә ирешү.

Укыту-методик кулланмаларның исемлеге

Дәреслекләр: Дәреслек: 1. Әлифба. Р.Г. Вәлитова, С.Г. Вагыйзов. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган, Казан, "Мәгариф" нәшрияты, 2010 ел.

2. Татар теле. Р.Г. Вәлитова, С.Г. Вагыйзов. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган, Казан, "Мәгариф" нәшрияты, 2011 ел.

  1. "Язарга өйрәнү дәфтәре". С.Г. Вагыйзов.  Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан  расланган, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010 ел.
  2. "Татар теленнән дидактик материаллар." С.Г. Вагыйзов.
  3. "Кызыклы грамматика ". С.Г. Вагыйзов.
  4. Интернт ресурслар : Белем.ru

Гимназия компоненты:

  • Борын тартыклары.
  • Киң һәм тар әйтелешле авазлар.
  • Сингармонизм законы.
  • Алынма сүзләр.
  • Ирен-ирен , ирен-теш тартыклары.
  • Ике авазга билге булган хәрефләр.
  • Ачык һәм ябык иҗекләр.
  • Йо-йө кушылмалары.
  • Фонетик анализ.
  • Исем.
  • Сыйфат.
  • Фигыль .

                                                      Календарь -тематик  план

 

Темалар

Сәг. саны

               Көтелгән  нәтиҗә

План буенча үтәү

вакыты

Фактически үтәү ва-

кыты

1.

Язарга өйрәнү дәфтәре белән танышу, нокталар кую. Тәрәзә, өй рәсемнәре ясату.

1

Язарга  өйрәнү дәфтәре белән  танышу, ручка тотарга өйрәнү, нокталар кую.    Тәрәзә, өй рәсемнәре ясау.

  Төп гигиена кагыйдәләрен үтәү.

 

2.

Җөмлә схемасын сызу, чия, гөмбә рәсемнәрен ясату.

1

Җөмлә схемасын сызарга, чия, гөмбә рәсемнәрен ясарга өйрәтү.

Төп гигиена кагыйдәләрен үтәү.

 

3.

Предмет рәсемнәрен ясату.

1

Предмет рәсемнәрен ясарга өйрәтү.

 Төп гигиена кагыйдәләрен үтәү.

 

4.

Керпе, балык рәсемнәрен ясату.

1

Керпе, балык рәсемнәрен ясарга өйрәтү.

 Төп гигиена кагыйдәләрен үтәү.

 

5.

Ярымтүгәрәкләр сыздыру.

1

Ярымтүгәрәкләр сызарга өйрәтү.

 . Төп гигиена кагыйдәләрен үтәү.

 

6.

Астан һәм өстән,зур һәм кечкенә элмәкләр ясау.Сүзне иҗекләргә бүлү,җөмлә,сүз,иҗек схемасын язу.

1

 Астан һәм өстән Астан һәм өстән,зур һәм кечкенә элмәкләр ясау.Сүзне иҗекләргә бүлү,җөмлә,сүз,иҗек схемасын язу.

Язуга карата төп гигиена кагыйдәләрен үтәү.

 

7.

Юл хәреф элементларын яздыру.

1

Юл хәреф элементларын язырга өйрәтү.

Язуга карата төп гигиена кагыйдәләрен үтәү.

 

8.

 Баш хәреф  элементларын яздыру.

1

 Баш хәреф элементларын язарга өйрәтү.

Язуга карата төп гигиена кагыйдәләрен үтәү.

 

9.

Юл а хәрефен язу.

1

Юл  а   хәрефен язарга, аны  тоташтырырга  өйрәнү.

Язуга карата төп гигиена кагыйдәләрен үтәү.

 

10.

Баш А хәрефен язу.

1

  Үрнәк буенча баш А хәрефен язу. Язуга карата төп гигиена кагыйдәләрен үтәү.

 .

 

 

11.

Юл һәм баш ә,Ә хәрефләре.

1

  Өстән һәм астан  тоташтырылган  юл һәм баш  ә,Ә   хәрефләрен дөрес  язарга  өйрәнү. Язуга карата төп гигиена кагыйдәләрен үтәү.

 

12.

Өйрәнелгән баш һәм юл хәрефләрнең язылышын ныгыту.

