Рабочая программа по татарскому языку 2 класс
календарно-тематическое планирование (2 класс) по теме

 

    Татар теленнән эш программасы     Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән “Татар теле» - татар телендә башлангыч гомуми белем бирү  мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен дәреслеккә, 2012 нче ел (авторлары: В.А.Гарипова, Г.Р.Шакирова), 2 кисәктә һәм Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән  “Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1-4 нче сыйныфлары өчен татар телен укыту программасы”на, 2011 нче ел (авторлары: филология фәннәре докторы, доцент Г.Р.Галиуллина, филология фәннәре кандидаты, доцент М.М.Шәкүрова) нигезләнеп язылган тематик план буенча төзелде. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatar_tele2kl.doc200.5 КБ

Предварительный просмотр:

Аңлатма язуы

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп төзелде:

  1.  “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004нче ел, 1нче июль)
  2.  “2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004нче ел, 11нче  октябрь).
  3. Россия Федерациясенең 309-Ф3 номерлы Законы (2007 ел, 1 декабрь).
  4. Татар әдәбиятыннан гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы. – Казан, 2008.
  5. Татар теле һәм әдәбияты. Үрнәк программалар. Д.Ф.Заһидуллина, Н.М.Йосыпова. Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1-4 нче сыйныфлары өчен татар әдәбиятын укыту программасы. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 2011

    Татар теленнән эш программасы     Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән “Татар теле» - татар телендә башлангыч гомуми белем бирү  мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен дәреслеккә, 2012 нче ел (авторлары: В.А.Гарипова, Г.Р.Шакирова), 2 кисәктә һәм Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән  “Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1-4 нче сыйныфлары өчен татар телен укыту программасы”на, 2011 нче ел (авторлары: филология фәннәре докторы, доцент Г.Р.Галиуллина, филология фәннәре кандидаты, доцент М.М.Шәкүрова) нигезләнеп язылган тематик план буенча төзелде.

Программа дәрәҗәсе: база

Программаның  гомуми характеристикасы

       Программа 2 нче в  сыйныфында   сыйфатлы белем бирүне коммуникатив, лингвистик, этнокультура өлкәсенә караган компетенцияләргә нигезләп,  аларны бер-берсе белән тыгыз бәйләп алып баруны күз уңында тота. Ул федераль дәүләт белем стандартлары таләпләренә туры китереп төзелгән. Шуңа күрә татар телен рус теле белән чагыштырып бару, рус теленең үзенчәлекләрен яхшы сиземләү, ике телгә хас булган охшаш һәм аермалы якларны даими рәвештә күрсәтү – болар барысы да игътибар үзәгендә тора.

Татар теленнән гомуми башлангыч белем бирүнең максатлары:

  1. коммуникатив максат:
  • татар телендә аралашу күнекмәләре булдыр;
  • тел чараларын аралашу эчтәлегеннән чыгып сайлый белергә өйрәтү;
  1. фәнни максат:
  • тел белеменең фонетика, лексика, грамматика бүлекләре буенча башлангыч белем бирү, өйрәнелә торган тел берәмлекләрен тикшерә һәм куллана белү күнекмәләрен булдыру;
  • сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча күнекмәләр формалаштыру;
  1. тәрбияви максат: 
  • укучыларда татар теленә хөрмәт һәм ихтирам тәрбияләү, теленң чисталыгын, дөреслеген саклау, телне, халыкның рухи мирасын өйрәнүгә кызыксыну уяту.

Әлеге максатларны тормышка ашыру өчен түбәндәге бурычлар куела:

  • татар телендә аралашу күнекмәләрен булдыру;
  • тел чараларын аралашу эчтәлегеннән чыгып сайлый белергә өйрәтү;
  • укучыларны сүзлекләр белән эшләргә өйрәтү һәм балалрның сүз запасын баету;
  • тел белеменең фонетика, лексика, грамматика бүлекләре буенча башлангыч белем бирү, өйрәнелә торган тел берәмлекләрен тикшерә, куллана белергә рус теле белән чагыштырып өйрәтү;
  • укучыларда ныклы орфографик һәм пунктуацион күнекмәләр булдырү;
  • сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләреннән файдалану;
  • укучыларда татар теленә хөрмәт һәм ихтирам тәрбияләү. Телнең чисталыгын, дөреслеген саклау, телне, халыкның рухи мирасын өйрәнүгә кызыксыну уяту.

