Татар теле. 2класс.Җамалетдинова З.И. Ачык дәрес: "Тамыр сүз"
план-конспект урока (2 класс) на тему

Загертдинова Диля Муллаяновна

З.И.Җамалетдинова дәреслеге буенча 2нче класста татар теленнән ачык  дәрес.(ФГОС)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_tele.min_.docx24.29 КБ

Предварительный просмотр:

Татар  теле. 2 класс

    Тема:  Тамыр сүз

Максат:  1. “Тамыр” һәм “кушымча” төшенчәсен ныгыту.

                  2. Тамыр сүзләрне таба өйрәнү.            

                  3. Дөрес һәм матур язу күнекмәләрен ныгыту.

                  4. Туган телебезне өйрәнүгә кызыксыну уяту.

Дәрес тибы: Белем һәм күнекмәләрне ныгыту,  яңа төшенчә үзләштерү.

Методлар һәм алымнар: Әңгәмә, өлешчә эзләнү, иҗади эш, модельләштерү һ.б.

Материал: З.И.Җамалетдинова. Татар теле. 2 нче сыйныф. ФГОС.

Җиһазлау: 1. Техник чаралар: компьютерда презентация.

                     2. Текст язылган карточкалар, сигнал карточкалары, рәсемнәр.

I. Оештыру моменты:

1. Дәрестә уңай халәт тудыру.  Исәнләшү. (Музыка астында)

              -Исәнмесез, укучылар!

               Хәерле көннәр сезгә!

               Зиһен һәм тел ачкычларын

               Телимен һәммәгезгә.

Мин сезгә матур көннәр кебек яхшы кәеф, тырышлык һәм активлык теләп калам. Безнең “Зирәк тиен” дә сезнең бу  дәрестә актив эшләвегезне, яхшы билгеләр генә алуыгызны тели.

      2. Тема һәм максат белән таныштыру. (Дәреснең темасы экранда)

- Узган дәрестә без нәрсә турында сөйләштек? Бүген нишлибез?

- Бүген дәрестә “тамыр”, “кушымча” турында сөйләшүне дәвам итәбез. Тагын бер яңа төшенчә белән танышачакбыз. Анысы әлегә сер булып калсын.

- Хәзер экранга карыйк. 1)Җөмләләргә төшеп калган сүзләрне куябыз.( Слайд 1).

2) Икенче җөмләдә тамыр һәм кушымчаны билгелибез. (фломастер белән сызабыз, модельны күрсәтәбез).

3) -Димәк, сүзләр нинди өлешләрдән тора? -Тамыр, кушымча. (Модель эленә)

II. Белемнәрне актуальләштерү.

  1. Бүгенге көн турында әңгәмә.
  • Хәзер елның кайсы вакыты? (Кыш)
  • Кышның ничәнче ае? (Беренче)
  • Бу ай ничек атала? (Декабрь)
  • Атнаның ничәнче көне? ( Дүртенче,  пәнҗешәмбе)
  • Бүгенге числоны әйтәбез. ( Бишенче декабрь)

Әйе, бүгенге көннәрдә без кышка аяк бастык. Кыш билгеләрен санап чыгыйк әле ( ак, суык, ...).

– Дәфтәргә матур, дөрес итеп бүгенге числоны язабыз. Бишенче декабрь – ни өчен суздым? (биш-тамыр, е, нче-кушымчалар)

  1. Матур язу күнегүе. О о Оо олы орчык очкыч

Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне.

-Бу мәкальне сез ничек аңлыйсыз?

-Әйе, зурларны хөрмәт итәргә кирәк, аларны кадерләсәгез, киләчәктә үзегезне дә хөрмәт итәрләр, кадерләрләр.

     3. Сүзлек диктанты. (бер укучы тактада)

 -Орфограммаларга сызабыз. Аңлатабыз.

Болыт, суык, тавык, һава, төлке, йомры, юеш, яшь, йөзек.

III. Уку мәсәләсен кую һәм чишү.

  1. -Хәзер экранга карыйбыз . (Слайд 2).

- Текстны укыйбыз:

-  Бу җөмләләрдә предметны белдергән сүзләр кайда?

                                       Кыш.

Ямьле кыш килде. Бүген төнлә ап-ак кар яуды. Бөтен дөнья ак карга күмелде.

 

  • Ә бу җөмләләрдә кушымча ялганмаган сүзләр бармы ? - Кыш, кар, дөнья.
  • Бу  сүзләр ничек атала? -Тамыр сүзләр.( Слайд 3. Экранда сүзләр.)
  • Тамыр һәм кушымчасын әйт! – Кушымчасы юк!
  • Тамыр сүзләргә мисаллар китерегез әле.
  • Димәк, нинди сүзләр тамыр сүзләр дип атала?
  1. Фәнни аңлатманы укыйбыз. ( Слайд 4).
  • Нинди яңа төшенчә белән таныштык?

IV. Физминутка: (хәрәкәтләрен күрсәтәләр)

     - Тәрәз янына килгән бер чыпчык.

Миңа эндәшә: “Чык әйдә, чык!”.

Алдый ул беләм, гел шулай итә,

Йөгереп чыксам, оча да китә.

    - Димәк хәзер песнәк, чыпчыклар тәрәзә янына ни өчен киләләр?

    - Аларга ничек ярдәм итәргә? (Рәсемнәр күрсәтелә)

V. Үткән теманы ныгыту.

        1.  Дәреслек буенча эш. Бер укучы тактада.

  1. 151 нче күнегү.  а) Шигырьне  сәнгатьле уку.

                             б) Калын хәреф белән бирелгән сүзләрне уку.

                             в) Тамыр сүзләр ясап язу.(Парларда эш.Узара тикшерү)

      2) 155 нче күнегү. Кроссворд чишү.

     2. Мөстәкыйль эш. Текст язылган карточкалар таратам.

                                                   Туган ягым кышы.
     Декабрь ае кышны башлап җибәрә. Җиргә ап-ак җәймә җәя. Ул агачларны ак шәлгә төрә. Елгаларны көмеш боз белән каплый.
     Кыш бабай тәрәзәләрне дә матур бизәкләр белән бизи. Биек кар таулары өя. Шома шугалаклар ясый.
       Кар ява, уңыш ява. Кар күбрәк яуган саен, икмәк тә мулрак була
.

-Текстны укыгыз, тамыр сүзләрне билгеләгез.

3. Тикшерү.Үзбәя.

VI. Модельләштерү:

-Тамыр сүз һәм сүз моделен төзик.  

 с

 с

Тамыр – сүзнең үзгәрми торган өлеше         

Кушымча – сүзнең үзгәрә торган өлеше

Билгеләү ысулын әйтегез:  

- Сүз әйтү.

- Сүзне үзгәртеп карау.

- Үзгәрми торган өлеш.

- Үзгәрә торган өлеш.

VII.  Рефлексив кабатлау. 

-Нәрсә эзләдек? Ничек таптык?

Мин хәзер сезгә предметның билгесен белдерүче сүзләр укыйм, ә сез аның нинди предмет икәнен әйтерсез.

 -җилле, салкын, аяз    (көн).

-йолдызлы, тыныч, айлы (төн).

-тирән, киң, зур (елга).

-акыллы, тыйнак, чибәр (кыз).

-кыю, көчле, батыр (малай).

-яшел, биек, ылыслы (чыршы).

-Киләсе дәрестә без сезнең белән сүзләрнең атау функциясен -предметны, билгесен, эшен белдергән сүзләрне өйрәнә башлыйбыз.

VIII. Бәя. Үзбәя. Өй эше. (67нче бит, 153нче күнегү)

-Тиенебезгә күз салыйк, балалар! Ул ничек елмаеп тора. Димәк, ул безнең эшебездән канәгать. Мин дә сезнең эшегездән канәгать. Күңелегез һәрвакыт шат булсын, елмаеп яшәгез!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Һөнәрләр темасы буенча татар теленнән ачык дәрес (4 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле)

Укытучы яңа теманы аңлата, укучыларда татар теле дәресенә кызыксыну уяна....

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле дәресләренә төзелгән эш программасы

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле дәресләренә төзелгән эш программасы З.И. Җамалетдинова ...

1нче сыйныфның татар төркемендә татар теле дәресе

Тема: Сүздән жөмләгә.Дәрес максатлары: 1.Сүзне җөмләдән аерырга өйрәнү,  җөмләнең тәмамланган уй-фикерне белдерүенә   төшендерү.2.Җөмлә төзергә өйрәтү, җөмләдә сүз тәртибе белән ...

Харисов Ф.Ф. Татар теле: рус телендә башл. гомуми белем бирү мәкт. 2 нче с-фы өчен программа, (татар балалары өчен)

Харисов Ф.Ф. Татар теле: рус телендә башл. гомуми белем бирү мәкт. 2 нче с-фы өчен  программа,  (татар балалары өчен)...

Дистанцион уку/1 сыйныф/Татар мәктәбе/Татар теле//Басым

Башлангыч сыйныф өчен кызыклы дәрес эшкәртмәләре...

3нче сыйныфта туган телдән ачык дәрес "Тамыр һәм кушымча".

3 нче сыйныфта туган телдән "Тамыр һәм кушымча" темасы буенча ачык дәрес үткәрелде.Бу дәрестә түбәндәге максатлар куелды.1.Сүзнең тамырын табарга, тамырдаш сүзләрне аерырга , кушымчалар ярдә...