татар теленнән эш программасы
рабочая программа на тему

Галипова Гадила Талгатовна

эш программасы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatar_telennen_progr._1_kl-.doc304 КБ

Предварительный просмотр:

              Каралды                                                                         Килешенде                                                                               Раслыйм

      Башлангыч класслар                                                 Укыту эшләре буенча                                                          Мәктәбе директоры

 методик берләшмә җитәкчесе                                      директор урынбасары                                                        ____________________                                    

    __________/Г.Р.Насруллина/                                  __________  /Г.Ф.Вәлиева/                                                                        /Г.Х.Котдусов/

Беркетмә   №    “ 23 ” август  2014 ел                                “ 25 ”  август  2014 ел                                                  Приказ № 190 “ 25 ” август  2014 ел        

                                                                                                                                                           

                                                                                                                                                   

 Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

“Сосна төп гомуми белем мәктәбе”нең

беренче квалификацион категорияле башлангыч класслар укытучысы

Галипова Гадилә Тәлгатовнаның 1 нче сыйныф өчен татар теленнән

ЭШ  ПРОГРАММАСЫ

 

                                                                                                                                                                                  2014  елның  25 августында

                                                                                                                                                                                   үткәрелгән педагогик советта

                                                                                                                                                                                       кабул ителде ( беркетмә №  1  )

2014 – 2015 нче уку елы

Аңлатма язуы

Укыту программасы урта гомуми  белем бирү мәктәбенең 1нче сыйныфына адреслана.  

           Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:

    - Россия Федерациясендә   “Мәгариф турындагы Федераль Закон” ы.( 29.12.2012 №273-Ф3) ;

    -  “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы (гамәлдәге редакциядә);

- 06.10.2009 нчы елда РФ Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган “Гомуми башлангыч белем бирү федераль дәүләт  стандартын гамәлгә кертү” турындагы боерыгы (Приказ №373);

-“Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә ана теле укыту: гомуми программа” 1-4  сыйныфлар. Харисова Ч.М., Мияссарова И.Х., Гарифуллина Ф.Ш. Казан, 2011;

   - Татарстан Республикасы  Балтач муниципаль районының  “Сосна төп гомуми белем мәктәбе”  муниципаль бюджет гомуми белем   учреждениесенең  төп укыту  программасы;        

   - Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының “Сосна төп  гомуми  белем  мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең 2014-2015нче уку елына 1-9  класслар өчен төзелгән укыту планы (Протокол №1 , 25 август 2014 нче ел, приказ №190, 25 нче август 2014 нче ел);    

       -  Дәреслек: Харисова Ч. М., Мияссарова И. Х.  “Татар теле. 1 класс”  - Казан, “Мәгариф - Вакыт” нәшрияты, 2011нче ел.

-  Санитар-эпидемиологик кагыйдәләр һәм нормалар (СанПиН 2.4.2. 2821-10 «Санитарно-эпидемиологические требования к условиям и организации обучения в общеобразовательных учреждениях» (3 март  2011нче ел, регистрация №19993);

 Программа, Федераль дәүләт стандартларына туры китерелеп, үстерешле укыту принциплары белән традицион ныклы белем үзләштерү принциплары үзара тыгыз бәйләнештә торган “Перспектив башлангыч мәктәп” концепциясенә нигезләнеп эшләнде. Ул, татар мәктәпләрендә укытыла торган “Татар теле”программасының төп өлеше буларак, алга таба белем алуга нигез булып тора.

     Эш программасының төп идеясе – татар теленнән белем бирү процессын планлаштыру, оештыру һәм идарә итү өчен шартлар булдыру.

Программа, Федераль дәүләт стандартларына туры китерелеп, үстерешле укыту принциплары белән традицион ныклы белем үзләштерү принциплары үзара тыгыз бәйләнештә торган “Перспектив башлангыч мәктәп” концепциясенә нигезләнеп эшләнде. Ул, татар мәктәпләрендә укытыла торган “Татар теле”программасының төп өлеше буларак, алга таба белем алуга нигез булып тора.

 “Перспектив башлангыч мәктәп” системасының иң мөһим үзенчәлеге мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш». Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата.

Татар теле “Татар теле” белем бирү өлкәсенә карый, гуманитар фәннәр циклына керә.

Курсның максаты - укучыларны татар теленең график системасы төзелеше закончалыклары белән таныштыру нигезендә башлангыч уку һәм язуга өйрәтү.

Тәкъдим ителә торган программада татар теленә өйрәтүнең төп максаты һәм бурычлары түбәндәгедән гыйбәрәт:

 1.Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш, эзләнергә теләк уяту, үз милләтеңә, телеңә мәхәббәт тәрбияләү кебек уңай сыйфатлар булдыру.