Предметның укыту планындагы урыны. 

    2 нче в  сыйныфының тематик планы, укыту планы нигезендә, программа материалын 105 сәгатькә бүлеп атнага 3 сәгать исәбеннән  (35 уку атнасы), түбәндәге дәреслекне куллануга яраклаштырылып төзелде: В.А.Гарипова, Г.Р.Шакирова. Татар теле. 2 кисәктә. 2 нче сыйныф өчен дәреслек. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 2012.

Бүлек

Үрнәк программа

Эш программасы

Контроль диктантлар

Бәйләнешле сөйләм

Изложение (өйрәнү тибында)

Сочинение (өйрәнү тибында)

1

Фонетика, графика һәм орфоэпия

50

52

2

3

1

1

2

Сүзнең  мәгънәле кисәкләре

8

8

1

1

1

1

3

Морфология

26

26

4

4

Синтаксис

13

13

1

2

5

Үткәннәрне кабатлау

5

6

Барлыгы

102 сәгать

105 сәгать

4

10

2

2

Программаның  эчтәлеге.

   Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш». Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата. Татар теленнән гомуми башлангыч белем бирү программасы укытуның эчтәлеген, күләмен, эзлеклелеген билгели. Теоретик материал фәннилек, системалылык, дәвамчанлык, функциональ-семантик, культурологик, үстерешле укыту, шәхескә юнәлешле укыту принципларын салып бирә. Программа башлангыч сыйныфта сыйфатлы белем бирүне коммуникактив, лингвистик, этнокультура өлкәсенә караган компетенцияләргә нигезләп, аларны бер-берсе белән тыгыз бәйләп алып баруны күз уңаенда тота.

  Коммуникатив компетенция 

  Сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре ( тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу һәм язма сөйләм) буенча укучыларда күнекмәләр булдырыла. Беренче баскычта укучылар укылган яки тыңланган текстның эчтәлегенә төшенә, темасын билгели ала, текст буенча әңгәмә үткәрә ала, гади план төзеп, телнең орфографик һәм орфоэпик нормаларын саклап, телдән яки язмача эчтәлеген җиткерә, тексттагы җөмләләрне синтагмаларга бүлеп, сөйләм яңалыгын белдергән кисәкләргә логик басым ясап, сәнгатьле итеп укый белә, текстка үз мөнәсәбәтен белдерә һәм аны дәлилли. Тәкъдим ителгән темалар (үзе турында, гаилә, туган ил, табигать, хезмәт, балалар тормышы, сәламәтлек, кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләр) буенча диалогик һәм монологик сөйләм оештырырга сәләтле. Дөрес һәм матур язу күнекмәләрен үзләштерә. Төрле типтагы язма эшләр (диктант, өйрәнү тибындагы изложение, сочинение) башкара. Көндәлек аралашуга бәйле сөйләм этикеты үрнәкләрен дөрес файдалана.

Лингвистик компетенция

       Татар теленең тармаклары буенча үзләштерергә тиешле төп теоретик мәгълүматлар:

       Хәреф һәм аваз турындагы төшенчә, татар теленең авазлары, аларның язуда бирелеше, каллиграфик язылышы, татар алфавиты. Татар телендә сингармонизм законы. Иҗек, хикәя, сорау, боеру җөмләләрнең интонациясе.

       Сүз, аның лексик мәгънәсе. Сүзләрнең мәгънә ягыннан төрләре. Татар теленең сүзлек составы, аның килеп чыгышы.

       Сүзнең мәгънәле кисәкләре, төрле сүз төркемнәрен ясый торган кушымчалар. Кушымчаларның ялгану тәртибе.

       Мөстәкыйль сүз төркемнәре (исем, сыйфат, фигыль), аларның сөйләмдә кулланылышлары.

       Сүзтезмә һәм җөмлә, җөмләдә сүзләр тәртибе. Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре ( атамыйча гына).

Этнокультура өлкәсенә караган компетенция    

Дәреслекләрдә һәм өстәмә дидактик материалларда татар халкының милли гореф-гадәтләре, тарихы, мәдәнияты чагылган материаллар урын ала. Татар халык авыз иҗаты ядкярьләреннән табышмак, мәкаль-әйтемнәр, әкият, җыр, мәзәкләр белән таныштырыла.

Планлаштырылган нәтиҗәләр.        

           Укучыларның шәхси үсеш-үзгәреше:

  • баланың физик һәм психик сәламәтлеген саклау;
  • укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш уяту;
  • тел аша әйләнә-тирә тормышка игътибар, дөрес мөнәсәбәт булдыру;
  • укучыларның фикерләү сәләтен үстерү;
  • баланың үзенә һәм башкаларга бәя бирүенә, үз-үзенә тәрбияләвенә ирешү.

           Предметара эшчәнлек:

  • тел чараларының төрле ңанрдагы әсәрләрдә кулланылу үзенчәлекләрен күрә белү;
  • тел материалын уку материалы белән бәйләп, татар теленең байлыгына һәм матурлыгына хөрмәт тәрбияләү;
  • татар һәм рус телләренең уртак һәм аермалы якларын күрә белү, сөйләм барышында ике тел чараларын бутамау;
  • татар теленә рус теленнән һәм рус теле аша  башка телләрдән кергән лексик чараларны аеруга игътибар юнәлтү;
  • татар теленнән алган белемне башка фәннәрне үзләштерүдә файдалана белү.

        Фәнне үзләштерүдән көтелгән нәтиҗәләр:

  • татар графикасы үзенчәлекләрен, татар алфавитын белү;
  • татар алфавитының авзларын һәм хәрефләрен, аларның әйтелеш, язылыш үзенчәлекләрен аңлау һәм рус теле белән чагыштыру;
  • сүзне иҗекләргә бүлү, сүз басымын билгеләү;
  • сүзне мәгънәле кисәкләргә аера белү;
  • өйрәнелгән сүз төркемнәрен бер-берсеннән аера һәм аларның үзенчәлекләрен аңлата белү;
  • сүзтезмә һәм җөмләне аеру, җөмләнең әйтү максаты буенча төрләрен аеру;
  • авазларга, сүзләрнең мәгънәле кисәкләренә, сүз төркемнәренә һәм җөмләгә өйрәнгән күләмдә характеристика бирү.

           Укучыларда формалашырга тиешле күнекмәләр:

  • бирелгән җөмләләрне аңлап һәм дөрес итеп укый белү;
  • текстны дөрес итеп күчереп язу;
  • фонетик, лексик, грамматик биремле күнегүләрне башкару;
  • укылган (тыңлаган) тыңлаган текска карата сораулар куя белү, текст эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирә алу;
  • зур булмаган текстның эчтәлеген сөйләү;
  • диалогик һәм монологик формада аралашу күнекмәләренә ия булу;
  • төрле төрдәге диктант, изложение, сочинение язу;
  • татар халык авыз иҗаты әсәрләрен аера, алардан мисаллар китерә белү;
  • көндәлек аралашуга бәйле татар сөйләм этикеты формаларын дөрес куллану;
  • татар теленең орфоэпик нормалары нигезендә аралаша алу.

Тематик планда гимназия компоненты курсив белән күрсәтелде.

     

 

Укучылар өчен әдәбият:

  1. В.А.Гарипова, Г.Р.Шакирова. Татар теле. 2 кисәктә. 2 нче сыйныф өчен дәреслек. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 2012.

Укытучы өчен әдәбият:

  1. В.А.Гарипова, Г.Р.Шакирова. Татар теле. 2 кисәктә. 2 нче сыйныф өчен дәреслек. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 2012.
  2. Г.Р.Галиуллина,  М.М.Шәкүрова.  Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1-4 нче сыйныфлары өчен татар телен укыту программасы. Казан. Татарстан китап нәрияты. 2011.
  3. С.Г.Вагыйзов, Р.Г.Вәлитова. Башлангыч мәктәптә татар теле укыту методикасы. Казан. Мәгариф. 2001.
  4. Я.Х.Абдрәхимова. Татар теленнән мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр. Казан. Мәгариф. 2005.
  5. Я.Х.Абдрәхимова. Диктантлар җыентыгы. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 2006.

Интернет-ресурслар:

http:// tugan

tel.at.tt/belem/sarif/;

http://www.krugosvet.ru;

http://www.multikulti.ru;

http://www.tatar.com.ru;

http://tugan- tel.at.tt/belem/deres/;

http://www.franklang.ru/

Татарстанда популяр журналлар:

http://www.tatar-magazine.ru:

http://www.suumbike.ru;

http://www.kros.ru/magarif

Дәрес темасы

Сәг-ләр саны

Көтелгән нәтиҗә

Үткәрү вакыты

план

факт

Фонетика, графика һәм орфоэпия – 52 сәгать

1

1нче сентябрь — белем көне.

1

Туган телең – татар теле белән горурлану хисләре, белем алуга омтылыш булдыру. Сузык авазларны кабатлау. Авазлар бүленешен күзәтү.

2

Аваз һәм хәреф.

1

3

Сузык авзлар

1

Авазлар бүленешен күзәтү.

Калын hәм нечкә сузыкларның парларын дөрес әйтеп язарга өйрәнү.  

О хәрефенең сүзләрдә язылышын искә төшерү; о-ы, йо кушылмасы. ө-е кагыйдәләрен искә төшерү, сүзләрне дөрес язу, йо-йө кушылмалары; йо-йө кушылмалары

Өйрәнелгән сузык авалар кергән сүзләрне дөрес яза белү.  [э] авазын белдерүче э-е хәрефләре язылышын ныгыту; яңа сүзләрне яза белү.

Тексттан калын һәм нечкә сузыкларны, әйтелеше ягыннан калын һәм нечкә сүзләрне  дөрес аерып күрсәтә белү.

Сәнгатьле укый, укыганны сөйли белү.

Транскрипция ясый белү күнекмәләре булдыру. Аваз әйтүдәге кимчелекләр өстендә эшләү.

4

Сузык авзларның дөрес әйтелеше.

1

5

Калын hәм нечкә сузыклар.

1

6

Калын hәм нечкә әйтелешле сүзләр.

1

7

О хәрефе һәм [о] авазы.

1

8

Алынма сүзләрдә о хәрефе һәм [о] авазы.

1

9

Ө хәрефе һәм [ө] авазы.

1

10

Ө-е хәрефләрен сүзләрдә дөрес язу кагыйдәләре.

1

11

Э-е хәрефләре һәм [э] авазы .

Аңлатмалы диктант. “Җәй көне” (  27 нче бит. Д-лар җыентыгы, 2006)

1

12

Алынма сүзләрдә э-е хәрефләре һәм [э] авазы.

1

13

“Аваз һәм хәреф “ темасын кабатлау.

1

14

Сөйләм телен үстерү дәресе.  Өйрәнү тибындагы сочинение “Көзге матурлык”. (20 нче бит, “И.һәм с-ләр җыентыгы, 2010)

1

Укучыларның каллиграфия таләпләренә туры килерлек итеп дөрес күчереп язу күнекмәләрен ныгыту.

15

Иҗек. Иҗек калаплары.

1

Сүзне иҗекләргә бүлү, сүз басымын билгеләү. Сузык авазларга карап, сүзләрне иҗекләргә дөрес бүлә белү. Сүзләрне юлдан-юлга күчерү кагыйдәләрен дөрес үтәү. Өйрәнгән орфограммаларны язуда һәм сөйләмдә куллана белү.

16

Иҗек төзүдә сузык авзның әһәмияте. Сүз басымы.

1

17

Сүзләрне бер юлдан икенче юлга күчерү кагыйдәләре.

1

18

“Сузык авазлар. Иҗек.”           Контроль күчереп язу “Елгада” ( 31 нче бит, Д-лар җыентыгы, 2006)                              

1

Алган белем һәм күнекмәләрне куллана белү. Сузык авзлар белән бәйле биремнәрне мөстәкыйль эшли белү.

19

Хаталар өстендә эш. Сөйләм телен үстерү.

1

Хаталарны дөрес классификацияли белү.

20

Тартык авазлар, аларның дөрес әйтелеше.

1

Тартык аваз hәм хәрефләрнең исемнәрен дөрес укый һәм яза белү.

Яңгырау-саңгырау, парлы-парсыз тартыклар аера белү.

Сүзләрдә тартыкларга дөрес характеристика бирә белү.

Сөйләм телен үстерү.

21

Яңгырау һәм саңгырау тартыклар.

1

22

Парлы тартык авазлар.

1

23

Парсыз тартык авзлар.

1

24

Тартык авзларны кабатлау.

1

М, н, ң хәрефләре белдергән авазларны, бу авазлар кергән сүзләрне дөрес әйтә белү. Бу хәрефләр кергән сүзләрне дөрес яза белү. Орфографик сүзлекләр белән эшли белү.

25

М, н, ң хәрефләре һәм [м],  [н],  [ң] авазлары.

1

26

Борын авазларының дөрес әйтелеше һәм язылышы.

1

27

Вв хәрефе һәм   [w] авазры.

1

В хәрефенең ике авазга билге булып килүен аңлату hәм сүзләрне дөрес язу. Диалогик һәм монологик формада аралашу күнекмәләренә ия булу.

28

Вв хәрефе һәм [в] авазы.

1

29

Кк хәрефе һәм [к],  [к,] авазлары.

1

К һәм г  хәрефенең ике авазга билге булып килүен аңлату, дөрес яза белү. Бу авазлар кергән сүзләрне дөрес әйтә һәм укый белү.

Татар теленең аңлатмалы сүзлеге белән эшли белү. Әдәби сөйләм телен үстерү.

Транскрипция ясый белү күнекмәләре булдыру.

Аваз әйтүдәге кимчелекләр өстендә эшләү.

30

Калын һәм нечкә әйтелешле сүзләрдә [к],  [к,] авазларының дөрес әйтелеше.

1

31

Гг хәрефе һәм [г],  [гъ] авазлары.

1

32

Калын һәм нечкә әйтелешле сүзләрдә [г],  [гъ]  авазларының дөрес әйтелеше.

1

33

Х, h хәрефләре һәм [х],  [һ] авазлары.

1

Сүзләрдә х, h хәрефләрен дөрес укый, дөрес  яза белү.

 Орфографик сүзлек белән эшли белү.

34

Х, h хәрефләре һәм [х],  [һ] авазлары. Татар теленең орфографик сүзлеге.

1

35

Йй хәрефе һәм [й] авазы.

1

План буенча изложение язарга өйрәнү.

36

Сүз башында йо, йө кушылмаларының

язылышы.

1

йо, йө кушылмалары кергән сүзләрне дөрес укый, яза белү . Сөйләм телен үстерү. Тексны дөрес күчереп яза белү.

я, ю,е хәрефләренең ике авазга билге булып килүен аңлату, дөрес язарга өйрәнү.

Е хәрефе кергән сүзләрне дөрес язу.

Ю хәрефенең [йу][йү] аваз кушылмаларына билге булып килүен аңлата, дөрес яза белү.

Я хәрефенең [йа][йә] аваз кушылмаларына билге булып килүен аңлау. Сүзнең төрле урыннарында я хәрефен дөрес яза белү. Транскрипция ясый белү күнекмәләре булдыру. Аваз әйтүдәге кимчелекләр өстендә эшләү.

37

Сөйләм телен үстерү дәресе. Өйрәнү тибындагы изложение. “Җәй көне” (21 нче бит, “И.һәм с-ләр җыентыгы”, 2010)

1

38

Ее хәрефе.

1

39

Е хәрефе сүз һәм иҗек башында.  

1

40

Юю хәрефе.

1

41

Яя хәрефе.

1

42

Е, ю, я хәрефе кергән сүзләрне дөрес язарга өйрәнү.

1

43

Бертөрле тартыкларның янәшә килүе.

1

Бертөрле тартыклар янәшә килгән сүзләрне дөрес итеп иҗекләргә бүлү, юлдан-юлга күчерү, дөрес итеп яза белү. Саңгырау тартыкларның яңгыраулашуын аңлату.

44

Янәшә тартыклы сүзләрне юлдан юлга күчерү кагыйдәләре.

1

Укучыларның текстны дөрес язу күнекмәләрен ныгыту.

 45

“Сузык һәм тартык аваз хәрефләре” Контроль диктант №2  “Җәйге ялда” (36 нчы бит, Д-лар җыентыгы, 2006)

1

Алган белем һәм күнекмәләрне куллана белү. Тартык  авзлар белән бәйле биремнәрне мөстәкыйль эшли белү.

46

Хаталар өстендә эш. Сүзләргә фонетик анализ ясау.

1

Хаталарны дөрес классификацияли белү. Башка вакытта аларны булдырмау өстендә эш.

47

Тавышсыз хәрефләр: ъ һәм ь (калынлык, нечкәлек һәм аеру билгеләре)

1

ь хәрефенең сүзләрдә иҗекләрнең нечкә укылышын күрсәтү өчен кирәклеген аңлату хәрефенең катылык hәм аеру билгесе икәнен аңлату, сүзләрне дөрес язу.

Рус һәм татар телләрендә  ь,  ъ билгесе кергән кеше исемнәрен чагыштырып, дөрес язу (Илшат – Ильшат)

48

Нечкә иҗек ахырында  ъ һәм ь аеру билгеләре билгеләре.

1

49

Алфавит. Алфавит белүнең әһәмияте.

1

Татар алфавитын яттан белү. Алфавитның авзларын һәм хәрефләрен, аларның әйтелеш, язылыш үзенчәлекләрен аңлау һәм рус теле белән чагыштыру.

50

Татар алфавитын төгәл, хәреф исемнәрен дөрес итеп яттан белү.

1

51

Сүз ләрне алфавит тәртибендә язу.

1

52

Татар һәм рус алфавитлары арасындагы аермалар.

1

Сүзнең мәгънәле кисәкләре – 8  сәгать

53

Сүз.

1

Сүз турында төшенчә бирү. Сүзнең тамырын таба белү күнекмәләре. Тамырдаш сүзләр төзергә өйрәнү.

Тексттан тамырдаш сүзләрне таба белү. Сөйләм телен баету.

54

Сүзнең тамыры.

1

55

Тамырдаш сүзләр.

1

56

Тамырдаш сүзләр. Сөйләм телен үстерү (139 нчы күнегү буенча)

1

57

Кушымчалар. Күплек сан кушымчалары.

1

Кушымчалар һәм аларның роле, кушымчаларны тамырдан аерырга өйрәнү. Күплек сан кушымчаларын дөрес куллана белү.

Сүз ясагыч кушымчаларның ролен ачыклау.

Сүз ясагыч hәм төрләндергеч кушымчаларны аеру.

Сөйләм телен үстерү һәм баету.

58

Сүз ясагыч кушымчалар.

1

59

Төрләндергеч кушымчалар.

1

60

Тема буенча кабатлау -  “Белгәнгә – якты, белмәгәнгә – караңгы”.

1

Морфология – 26 сәгать

61

Сүзләр нәрсәләрне белдерә.

1

Предметны белдергән сүзләргә дөрес итеп кем? нәрсә?соравы  куярга өйрәнү.  Предметларны белдерә торган сүзләрне төркемнәргә бүлә белү.

Сөйләм телен үстерү.

Исем  hәм фамилияләрне баш хәрефтән яза белү. Татар исемнәрен дөрес язу күнекмәләрен үстерү. Татар исемнәре сүзлегеннән үз исемеңнең мәгънәсен белү.

Ил, шәhәр, авыл, елга, күл исемнәрен баш хәреф белән язу күнекмәләрен арттыру, ныгыту.

Хайван кушаматларында баш хәрефне дөрес яза белү. Диалогик һәм монологик формада аралашу күнекмәләренә ия булу.

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр. Исемнәрне лексик мәгънәләре буенча классификацияләү.

Түбән Камадагы географик атамаларны әйтә һәм яза белү.

62

Предметларны белдерә торган сүзләр (исемнәр).

1

63

Татар телендә исемнәргә кем? нәрсә? сорауларының дөрес куелышы.

1

64

Предметларны белдерә торган сүзләрне төркемләү..

1

65

Исем  hәм фамилияләрдә баш хәреф.

1

66

Татар исемнәренең дөрес язылышы.

1

67

Ил, шәhәр, авыл, елга, күл исемнәрендә баш хәреф.

1

68

Географик атамалардагы баш хәрефне дөрес язу.

1

69

Хайван кушаматлары.

1

70

Хайван кушаматларында баш хәреф.

1

71

Билгене белдерә торган сүзләр – сыйфатлар

1

72

Сыйфатның сораулары.

1

Укучыларның дөрес күчереп язу күнекмәләрен ныгыту.

73

Сыйфатларны төркемләү.

1

Предметның төрле билгеләрен таба, дөрес итеп сорау куя белү. Сыфатларны төс, форма, тәм, күләм   белдерүләренә карап, группаларга аера белү. Сыйфатларны сөйләмдә дөрес куллана белү. Сөйләм телен үстерү.  Диалогик һәм монологик формада аралашу күнекмәләренә ия булу.

74

Сыйфатның сөйләмдәге роле.

1

75

“Баш хәрефтән языла торган сүзләр” Контроль диктант №3 “Җәй килде” (47 нче бит, Д-лар җыентыгы, 2006)

1

Алган белем һәм күнекмәләрне язуда куллана белү. Дөрес каллиграфик язу белән ишеткәнне яза белү.

76

Хаталар өстендә эш. Билгене белдерә торган сүзләр. Сөйләм телен үстерү.

1

Хаталарны дөрес классификацияли белү.

77

Сыйфатларны сөйләмдә куллана белү. Сөйләм телен үстерү.

1

Сыйфатларның сөйләмдәге роле.  Антоним, синоним сыйфатларга мисаллар китерү. Сыйфатларны лексик мәгънәләре буенча классификацияләү.

78

Антоним һәм синоним сыйфатлар.

1

79

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү. Рәсем буенча инша язу. Яз килә.

1

80

Эшне белдерә торган сүзләр (фигыльләр)

1

Эшне,хәрәкәтне, хәлне белдерә торган сүзләрне тексттан табарга өйрәнү, группаларга аера, дөрес итеп сораулар куя белү. Фигыльнең сөйләмдә тоткан ролен аңлата белү; барлык һәм юклык формаларын аера белү, бу формаларда сүз басымын дөрес кую. Антоним, синоним фигыльлләр мисаллар китерә белү. Фигыльнең заман формалары. Сөйләм телен баету.

81

Хәрәкәтне  белдерә торган   фигыльләр

1

82

Хәлне  белдерә торган   фигыльләр

1

83

Фигыльнең берлек һәм күплек саны.

1

84

Фигыльнең заманнары.

1

85

Сөйләм телен үстерү. Өйрәнү тибындагы изложение. “Үрдәк” (25 нче бит, “И.Һәм с-ләр җыентыгы, 2010)

1

План буенча изложение язарга өйрәнү.

86

Үткәннәрне кабатлау - “Белгәнгә – якты, белмәгәнгә – караңгы”.

1

Балаларның белем-күнекмәләрен тикшерү.

Синтаксис– 13 сәгать

87

Җөмлә.

1

Җөмлә турындагы белемнәрне системага салу.

Дөрес, тулы җөмләләр төзи белү. Хикәя, сорау, өндәү җөмлә төрләрен белү. Тавыш төсмерләренә карап җөмләнең төрен аера, җөмләләр төзи белү.

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре төшенчәсен аңлату. Җөмләнең иясен һәм хәбәрен аерып күрсәтә белү. Җөмләдә сүзләр бәйләнешен күрсәтә,  сүзтезмәләрне таба белү. Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.

88

Интонация һәм әйтү максатыннан чыгып, җөмлә төрләре.

1

89

Хикәя җөмләләр.

1

90

Сорау һәм өндәү җөмләләр.

1

91

Җөмләнең баш кисәкләре.

1

92

Җөмләнең иярчен  кисәкләре.

1

93

Җөмләдә сүзләр бәйләнеше.

1

94

Сүзтезмәләр.

1

95

Сөйләм һәм текст.

1

Укучыларның сөйләм телен баету, әйтмә сөйләм төрләрен ныгыту. Әйтмә сөләмне язма сөйләмгә күчерә белү.  Сюжетлы рәсемнәр буенча хикәя төзеп яза белү.

96

Язма һәм телдән сөйләм. Сөйләм телен үстерү.

1

97

Үткәннәрне кабатлау - “Белгәнгә – якты, белмәгәнгә – караңгы”.

1

Текст буенча белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

98

“Ел буенча үткәннәрне кабатлау” -  Контроль диктант №4   “Кошлар килә”    (54 нче бит, Д-лар җыентыгы, 2006.)

1

Алган белем һәм күнекмәләрне язуда куллана белү. Дөрес каллиграфик язу белән ишеткәнне яза белү. Фонетик һәм морфологик анализ ясау күнекмәләренә контроль ясау.

 99

Хаталар өстендә эш. Сөйләм телен үстерү.

1

Хаталарны дөрес классификацияли белү.

Кабатлау – 6 сәгать

100

“Фонетика һәм орфоэпия” темасы буенча кабатлау.

1

Ел дәвамында үтелгән  темалар буенча укучыларның белем һәм күнекмәләрен  кабатлау, ныгыту һәм барлау.

 Һәр тема буенча тестлар эшләү.

Татар теленең орфоэпик нормалары нигезендә  аралаша алуларына ирешү.

Укучыларны ана телендә иркен сөйләшә һәм аралаша, логик эзлекле итеп уйлый алуларына контроль ясау. 2 нче сыйныфта без нәрсәгә өйрәндек – ирешкән уңышларыбыз.

101

“Графика”, темалары буенча кабатлау

1

102

“Сүз төзелеше” темасы буенча кабатлау

1

103

“Морфология” темасы буенча кабатлау.

1

104

“Синтаксис” темасы буенча кабатлау

1

105

Йомгаклау дәрес.

1


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа по татарскому языку и литературы для 3 класса, автор учебника Р.З. Хайдарова

1992нче елның 8нче июлендә”Татарстан Республикасы халыклары турында”гы Татарстан Республикасы Законы кабул ителде. Аның нигезендә татар,рус телләре тигез хокуклы дәүләт телләре булы...

Рабочая программа по татарскому языку 3 класс

Рабочая программа по татарскому языку для татарских групп...

Рабочая программа по татарскому языку. 4 класс

Рабочая программа по татарскому языку...

Рабочая программа по татарскому языку для 2 класса

           Икенче сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы ....

рабочая программа по татарскому языку и татарской литературе

Укыту – тематик планлаштыру Предмет  Татар теле, укуСыйныф  2Сәгать саны:Барлыгы  156 сәгать; атнасына   5 сәгать.Планлаштырылган контроль эшләр  4 сәгать.Адми...

Рабочая программа по татарскому языку (татарская группа) для 2 класса

Рабочая программа по татарскому языку (татарская группа) для 2 класса...

Рабочая программа по татарскому языку (татарские школы) 3 класс

Аңлатма язуыПрограмма түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп төзелде:  “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы...