"Сыйфат" темасына тест (4 сыйныф)
тест (4 класс) по теме

Сафиуллина Фирзалия Халиловна

4 сыйныфта татар теленнән "Сыйфат" темасын үткәч, укучыларның белем һәм күнекмәләрен бәяләү өчен тест.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 4 сыйныфта "Сыйфат" темасына тест14.19 КБ

Предварительный просмотр:

«Сыйфат» темасы буенча тест

  1. Сыйфат нәрсәне белдерә?

а) предеметны;                 б) исемне;          

в) эшне;                            г) предметның билгесен.

  1. Сыйфат нәрсә белән төрләнә?

а) килеш белән;                б) зат-сан белән;          

в) дәрәҗә белән;               г) заман белән.

  1. Сыйфат җөмләдә нинди функцияне башкара?

а) предметны ачыклый;        б) ия булып килә;          

в) аергыч булып килә;           г) бернинди дә функция башкармый.

  1. Кайсы юлда артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатлар сыйфатлар язылган?

а) матур, сарырак, сап-сары;           б) сарырак, матуррак,зәңгәррәк;          

в) бик матур, ап-ак, зәп-зәңгәр;       г) ямь-яшел, сап-сары, карарак.

  1. Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфат ничек ясала?

а) кисәкчәләр ярдәмендә;                

б) ике сүз кушылып;          

в) –рак, –рәк кшымчасы ярдәмендә;                

г) мап-, зәп-, сап-, кап-, ямь- кисәкчәләре ярдәмендә.

  1. Кайсы юлда кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатлар язылган?

а) кап-кара, бик матур;                б) сап-сары, яшел;          

в) кара, сары;                               г) саргылт, яшькелт.

  1. Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатлар нәрсәне белдерә?

а) билгенең бик күпкә артык булуын күрсәтә;                

б) бер предметтагы билгенең гадәттәгедән кимрәк булуын күрсәтә;        

в) бер предметтагы билгене икенче предметтагы билге белән чагыштыра.

               

  1. Синоним сыйфатлар язылган рәтне табыгыз.

а) кысан, иркен;                б) озын, кыска;          

в) уңган, булган;               г) тырыш, эшчән.

  1. Антоним сыйфатлар язылган рәтне табыгыз.

а) яхшы – яман;                б) тырыш – эшчән;          

в) уңган – булган;             г) кысан – иркен.

  1. Кайсы җөмләдә сыйфат хәбәр булып килгән?

а) Күктә язгы кояш елмая.                б) Көн матур.          

в) Күк йөзе зәп-зәңгәр.                     г) Саф һава.

  1. Кайсы җөмләдә сыйфат иярчен кисәк булып килгән?

а) Күктә язгы кояш елмая.                б) Көн матур.          

в) Күк йөзе зәп-зәңгәр.                     г) Саф һава.

      12. Артыклык дәрәәсендәге сыйфатлар ничек языла?

           а) кушылып;             б) аерым;        в) сызыкча аша.          


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Әйләнә-тирә дөнья" фәне буенча 2 сыйныф укучылары өчен "Җир-су хайваннары" темасына тест

"Әйләнә-тирә дөнья" фәне буенча 2 сыйныф укучылары өчен тест...

2 нче сыйныф өчен математикадан тест

2 нче сыйныф өчен математикадан тест...

2 нче сыйныф өчен әдәби укудан (Г.М. Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина) тест

2 нче сыйныф өчен Әдәби укудан "Күрү ноктасы" темасы буенча тест....

Музыкадан йомгаклау тесты, 4 сыйныф

Әлеге тест ел буена өйрәнгәннәрне кабатлау, укучыларның белемнәрен тикшерү максатыннан алына....

1 яртыеллыкка татар теленнән контроль тест (4 сыйныф, рус төркеме)

хәйдәрова дәреслеге буенча укучыларның белемнәрен тикшерү өчен тест...

"Исем" темасы буенча тест 3 сыйныф

quot;Исем" темасы буенча 3 сыйныф өчен тест...

"Фигыль" темасы буенча тест 3 сыйныф

quot;Фигыль" темасы буенча 3 сыйныф өчен тест...