 2.Балаларга татар теленең төрле бүлекләре буенча белем бирү:

а)фонетика, лексика, грамматикага караган башлангыч мәгълүмат бирү;

б)телебезнең орфоэпиясе, лексикасы, грамматикасы, пунктуациясе буенча күнекмәләр булдыра башлау. Хәрефләрдән иҗекләр һәм сүзләр, сүзләрдән сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзергә өйрәтү;

  3.Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру.

Грамотага өйрәтү үзара тыгыз бәйләнгән укый һәм яза белергә өйрәтүнең башлангыч процесыннан гыйбарәт аналитик-синтетик аваз-хәреф методы белән тормышка ашырыла; авазлар һәм хәрефләр, иҗекләр һәм сүзләр, җөмләләр һәм бәйләнешле сөйләм өстендә эшләү күнегүләре аша ныгытыла.

Программа 2014 – 2015 нче уку елына атнага 3 сәгать  исәбеннән барысы 99 сәгатькә төзелә.

Грамотага өйрәтүнең нигезен традицион аналитик-синтетик аваз принцибының заманча чагылышы тәшкил итә. Уку процессында бу принцип - катлаулы фонема-хәреф табигатьле һәм ишетеп кабул ителгән, әйтелгән сүзләрнең аваз анализы; язу процессында аларның аваз формасын график формага һәм, уку процессында киресенчә, график форманы аваз формасына үзгәртү, шулай ук әйтелә торган тел берәмлекләре - сүз, сүзләр тезмәсе, җөмлә һәм текстның мәгънәсен аңлау кебек график эшчәнлек аша тормышка ашырыла. Грамотага өйрәтү чорында график эшчәнлекне үзләштерү - беренче сыйныф укучысының төп бурычы. Чөнки бу эшчәнлек нәтиҗәсендә балаларда уку һәм язу күнекмәләре формалаша.

“Язу дәфтәрләре”ндә аваз һәм хәрефләрне өйрәнү эзлеклелеге татар графикасының позицион (иҗек) принцибына нигезләнгән.

       Перспектив башлангыч мәктәпнең 1нче сыйныфында укучылар аваз белән хәрефләрне аерырга өйрәнәләр, сүз басымы турында башлангыч мәгълүмат алалар. Балалар сөйләм берәмлеге буларак җөмлә турында төшенчә ала, терминнарны әйтмичә генә, җөмләдәге баш кисәкләрне, өстәмә предметны белдергән сүзләрне һәм ярдәмче сүзләрне табу һәм урынын билгеләү кебек эш төрләренә өйрәнә. Дәресләрдә җөмләләрне төрле тавыш (интонация) белән әйтү, сүзләрдән җөмләләр, җөмләләрдән кечкенә хикәяләр төзи белү күнекмәләре булдырыла.

       Укыту процессының төп характеристикасы:

1.Эш формалары: сыйныф белән, төркемләп, индивидуаль, парлап, фронталь, дифференциаль.

2.Укыту методлары: сөйләү, күрсәтмәлелек, практик, эзләнү, проблемалы, мөстәкыйль эш, стимуллаштыру, тикшерү.

Башка предметлар белән бәйләнеше: программа  әйләнә-тирә дөнья, әдәби уку фәннәре белән һәм халык авыз иҗаты, туган як төбәге белән   бәйләнештә төзелгән.  

Түбәндәге нәтиҗәләр көтелә:

  I сыйныфны тәмамлаганда, укучылар татар телендәге барлык аваз һәм хәрефләрне гамәли танып белергә, аваз белән хәрефнең төп аермасын (авазны әйтәбез, ишетәбез, авазлардан сүзләр төзеп сөйлибез; хәрефне күрәбез, таныйбыз, хәрефләрдән сүзләр төзеп укыйбыз, язабыз) практик аңлауга ирешергә тиеш. Баш һәм юл хәрефләрен, аларны тоташтыручы сызыкларны һәм сүзләрне ачык итеп, бозмыйча язу. Басма, язма хәрефләр белән бирелгән сүз һәм җөмләләрне дөрес күчереп язу. Әйтелеше белән язылышы туры килгән сүзләрне, шундый сүзләрдән төзелгән 3—5 сүзле җөмләләрне ишетеп дөрес язу. Җөмләнең беренче сүзен баш хәреф белән башлап, җөмлә беткәч, нокта куеп язу.

         Укучыларның белемнәрен бәяләүнең  системасы: укучыларның белемнәре мактау сүзләре белән бәяләнә. Мәсәлән: “Яхшы!”, “Бик яхшы!”, “Искиткеч!”, “Дөп-дөрес!”, “Яхшы эш!”, “Мактыйм”, “Син бик тырышкансың” һ.б.

Уку елы ахырында контроль күчереп язу алына.

Укыту-тематик план

Бүлек һәм темаларның исеме

Барлык сәгатьләр

1

Әзерлек чоры

6

2

Төп чор

55

2.1

Сузык аваз хәрефләре

12

2.2

Тартык аваз хәрефләре

35

2.3

Я,е,ю,ё хәрефләре

7

2.4

ъ, ь хәрефләре

1

3

Йомгаклау чоры

2

4

Алфавит

3

5

Җөмлә

2

6

Сүзләр

4

6.1

Предметны, эш-хәрәкәтне белдергән сүзләр

1

6.2

Предметның билгесен белдергән сүзләр

1

6.3

Өстәмә предметны белдергән сүзләр

1

6.4

Ярдәмче сүзләр

1

7

Телдән һәм язма сөйләм

3

7.1

Телдән һәм язма сөйләм. Басым

2

7.2

Исем, фамилия, елга, күл, шәһәр исемнәрендә, хайван кушаматларында баш хәрефләр

1

8

Иҗек. Сүзләрне юлдан-юлга күчерү

2

9

Сузык аваз хәрефләре

10

9.1

Калын һәм нечкә сузыклар

3

9.2

Э – е хәрефләре.

1

9.3

Ө – е хәрефләре.

1

9.4

О – ы хәрефләре.

        1

9.5

Я хәрефе.

1

9.6

Ю хәрефе.

1

9.7

Е, е хәрефләре.

1

9.8

Сузык аваз хәрефләрен ныгыту

1

10

Тартык аваз хәрефләре

8

10.1

Тартык авазлар. Яңгырау һәм саңгырау тартыклар.

1

10.2

Парлы һәм парсыз тартык авазлар.

1

10.3

Й хәрефе.

1

10.4

В хәрефе.

1

10.5

К,г хәрефләре.

2

10.6

М, н, ң хәрефләре.

1

10.7

Тартык авазларны ныгыту өчен күнегүләр.

1

11

Уку елында өйрәнгәннәрне ныгыту

4

11.1

Контроль күчереп язу.

1

11.2

Сүзләрне юлдан юлга күчерү, иҗеккә бүлүне кабатлау өчен күнегүләр.

1

11.3

Сузык һәм тартык аваз хәрефләрен ныгыту.

1

11.4

Барлык өйрәнгәннәрне кабатлау.Йомгаклау дәресе

1

Барлыгы

99

                                     

Укыту курсының эчтәлеге

                                       Әзерлек чоры (6 сәг.)

Бүлекнең төп эчтәлеге:

Язганда дөрес утыру һәм язу әсбапларын дөрес куллану кагыйдәләре белән танышу. Дәфтәр битләрендә ориентлашу, андагы сызыклар белән танышу. Язма хәрефләрнең өлге формалары белән танышу. Алгоритм буенча сызык элементлары язу. Бордюр-бизәкләр ясау процессында язма хәреф элементлары турында күзаллау тудыру.

Эш формалары: төркемдә һәм парларда.

     Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:

Укучылар язганда дөрес утыру, язу әсбапларын дөрес куллану  кагыйдәләрен, дәфтәр битендә ориентлаша, алгоритм буенча хәреф элементларын яза белергә тиешләр.

                                         Төп чор (55 сәг.)

Бүлекнең төп эчтәлеге:

Дөрес утыру һәм язу әсбаплары дөрес куллану күнекмәләрен камилләштерү. Өлге элементларыннан язма хәрефләр төзү һәм анализлау. Балалар хәтерендә язма баш һәм юл хәрефләрнең төгәл күрмә-хәрәкәтле образларын формалаштыру. Язуда өч төрле (өске, урта, аскы) тоташтыру алымы белән танышу. Сүзнең аваз схемасын график формага үзгәртү һәм алга таба язма хәрефләр белән язу. Язма хәрефләр белән бирелгән иҗек, сүз, җөмлә үрнәкләрен уку, үрнәк буенча язу, укучыларның үз язуларының нәтиҗәләрен тикшерүләре.

 Эш формалары: төркемдә һәм парларда, иҗади эшләр.

      Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:

  Укучылар язуда өч төрле тоташтыру алымын кулланып, үрнәк буенча иҗекләр, сүзләр, җөмләләр, сүзнең аваз схемасын график формага үзгәртеп, язма хәрефләр белән яза, үз язуларының нәтиҗәләрен тикшерә белергә тиешләр.

Контроль төрләре: парларда яки үз-үзеңне тикшерү, сүзлек диктанты.

Мөстәкыйль эшләр:биремле күчереп язу.

Милли төбәк компоненты: Татар халык мәкальләре, табышмаклар.

                                        Йомгаклау чоры (2 сәг.)

Бүлекнең төп эчтәлеге:

Алгоритм буенча сүзләрдә язма хәрефләрнең һәм аларны тоташтыру сызыкларын язу технологиясен ныгыту. Язма һәм басма текстлардан сүз һәм җөмләләрне күчереп язу, әйтеп яздыра торган текстны язу.

 Эш формалары: төркемдә һәм парларда.

      Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:

 Укучылар язма һәм басма текстлардан сүзләр, җөмләләрне күчергәндә тоташ һәм тиз итеп язу алымнарын куллана белергә тиеш.

 Контроль төрләре: парларда яки үз-үзеңне тикшерү, сүзлек диктанты.

 Мөстәкыйль эшләр:биремле күчереп язу.

Милли төбәк компоненты: Татар сүзләрен дөрес язу.

                                          Алфавит (3 сәг.)

Бүлекнең төп эчтәлеге:

Хәрефләрне дөрес итеп уку (әйтү). Алфавиттагы хәрефләрнең урынын белү. Сүзлекләр төзүдә алфавитны белүнең әһәмиятен аңлау.

Эш формалары: экскурсия, төркемдә һәм парларда эшләү.

      Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:

 Укучылар татар алфавитындагы хәрефләрнең урыннарын һәм сүзләрне алфавит тәртибендә яза белергә тиешләр.

Контроль төрләре: парларда яки үз-үзеңне тикшерү.

Мөстәкыйль эшләр: дидактик биремнәр.

Милли төбәк компоненты: Татар алфавитындагы хәрефләрне, татар сүзләрен дөрес язу, татар язучыларының һәм шагыйрьләренең китаплары белән танышу.

                                             Җөмлә (2 сәг.)

Бүлекнең төп эчтәлеге:

Җөмлә турында беренче төшенчә белән таныштыру, андагы сүзләрнең һәрберсенең үз урыны булуын күзәтү. Төрле тавыш (интонация) белән әйтелгән җөмләләрдән соң куела торган тыныш билгеләре, аларны дөрес итеп кую. Телдән сөйләм белән язма сөйләмнең аермасын күрсәтү.

Эш формалары: төркемдә һәм парларда, иҗади эшләр.

      Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:

 Укучылар җөмләләрне, тыныш билгеләренә карап, дөрес интонация белән укый, телдән һәм язма сөйләмнең аермасын күрсәтә белергә тиешләр.

Контроль төрләре: парларда яки үз-үзеңне тикшерү.

Мөстәкыйль эшләр: биремле күчереп язу.

                                        Сүзләр (4 сәг.)

Бүлекнең төп эчтәлеге:

Предмет атамасын белдергән сүзләр – исемнәр белән таныштыру, сорауларын әйтү. Уртаклык һәм ялгызлык исемнәр һәм аларның язылышы. Ярдәмче сүзләр – бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр белән танышу. Предметның билгесен белдергән сүзләр, эш-хәрәкәтне белдергән сүзләр белән таныштыру.

Эш формалары: төркемдә һәм парларда, индивидуаль.

      Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:

 Укучылар предметны, предметның билгесен, предметның эш-хәрәкәтен белдергән сүзләрне аера, ярдәмче сүзләрне таба, уртаклык һәм ялгызлык исемнәрнең язылышын белергә тиешләр.

Контроль төрләре: парларда яки үз-үзеңне тикшерү, сүзлек диктанты.

Мөстәкыйль эшләр: дидактик биремнәр.

Милли төбәк компоненты: Сүз турында татар халык мәкальләре.

                                 Телдән һәм язма сөйләм (3 сәг.)

Бүлекнең төп эчтәлеге:

Телдән сөйләмнең үзенчәлекләре (интонация, сүз басымы). Язма сөйләм үзенчәлекләре (җөмлә башында, ялгызлык исемнәрдә баш хәреф). Әзер тексттан сүз, сүзтезмә һәм җөмләләрне дөрес итеп күчереп язу. Сөйләм күнекмәләре булдыру өстендә эшләү.

Эш формалары: төркемдә һәм парларда, иҗади эшләр.

      Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:

 Укучылар телдән һәм язма сөйләмнең үзенчәлекләрен, рәсем буенча җөмләләр һәм сөйләм төзи белергә тиешләр.

Милли төбәк компоненты: Тел турында татар халык мәкальләре.

                                Иҗек. Сүзләрне юлдан-юлга күчерү (2 сәг.)

Бүлекнең төп эчтәлеге:

Сүзләр иҗекләргә бүленә. Иҗекнең үзәген сузык аваз тәшкил итә. Сүзләрне юлдан-юлга күчерү иҗекләп башкарыла. ъ, ь, й хәрефләре булган сүзләрне иҗеккә бүлү һәм юлдан-юлга күчерү.

Эш формалары: төркемдә һәм парларда, индивидуаль.

      Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:

 Укучылар сүзләрне иҗекләргә һәм юлдан-юлга күчерү өчен бүлә белергә тиешләр.

Контроль төрләре: парларда яки үз-үзеңне тикшерү.

Мөстәкыйль эшләр: биремле күчереп язу.

                                      Сузык аваз хәрефләре (10 сәг.)

Бүлекнең төп эчтәлеге:

Калын һәм нечкә сузыклар, аларны белдерә торган хәрефләрнең дөрес язылышы. Авазларның калынлыкта-нечкәлектә ярашуы. Рус теленнән кергән сүзләрдәге сузыкларның әйтелешендәге аерманы күрсәтү. Э-е, ө-е, о-ы, я, ю, е хәрефләренең  дөрес язылышы кагыйдәләре.

Эш формалары: төркемдә, парларда, индивидуаль, иҗади эшләр.

      Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:

 Укучылар э-е, ө-е, о-ы, я, ю, е хәрефләренең сүзнең төрле урыннарында  дөрес язылышын, рус теленнән кергән сүзләрне дөрес итеп укый, күчереп һәм ишетеп яза белергә тиешләр.

Контроль төрләре: парларда яки үз-үзеңне тикшерү, сүзлек диктанты.

Мөстәкыйль эшләр: биремле күчереп язу.

                                          Тартык аваз хәрефләре (8 сәг.)

Бүлекнең төп эчтәлеге:

Яңгырау һәм саңгырау тартыклар, аларны белдерә торган хәрефләрнең дөрес язылышы. Парлы һәм парсыз яңгырау һәм саңгырау тартыклар. Й хәрефенең язылу урынын истә калдыру. В хәрефенең ике төрле сүзләрдә кулланылуы, рус сүзләрендә бу хәрефне уку. К, г хәрефләренең калын һәм нечкә сузыклар булган сүзләрдә төрлечә укылуы, ң хәрефенең сүз башында килә алмавы, аның баш хәрефе булмау кагыйдәләре.

Эш формалары: төркемдә, парларда, индивидуаль.

      Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:

Укучылар яңгырау һәм саңгырау тартыкларны аера белергә, в хәрефе кергән сүзләрне дөрес укырга, калын һәм нечкә әйтелешле сүзләрдә к, г хәрефләрен дөрес әйтә белергә тиешләр.

Контроль төрләре: парларда яки үз-үзеңне тикшерү, сүзлек диктанты.

Мөстәкыйль эшләр: дидактик биремнәр.

                                   Уку елында өйрәнгәннәрне ныгыту (4 сәг.)

Бүлекнең төп эчтәлеге:

Дәреслек ахырындагы әкият геройлары биргән сораулар һәм биремнәрне үтәү. Контроль күчереп язу. Ел буена өйрәнгәннәрне кабатлау.

Эш формалары: төркемдә, парларда, индивидуаль, иҗади эшләр.

      Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:

 Укучылар җөмлә һәм җөмлә янында тыныш билгеләрен, предметны, билгене, эш-хәрәкәтне белдергән сүзләрне, юлдан-юлга күчерү кагыйдәләрен, сузык һәм тартык аваз хәрефләрен белергә тиешләр.

   Контроль төрләре: контроль күчереп язу, парларда яки үз-үзеңне тикшерү.

   Мөстәкыйль эшләр: дидактик биремнәр.

   Милли төбәк компоненты: Татар халык әкиятләре.

Укучыларның 1нче сыйныфны тәмамлаганда татар теленнән универсаль уку гамәлләре формалаштыру (УУГ) мөмкинлекләре

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

- дәреслектә ориентлаша белү;

- шартлы билгеләрнең телен белү;

- рәсем һәм схемалар нигезендә биремнәр үтәү;

- төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру;

- алфавитта тамгаларның(хәрефләрнең) урнашу тәртибен белү ;

- материаль объектлар кулланып биремнәр үтәү;

- дәреслек һәм мөстәкыйль эш дәфтәрендәге мәгълүматлар белән эшли белү;

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

-кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;

- гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

- үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;

- тормыш тәҗрибәсен куллану;

- эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.

Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре:

- дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;

- үз уңышларың/уңышсызлыкларың турында фикер йөртү;

- үз мөмкинлекләреңне бәяләү;

- үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;

- мәгънә барлыкка китерү («Минем өчен моның нинди мәгънәсе һәм әһәмияте бар?» - дигән сорау кую)

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

- тормыш тәҗрибәсен куллану;

- күршең белән хезмәттәшлек итү.

                                             Календарь-тематик план

Дәрес темасы

Сәг. саны

План.вакыт

Факт. вакыт

Искәрмә

Әзерлек чоры

6

1

Хәреф  элементлары язу.

1

02.09

2

Хәреф  элементлары: ыргаклы кыска авыш сызыклар язу.

1

03.09

3

Хәреф  элементлары: астан, өстән ыргаклы кыска авыш сызыклар язу.

1

04.09

4

Язу элементлары: ярымтүгәрәкләр  язу.

1

9.09

5

Дулкынлы сызыклар, хәреф элементлары язу.

1

11.09

6

Хәреф  элементлары: астан, өстән элмәкле  сызыклар язу.

1

12.09

Төп чор

55

7

Юл   һәм   баш   а  , А   хәрефләрен  язу.

1

16.09

8

 Юл   һәм   баш   ә,Ә   хәрефлэрен  язу.

1

18.09

9

А, Ә, а, ә хәрефләрен язуны ныгыту.

1

19.09

10

Юл   һәм   баш   и, И   хәрефләрен  язу.

1

23.09

11

Юл   һәм   баш   ы, Ы   хәрефләрен  язу.

1

25.09

12

Юл   һәм   баш   ы, Ы   хәрефләрен  язуны ныгыту

1

26.09

13

Юл   һәм   баш   ү,Ү   хәрефләрен  язу.

1

30.09

14

Юл   һәм   баш   у,У   хәрефләрен  язу.

1

2.10

15

Юл   һәм   баш   ү,Ү, у, У   хәрефләрен  язуны ныгыту

1

3.10

16

Юл   һәм   баш   э, Э   хәрефләрен  язу.

1

7.10

17

Юл   һәм   баш   ө, Ө  хәрефләрен  язу.

1

9.10

18

Юл   һәм   баш   о, О   хәрефләрен  язу.

1

10.10

19

Юл   һәм   баш   н, Н   хәрефләрен  язу.

1

14.10

20

Юл   һәм   баш   л, Л  хәрефләрен  язу.

1

16.10

21

Н, н, Л, л  хәрефләре кергән  сүзләр  язу. Сүзлек диктанты.

1

17.10

22

Юл   һәм   баш   м, М   хәрефләрен  язу.

1

21.10

23

Юл   һәм   баш   р, Р  хәрефләрен  язу.

1

23.10

24

М, м, Р, р хәрефләре кергән  сүзләр  язу.

1

24.10

25

Юл   һәм   баш   й, Й   хәрефләрен  язу.

1

28.10

26

Юл ң хәрефен  язу.

1

30.10

27

Й, й, ң хәрефләре кергән  сүзләр  язу. Сүзлек диктанты.

1

31.10

28

Юл   һәм   баш я, Я   хәрефләрен  язу.

1

11.11

29

Я, я хәрефләре кергән  сүзләр  язу. Сүзлек диктанты.

1

13.11

30

Й, я хәрефләре кергән сүзләрне ныгыту. Искәртмәле диктант.

1

14.11

31

Юл   һәм   баш ю, Ю   хәрефләрен  язу.

1

18.11

32

Юл   һәм   баш е, Е   хәрефләрен  язу.

1

20.11

33

Е, е хәрефләре кергән  сүзләр  язу. Сүзлек диктанты.

1

21.11

34

Юл   һәм   баш д, Д   хәрефләрен  язу.

1

25.11

35

Юл   һәм   баш т, Т  хәрефләрен  язу.

1

27.11

36

Д, т хәрефләре кергән  сүзләр  язу. Сүзлек диктанты.

1

28.11

37

Юл   һәм   баш з, З  хәрефләрен  язу.

1

2.12

38

Юл   һәм   баш с, С  хәрефләрен  язу.

1

4.12

39

З, с хәрефләре кергән  сүзләр  язу. Сүзлек диктанты.

1

5.12

40

Юл   һәм   баш г, Г хәрефләрен  язу.

1

9.12

41

Юл   һәм   баш к, К  хәрефләрен  язу.

1

11.12

42

Г, к хәрефләре кергән  сүзләр  язу. Сүзлек диктанты.

1

12.12

43

Юл   һәм   баш в, В хәрефләрен  язу.

1

16.12

44

Юл   һәм   баш ф, Ф хәрефләрен  язу.

1

18.12

45

В, ф хәрефләре кергән  сүзләр  язу. Сүзлек диктанты.

1

19.12

46

Юл   һәм   баш б, Б хәрефләрен  язу.

1

23.12

47

Юл   һәм   баш п, П  хәрефләрен  язу.

1

25.12

48

Б, п хәрефләре кергән  сүзләр  язуны ныгыту.

1

9.01

49

Юл   һәм   баш ж, Ж хәрефләрен  язу.

1

10.01

50

Юл   һәм   баш ш, Ш хәрефләрен  язу.

1

13.01

51

Ж, ш хәрефләре кергән  сүзләр  язу. Сүзлек диктанты.

1

16.01

52

Юл   һәм   баш җ, Җ хәрефләрен  язу.

1

17.01

53

Юл   һәм   баш ч, Ч хәрефләрен  язу.

1

20.01

54

Җ, ч хәрефләре кергән  сүзләр  язу. Сүзлек диктанты.

1

23.01

55

Юл   һәм   баш х, Х хәрефләрен  язу.

1

24.01

56

Юл   һәм   баш һ, Һ хәрефләрен  язу.

1

27.01

57

Х, һ хәрефләре кергән  сүзләр  язу. Сүзлек диктанты.

1

30.01

58

Юл   һәм   баш ё, Ё хәрефләрен  язу.

1

31.01

59

Юл   һәм   баш щ, Щ хәрефләрен  язу.

1

10.02

60

Юл   һәм   баш ц, Ц хәрефләрен  язу.

1

13.02

61

Юл ь, ъ хәрефләрен  язу.

1

14.02

Йомгаклау чоры

2

62

Парлы  сузык  хәрефләре  булган  сүзләр  язу.

1

17.02

63

Хәрефләр, иҗекләр,җөмләләр  язу.

1

20.02

Алфавит

3

64

Дәреслек белән танышу.Алфавит.

1

21.02

65

Әминә белән Әмир алфавитны өйрәнә.

1

24.02

66

Алфавит турындагы белемнәрне ныгыту.

1

27.02

Җөмлә

2

67

Җөмлә .

1

28.02

68

Җөмлә ахырында тыныш билгеләре.

1

3.03

Сүзләр

4

69

 Предметны, эш-хәрәкәтне белдергән сүзләр.

1

6.03

70

Предметның билгесен белдергән сүзләр.

1

7.03

71

Өстәмә предметны белдергән сүзләр

1

10.03

72

Ярдәмче сүзләр.

1

13.03

Телдән һәм язма сөйләм

3

73

Телдән һәм язма сөйләм.

1

14.03

74

Телдән һәм язма сөйләм. Басым.

1

17.03

75

Исем, фамилия, елга, күл, шәһәр исемнәрендә, хайван кушаматларында баш хәрефләр

1

20.03

Сузык аваз хәрефләре

3

76

Сузык авазлар.

1

21.03

77

Калын һәм нечкә сузыклар.

1

24.03

78

Сузык авазларны ныгыту.

1

3.04

Иҗек. Сүзләрне юлдан-юлга күчерү

2

79

Иҗек. Сүзләрне юлдан-юлга күчерү.

1

4.04

80

Сүзләрне юлдан-юлга күчерүне ныгыту.

1

7.04

Тартык аваз хәрефләре

2

81

Тартык авазлар. Яңгырау һәм саңгырау тартыклар.

1

9.04

82

Парлы һәм парсыз тартык авазлар.

1

10.04

Сузык аваз хәрефләре (дәвамы)

7

83

Э – е хәрефләре.

1

11.04

84

Ө – е хәрефләре.

1

14.04

85

О – ы хәрефләре.

1

17.04

86

Я хәрефе.

1

18.04

87

Ю хәрефе.

1

21.04

88

Е, е хәрефләре.

1

24.04

89

Сузык аваз хәрефләрен ныгыту

1

25.04

Тартык аваз хәрефләре(дәвамы)

6

90

Й хәрефе.

Административ арадаш аттестация

1

28.04

91

В хәрефе.

1

2.05

92

К,г хәрефләре.

1

5.05

93

К,г хәрефләрен ныгыту

1

8.05

94

М, н, ң хәрефләре.

1

12.05

95

Тартык авазларны ныгыту өчен күнегүләр.

1

15.05

Уку елында өйрәнгәннәрне ныгыту

4

96

Контроль диктант.

1

16.05

97

Сүзләрне юлдан юлга күчерү, иҗеккә бүлүне кабатлау өчен күнегүләр.

1

19.05

98

Сузык һәм тартык аваз хәрефләрен ныгыту.

1

22.05

99

Барлык өйрәнгәннәрне кабатлау.Йомгаклау дәресе.

1

23.05

     

Бирелгән программа буенча укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр

Укучылар башкара алырга тиешле эшләр:

- баш һәм юл хәрефләрен, аларны тоташтыручы сызыкларны һәм сүзләрне ачык итеп, бозмыйча язу;

-  басма, язма хәрефләр белән бирелгән сүз һәм җөмләләрне дөрес күчереп язу;

- сүзләрне иҗекләргә бүлү, авазларга таркату, иҗек санын сузык авазларга мөнәсәбәтле итеп билгеләү;

- сүз басымын ишетеп билгеләү;

- предмет, эш-хәрәкәт, билге атамалары булган сүзләрне сораулар куеп аера, төркемләштерә белү, аларның сөйләмдәге ролен гамәли аңлау;

- җөмләне сүздән, сүзтезмәдән аера белү, язганда җөмләнең башын һәм азагын күрсәтү;

- җөмләнең беренче сүзен баш хәреф белән башлап, җөмлә беткәч, нокта (өндәү, сорау) куеп язу;

-  әйтелеше белән язылышы туры килгән сүзләрне, шундый сүзләрдән төзелгән 3-5 сүзле җөмләләрне ишетеп дөрес язу;

- әйтелеше белән язылышы туры килгән 3-5 сүзле җөмләне ишетеп язу;

- беренче сыйныфта өйрәнгән күләмдә авазларга характеристика бирү;

- сүзне, җөмләне, текстны схема яки модель итеп күрсәтә белү;

- укытучы һәм сыйныфташлар белән кара-каршы әдәпле итеп сөйләшү;

- балаларның яшь үзенчәлеләренә туры килгән табышмакларның җавабын табу, кыска мәкаль-әйтемнәрне сөйләмдә куллану.

1 нче сыйныфны тәмамланганда, укучылар татар алфавитын яттан белергә, татар телендәге барлык аваз һәм хәрефләрне танып белергә, аваз белән хәрефнең төп аермасын (авазны әйтәбез, ишетәбез, авазлардан сүзләр төзеп сөйлибез; хәрефне күрәбез, таныйбыз, хәрефләрдән сүзләр төзеп укыйбыз, язабыз) практик аңлауга ирешергә тиеш.

                                Укыту-методик әсбаплар исемлеге:

1.Мияссарова И. Х., Шәмсетдинова Р. Р. авторлыгындагы “Әлифба. Язу дәфтәре” -Казан, “Мәгариф - Вакыт” нәшрияты, 2011нче ел, № 1, 2, 3;

2.Мияссарова И. Х., Гарифуллина Ф. Ш., Шәмсетдинова Р. Р., Әлифба. Методик кулланма. К: Мәгариф/Вакыт, 2011нче ел.

3.Харисова Ч. М., Мияссарова И. Х. авторлыгындагы  “Татар теле ”дәреслеге-Казан, “Мәгариф - Вакыт” нәшрияты, 2011нче ел;

4.Харисова Ч. М., Мияссарова И. Х. Татар теленнән мөстәкыйль эш дәфтәре-Казан, “Мәгариф- Вакыт” нәшрияты, 2011 нче ел;

5.Харисова Ч. М., Мияссарова И. Х. Татар теле. Укытучылар өчен методик кулланма -Казан, “Мәгариф- Вакыт” нәшрияты, 2011 нче ел.

Кушымта 1

Татар теленнән 1 сыйныфны якынча йомгаклау диктанты

Урман.

Менә урман. Урман зур. Анда каен, имән, чыршы үсә. Җиләкләр пешә. Урманда бүре, төлке, куян , аю яши. (17 сүз.)

Биремнәр.

  1. Беренче җөмләдә сузык аваз хәрефләренең астына бер сызык сызарга.

 

Биремнәр:
1 вр.
 Урманда, чыршы сүзләрен иҗекләргә бүлеп языгыз.
2 вр.
Җиләкләр, төлке   сүзләрен иҗекләргә бүлеп языгыз.

Интернет сайт: nachalnaya-shkola/raznoe…1-4-klassov

 Таләпләр:

- анализ вакытында тартыкларның яңгырау-саңгыраулыгын билгеләү алымнарын куллану;

- сүзне иҗекләргә бүлү;

- иҗекләрдә һәм сүзләрдә тоташтыруның өч алымын үтәү;

- О, ө хәрефләрен беренче иҗектә генә язу;

-я,ю,е  хәрефләрен дөрес язу.

Кушымта 2

Татар гомуми белем мәктәбе укучыларының белемнәрен бәяләү.

Диктант һәм күчереп язу өчен тәкъдим ителгән текстланың күләме

Сыйныфлар

                                                      Чирекләр

1 нче чирек

2 чирек

3 нче чирек

4 нче чирек

1

15 сүз

2

25 сүз

30 сүз

35 сүз

40 сүз

3

45 сүз

50 сүз

55 сүз

60 сүз

4

65 сүз

70 сүз

75 сүз

80 сүз

      1 нче сыйныфта ел дәвамында 2-3 юл һәм баш хәреф, 2-3 иҗек, 2-3 сүз яки 2-3 сүздән торган җөмлә әйтеп яздырыла. Ел азагында 15 сүздән торган текст я диктант итеп, я күчереп язу өчен тәкъдим ителә. Ишетеп яки күчереп язган текстта хаталар саны 5 тән артмаса, эш канәгатъләнерлек дип санала.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

4нче сыйныф. Татар теленнән эш программасы (татар төркеме)

Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен эш программасы тәкдим итәм. 2010 елда чыккан прогаммага нигезләнеп төзелде. атнага 3 сәгать (елга 105 сәгать)...

Татар теленнән эш программасы. 3 нче сыйныф

Авторы А.Х.Нуриева, 3 нче сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы. "Школа России"...

1 сыйныфта татар теленнән эш программасы

Белем бирү оешмасының гомуми башлангыч белем бирү буенча икенче буын гомуми белем бирү  федераль дәүләт  стандартлары таләпләренә туры килгән төп үрнәк программасына нигезләнеп төзелде....

1 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы

1 нче сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы ( ФГОС " Перспектив башлангыч мәктәп" )...

Хайдарова Р. Х. дәреслеге буенча татар теленнән эш программасы

Р. Х. Хайдарова буенча 1 нче сыйныфлар өчен эш программасы...

2 сыйныф татар теленнән эш программасы ПНШ

2 сыйныф өчен татар теленнән эш программасы ПНШ...

2 сыйныф татар теленнән эш программасы ПНШ

2 сыйныф өчен татар теленнән эш программасы ПНШ...