1

Өйрәнелгән баш һәм юл хәрефләрнең язылышын ныгыту.

Язуга карата төп гигиена кагыйдәләрен үтәү.

 

13.

Юл һәм баш  и, И хәрефләре.

1

Юл һәм баш  и, И хәрефләрен  дөрес язарга өйрәтү.

Язуга карата төп гигиена кагыйдәләрен үтәү.

 

14.

Юл ы хәрефе.

1

Юл ы хәрефен дөрес язарга өйрәтү

Язуга карата төп гигиена кагыйдәләрен үтәү.

 

15.

Баш Ы хәрефе.

1

Баш Ы хәрефен язарга өйрәтү.

Язуга карата төп гигиена кагыйдәләрен үтәү.

 

16.

Юл һәм  баш  ү,Ү хәрефләре.

1

Юл һәм    баш  ү,Ү хәрефләрен  дөрес язарга өйрәтү.

Язуга карата төп гигиена кагыйдәләрен үтәү.

 

17.

Юл у хәрефе, уа, уу, ау сүзләре.

1

Юл у хәрефен, уа, уу, ау сүзләрен дөрес язарга өйрәтү.

Язуга карата төп гигиена кагыйдәләрен үтәү.

 

18.

Баш У хәрефе.

1

Баш У хәрефендә  булган элементларны дөрес итеп язарга өйрәнү.  

 Язуга карата төп гигиена кагыйдәләрен үтәү.

.

 

19.

Юл л хәрефен, сүз һәм җөмлә язу.

1

Үрнәк буенча юл л хәрефен, сүз һәм җөмлә дөрес язарга өйрәтү.    . Язуга карата төп гигиена кагыйдәләрен үтәү.

 

20.

Баш Л хәрефе.

1

Баш Л хәрефен язарга өйрәтү.

  Иҗекләр һәм сүзләр язу өстендә эшләү.

 

21.

Юл һәм баш  т,Т  хәрефләре.

1

Юл һәм баш  т,Т  хәрефләренең  язылышы белән танышу,башка хәрефләр белән тоташтырылуын өйрәнү. Ритмлап иҗекләр, сүзләр, җөмләләр язу.

 

22.

Юл н хәрефе.

1

Юл н хәрефен һәм шул хәреф кергән иҗекләр язу. Язуга карата төп гигиена кагыйдәләрен үтәү.

 

23.

Баш Н хәрефе.

1

Баш Н хәрефен үрнәк буенча язарга өйрәнү. Язуга карата төп гигиена кагыйдәләрен үтәү.

 

24.

Юл һәм баш с,С хәрефләре.

1

 С,с хәрефләренең           язылышын, шушы хәрефләр                      кергән иҗекләрне  язарга  өйрәнү. Язуга карата төп гигиена кагыйдәләрен үтәү.

 

25.

Юл һәм баш к,К хәрефләре.

1

  Үрнәк буенча  юл һәм баш к,К хәрефләрен язарга өйрәнү. Башка хәрефләр белән дөрес тоташтыру. Сүзләрне хатасыз язу. Язуга карата төп гигиена кагыйдәләрен үтәү.  

 

26.

Юл р хәрефе.

1

Юл р хәрефенең язылышы белән танышу. Җөмлә язу кагыйдәләрен өйрәнү. Язуга карата төп гигиена кагыйдәләрен үтәү.

 

 

27.

Баш Р хәрефе

1

Баш Р хәрефен язарга өйрәтү.

Язуга карата төп гигиена кагыйдәләрен үтәү.

 

28.

Юл һәм баш е,Е хәрефләре.

1

Юл һәм баш е,Е   хәрефләрен дөрес язарга өйрәнү. Хәрефләрне дөрес тоташтырып, ритмлап иҗекләр, сүзләр, җөмләләр язу.

 

29.

Юл э-е хәрефен язу.

1

  График аермалы якларын күрсәтеп, э-е хәрефләрен язарга өйрәнү. Язуга карата төп гигиена кагыйдәләрен үтәү.

 

30.

Баш Э хәрефен язу.

1

Баш Э хәрефен язарга өйрәтү

 Язуга карата төп гигиена кагыйдәләрен үтәү.

 

31.

Юл һәм баш  ,г Г хәрефләре.

1

 Юл һәм баш     г ,Г  хәрефләрен язарга, аларны кертеп сүзләр, җөмләләр төзү. Ритмлап иҗекләр, сүзләр, җөмләләр язу. Язуга карата төп гигиена кагыйдәләрен үтәү.

 

32.

Юл һәм баш    д  Д  хәрефләре.

1

  Юл һәм баш    д   ,Д  хәрефләрен язарга өйрәтү,   башка хәрефләр белән тоташтырырга өйрәнү. Язуга карата төп гигиена кагыйдәләрен үтәү

 

33.

Д, д хәрефләре булган сүзләрне  язу.

1

 Д, д хәрефләре   булган  сүзләрне язарга өйрәтү. Ритмлап иҗекләр, сүзләр, җөмләләр язу. Язуга карата төп гигиена кагыйдәләрен үтәү.

 

34.

Юл һәм баш  б , Б хәрефләре.

1

 Үрнәк буенча юл һәм баш  б , Б хәрефләрен   язарга, башка хәрефләр белән тоташтырырга өйрәнү. Сүзләр, җөмләләр язу. Язуга карата төп гигиена кагыйдәләрен үтәү .

 

35.

Ч, ч хәрефләрен чагыштырып язу.

1

Ч, ч хәрефләрен язарга өйрәтү , иҗекләр һәм сүзләр язу өстендә эшләү. Язуга карата төп гигиена кагыйдәләрен үтәү.

 

36.

Әйтеп һәм басмачадан күчереп язу. Дөрес һәм матур язу күнекмәләрен үзләштерү.

1

Укучыларны әйтеп һәм басмачадан күчереп язарга өйрәтү.

Язуга карата төп гигиена кагыйдәләрен үтәү.

 

37.

Баш һәм юл Ш, ш хәрефләре.

1

    Ш, ш хәрефләренең  язылышын,шушы хәрефләр кергән иҗекләрне  язарга  өйрәнү. Язуга карата төп гигиена кагыйдәләрен үтәү.

 .

 

38.

 Юл м хәрефе.

1

 Юл м хәрефен  үрнәк буенча язарга өйрәнү. Сүзләр язу. Язуга карата төп гигиена кагыйдәләрен үтәү.

 

39.

 Баш М хәрефе.

1

Баш М хәрефе булган сүзләрне язарга һәм башка хәрефләр белән тоташтырырга өйрәнү. Язуга карата төп гигиена кагыйдәләрен үтәү

 

40.

Юл й хәрефе.

1

Язма   юл     й хәрефен язарга өйрәнү. Хәрефне дөрес тоташтырып, ритмлап иҗекләр, сүзләр, җөмләләр язу. Язуга карата төп гигиена кагыйдәләрен үтәү.

 

41.

О, о хәрефләре.

1

  О, о хәрефләрен язарга өйрәнү, астан һәм өстән тоташтыра белү. Сүзләр, җөмләләр язу.

 

42.

Баш Й хәрефе, йо кушылмалары.

1

Язма баш      Й  хәрефен  язарга өйрәнү. Хәрефне дөрес тоташтырып, ритмлап иҗекләр, сүзләр, җөмләләр язу. Йо  кушылмалары кергән сүзләр язарга өйрәнү.Язуга карата төп гигиена кагыйдәләрен үтәү.

 

 

43.

П, п хәрефләре.

1

Үрнәк буенча баш һәм юл П ,п хәрефләрен шушы хәрефләр кергән сүзләр язарга өйрәнү. Әйтелеше белән язылышы туры килгән сүзләрдән төзелгән җөмләләрне ишетеп язу. Язуга карата төп гигиена кагыйдәләрен үтәү.

 

44.

З, з хәрефләре.

1

 Баш һәм юл З,з хәрефләрен үрнәк буенча дөрес итеп язарга һәм шул хәрефләр кергән   сүзләрне, җөмләләрне   хатасыз язарга өйрәнү.  Язуга карата төп гигиена кагыйдәләрен үтәү..

 

45.

Үткәннәрне кабатлау. З, з хәрефләре булган сүзләрне язуны ныгыту.

1

З, з хәрефләре булган сүзләрне  язуны ныгыту.

Хәрефләрне дөрес тоташтырып, ритмлап иҗекләр, сүзләр, җөмләләр язу. Язуга карата төп гигиена кагыйдәләрен үтәү.

 

46.

Ө, ө хәрефләре

1

 Ө,ө хәрефләре белән танышу, шушы хәрефләр кергән сүзләр язу. Ө хәрефенең язылышы турында кагыйдәне үзләштерү.  Язуга карата төп гигиена кагыйдәләрен үтәү.

 

47.

Юл ң хәрефе.

1

Юл ң хәрефен язарга өйрәнү, үзенчәлеген аңлау.

ң хәрефе кергән сүзләрне язарга өйрәнү. Тактадан кечкенә текстны иҗек һәм хәрефләрне төшереп калдырмыйча, урыннарын алыштырмыйча, хәреф формаларын бозмыйча, сүзләп күчереп язу. Язуга карата төп гигиена кагыйдәләрен үтәү

               

48.

Юл я хәрефе.

1

Юл я хәрефен, шул хәреф  кергән сүзләрне язарга өйрәнү.       Хәрефне дөрес тоташтырып, ритмлап иҗекләр, сүзләр, җөмләләр язу. Язуга карата төп гигиена кагыйдәләрен үтәү.

                 

49.

Баш Я хәрефе.

1

Баш Я хәрефен язарга өйрәтү.

Язуга карата төп гигиена кагыйдәләрен үтәү.

.

                 

50.

Юл ю хәрефе.

1

Юл ю хәрефе язарга өйрәтү.

  Юл  ю хәрефенең язылышы белән танышу, шул хәрефләр кергән сүзләр язарга өйрәнү.

 

51.

Баш Ю хәрефе.

1

 . Баш Ю хәрефенең  язылышы белән танышу, шул хәрефләр кергән сүзләр язарга өйрәнү. Дәреслектән кечкенә текстны иҗек һәм хәрефләрне төшереп калдырмыйча, урыннарын алыштырмыйча, хәреф формаларын бозмыйча, сүзләп күчереп язу. Язуга карата төп гигиена кагыйдәләрен үтәү.

 

               

52.

В,в хәрефләре.

1

Баш В һәм юл  в хәрефләренең язылышын,   өйрәнү. Дәреслектән кечкенә текстны иҗек һәм хәрефләрне төшереп калдырмыйча, урыннарын алыштырмыйча, хәреф формаларын бозмыйча, сүзләп күчереп язу. Язуга карата төп гигиена кагыйдәләрен үтәү.

                 

53.

Юл х хәрефе.

1

 Юл х хәрефен дөрес язарга өйрәнү. Хәрефләрне дөрес тоташтырып, ритмлап иҗекләр, сүзләр, җөмләләр язу. Язуга карата төп гигиена кагыйдәләрен үтәү..

 

                 

54.

Баш Х хәрефе.

1

Баш Х хәрефен язарга өйрәтү.

Дәреслектән кечкенә текстны иҗек һәм хәрефләрне төшереп калдырмыйча, урыннарын алыштырмыйча, хәреф формаларын бозмыйча, сүзләп күчереп язу.

.

 

55.

Юл һәм баш Ф,ф хәрефләре.

1

Язма баш һәм  юл Ф,ф хәрефләрен үрнәк буенча дөрес итеп язарга өйрәнү. Хәрефләрне дөрес тоташтырып, ритмлап иҗекләр, сүзләр, җөмләләр язу. Язуга карата төп гигиена кагыйдәләрен үтәү.

                 

56.

Ь хәрефе.

1

Ь булган сүзләрне язарга өйрәнү,  язу күнекмәләрен ныгыту. Язуга карата төп гигиена кагыйдәләрен үтәү.

                 

57.

Юл ж хәрефе.

1

Юл ж хәрефен  дөрес язарга өйрәтү.  Хәрефләрне дөрес тоташтырып, ритмлап иҗекләр, сүзләр, җөмләләр язу. Язуга карата төп гигиена кагыйдәләрен үтәү..

                 

58.

Баш Ж хәрефе.

1

Баш Ж хәрефен язарга өйрәтү, шул хәреф кергән сүзләр язарга өйрәнү. Дәреслектән кечкенә текстны иҗек һәм хәрефләрне төшереп калдырмыйча, урыннарын алыштырмыйча, хәреф формаларын бозмыйча, сүзләп күчереп язу. Язуга карата төп гигиена кагыйдәләрен үтәү.

                 

59.

Юл һәм баш җ, Җ хәрефләре.

1

Юл һәм баш җ, Җ хәрефләрен  ..

  шул хәрефләр кергән сүзләрне дөрес язарга өйрәнү . Хәрефләрне дөрес тоташтырып, ритмлап иҗекләр, сүзләр, җөмләләр язу. Язуга карата төп гигиена кагыйдәләрен үтәү..

 

             

60.

Юл ц хәрефе.

1

 Язма   юл   ц  хәрефен ,шул хәреф кергән сүзләрне, җөмләләрне  язарга өйрәнү. Әйтелеше белән язылышы туры килгән сүзләрдән төзелгән җөмләләрне ишетеп язу.

 

               

61.

Баш Ц хәрефе.

1

Баш Ц хәрефләрен язарга өйрәтү..

Хәрефләрне дөрес тоташтырып, ритмлап иҗекләр, сүзләр, җөмләләр язу. Язуга карата төп гигиена кагыйдәләрен үтәү..

               

62.

Һ, һ хәрефләре.

1

Язма баш һәм юл Һ, һ хәрефләрен язарга өйрәнү. Хәрефләрне дөрес тоташтырып, ритмлап иҗекләр, сүзләр, җөмләләр язу. Язуга карата төп гигиена кагыйдәләрен үтәү.

               

63.

 Юл  һәм баш щ,Щ  хәрефләре.

1

Язма   юл  һәм баш щ,Щ,хәрефләрен үрнәк буенча дөрес  язарга өйрәнү.

Щ хәрефе кергән алынма сүзләрне дөрес итеп язарга өйрәнү. Әйтелеше белән язылышы туры килгән сүзләрдән төзелгән җөмләләрне ишетеп язу. Язуга карата төп гигиена кагыйдәләрен үтәү.өйрәнү.  

 

64.

 ъ хәрефе кергән сүзләр язу

1

Ъ хәрефен язу.

Калынлык һәм  аеру билгеләре турында кагыйдәләрне кулланырга өйрәнү. Дәреслектән кечкенә текстны иҗек һәм хәрефләрне төшереп калдырмыйча, урыннарын алыштырмыйча, хәреф формаларын бозмыйча, сүзләп күчереп язу. Язуга карата төп гигиена кагыйдәләрен үтәү.

               

65.

Бөтен өйрәнгәннәрне кабатлау. Тәкъдим ителгән күләмдәге текстны аңлап, орфоэпик нормаларны саклап укый белү. Укучыларны сәнгатьле укырга өйрәтү. Текстның этәлеген сөйләү һәм укучының текстка мөнәсәбәтен белдерүе. 

1

Язу күнекмәләрен шомарту.  Язуга карата төп гигиена кагыйдәләрен үтәү. Хәрефләрнең график яктан дөрес язылышын, сүздә аларны тоташтыру ысулларын ныгыту.

             

66.

Аңлатмалы диктант .

1

Бирелгән текстны таләпләргә туры китереп,  матур һәм дөрес язарга өйрәнү. Язуга карата төп гигиена кагыйдәләрен үтәү.  Үзттикшерү күнекмәсен булдыру.

 

                                                                                                    Татар теле (33 сәг)

  1. Сөйләм. Җөмлә.Сүз (3сәг)

1.1

Сөйләм. Диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен гамәли үзләштерү, аерым темалар буенча әңгәмә кору.

1

- сөйләмнең кешеләр тормышындагы әһәмиятен      белү;

- әйтеп һәм язып аралашу үзенчәлекләрен гамәлдә күзәтү;

- сөйләмне җөмләләргә аеру;

 - бәйләнешле сөйләм булдыруга ирешү;

 

1.2

Төрле интонация белән әйтелгән җөмләләрдән соң куелган тыныш билгеләре белән таныштыру.

1

-җөмләләрнең мәгънәви-интонацион үзенчәлекләрен аңлау;

 -җөмлә ахырында нокта, сорау, өндәү билгеләрен дөрес кую;

 -тиешле тыныш билгеләренә карап, җөмлә төрләрен аеру күнекмәләрен булдыру;

 

1.3

Сүз.

1

-сүз төшенчәсенә билгеләмә бирү, ролен ачыклау;

 -сүзләрне авазларга таркату;

 

  1. Авазлар һәм хәрефләр. (7 сәг)

2.1

Аваз һәм хәреф. Татар һәм рус алфавиты.

Татар теленә хас үзенчәлекле авазлар.

1

-татар телендәге барлык аваз һәм хәрефләрне гамәли танып белү, аваз белән хәрефнең төп аермасын практик аңлауга ирешү;

 - алфавитны яттан белү;

- алфавитны куллана белү;

 

2.2

Кеше исемнәре һәм фамилияләре.

1

-кеше исемнәрен, фамилияләрен  баш хәрефтән  язарга өйрәнү;

 

2.3

Хайван кушаматлары.

1

-хайван кушаматларын баш хәрефтән язарга өйрәнү;

 

2.4

Шәһәр,авыл, елга исемнәре.

1

-шәһәр, елга, авыл исемнәре, географик атамалар  турында белемнәрне тирәнәйтү, баш хәрефтән язарга өйрәнү;

 

2.5

Сузык һәм тартык авазлар. Калын һәм нечкә сузыклар.

1

-сузык һәм тартык авазларны һәм аларның хәрефләрен аерып таный белү;

 -калын һәм нечкә сузыкларны дөрес әйтү;

 -  калын һәм нечкә әйтелгән сүзләрне тану;

 

2.6

Яңгырау һәм саңгырау тартыклар.

1

-яңгырау тартыкларны саңгырау тартыклардан аера белүгә ирешү;

 

2.7

Күчереп язу.

Хәрефләрнең каллиграфик дөрес язылышы.

1

-бирелгән текстны дөрес , каллиграфик яктан төгәл итеп күчереп яза белү;

 

                                                          3. Иҗекләр (2сәг)

3.1

Иҗек.

1

-иҗек төзүдә сузык авазның әһәмиятен аңлау;

 -сүзләрне иҗекләргә дөрес итеп бүлү;

  -язу юлы ахырына сыймаган сүзләрне бүлеп күчерүдә иҗекнең роле;

 

3.2

Сүзләрне юлдан юлга күчерү.

1

-сүзләрне дөрес итеп юлдан юлга күчерү кагыйдәләрен үзләштерү, практик куллану.

 

                                                         4.  Сөйләм авазларын язуда хәрефләр белән күрсәтү (10 сәг)

4.1

Э-е хәрефләре.

1

-э хрефенең сүз башында гына язылу кагыйдәсен үзләштерү;

 -гамәли куллана белергә өйрәнү;

 

4.2

Ө-е хәрефләре.

1

- ө-е  хәрефләре турында кагыйдәне  кулланып, хатасыз язарга өйрәнү;

 

4.3

О-ы хәрефләре.

1

- о-ы хәрефләре турында кагыйдәне  кулланып, хатасыз язарга өйрәнү;

 

4.4

Я хәрефе.

1

- аваз кушылмасы белдерүче хәрефләр турында белемнәрне киңәйтү;

 -я хәрефе кергән сүзләрне дөрес язарга өйрәнү;

- аваз,хәреф төшенчәләре арасындагы аерымлыкларны тирәнтен тикшерү.

 

4.5

Ю хәрефе.

1

- аваз кушылмасы белдерүче хәрефләр турында белемнәрне киңәйтү;

- ю хәрефе кергән сүзләрне дөрес язарга өйрәнү;

 

4.6

Й хәрефе.

1

-й хәрефенең кулланышы, язылу урыны турында белемнәрне киңәйтү;

 -й хәрефе кергән сүзләрне дөрес язарга өйрәнү;

 

4.7

В хәрефе. Татар халкының милли гореф-гадәтләре, тарихы, мәдәнияте чагылган материаллар. 

1

- ике авазга билге булучы хәрефләр турында белемнәрне тирәнәйтү;

 - алынма сүзләрдә һәм татар теленең үз сүзләрендә в хәрефенең дөрес язылышын гамәли үзләштерү;

 

4.8

К,г хәрефләре.

1

-к, г хәрефе кергән сүзләрне дөрес язу күнекмәләрен үстерү;

- ике авазга билге булучы хәрефләр турында белемнәрне тирәнәйтү.

 

4.9

М, н, ң хәрефләре.

1

- борын авазларын дөрес әйтеп, хәрефләрен дөрес язуга ирешү;

 

4.10

Үткәннәрне ныгыту.

1

-өйрәнелгән кагыйдәләрне практик куллана белүгә ирешү;

 

  1. Сүз төркемнәре (4 сәг)

5.1

Кем? Нәрсә? соравына җавап булган сүзләр.  Алар белән җөмләләр төзү.

1

-сүзләргә дөрес итеп сорау куя белү;

-предметны белдергән сүзләрне җөмлә эченнән таба белү;

 

5.2

Нишли? Нишләде? сорауларына җавап булган сүзләр. Алар белән җөмләләр төзү. Татар һәм рус телләрендә чагыштыру.

1

-хәрәкәтне, эшне  белдергән сүзләргә дөрес итеп сорау кую күнекмәләрен камилләштерү;

 -эшне белдергән сүзләрне җөмлә эченнән таба белү;

 

5.3

Нинди? Кайсы? сорауларына җавап булган сүзләр. Төс белдерүче  һәм тәм ягыннан билгене белдерүче сүзләрне өйрәнү һәм   җөмләләр төзү, татар һәм рус телләрендә чагыштыру.

1

7

 

5.4

Кабатлау дәресе.

-сүз төркемнәре турында белемнәрне гамәли үзләштерү;

 

  1. Җөмлә.  Сүзләр бәйләнеше.  Сөйләм төзү (3 сәг)

6.1

Җөмләдә сүз тәртибе. Җөмләдә сүзләр бәйләнеше.

1

-сораулар ярдәмендә җөмләдәге сүзләрнең бәйләнешен билгеләү;

 

6.2

Сөйләм төзү. Укылган текстка сорау кую, аның эчтәлеген сөйләү. Текстта бирелгән төп фикерне аңлау. Телнең орфоэпик һәм интонацион нормаларын саклап, фикерне җиткерү. Сөйләм этикеты үрнәкләре белән таныштыру, алардан дөрес файдалану.

1

-бәйләнешле язма һәм әйтмә сөйләм булдыруга гамәли ирешү;

 

6.3

Ныгыту дәресе. Аңлатмалы диктант.

1

- өйрәнелгән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә куллана белү;

өйрәнелгән кагыйдәләргә нигезләнгән текстны ишетеп язу;

 

                                                           7.    Кабатлау (4 сәг)

7.1

Сүз төркемнәрен кабатлау.

1

- сүз төркемнәре турында кагыйдәләрне гамәли үзләштерү;

- сүзләргә сорау куеп сүз төркемнәренә аера белү күнемәләрен камилләштерү.

 

7.2

Я, ю, е, в, й хәрефләре язылышын кабатлау.

1

- я, ю, е, в, й хәрефләренең дөрес  язылышын  гамәли үзләштерү;

 

7.3

Җөмлә, бәйләнешле сөйләм темасын кабатлау.

1

- бәйләнешле язма һәм әйтмә сөйләм турында белемнәрне тирәнәйтү;

 

7/4

Йомгаклау дәресе.

1

- ел буена алган белемнәрне системага салу;

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа по татарскому языку и литературы для 3 класса, автор учебника Р.З. Хайдарова

1992нче елның 8нче июлендә”Татарстан Республикасы халыклары турында”гы Татарстан Республикасы Законы кабул ителде. Аның нигезендә татар,рус телләре тигез хокуклы дәүләт телләре булы...

Рабочая программа по татарскому языку 3 класс

Рабочая программа по татарскому языку для татарских групп...

Рабочая программа по татарскому языку. 4 класс

Рабочая программа по татарскому языку...

Рабочая программа по татарскому языку для 2 класса

           Икенче сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы ....

рабочая программа по татарскому языку и татарской литературе

Укыту – тематик планлаштыру Предмет  Татар теле, укуСыйныф  2Сәгать саны:Барлыгы  156 сәгать; атнасына   5 сәгать.Планлаштырылган контроль эшләр  4 сәгать.Адми...

Рабочая программа по татарскому языку (татарская группа) для 2 класса

Рабочая программа по татарскому языку (татарская группа) для 2 класса...

Рабочая программа по татарскому языку (татарские школы) 3 класс

Аңлатма язуыПрограмма түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп төзелде:  “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы...